Асыл һәм нисби сыйфатлар.
план-конспект занятия (4 класс)
Тема.Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау. Асыл һәм нисби сыйфатлар.
Максат: асыл һәм нисби сыйфатларны аерырга өйрәтү; сыйфат, сыйфат дәрәҗәләре турында белемнәрне ныгыту; сүзлек байлыкларын арттыру, иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү; туган як табигатенә, җәнлекләргә, кошларга мәхәббәт тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы: укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру;эшне җаваплы, аңлап башкару;татар телен белүнең әһәмиятен аңлау;
Метапредмет:
Танып-белү УУГ: җөмләдән фактик мәгълүматларны таба белү; төшенчәләр чыгара белү;уку гамәлләрен башкаруда барлыкка килгән каршылыкларны билгеләү (чагыштыру);
Коммуникатив УУГ: аралашу вакытында үз фикереңне формалаштыру һәм дәлилләү; әңгәмәдәшләреңнең фикерләрен тыңлап, уртак фикергә килү;
Регулятив УУГ: дәреснең максатын ачыклый алу;эш вакытында килеп чыккан кыенлыкларны билгелели белү; эшчәнлеккә үзбәя бирү;
Предмет буенча: сүз төркеме буларак сыйфат турында белемнәрне ныгыту.
Дәреснең тибы: яңа белемнәр формалаштыру.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, tatarschool.ru мультимедиа кушымтасы (51 дәрес), рәсемнәр, дәреслек И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Татар теле, Мәгариф-Вакыт, 2014.
Дәрес тибы: уку мәсьәләсе кую һәм чишү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Татар теле | 19.91 КБ |
Предварительный просмотр:
4нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе.
Тема.Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау. Асыл һәм нисби сыйфатлар.
Максат: асыл һәм нисби сыйфатларны аерырга өйрәтү; сыйфат, сыйфат дәрәҗәләре турында белемнәрне ныгыту; сүзлек байлыкларын арттыру, иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү; туган як табигатенә, җәнлекләргә, кошларга мәхәббәт тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы: укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру;эшне җаваплы, аңлап башкару;татар телен белүнең әһәмиятен аңлау;
Метапредмет:
Танып-белү УУГ: җөмләдән фактик мәгълүматларны таба белү; төшенчәләр чыгара белү;уку гамәлләрен башкаруда барлыкка килгән каршылыкларны билгеләү (чагыштыру);
Коммуникатив УУГ: аралашу вакытында үз фикереңне формалаштыру һәм дәлилләү; әңгәмәдәшләреңнең фикерләрен тыңлап, уртак фикергә килү;
Регулятив УУГ: дәреснең максатын ачыклый алу;эш вакытында килеп чыккан кыенлыкларны билгелели белү; эшчәнлеккә үзбәя бирү;
Предмет буенча: сүз төркеме буларак сыйфат турында белемнәрне ныгыту.
Дәреснең тибы: яңа белемнәр формалаштыру.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, tatarschool.ru мультимедиа кушымтасы (51 дәрес), рәсемнәр, дәреслек И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Татар теле, Мәгариф-Вакыт, 2014.
Дәрес тибы: уку мәсьәләсе кую һәм чишү.
Дәрес барышы.
I.Мотивлаштыру – ориентлашу
1.Психологик уңай халәт тудыру:
- Исәнмесез укучылар, хәерле көн барыгызга да.
Кояшлы көн телим барчагызга.
Бәхет, шатлык булсын гел юлдаш.
Хәерле көн теләп һәркемгә
Син бары тик елмаеп эндәш.
Дәресебезнең хәерле, уңышлы үтүен теләп бер-беребезгә елмаеп
алыйк.
II.Актуальлэштеру.
- Укучылар , кроссенсны чишеп алыйк эле.
- Рәсемнәргә карап нәрсә әйтә аласыз.?
- Әйе, кроссенсның чишелешендә сыйфат темасы ята.
- Сыйфат турында нэрсэ эйтэ аласыз?
- Сыйфатның нинди билгеләре була?
- Безнең кроссенста бикле сандык та бар икән? Бу нәрсә дигәнне аңлата?
- Әйе, безнең сыйфат турында туплыйсы мәгълүмәтләребез бар эле.
- Сандык эчендэге яшерен хэзинәне белер өчен, безгә Тылсымчының яздырып җибәргән хикәясен тыңлап алырга кирәк.
- Укучылар, сезгә Тылсымчының хикәясе ошадымы?
- Ни өчен?
- Сыйфатлар кулланып язылган.
Безгә Тылсымчы яздырып җибәргән хикәядән сыйфатларны табырга һәм тактага язып барырга кирәк. Укучылар сыйфатларны табалар һәм тактага язып баралар.
