Беренче адымнар
книга по теме
Предварительный просмотр:
Сәламәт булсак иде
Сәламәтлек – бик зур байлык, Сәламәтлек бик кирәк Һәрвакыт таза, нык булсын, Баш, аяк, куллар, йөрәк.
Сәламәт булыйк дисәгез, Саф һавада йөрегез Сикерегез, йөгерегез Елгада су керегез.
Йокыдан торгач көнегез, Зарядкадан башлагыз, Сәламәт булыйм дисәгез Вакытында ашагыз.
Сәламәт яшәү рәвешен Һәркем аңласын иде. Җир йөзендә бер кеше дә Авырып ятмасын иде.
Укытучыларга
Хөрмәтле укытучылар, Зур бәйрәмегез белән! Көне дә нинди гүзәл бит – Нур бәйләме эленгән.
Бүгенгедәй гел шат булсын Нурлы булсын йөзегез. Эшләрегез гел уң булсын, Исән имин – йөрегез.
Авыр, мактаулы хезмәттә Ходай бирсен сабырлык. Һәр көнегез булсын бәйрәм - Сагынып искә алырлык.
Сез укыткан укучылар Үз юлларын тапсыннар. Тырышып хезмәт итеп илгә Бәхетләрен ачсыннар.
Үстергән ул – кызларыгыз Китермәсен кызыллык - Тирә – юнегездәгеләр Яшәсеннәр кызыгып.
Җирдә иң- иң якын кеше - Иң кадерлем әнием. Ягымлы әнкәм сүзләрең: “Газизем син, бәбием”.
Алтыдамы, алтмыштамы Әнигә без гел тигез, Андагы наз, иркәләүләр Чиксез киң тирән диңгез.
Һәрчак безнең өчен әзер, Тәмле чәе, сыйлары Без йокыдан торганчы ук Пешә аның коймагы.
Еракларга китеп барсак, “Әни гел безнең белән” Юлларның гел уңуы да Әнкәм изгелегеннән.
Әниләрнең хәер - фатихасы Бәхетле итә безне. Олы бәйрәмегез белән Котлыйбыз бүген сезне.
Озын булсын гомерегез, Килсен бәхетле картлык. Үстергән газизләрегез Китерсен бары шатлык.
Универсиада алдыннан
Көн арты көн туган саен Туа яңа сүзләр дә Спорт дигән өлкәдә дә Бик күп сүзләр үзгәрә.
Инде чыкты яңа термин - Универсиада атлы . Казаныбызда төзелеш Күзгә күренеп артты.
13 нче елда диләр- Була бик зур ярышлар Төрле милләт кешеләре Безгә килеп ярыша.
Төзиләр зур итеп “авыл” Совет дигән районда Спортчыларның максаты- Алдынгы урын алырга.
Ә бүген без үзебездә Бу ярышны каршылап, Үткәрдек спорт иртәсе, Сез торыгыз алкышлап.
Без үткәргән бу ярышлар Билгеле бик “кечкенә” Үзебездә зур түгел бит Бик нәни бер төш кенә.
Ярышка ялгансын ярыш, Көч керсен беләкләргә; Татарстан егетләре Күмелсен бүләкләргә.
2013 безгә Куаныч алып килсен Татарстаныбыз даны Бик еракларга китсен.
Курс тәэсирләре
Ике мең дә унбернең Ямьле май айларында Булдык без курсларда Оренбург трактында.
Курслар үткән бинабыз Гөжләп торды көн буе Переспиктивалы укыту - Булды икән кем уе.
Көн саен замана җиле Алып килә яңалык Укытуның нигезен без Теоретик аңладык.
Укытучы бала белән Идарә генә итә Эзләнеп, уйлап сабыйлар Белем түренә үтә.
Эшләп алар төркемнәрдә Өйрәнә дус яшәргә , Фикер белән килешергә Килешмәсә дәшәргә.
Караган ачык дәресләр - Беренче карлыгачлар, Яңа уку елын һәркем Шундый тәртиптә башлар.
Курсларда алган белем Файдалы һәм сыйфатлы Үтеп кереп мәктәпләргә Арттырсын ул сыйфатны.
Безнең мәктәп
Бик күңелле мәктәбебез Яшеллеккә төренгән. Бәйрәмен дә уздырабыз, Эшебез дә бер дигән.
Кичә арты кичә уза Безнең мәктәбебездә Хезмәтне дә яратабыз Бик тырышып һәммәбез дә
____ ___________________________
Мәктәп яны лагеренда
Ут – кешегә дошман, шул вакытта Иң-иң якын дус та була ала. Рәсемнәрдә шуны күрсәттек без Бик игътибар белән син кара.
____________________________
Сибгат абыйның музее Бар икән бит биредэ. Бүген җитештек без менә Шул музейга керергә.
____________________________
Өйрәник башта класста, Аннан кырга китәрбез. Башта белем,соңрак хезмәт- Чын эколог икән без.
