“Тәрбияле бала- бәхетле бала” Воспитанный ребёнок( на татарском языке)
статья (2 класс)
МБОУ “Гимназия №1 им.Р.Фахретдина”
Сыйныф сәгате
Тема: “Тәрбияле бала- бәхетле бала”
Максат:
- Р. Фәхретдиннең тормыш юлы, хезмәтләре белән танышуны дәвам итү;
- үгет – нәсыйхәтләре аша укучыларның гомумкешелек кыйммәтләрен тануларына ирешү, аларда әхлак, әдәп, шәфкать, изгелек, итәгатьлелек, намус, сафлык, пакълек, гаделлек, яхшылык һәм башка бик күп сыйфатлар тәрбияләү.
Дәрес барышы.
Тактада язу:
“Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Р. Фәхретдин.
Укытучы:
- нинди акыллы сүзләр әйтеп калдырган Ризаэтдин Фәхретдин. Кем соң ул?
1 укучы:
Риза Фәхетдиннең туган җире – Татарстанның Әлмәт районы Кичучат авылы. Ризаэтдин 1859 елның 4 гыйнварында Фәхретдин имам гаиләсендә туа. Риза кече яшьтән үк зиһене, кызыксынучанлыгы белән аерылып тора. 5 яше тулар – тулмас укырга – язарга өйрәнә. Чистай мәдрәсәсендә белем алгач, укуын Лениногорск районы Чыршылы авылында дәвам итә. Монда ул 20 ел яши. Бу вакытта ул әдәби, тарихи һәм фәнни – педагогик хезмәтләр яза башлый. Шунда укытучы булып эшли. 1936 елның 12 апрелендә 77 яшендә вафат була.
Укытучы:
Риза Фәхретдин тормышы һәм иҗаты белән тулырак танышу өчен хәзер без сүзне китапханә җитәкчесе – безнең яраткан Фаягөл апабызга бирәбез. Ул безне Риза Фәхретдиннең хезмәтләре, аның турында язылган китаплар, газета – журналлардагы мәкальләр белән таныштырыр. (китапханәче чыгышы, күргәзмә өстендә эш)
Укытучы:
Безнең бүгенге сыйныф сәгатенең темасы “Тәрбияле бала – бәхетле бала”.
- нинди була соң ул тәрбияле бала?
“Тәрбияле бала – дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас; аны һәркем яратып һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә”.
Риза Фәхретдин.
Без сезнең белән берничә нәсыйхәтне өйрәндек инде. Соңгы нәсыйхәт – “Мәктәп әдәпләре” иде. Ягез, шуларны искә төшереп үтик әле. (чылбыр тәртибендә балалар укыйлар)
- Иртәнге аштан соң пөхтә тиеп киенеп мәктәпкә барыгыз.
- Мәктәп юлында уйнамагыз, тәрбиясез балалар белән сөйләшмәгез.
- Мәктәпкә кергәч, өс киемнәрегезне тәртип белән элеп куегыз, укытучы һәм иптәшләрегезгә ачык йөз белән сәлам бирегез.
- Дәрес башланыр вакыт җитсә, әдәп белән генә урыныгызга барып утырыгыз.
- Мәктәп эчендә булган тавышларга катнашмагыз, тәрбиясез балалар белән иптәш булмагыз.
- Укытучы сүз биргәч, аяк өсте басып җавап бирегез, иптәшләрегезнең сүзен бүлмәгез.
- Укытучы укырга, язарга, ятларга кушкан эшләрнең барысын да яхшы итеп үтәгез.
Физминутка
Ялдан соң кечкенә генә сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелә:
Ишекне бик каты шакып бер бала килеп керә. Керә - керешкә үк “О-о-о! Нинди тәмле исләр чыккан! Нишләп шулай иртә килеп утырдыгыз? Мина урын да калмаган!” дип йөгерә - йөгерә, этә - төртә буш урынга килеп утыра. Өс һәм баш киемнәрен урындыгына салып шулар өстенә аягын бөкләп менеп утыра, кычкырып сөйли. Сумкасын өстәл уртасына ата. Исенә төшеп кулындагы бүләген илтеп бирә.
Шул урында укытучы әлеге укучыны туктата:
- Тукта әле, Риналь, без карап - карап торабыз да, аптырап куябыз. Кунак әдәпләрен бер дә белмисең ахрысы син. Ягез, балалар, Ринальга ярдәм итик әле. Кунак үзен ничек тотарга тиеш?
Укучыларның җаваплары (көтелгән җаваплар):
- килеп кергәч, тыныч тавыш белән исәнләшергә кирәк;
- йорт хуҗасының хәлен, сәламәтлеген сорарга кирәк;
- өс киемнәрен элеп куярга;
- кулларны юып, әдәпле генә итеп курсәтелгән урынга барып утырырга;
- килгән кунаклар белән тыныч кына әңгәмә корырга;
- бүләк алып килгән булса, матур гына итеп бүләкне тапшырырга.
Укытучы:
- дөрес, бик яхшы фикерләр әйттегез. Ә Риза Фәхретдин үзенең “Кунак әдәбе”ндә менә нәрсәләр дигән:
1. Баланың тәрбияле икәне кунакка килгәч бик беленер. Тәрбияле бала барчасына сәлам биреп, зурлар күрсәткән урында туры гына утырыр.
2. Торган җиреннән кычкырмыйча, әйтәсе сүзен яннарына барып әйтер, берәр нәрсә сорасалар, ачык йөз белән җавап бирер.