- гүзәл-гүзәлрәк
- ап-ак – ак – агырак - аксыл
- яңа- яңарак—яп -яңа
- матур- матуррак -бик матур
- җылы- җылырак – җып-җылы-җылымса
- кышкы-?
- ачы-ачырак- ап-ачы-
- Шушы сүзләрне дәрәҗәгә куеп карыйк.
III. Яңа теманы аңлату.
- Укучылар, кышкы сүзенә сорау куйдык ,ни өчен? ( Чөнки аларны дәрәҗәләргә куеп булмый).
- Менә проблемалы сорау туды? ( Укытучы “кышкы” сүзен тактага беркетеп куя?).
- Димәк укучылар, без сүзләрне ничә төркемгә бүлдек ?( Ике төркемгә).
Нинди төркемнәргә? ( Дәрәҗәгә куеп була торган сыйфатлар һәм дәрәҗәгә куеп булмый торган сыйфатларга бүлдек).
-Менә бүгенге темабызны ачтык.
-Укучылар, мондый сыйфатлар асыл һәм нисби сыйфатлар дип йөртелә икән.
- 5 слайд белән эш. Асыл һәм нисби сыйфатларның кагыйдәсен слайдтан укыту.
- Физкультминутка
1 кыз һәм бер малай такта янына чыга.
Малай: Калфак кигән кыз баланың
Багып алчы йөзенә:
Кыз: Нинди матур татар улы!-
Күз тимәсен үзеңә.
(Татар бию көенә биетеп алу).
-6 слайд Дәфтәрдә эш
- Матур язу күнегүен яздыру.
- Укучылар, татар телендә генә кулланыла торган юл хәрефләрен
языгыз. Нинди хәрефләр яздыгыз.?Татар телендә кулланыла торган ничә аваз бар? Ә, ө, ү, һ, җ, ң.
- Тактага бирелгән сүзләрне ике төркемгә бүлеп языгыз.( Укучылар дәфтәрләрдә язалар һәм бер – берсенең эшен тикшерәләр 7 слайд).
IV. Ныгыту
- Дәреслек белән эш.
- Укучылар, дәреслегебезнең 8 нче битендәге кагыйдәне укып алыгыз әле. Без белми калган,яңа мәгълүмәт юкмы?( Укучылар эчтән кагыйдәне 1 тапкыр укыйлар).
- Күнегү өстендә эш. Дәфтәрләрдә эшлиләр.
- Күнегү өстендә эш .Телдән эшләтү.
V. Рефлексия
- Карточкалар өләшәм. Тест биремен эшләп бирәләр.
- Укучылар, тест биремнәрен тикшереп билгеләр куярмын .
- Көндәлекләрне ачтык,өй эшен язабыз .( Биреме укыла, аңлатылып кителә).
- Димәк укучылар без бүген нәрсә турында сөйләштек?
- Сыйфатның сөйләмдә кулланышы турында нәрсә әйтер идегез?
- Нинди яңа ике термин белән таныштык?
- Асыл сыйфат белән нисби сыйфатны ничек аерабыз?
- Тормышта сыйфатларны куллану кирәкме укучылар? Ни өчен ? (Укучыларның фикерләре тыңлана).
- Әфәрин укучылар! Булдырдыгыз!
- Барыгыз да дәрестә бик яхшы катнаштыгыз. Үзбәя.
- Дәрес тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Толерант-латин теленнән кергән. Ул- түземлелек,сабырлык,кеше нинди генә милләттән булуына карамастан,аның фикеренә,гореф-гадәтенә уңай карау дигәнне аңлата. -Кешене барлык физик һәм дини ...
Конспект урока "Антоним һәм синоним сыйфатлар" в 3 классе (на татарском языке)
Готовый конспект урока по татарскому языку в 3 классе....
Гомумкешелекле сыйфатлар – укыту-тәрбия процессының бердәм нигезе
Сыйныф җитәкчесе эшендә төп максатларның берсе - һә укучыны шәхес буларак формалаштыруга ярдәм итү һәм шәхеснең үсешенә тәэсир ясау....
«Қайырымдылық – асыл қасиет»
«Қайырымдылық – асыл қасиет»...
Мейірімділік асыл қасиет
Мейірімділік асыл қасиетМейірімділікті анадан үйрен.Халық даналығыМақсаты: Балалардың «мейірімділік», «қайырымыдылық», «құндылықтары туралы түсініктерін кеңейту.Міндеттері: -...
Аншым –асыл әнім!
Аншым –асыл әнім!Мақсаты; 8 наурыз мерекесі халықаралық әйелдер мейрамы екенін ұғындыру ,ананың көңілі балада ,балаға деген сезімі ерекше екендігін сезіндіру және қыз балалардың өнерлерін тамаша...
Асыл сыйфатларны саклыйк
родительское собрание...