Беренче сыйныф укучысы-Нәбиев Рүзәлнең фәнни-тикшеренү эше
творческая работа учащихся (1 класс)
ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ
“ Нәбиевлар- укытучылар династиясе ”
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
nabiev_ruzl.docx | 23.33 КБ |
Предварительный просмотр:
Межригиональная краеведческая конференция исследовательских, проектных и творческих работ учащихся имени
Замалетдин Бикташи
ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ
“ Нәбиевлар- укытучылар династиясе ”
Эшне башкарды: Набиев Рүзәл -1 сыйныф
Җитәкчесе: Гумарова Гөлгенә Заһит кызы
Мәмәшир, 2019
Эчтәлек
I. Кереш
II. Төп өлеш
Тамырларым нык, киләчәгем өметле
III. Йомгаклау
Кулланылган әдәбият исемлеге
Кереш
Тикшерү эшенең темасы: Набиевлар-укытучылар династиясе
Теманың актуальлеге: “Үткәнен белмәгәннен –киләчәге юк”-диләр.Мин үзем укучы булгач,үзебезнең нәсел тарихыбызны өйрәнү белән кызыксына башладым.Нәтиҗәдә, Нәбиевлар династиясе – укытучылар династиясе булуын ачыкладым. Әлеге фәнни-эшем әби-бабаемның, абый-апаларымның тормышын,хезмәт итү тарихларын өйрәнү белән кызыклы булды. Башкаларга да үзебезнең династиябез турында мәгълүмат җиткерәсем килә.
Эшнең максаты: Мин үземнең фәнни-эзләнү эшемдә Нәбиевлар гайләсенең һәр әгъзасы укытучы булуын ачыклауны,нәселебез тарихын өйрәнүне максат итеп куйдым.
Тикшерү методлары: эвристик ысул - эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.
Алымнар: Нәбиевлар нәселе тарихы белән танышу, фотолар җыю, эзләнү.
Кереш
Һәркем үзенең килеп чыгышын,әби-бабаларының кем булуын белергә тиеш.Шул максаттан чыгып, мин Нәбиевлар фамилиясенең килеп чыгышына тукталырга булдым.Мөзәкир бабайның әтисе Нәбиуллин Абдулла Нәбиулла улы була.Ул бабаема 2 яшь вакытта сугышка алына.Ләкин сугыштан исән-сау килеш кайта алмый.Балаларын “Нәбиуллин” фамилиясен кыскартып “Набиев” дип яздыра. Мөзәкир бабай әтисен бик сагынып,аны күрергә, “әти”дип әйтергә кызыгып, “Набиев” фамилиясен яратып яшәде, дип искә ала әбием.Менә шуннан без Нәбиевлар фамилиясен йөртә башлаганбыз. Ә менә укытучы булып хезмәт итү,безнең нәселебезгә бирелгән. Эби-бабам,абый-апаларым,әнием укытучылар.Алар әлеге юлны тырыш хезмәтләре,гадел гамәлләре белән үтә алганнар. Минем дә киләчәккә хыялларым зурдан. Укытучы булу.Үз нәсел юлын дәвам итү.
Менә хәзер фәнни-эзләнү эшемдә нәселемнең төп һөнәре укытучы булып хезмәт итү булганын раслап китәм.
Төп өлеш
Тамырларым нык, киләчәгем өметле
Укытучы!
Тиңләп булмый аны
Башка хезмәт белән.
Үлчәнми ул минут белән,
Сәгать белән.
Синең хезмәт айлык түгел,
Еллык түгел.
Яз төшүгә, көз өлгергән
Орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен
Күрер өчен,
Дистә еллар түгәсең син
Акыл көчен.
Җир йөзендә бик күп һөнәрләр бар. Шулар арасында укытучы һөнәре бик авыр һәм җаваплы, ләкин иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе булып тора. Минем уйлавымча, укытучыдан башка дөньяны күз алдына да китереп булмас иде. Чөнки җир йөзендәге барлык һөнәр ияләренә дә бер олугъ зат – Укытучы белем һәм тәрбия биргән. Мөгаллимнәр ак кәгазь бите кебек сабый күңеленә беренче орлыкны сибәләр. Аларның шытып чыгуы өчен шартлар тудыралар, үскәнен күзәтәләр. Соңыннан мул уңыш җыеп алуына куанучы кешеләр дә бит алар.Укытучылар иң зур хөрмәт һәм мактауга лаек кешеләр. Минем нәселем укытучылар нәселе. Минем әбием белән бабаем гомерләрен шушы изге эшкә багышлаган кешеләр.
Бабаем Набиев Мөзәкир Абдулла улы 1939 нчы елда туа. 1961 елда өч ел диңгез флотында хезмәт итеп кайткач, Сәрдекбаш сигезьеллык мәктәбенә укытучы булып эшкә килә. Анда ул хезмәт, математика дәресләре укыта башлый. Ә 1963 елда Казан Дәүләт педагогия институтының биология факультетына укырга керә һәм аны 1969 елда уңышлы тәмамлый. Мөзәкир бабаем барлык белемен, сәләтен химия-биология фәннәрен укытуга бирә. 1971-1972 уку елларында ул Сәрдекбаш сигезьеллык мәктәбенә укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары итеп билгеләнә, 1973 елда шушы мәктәпкә директор итеп куела.Шушы мәктәптә ул 40 ел укучыларга белем бирә, 22 ел директор булып эшли. “Хезмәт ветераны” медале, СССР Мәгариф министрлыгы Почет грамоталары белән бүләкләнгән, “РСФСР мәгариф отличнигы” исеме бирелгән.2011 елда, мин туган елны, вафат була.
