Подготовка к сочинению по теме "Беренче кар" в 3 классе по татарскому языку
методическая разработка (3 класс) на тему
Подготовка к сочинению по теме "Беренче кар" в 3 классе по татарскому языку.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
berenche_kar.doc | 43.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле. 3 нче класс.
“ Беренче кар” темасына хикәя төзү.
Дәреснең максаты:
1.Күзәтүләргә таянып, беренче кар турында хикәя төзергә өйрәтү.
2.Исемне килешләрдә төрләндерә белү күнекмәләрен ныгыту.
Сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.
3.Күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү. Эстетик тәрбия бирү.
Җиһазлау: компьютер ( табигать күренешләре сурәтләнгән слайдлар), кар бөртекләре, кышкы күренешләр сурәтләнгән рәсемнәр күргәзмәсе, кыш турында язылган әсәрләр (китаплар, журналлар, газеталар)
I. Оештыру моменты.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
-Укучылар, безнең мәктәпкә бер хат килгән. Нәрсә нәрсә язылган икән аның эчендә?
Ак ашъяулык таптым
Җир өстенә яптым.
Нәрсә икән ул?
-Кар.
- Укучылар әйтегез әле, без алдагы дәресләрдә нәрсә өйрәндек?
-Сүзләрне килешләрдә төрләндерергә өйрәндек.
- Ә хәзер кар сүзен килешләрдә төрләндерик. (бер укучы тактада, калганнар перфокарталар белән эшли).
Тикшерү:
- Бер– берегез белән эшләрне алыштырыгыз.
Җавапларны чагыштырабыз, тикшерәбез (тактадагы язу белән).
III. Яңа тема.
- Әле мин хат эчендәге әйберләрне алып бетермәдем бит. Карыйк әле.
( 1 укучы төрле төстәге кар бөртекләре ала).
- Нәрсә бу?
- Ә нишләп төрле төстә соң алар?
Исегезгә төшерегез әле, кояш нурларында кар бөртекләре нишли?
- Җемелди, төрле төскә керә.
- Кар бөртекләре бертөрлеме?
- Юк.
Ишек шакыйлар.Кар бөртекләре:
- Исәнмесез, укучылар. Таныш булыйк – мин кар бөртеге. Без кар бөртекләре – табигатьнең гаҗәеп ачышларының берсе.
Без беркайчан да бер- беребезгә охшамаган. Сез, кешеләр төсле, һәрберебез үзенчәлекле. Кар бөртекләрен өйрәнүче галимнәр безгә кызыклы исемнәр дә биргәннәр: пластинка, йолдыз, энә, мамык, ярма һәм башкалар. Укучылар! Ә сез карны яратасызмы? Мин үзем турында хикәя язулары турында күптәннән хыялланып йөрим. Минем үтенечемне тыңламассызмы икән?
Укытучы:
- Балалар, сез кар бөртегенең үтенечен үтәргә ризамы?
- Әйдәгез башта кар бөртеге белән ял итеп алыйк.?
Физминут:
Без – карлар – очабыз
Түбәнгә төшәбез.
Җитәбез дигәндә,
Җил белән китәбез,
Шунда без һавада
Җилпенеп торабыз.
Җил тынган арада
Җирдә ял итәбез.
Дәреснең максаты белән таныштыру.
- Димәк, без сезнең белән бүген “Беренче кар” исемле хикәя төзербез.
- Исегезгә төшерегез әле, беренче кар быел кайчан яуды?
- 26 октябрьда.
-Карны күргәч сөендегезме?
Нишлисегез килде?
- Уйныйсы килде.
- Экранга карыйк әле (табигать күренешләре сүрәтләнгән слайдлар)
1. - Иртән торгач сез нәрсә күрдегез?
- Бөтен җиргә, өй түбәләренә, коймаларга, агачларга кар яуган. Бөтен һава ап-ак кар белә тулган. Әйтерсең лә күктән кемдер энҗе-мәрҗәннәр сибә.
2. – Кар бөртекләре тыныч кына явамы? Ә җил чыкса нишлиләр?
- Кар бөртекләре башта күбәләктәй очып төшәләр. Ә аннан соң кошлардай күтәрелеп бөтереләләр.
3. – Кар яуганын күргәч сез тизрәк урамга чабып чыккансыздыр. Шулаймы?
- Әйе, чабып чыктык һәм бик шатландык.
4. – Сез кар бөртекләрен тотып карадыгызмы? Алар нинди?
- Нәкъ мамык төсле, йолдызлар кебек җемелдиләр.
5. - Ә көндез сез мәктәптән кайтканда кар нишләгән иде?
