"Роль уроков татарского языка и литературы в духовно-нравственном воспитании младших школьников"
статья на тему

Гиниятова Ляля Радиковна

Әхлак мәсьәләсе тормышта, әдәбиятта һәрвакыт актуаль булды һәм булып кала. Шуңа күрә әхлак темасын әсәрләре үзәгенә куймаган автор юк та. Ләкин әдипләр тарафыннан ул төрлечә сурәтләнеш таба.

Нәрсә соң ул әхлак? Әхлак – кешенең шәхес буларак ачылуына китергән аралашуның төп факторы. Җәмгыятьтә әхлак тәрбиясе бирү билгеле бер чор әхлак идеялы, кызыксынуы, максатына туры килгән кешеләрнең үз-үзләрен тотуны формалаштыруга юнәлдерелгән. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл giniyatova_l.r._1.docx23.69 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ «СОШ №143 Ново-Савиновского района г.Казани

Гиниятова Ляля Радиковна

Минемчә, дөньяда иң  бәхетле һәм рәхәт яшәүче кеше – ул башкаларга изгелек эшләүче зат. Менә шушындый кешеләрне тәрбияләүдә суз сәнгатенең роле зур. Ә кичәге үткәнебез бүгенгегә, бүгенгесе иртәгә ярамый торган заманда, әхлак нормалары арткы планда кала барганда, эстетик завык тәрбияләүче, гомумкешелек кыйммәтләрен аңлата торган матур әдәбиятның роле тагын да арта бара.

Әхлак мәсьәләсе тормышта, әдәбиятта һәрвакыт актуаль булды һәм булып кала. Шуңа күрә әхлак темасын әсәрләре үзәгенә куймаган автор юк та. Ләкин әдипләр тарафыннан ул төрлечә сурәтләнеш таба.

Нәрсә соң ул әхлак? Әхлак – кешенең шәхес буларак ачылуына китергән аралашуның төп факторы. Җәмгыятьтә әхлак тәрбиясе бирү билгеле бер чор әхлак идеялы, кызыксынуы, максатына туры килгән кешеләрнең үз-үзләрен тотуны формалаштыруга юнәлдерелгән.

Бу төшенчә турында кешелекнең акыл ияләре төрле-төрле фикерләр әйтәләр. Шуларның кайберләре белән таныштырып үтәсебез килә. “Әхлак – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм шул мөнәсәбәтләрдән туган бурычлар турындагы фән ул” – дип әйтә француз философы П. Гольбах. Ә рус тәнкыйтьчесе В. Г. Белинский болай ди: “Әхлак  ул кешенең яхшы якларына, бөек максатына ныклы, тирән фикердә, ялкынлы, какшамас ышанычта булу. Шушы караш, шушы ышаныч – кешедәге барлык яхшы якларның, аның гамәлләренең төп чыганагы”.

Әхлак тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләрнең роле зур. Алар тиешле шартларны тудыра, эшне оештыра, балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә. Әхлак тәрбиясе бирүнең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аларны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене гомер буена озата бара. Яшь буынны намуслы, игелекле, әхлаклы итеп тәрбияләүдә, уңай сыйфатларын үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең дә тәрбияви әһәмияте аеруча зур.. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, такмаза, табышмак, әкиятләр балаларда тел матурлыгын тоемлауны тәрбиялиләр, танып-белү эшчәнлеген үстерәләр. Ата-бабаларыбыз инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләү буенча гаять бай тәҗрибә туплаганнар. Халык авыз иҗаты әсәрләре белән беррәттән, татар халкының гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре дә әхлаклылык тәрбияләүгә булыша. Кече яшьтәге мәктәп балаларына әхлакый тәрбия бирүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, борынгыдан килгән традицияләрен куллануның роле зур булуы һәркемгә мәгълүм.

Әхлак тәрбиясе бирүнең нәтиҗәләре тиз күренми. Мәсәлән, тапкырлау таблицасын берничә көн, бер атнада ятларга мөмкин. Ә әхлак тәрбиясен биргәндә бер үк нәрсәне күп тапкырлар, озак вакыт дәвамында искә төшереп, тормыштан мисаллар китереп кенә аңга илтеп җиткереп була. Дөрес, бәлки безнең эшебез бик үк системалы, бик үк нәтиҗәле түгелдер. Вил Казыйхановның "Әхлак дәресләре", Роза Шәяхмәтованың "Әдәплелек дәресләре" кебек программалар мәҗбүри фән буларак кертелсә, бәлки уңышларыбыз күбрәк булыр, фән укытучылары да бу дәресләрне үткәрүчеләр белән берлекттә эшләр иделәр һәм инде нәтиҗәсе дә уңай булыр иде.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әсәрләре белән укучыларны уйланырга мәҗбүр иткән, аларда әхлак сыйфатларын тәрбияләгән авторларга күбрәк урын бирелергэ тиеш дип саныйм.