3. Үзен бик итәгатьле тотар, чакырылган җиргә соңга калып бармас, соңга калган очракта гафу үтенер.
4. Йорт эчендә кунак балалары булса, тәрбияле бала алар белән бергә булыр. Аларның мәктәпләрен һәм дәресләрен сорашыр, алар белән шауламый, кычкырышмыйча, бәлки бертуган шикелле уйнар.
5. Тәрбияле бала ашаганда һич ашыкмас, икмәк валчыкларын читкә төшермәс, ашны ашъяулыгына яки үзенең киемнәренә түкмәс.
6. Тәрбияле бала аш яныннан торгач, майлы кулы белән бернәрсә дә тотмас, кулны киемнәренә сөртмәс, бәлки яхшылап, сабын белән юар.
7. Тәрбияле балалар кунакта аналарыннан өстәл өстеннән ризык алып бирергә сорамаслар. Әгәр дә аналары үзләре алып бирсәләр, ул чагында рәхмәт әйтеп алырлар.
Укытучы:
- бу кагыйдәләрнең күбесен сез үзегез дә белә идегез. Ә хәзер, әйдәгез уйнап алыйк.
ФИНК – РАЙТ – РАУНД РОБИН
(Think – Write – Round Robin)
Сорау:
Сез кунак әдәпләреннән кайсы кагыйдәләрне истә калдырдыгыз?
- ФИНК (уйлагыз – подумайте)
- РАЙТ (язып куегыз – запишите)
- РАУНД РОБИН (фикер алышу – обсуждение)
Фикер алышудан соң берәр өстәл артында утыручылар җавапларын кычкырып әйтәләр, калганнары тыңлый.
Укытучы:
- бик яхшы. Ә хәзер Риза Фәхретдин нәсыйхәтләренең берсе – кунак әдәпләрен мин сезгә таратам, сез конвертларыгызга салып куегыз. Өйгә кайткач тагын бер кат кабатлагыз, әти - әниләрегезгә сөйләп күрсәтегез.
Укытучы:
- “Тәрбияле дә, белемле дә, кешелекле дә булсын ул” дигән Риза Фәхретдин бала турында. Дәресебезне йомгаклап без сезгә бик матур шигырь укып китәрбез. (5 укучы шигырьне яттан сөйлиләр).
Кеше булыйм дисәң.
Нинди мирас кала бездән
Дәвам итсен өчен,
Килер буын без башлаган
Юлдан китсен өчен.
Кыл яхшылык кешеләргә -
Кеше булыйм, дисәң,
Авыр булыр, өсләренә
Гөнаһ туны кисәң.
Аера бел ак – караны
Начар юлда йөрмә,
Яхшы белән явызлыкны
Берүк бутый курмә.
Шатландыр син ярдәм кылып
Ялгыз бер әбине
Үскәнем дип, син матур дип
Юат бер нәнине.
Кеше булып яшим дисәң,
Бул син кешелекле,
Бәхетле көн итим дисәң,
Бул син игелекле.
Укытучының йомгаклау сүзләре:
- Укучылар, “Игелек орлыклары чәчегез,
Бәхет игеннәре игәрсез”,- дигән Ризаэтдин бине Фәхретдин. Ягъни “Ни чәчсәң, шуны урырсың”,- дигәннәр бабаларыбыз. Сезнең һәрбер эшләгән эшегезгә, үз – үзегезне тотышыгызга карап “Бу бала бик әдәпле икән”,- диярлек булсын.
Ә хәзер минем кулымдагы конвертка карагыз әле. Беләсегез киләме анда нәрсә яшерелгән? Әлбәттә килә. Ләкин без аны киләсе сыйныф сәгатендә генә ача алабыз.
Кулланылган әдәбият:
- Р.Ш. Шаһиев “Ризаэдддин Фәхреддин тормыш юлы иҗади мирасы.” Казан, 2005
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
“Тәрбияле бала- бәхетле бала” Воспитанный ребёнок( на татарском языке) | 17.45 КБ |
Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Классный час " Будь воспитанным!"( на татарском языке)
Классный час о правилах поведения , воспитанности, доброте в форме устного журнала с использованием презентации....
Разработка урока в 3 классе татарский язык на тему "Хәзерге замандагы фигыль"(на татарском языке.)
Можно использовать в 3 классе для татарских школ....
Тематический план в 4 классе по татарскому языку (на татарском языке)
Можно использовать на тат. школах....
Тәрбияле бала
Балаларны тәрбияле итеп үстерүдә алшартлар...
Рабочие программы для 1 класса татарской школы по татарскому языку и литературному чтению на татарском языке по учебникам Мияссаровой
Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК " Перспективная начальная школа". Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф...
Тәрбияле бала үстерү серләре.
Баланы ничек тәрбияләргә? Кешеләр белән аралашканда үзеңне ничек дөрес тотарга, җәмгыятьтә үз урыныңны ничек табарга? Үзебезне борчыган шушы сорауларга бергәләп җавап эзләрбез....
"Роль уроков татарского языка и литературы в духовно-нравственном воспитании младших школьников"
Әхлак мәсьәләсе тормышта, әдәбиятта һәрвакыт актуаль булды һәм булып кала. Шуңа күрә әхлак темасын әсәрләре үзәгенә куймаган автор юк та. Ләкин әдипләр тарафыннан ул төрлечә сурәтләнеш таба.Нәрсә соң ...