Әбием Набиева Вәрәкыя Фатыйх кызы 1943 елда туа, 1957 елда Сәрдекбаш җидееллык мәктәбен бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Малмыж шәһәрендәге урта мәктәпкә юл ала. Мәктәп бетергәч, әбием шул ук Малмыж районының Татар Кумбашы (Татарская Верхняя Гоньба) авылына кичке мәктәпкә укытучысы итеп билгеләнә. 1961 елда инде ул Сәрдекбаш сигезьеллык мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшли башлый. Рус теле сәгатьләре аз булу сәбәпле ботаника, химия, немец теле фәннәрен дә укыта ул. Шушы мәктәптә эшләгән дәвердә ул читтән торып Мари Дәүләт педагогия институтының тарих факультетын уңышлы гына тәмамлый. Институтны тәмамлагач, тулысынча тарих фәнен укытырга күчә. Вәрәкыя әбием укытучы һөнәренә үзенең 38 ел гомерен багышлый. Хезмәтендәге уңышлары өчен “укытучы-методист” исеме бирелә һәм ул “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.
Аларның икесенең дә мактау кәгазьләре бик күп.Чөнки алар бик тырышып, үз эшләрен яратып башкарганнар. Минем дә зур үскәч, алар шикелле, математикасы укытучысы буласым килә.Әбием белән бабаем 5 малай үстергәннәр.Минем әтием иң кечкенәсе.Аның ике абыйсы Фәнис абый һәм Азат абый укытучы һөнәренә укыганнар.Фәнис абый Сәрдекбаш урта мәктәбендә директор. Азат абый да озак укытучы булып эшләде. Аларның тормыш иптәшләре Лилия апа белән Рәмзия апа да укытучылар.Шулай ук минем әнием дә,биология укытучысына укыган. Ул да укытучы. Балаларга белем биргән. Әмма әлегә әнием кечкенә энемне карый. Мин алда әйтеп үткән әби-бабаемның,абый-апаларымның,әниемнең укытучы булып эшләгән елларын кушып санасаң якынча 150 ел була.
Укытучы эше җиңел түгел икәнен күреп беләм. Алар бар белгән белемнәрен балаларга бирүчеләр, укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап табучылар, һәр көнне күз нурларын түгеп дәфтәр тикшерүчеләр дә.
”Укытучы” сүзе чыннан да изге, матур исем. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Бу һөнәрне сайлау тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз – үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз.
Йомгаклау
Мин Нәбиев Рүзәл фәнни-эшемдә Нәбиевлар гайләсенең һәр әгъзасы укытучы булуын ачыклауны,нәселебез тарихын өйрәнүне максат итеп куйган идем. Шушы максатыма мин ирештем. Бу эзләнүләрдән мин нәселем турында бик күп нәрсәләр белдем. Нәселемнең нинди зур, горурланырлык бай тарихы бар икән бит. Үзебезнең нәселнең белем бирүдә 150 еллык тарихы бар. Димәк, әби-бабаларыбыз мирасын,тәрбиясен буыннан-буынга тапшыру,нәселебез шәҗәрәсенә,укытучы һөнәренә тап төшермичә яшәү- безнең бурычыбыз.Үткәннәрне барлап, киләчәккә күз төбәп яшәргә кирәк. Нәселебез юкка ганы укытучы һөнәрен сайламаган, укытучы тырыш та ул, сабыр да һәм гадел. Әгәр карт бабам исән булып, үзе чәчкән сыйфатлы орлыкларның шушындый шытымнарын, җимешләрен күрсә, зур канәгатьлек кичерер иде, минемчә.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
- Әбием истәлекләре.
- “ Уразай авылы ” китабы.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Беренче адымнар
Үзем иҗат иткән шигырьләр тупланмасы....
Подготовка к сочинению по теме "Беренче кар" в 3 классе по татарскому языку
Подготовка к сочинению по теме "Беренче кар" в 3 классе по татарскому языку....
Беренче сыйныф укучысы.
Укытучылар өчен ата- аналар җыелышында куллану өчен методик кулланма....
Беренче билге бәйрәме
Беренче билге бәйрәме...
Башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни тикшеренү һәм проект эшчәнлеге.
Табигый байлыкларның кимүе,әйләнә - тирәнең пычрануы, кешелек җәмгыяте алдында зур бурычлр куя. Планетабызның киләчәк язмышы, кешелекнең яшәеше иң беренче...
Беренче сыйныф укучысы Кадырова Нәзиләнең фәнни-тикшеренү эше
ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ “ Гади бер кыз-Олимпия чемпионы ” ...
Дүртенче сыйныф укучылары Харрасова Нәзилә,Кадырова Нәргизәнең фәнни-тикшеренү эше
ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ«Мәктәп формасы СССР да һәм хәзерге Россиядә....