Дәрестә куйган максатка ирешү өчен, әлбәттә, пөхтәлек, тәртиплек булырга тиеш. Әмма еш кына бу проблемаларны хәл итү өчен материалның кызыклы булуы, аларның төрлелегенә дә игътибар итәргә кирәк. Мин  һәр дәрес алдыннан әхлак тәрбия сферасында максат куеп, аны кызыклы рәвештә үтәргә тырышам..

Татар теле дәресләрендәге әхлак тәрбиясе  үзенчәлекләренә килгәндә, тагын милләтебезгә һәм аның традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү, интернациональлек хисе тәрбияләү, хезмәткә, фәнгә, сәнгатькә карата ихтирам тәрбияләүне әйтеп китеп була. Күнегүләр үрнәкләре итеп түбәндәгеләрне китерәм:

1) Сүзләрнең кайсылары сезгә якын. Нигә? (аһәңле, мәгънәле, сөйкемле, җылы ,кунакчыл һ.б.)

2) Сүз ясалышын өйрәнгәндә: Уйлап карагыз, сез барлыкка килгән сүзләрне ике баганага ничек төркемләр идегез: гадел, юмарт, хәйләкәр, намуслы, усал, вәхши, уңган, зирәк, ялкау, кыю.  Әхлак тәрбиясен балага, беренче чиратта, аңлатырга кирәк. Бу очракта дәресләрдәге үрнәкләр аша, күнегүләр аша бала әхлакның эчтәлегенә төшенә башлый. Һәм шуннан соң ул үзе дә шул үрнәкләргә, мисалларга нигезләнеп тәрбияләнә башлый. «Яманны яхшыдан аера белмәү, әхлак турында тискәре тәҗрибәләр туплау исә җамгыятьтәге әхлак кагыйдәләрен бозуга, шәхси бәхетсезлеккә илтә. Менә шуңа күрә әхлак тәрбиясенең бурычларына аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу бурычларга түбәндәгеләр керә:

– балаларны җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, әхлак нормалары белән таныштыру, даими рәвештә хәбәрдар булуларына ирешү;

– балаларның хисләрендә, аңында, тәртибендә әхлаклылык принципларына омтылыш тәрбияләү;

– ирекле, һәрьяклап камил шәхеснең әхлакый идеалын балаларның тулысынча күзаллавына, шуңа омтылуына ирешү .

  Эшебезнең нәтиҗәсен без шунда күрәбез: татар теле һәм әдәбият дәресләрендә әхлак тәрбиясенә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш. Моның өч сәбәбе бар:

1) Чөнки туган тел дәресләрендә мәгънәсез текстлар белән эшләп булмый. Алар ничек булса да балаларга тәэсир итәләр. Шуңа күрә текстларны сайлауда төп принцип булып аларның уңай үрнәк күрсәтүләре булырга тиеш. Әхлак тәрбиясендә татар зыялыларының үрнәкләре була ала.

2) Чөнки телне өйрәнгәндә балалар сөйләм культурасын өйрәнәләр. Ә сөйләм культурасы әхлак белән турыдан-туры элемтәдә тора, чөнки аларның темалары да бер.

3) Чөнки туган телне яхшы белү, аны ярату, аны хөрмәтләү – әхлакның бер өлеше.

Татар теле дәресләрендә әхлак темасын өйрәнгәндә, укучыларга сүзлек өстендә эш алып баруны да тәкъдим итергә була. Укучы изгелек, намус кебек сүзләрнең мәгънәләрен ачсын. Милли педагогика үз-үзеңне генә яратуга кискен каршы чыга.

Әхлак турындагы мәкальләр белән дә танышыйк әле.

“Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите олтан”,”Акыллы атын мактар, кыланган үзен мактар”, “Ата-ананы тыңлаган-адәм булган, тыңламаган-әрәм булган”.Халкыбызда дуслык турындагы мәкальләр дә шактый. “Дус акчадан кыйммәт”, “Дус хәлеңә керер, дошман бавырыңа керер”,”Дустын сакламаган дошманына эләгер”, “Дустыңның кем икәнен беләсең килсә бурычка бир”, “Дус артыңда мактар, дошман алдыңда мактар”.

Әйе, тормышның һәр өлкәсендә дә без халык тарафыннан иҗат ителгән мәкальләр белән очрашабыз, аларны тормышыбызда киң кулланабыз.

