Гомумкешелекле сыйфатлар – укыту-тәрбия процессының бердәм нигезе
статья по теме

Саматова Гузель Назиловна

Сыйныф җитәкчесе эшендә төп максатларның берсе - һә укучыны шәхес буларак формалаштыруга ярдәм итү һәм шәхеснең үсешенә тәэсир ясау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Гомумкешелек сыйфатлары35 КБ

Предварительный просмотр:

Педагогик киңәшмәдә чыгыш

Гомумкешелекле сыйфатлар – укыту-тәрбия процессының бердәм нигезе

  Сәяси һәм икътисадый тотрыксызлык шартларында әхлаклылык, ягъни гомумкешелек кыйммәтләре тәрбияләүнең әһәмияте тагын да арта. Класс җитәкчесе эшендә төп максатларның берсе – һәр укучыны шәхес буларак формалаштыруга ярдәм итү һәм шәхеснең үсешенә тәэсир ясау.

  Шәхес формалашу, беренчедән, баланың эшчәнлеге; икенчедән, яшьтәшләре, укытучылар, өлкәннәр белән аралашуы; өченчедән, үз-үзеңне танып белү аша бара. Балаларны укырга-язарга өйрәткән кебек, аларда уңай сыйфатларны тәрбияләргә кирәк.

  Гомумкешелек сыйфаты буларак, әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Борынгы грек философы Сенека ук: “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артка калып яши.” – дигән гыйбарә әйткән.

  Кешенең әхлакый тормышындагы эмоциональ якны горурлык,намус, вөҗдан, нәфрәт, оялу, һавалану яки үз-үзеңне артык ярату кебек хисләр карата, үз-үзенә карата, иҗтимагый күренешләргә һәм, гомумән, тормышның үзенә карата субъектив мөнәсәбәтен чагылдыра.

   Тәрбия өлкәсенә караган күренештән мисал китерик. Әйтик, укучы баланың сүз тыңлаучанлыгы мәктәптә яхшы сыйфат булып санала. Ә шул ук вакытта болай да булырга мөмкин: укучы яманлыкка этәрүчеләрнең сүзен кпрусыз үтәргә һәм шуның аркасында әхлаксызлык гамәлләре кылырга мөмкин. Шуңа күрә тыңлаучанлык һәм уй-фикерсезлекне, карусызлыкны нәкъ менә әхлак таләпләре аша аера белергә кирәк.

   Катлаулырак мисалларга мөрәҗәгать итик. Укучы математиканы бик тырышып үзләштерә, югары өлгерешкә ирешә. Әмма аның бу өлгереше нинди максатларны күздә тота, укучының әхлагына кайсы яктан тәэсир итә - шунысы бик мөһим. Әгәр дә аның укуда өлгерүе, алдынгылыгы үзенең бурычларын аңлаудан, белемнәрне тирән үзләштерергә омтылудан килсә, бу уңышлар аның әхлак сыйфатлары формалашуга да уңай йогынты ясаячак. Әгәр дә инде укучының тырышлыгы башкалардан өстен булу, башкаларны түбәнсетергә теләү кебек эгоистик теләктән икән – мондый омтылышны әхлаклы дип әйтеп булмый.

 Шәхесне һәръяклап үсешен тәэмин иткән башка төр гомумкешелек сыйфатлары, мәсәлән, акыл үсеше, физик тәрбия, хезмәт тәрбиясе, эстетик тәрбия – барысы да әхлаклылык принциплары аша уза.

  Мәктәптә әхлак тәрбиясенең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан тора. Яхшыны-яманнан, яманны-яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Мәктәптә барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара.

  Укучыда үз-үзенә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук, бердәмлек, гуманлылык, намуслылык, чисталык-пөхтәлек, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар тудыру дигән сүз.

  Үз-үзеңә әхлаклы мөнәсәт тәрбияләү, җәмгыятьтә үз ырыныңны таба белү, үзеңне башкалар янәшәсендә дә, ялгыз калганда да әхлаклы итеп тота белү – укучы баланың шәхес булып формалашуында иң төп сыйфатларның берсе.

   Әхлак кагыйдәләрен үзләштерү өчен сыйныфтан тыш вакытны, сыйныфтан тыш чараларны файдалану уңышлы нәтиҗәләр бирә. Әңгәмәләр, лекцияләр, тематик кичәләр, китап укучылар конференцияләре – боларның берсе дә укучы бала өчен эзсез үтми.

  Әгәр без әхлак тәрбиясен укучы балаларга гомуми тәрбия бирүнең үзәк бер өлеше дип карыйбыз икән, шуны онытмаска кирәк: әхлаклылык – шәхеснең башкалар белән мөнәсәбәтендә чагылган сыйфаты гына түгел, ә бәлки үз-үзенә төбәлгән сыйфаты. Яңа буын бәхетле булсын өчен, аны иң беренче чиратта әхлаклы буын итеп тәрбияләргә тиешбез.

  Һәм, әлбәттә, әхлалы буын тәрбияләр өчен укытучы да үз чиратында идеаллаштырган бер образ буларак танылырга тиеш: ул барысын да белә, барысын да аңлый, кирәк икән, хәленә керә, киҗәш итә, авыр хәлләрдән йолып кала. Укытучы – иң тугрылыклы, иң ышанычлы кешеләрнең берсе.

  Яхшы укытучы үз укучысының аз гына уңышын да күреп ала белә, үсәргә, камилләшергә ярдәм итә, һәм киресенчә, “мәгънәсез”, “өметсез”, “тискәре” кебек сүзләр кулланган, үз укучыларын әнә шундый сүзләр белән тиргәгән укытучы балаларның шәхес буларак формалашуына бик начар йогынты ясый.

  Әлбәттә, укыту-тәрбия барышында төрле кисәтүләр, шелтәүләр дә булырга мөмкин. Ләкин, ни генә булмасын, бала – иң беренче чиратта кеше, һәм аның белән нәкъ менә кешеләрчә сөйләшә белү шарт.

  Балалар коллективы белән эш итә белү, уртак тел һәм рухи уртаклык табу – педагогик алымнарның иң әһәмиятлесе.

   Укучы һәм укытучы арасында әхлакый мөнәсәбәтләрне дөрес оештырганда гына, укыту-тәрбия процессының нәтиҗәсе уңай һәм нигезе бердәм булыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без тату,бердәм гаилә"

Гаилә бәйрәме....

Доклад:УКУЧЫЛАРДА БЕРДӘМЛЕК ХИСЕ ТӘРБИЯЛӘҮ.

Башлангыч сыйныфта укучылар  коллетивын  туплау, аралашырга өйрәтү, психоогик үзенчәлекләрне ачыклау....

Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Толерант-латин теленнән кергән. Ул- түземлелек,сабырлык,кеше нинди генә милләттән булуына карамастан,аның фикеренә,гореф-гадәтенә уңай карау  дигәнне аңлата. -Кешене  барлык физик һәм дини ...

Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен әзерләнде. Темасы:Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану. Проект эшчәнлеген оештыру....

2011-2012 нче уку елы укыту – тәрбия бирү нәтиҗәләре буенча отчеты

Асадуллина Гөлфинә Гәбделфәрт кызының директорлык эшчәнлегендә 2011-2012 нче уку елы укыту – тәрбия бирү нәтиҗәләре буенча отчеты...

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...