- Эрегән иде.
6. – Беренче кар турында сез нинди сынамышлар беләсез?
Укучылар:
- Әүвәлге карны күрсәткәч, кырык көннән кар ятар.
- Беренче кар көндез яуса – кыш салкын, төнлә яуса – җылы булыр.
- Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык, печән яхшы уңар.
- Мин сезгә кар турында шигырь табып өйрәнергә кушкан идем. Өйрәндегезме? Иптәшләрегезне игътибар белән тыңлагыз, күңелезгә хуш килгән сүзләрне хәтер сандыгыгызга салып барыгыз.
1. Калган иде кичтән җирем
Кап- кара, шәрә булып
Таң атканчы ак кар яуган
Тал тирәкләргә кунып.
Табигать үз кочагында
Тын калган, сабырланган.
Сиздермичә килеп яуган –
Кар шундый сагындырган.
Арган кырлар йокымсырап,
Ял сорап юрган япкан.
Шау – шулы көздән соң җирем
Гуя тынычлык тапкан.
2. Менә кышлар җитте, ап-ак карлар
Җәйге күбәләктәй очалар.
Әкрен генә җир-сәхнәгә төшеп
Ләззәтләнеп аны кочалар.
Бөртекләргә кушылып
Мин дә биим.
Сихерләнеп тыңлыйм җил көен.
Шушы кыштай ап-ак чиста булсын,
Тыныч була күрсен Җир- өем.
3. Ак тунын киеп кыш килде,
Яфрак-яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.
- Ә хәзер хикәяне төзеп карыйк. Башта искә төшерик әле,
хикәя нинди өлешләрдән тора?
- Баш өлештә нәрсә турында сөйләрсез?
- Кыш килү, табигатьтәге үзгәрешләр турында.
- Төп өлештә нәрсә турында сөйләрсез?
- Кар бөртеге, кар турында.
Чөнки безнең хикәянең исеме “Беренче кар”.
- Тәмамлау өлешендә нәрсә турында сөйләрсез?
План.(экранда)
1. Табигатьтәге үзгәрешләр.
2. Кар бөртеге.
3. Кыш килүгә синең карашың, хисләрең.
- Ә менә бу сүзләр сезгә хикәя төзүдә ярдәм итәр.
Тактада:
ап-ак карлар
энҗе мәрҗәннәр сибелә
нәкъ мамык төсле
йолдызлар кебек җемелдиләр
елтырыйлар
күбәләктәй очалар
матур
нәфис
кечкенә парашютлар сыман
куналар
бөтереләләр
кояш нурлары
юкка чыкты
сагындырган
IV. Төркемнәрдә мөстәкыйль эш.
- Ә хәзер төркемнәргә бүленеп, хикәя төзеп карагыз. Кайсыгызның хикәясе матуррак, кызыклырак булыр икән? Шулаймы, Кар бөртеге?
V. Хикәяләрне тыңлау.
VI.Үзбәя бирү.
- Укучылар, кайсыгыз үзеннән бүгенге дәрестә канәгать?
Билге кую.
Йомгаклау.
- Без бүген дәрестә нәрсәгә өйрәндек? Дәреснең кайсы өлеше сезгә аеруча ошады? Ни өчен?
Өй эше: хикәяне өйдә бер биткә язып килергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урок по математике 4 класс (на татарском языке)
Хәрәкәткә мәсьәләләр чишү.Ныгыту.“Хәрәкәткә мәсьәләләр “темасы буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту, төркемнәрдә эшләүне дәвам итү.ИКТ кулланып эшлекле уен-дәрес....
УРОК МАТЕМАТИКИ В 1 КЛАССЕ (НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ)
УРОК МАТЕМАТИКИ ПРОВОДИТСЯ С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ РАЗВИВАЮЩЕЙ ТЕХНОЛОГИИ. УМК "ШКОЛА РОССИИ".АВТОР УЧЕБНИКА МОРО.Тема:□ +3,□-3 тибында кушу һәм алуМаксат:1) укучыларның 3 не өлешләп кушу һәм алу күнек...
Тематический план в 4 классе по татарскому языку (на татарском языке)
Можно использовать на тат. школах....
Конспект урока "Антоним һәм синоним сыйфатлар" в 3 классе (на татарском языке)
Готовый конспект урока по татарскому языку в 3 классе....
Четвертная контрольная работа 3 класса по татарскому языку для русскоязычных учащихся.
Четвертная контрольная работа 3 класса по татарскому языку для русскоязычных учащихся....
Конспект урока 3 класса по татарскому языку
Учайщимся 3-его класса дать понятие о местоимениях....