Контрольно-измерительные материалы по татарскому языку
учебно-методический материал (4 класс)
контрольно-измерительные материалы по татарскому языку для 4 класса для проверки учебных действий
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kontrolno-izmeritelnye_materialy_dlya_proverki_uchebnyh_deystviy_po_tatarskomu_yazyku.docx | 17.26 КБ |
Предварительный просмотр:
Класс: 4 (татар төркеме)
Предмет: татар теле
Предмет нәтиҗәсе: ия белән хәбәрне танып белү.
Бирем: текстны күчереп язарга,ия белән хәбәрләрнең астына сызарга.
Төнбоеклы күлдә аккошлар йөзә. Күкрәкләре суга шактый тирән кергән. Ак муеннары мәһабәт бөгелгән. Зур сары томшыклары суга иелгән.
Сез шуны һәрчак исегездә тотыгыз:аккошлар – сак кошлар. Алар тынычлык яраталар, саф һава, көмштәй саф су яраталар.
Көтелгән җавап:
Төнбоеклы күлдә аккошлар йөзә. Күкрәкләре суга шактый тирән кергән. Ак муеннары мәһабәт бөгелгән. Зур сары томшыклары суга иелгән.
Сез шуны һәрчак исегездә тотыгыз: аккошлар – сак кошлар. Алар тынычлык яраталар, саф һава, көмштәй саф су яраталар.
Белемнәрне бәяләү:
- Хатасыз, чиста һәм дөрес башкарылган эшкә 5 балл.
- 2 хата җибәрелгән чиста һәм төзәтүләрсез эшкә 4 баллл.
- 3 тән артык хатасы булган ,төзәтүләрсез эшләгән эшкә 3 балл.
- Танып-белү универсаль уку гамәлләре.
Тема: Сыйфат дәрәҗәләре
Класс: 4
Предмет: татар теле
Метапредмет нәтиҗәсе:танып-белү гамәлләре ( аерым билгеләре буенча предметларны берләштерү, классификацияләү)
Бирем: бирелгән сыйфатларны 4 төркемгә бүлеп яз.
Ак, кызгылт, сарырак, матур, ямьлерәк, алсу, аксыл, гап-гади, дөм караңгы, иң йомшак, тәмле.
Гади дәрәҗә | Чагыштыру дәрәҗәсе | Артыклык дәрәҗәсе | Кимлек дәрәҗәсе |
|
|
Көтелгән җавап:
Гади дәрәҗә | Чагыштыру дәрәҗәсе | Артыклык дәрәҗәсе | Кимлек дәрәҗәсе |
Ак, матур, тәмле | Сарырак,ямьлерәк | Гап-гади, дөм караңгы, иң йомшак | Кызгылт,алсу, аксыл |
Бәяләү критерийлары:
Һәр дөрес җавап 1 балл белән билгеләнә.
“5”- 11 балл
“4”-9 балл
“3”-7 балл
- Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.
Класс: 3 (рус төркеме)
Предмет: татар теле
Метапредмет нәтиҗәсе:тиешле сөйләм чаралары кулланып, текст булдыру; үз фикереңне дәлилләп бирү.
Бирем: беренче һәм соңгы җөмләләр арасына 4 җөмлә өстәп, көз турында бәйләнешле хикәя төзергә.
Урамда көз җитте. ........................................................... Кошлар җылы якларга китә.
Көтелгән җавап:
Урамда көз җитте. Көз айлары: сентябрь, октябрь, ноябрь. Яфраклар саргая. Салкын яңгырлар ява. Көннәр кыска, төннәр озын. Кошлар җылы якларга китә.
Бәяләү критерийлары:
“5”-эшне тулысынча дөрес башкарган (бирелгән җөмләләргә 4 җөмлә өстәп, бәйләнешле хикәя төзегән);
“4”- бирелгән җөмләләргә 3 җөмлә өстәп бәйләнешле хикәя төзегән; яки 4 җөмлә өстәп язган, ләкин 2 дән артык булмаган фактик хатасы бар;
“3”- бирелгән җөмләләргә 2 җөмләдән кимрәк җөмлә өстәп бәйләнешле хикәя төзегән; яки 4 җөмлә өстәп язган, ләкин 3 тән артык фактик хатасы бар.
- Регулятив универсаль уку гамәлләре.
Предмет: татар теле
УУГ(метапредмет нәтиҗәсе): баланың эшкә максат куя белеп эшләве, үз эшен бәяләве.
Бирем: Хикәя булырлык итеп, җөмләләрне тиешле тәртиптә урнаштырып яз.
- Пешекче апалар тәмле ашлар пешерәләр. 2) Безнең мәктәптә ашханә бар. 3) Безгә ашханә ошый. 4) Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз.5) Безгә кәбестә ашы да,токмачлы аш та пешерәләр. 6) Ә боткалар котлет белән тәмле була. 7) Меню төрле-төрле була. 8) Без пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез.9) Аннан соң без чәй, компот, кесәл эчәбез.
Көтелгән җавап:
Безнең мәктәптә ашханә бар.Пешекче апалар тәмле ашлар пешерәләр.Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз.Безгә ашханә ошый.
Меню төрле-төрле була.Безгә кәбестә ашы да,токмачлы аш та пешерәләр.
Ә боткалар котлет белән тәмле була.Аннан соң без чәй,компот,кесәл эчәбез.Без пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез
Бәяләү критерийлары:
Барлык җөмләләр дә хикәя эчтәлегенә туры килеп язылса “5” куела.
Җөмләләрнең урнашу тәртибендә 1-2 хата җибәрелсә “4” куела.
Җөмләләрнең урнашу тәртибендә 3 хата җибәрелсә “3” куела
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Контрольно-измерительные материалы по татарскому языку
Данные контрольно-измерительные материалы помогают учителю выявить степень усвоения знаний по каждому разделу учебника....
Контрольно-измерительный материал ,3 класс русский язык УМК "Перспектива"
Контрольно-измерительный материал ,3 класс русский язык УМК "Перспектива"...
Контрольно-измерительный материал по родному русскому языку 4 класс
Наше отечество, наша родина — матушка Россия. Отечеством мы зовём Россию потому, что в ней жили испокон веку наши отцы и деды наши. Родиной мы зовём её потому, что в ней мы родились, в ней говор...
Контрольно-измерительные, диагностические материалы
Контрольно-измерительные, диагностические материалы...
Контрольно-измерительный материал ,3 класс русский язык УМК "Перспектива"
Контрольно-измерительный материал ,3 класс русский язык УМК "Перспектива"...
Контрольно-измерительный материал ,3 класс русский язык
Контрольно-измерительный материал, 3 класс русский язык...