Тәрбияле бала
классный час (3 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Чын кеше һәрвакыт яхшы һәркемгә табигый сыйфатларга ия үрнәк
Чын кеше: - юмарт; - яхшы күңелле; - ихлас эчкерсез; - саф йөрекле; - акыл белән эш итә; - игелекле, изгелекле; - миһербанлы; - намуслы.
“ Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан дөн ь я халкы да үзгәртә алмас.” Ризаэтдин Фәхретдин
Үз-үзеңне тәрбияләү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? 1. Үз-үзеңне тәрбияләүнең кирәклеген тирәнтен аңларга, үз көчеңә ышанырга; акыллы кеше буларак, ныклы омтылыш белән яшәргә. 2. Үзеңдә нинди сыйфатлар үстерүдән чыгып, үз-үзеңне тәрбияләүнең максатын төгәл билгеләргә. 3. Көндәлек режим һәм үз өстендә эшләүнең графигын төзеп, күренеп торган урынга беркетергә. 4. Үз-үзеңне тәрбияләүнең нигезе буларак, ихтыяр көченә аеруча игътибар итәргә. 5. Үз-үзеңне танып бел. Үз сәләтеңне, интересларыңны ачыклап, кирәкле вакытта физик һәм рухи көчләреңнең “ резерв ” ларын таба бел. 6. Үз-үзеңне тәрбияләүнең иң яхшы үрнәкләрен бөек кешеләрнең тормышыннан һәм язучыларның әсәрләреннән эзлә, дәфтәреңә язып бар. 7. Коллективта һәм җәмәгать эшендә үз-үзеңне тәрбияләү өчен таяныч тап, аеруча тәнкыйтьтә һәм үз-үзеңне тәрбияләүдә. Синең хакта иптәшләрең нәрсә уйлаганын бел. 8. Яхшы тәҗрибәгә колак сал, үзең булып кал, үз-үзеңне мактаудан саклан. 9. Тәрбия эшенең асылын физик күнегүләр, түземлелек, кыюлык бар нәрсәне дә азагына кадәр җиткерә белү хәл итә. 10. Тормышта, хезмәттә, укуда түбәндәге принципларны искә ал: һәр нәрсәне үзең эшлә; ни дә булса килеп чыкса, үз гаебеңне таба бел, авырлыклардан курыкма, аларны үзең эзләп тап; үз эшеңә үзең бәя бирә бел, эгоист булма, кешеләрне аңлый белү сәләтенә өйрән. Үз-үзеңне бәләкәй генә җиңү дә кешене көчле ясый. Башта уйла, аннары эшлә.
Т әрбияле бала Күңел Сабыр Намус Әдәп Акыл Акыл акыл
Кешедә барысы да матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да..
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2014/01/27/picture-391650-1390792842.gif)
Балықшы мен балық
Әдебиеттік оқуСабақтың тақырыбы: Пушкин А.С. "Балықшы мен балық"(Ертегі)Сабақтың мақсаттары: Сабақтың мақсаты:1. Ертегі мазмұнын түсіну арқылы идеясын ашуға, өмірімен байланыстыра білуге дағдыла...
![](/sites/default/files/pictures/2015/02/04/picture-571352-1423030102.jpg)
Тәрбияле бала үстерү серләре.
Баланы ничек тәрбияләргә? Кешеләр белән аралашканда үзеңне ничек дөрес тотарга, җәмгыятьтә үз урыныңны ничек табарга? Үзебезне борчыган шушы сорауларга бергәләп җавап эзләрбез....
![](/sites/default/files/pictures/2015/10/11/picture-685313-1444571629.jpg)
“Тәрбияле бала- бәхетле бала” Воспитанный ребёнок( на татарском языке)
МБОУ “Гимназия №1 им.Р.Фахретдина&rdquo...