Гәрчә әхлакый кыйммәтләр вакытлар үтү белән үзгәрә барса да, әдәбият үзенең төп вазифасын – халыкларны тәрбияләүне үти тора. Моңа дәлил булып гасырның 80нче елларында әдәбият хәрәкәтенә кергән Галимҗан Гыйльманов әсәрләрен атарга кирәк.

Авторның геройлары барлык әсәрләрендә дә халык авыз иҗатындагыча гадәти түгел. Г. Гыйльманов аларга моңа кадәр бу геройларга хас булмаган сыйфатлар өсти. Персонажлар уңай яктан гына ачылалар яисә вакыйгалар барышында яхшы якка үзгәрә баралар. Ә эшләгән явызлыклары кайчандыр кешеләрнең эшләгән начарлыгына җавап кебек кенә икән. Ягъни, Бүкәй, Дию кебек серле образларны кулланып, балаларны матурлык һәм яхшылык ярдәмендә тәрбияләргә омтыла. Чөнки яхшылык явыз көчләрне үзгәртә: алар авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәмгә ашыгалар. Мондый образлар белән без «Болай нигә яхшы укый?», «Көмеш тарак» әкият-тамашаларында очрашабыз.

Роза Хафизованың әкият-повестьлары балаларга табигатькә, кешеләргә, бер-береңә карата мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өйрәтә. Яхшылык һәм Явызлык көрәшендә һәрчак яхшылык өстенлек алганын исбат итә. Балалар әдәбиятының тагын бер үзгәлеге - баланың яшь үзенчәлекләренә бәйле булуы. Әсәрдәге герой һәм укучы бала – формалашучы шәхесләр. Аларың фикер сөреше, яшәешне кабул итүе, тормыш тәҗрибәсе өлкәннәрнекеннән үзгә, шуңа өстәп, еш һәм даими үзгәрүчән. Язучы әсәрен якынча нинди яшьтәгеләргә тәкъдим ителәсен ачык күзаллап иҗат итәргә тиеш. Димәк, яшь үзенчәлекләре саклану мәҗбүри.

Балалар өчен иҗат итү – язучының иң зур бәхетедер ул. Әкиятләре ана сөте белән бергә бала күңеленә сеңеп калган әдипләрнең әдәби язмышлары да күпкә баерак. Роза Хафизованың маҗаралары туган халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнергә булыша. Туган җиребезгә, аның кешеләренә, әти-әниләребезгә, туганнарыбызга мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияли.  “Кирлемән” аша бала күңеле үзе дә сизмәстән кешелеклек, намуслык, дуслык, тугрылык төшенчәләренә төшенә.

    Әхлак тәрбиясе – тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый.

    Мәктәптә әхлак тәрбиясенең эчтәлеге укучыда әхлак сыйфатлары булдыруның киң планлы юнәлешенә нигезләнә. Әлеге юнәлеш балада җәмгыятькә, кешеләргә, хезмәткә һәм укучының үз-үзенә әхлакый мөнәсәбәт тәрбияләүне эченә ала.

    Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясене роле зур булуын истә тотып, аңа җитди игътибар бирергә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Использование внешних ресурсов при воспитании духовно- нравственной культуры у младших школьников» «Использование внешних ресурсов на уроках ОРКСЭ"

В образовательных стандартах второго поколения одной из приоритетных задач духовно-нравственного развития и воспитания учащихся является воспитание нравственности,  развитие готовности к духовном...

Статья « Воспитание духовно- нравственных качеств у младших школьников на уроках родного языка и литературы».

Уроки родного языка и литературы таят в себе неограниченные возможности воспитания у ребенка нравственных качеств....

РОЛЬ ПРЕДМЕТА «ОСНОВЫ РЕЛИГИОЗНЫХ КУЛЬТУР И СВЕТСКОЙ ЭТИКИ» В ДУХОВНО-НРАВСТВЕННОМ СТАНОВЛЕНИИ ЛИЧНОСТИ МЛАДШЕГО ШКОЛЬНИКА

Федеральный государственный образовательный стандарт начального общего образования предполагает обязательным для изучения в 4 классе курс «Основы религиозных культур и светской этики». Каждая школа, в...

Статья для учителей татарского языка и литературы "Современные технологии обучения на уроках татарского языка и литературы"

  Информационные технологии рассматриваются как один из компонентов целостной системы обучения. Они не только облегчают доступ к информации, открывают возможности вариативности учебной дея...

« Воспитание духовно- нравственных качеств у младших школьников на уроках родного языка и литературы».

Уроки родного языка и литературы таят в себе неограниченные возможности воспитания у ребенка нравственных качеств....