____________________________
Тиздән җитә Сабантуйлар, Мәйданы чиста микән? Тәртипсезләр бар икән бит, Чүпләрен ташлап киткән.
____________________________
Абау, монда күл бар икән- Чиста микән ярлары? Балыкчының эләкмәсен Чүп-чарларга кармагы.
____________________________
Инде ярыш оештырыйк, Җыеп болын үләнен. Билгеләсеннәр апалар Һәрберсенең күләмен.
____________________________
Кичә җыйдык чәчәкләрне
Ямь-яшел болын буйлап.
Ясыйбыз бүген кәгазьдән
Һәрбер этабын уйлап.
____________________________
Балтырган үсемлегенең Бар микән файдалары? Орынырга һич ярамый, Бигрәк күп шул зарары.
____________________________
Виктория шарлавыгы Торсын икән бер читтә. Лагерь истәлеге булыр Барыйк шунда ничек тә.
Шул шарлавык яннарында Фотога төшик әле. Ярына ук бара күрмә, Китмә син төшеп, яме!
____________________________
Менә сина кирәк булса, Бизәнгән ич бер чыршы. Әйдә җырлый торыйк җырын, Килер әле бер кышы.
____________________________
Ай-яй, булган икән монда
Безгә кирәк күркәләр.
Чамалап кына җыя күр,
Тиенкәйләр үпкәләр.
Җыеп кайткан күркәләрдән
Әкият ясыйк әйдә.
Куян качсын, бүре тотсын,
Төлкеләр корсын хәйлә.
____________________________
Ике апа ике отряд
Көче өчен көрәшә.
Лагерьдагы һәр балага
Күңеллелек өләшә.
Соңгы кыңгырау бәйрәменә
1 вариант:
Моннан тугыз ел элек Сез килдегез мәктәпкә, Ул чагында сез әле Нәни идегез, әлбәттә.
Инде бүген карагыз, Чыңлый соңгы кыңгырау Бу бит сезгә чакыру Киләчәккә юл юрау.
Кулның бармакларыдай Бигрәк якын булдыгыз Киләчәктә киртәләрсез, Ачык булсын юлыгыз.
Булсын бәхетләрегез, Күрмәгез кайгы - хәсрәт Алда тормышларыгыз Узсын шатлыкта, рәхәт.
Тәннәрегез сау булсын, Озын булсын гомерегез Беркайда да җебемәгез, Авырлыкка түзегез.
Тели китсәң теләкләрне Теләп була күп итеп, Миннән хәер дога сезгә Ә хәзергә хуш итсен.
Истәлеккә бүләгем бар Кабул итегез әле. Минем беренче укытучым дип Истә йөртегез әле.
2 вариант:
Гомер бик тиз уза диләр, Дөресе шулай икән. Кайчан гына тудыгыз бит Бүген сез ничек үскән.
Иңнәрегездә “канатлар”. Очып китәсез тиздән Хәерле сәфәрләр телим Газизләрем мин сезгә.
Юлларыгыз булсын сезнең Сикәлтәсез, бик тигез Озын булсын гомерегез, Хыялны чын итегез.
Газиз әткә – әнкәгезгә Шатлыклар китерегез Бик бәхетле,бик бәхетле Булса иде бөтенегез.
3 вариант:
Хәерле юл телим сезгә Хыялыгыз ак булсын. Киләчәк тормышыгыз да Бүгенгедәй шат булсын.
Әти – әни тигез булып Гөл рәхәттә яшәгез. Аларга бервакытта да Авыр сүзләр дәшмәгез.
Чит мәктәпкә күчкәчтен дә Бердәм, тату булыгыз. Шома булсын, чиста булсын Сезнең үтәр юлыгыз.
Сөлге – чисталык билгесе, Кабул итегез әле. Миләүшә апа бар иде дип Истә йөртегез әле.
Туй теләге
Бер – берегезне яратыштыгыз сез, Инде менә бергә буласыз. Пар былбылга охшаш тиңнәр булып Тормыш агачына кунасыз.
Тормыш авырлыгын бергә – бергә Ике иңгә куеп барыгыз Гаиләгездә шатлык һәм ямь өстәп Тусын сезнең кыз, улларыгыз.
Беркайчан да серләр яшермәгез Уртак булсын һәрбер сүзегез Ачуыгыз килгән чак булганда Телегезне тешләп түзегез.
Ике якта әти – әни кадерен Үлчәүләргә тигез куегыз. Котлы булсын, гөрләп үтсен бүген Изге йола – сезнең туегыз.
Сәхнә Ветераннарына
Гарәфи атлы агайны Белмәгәннәр сирәктер. Сүзне озакка сузмыйча Үзенә бирү кирәктер.
Күз тимәсен тавышына Искиткеч аның моңы. 80 яшьне бирмәс һичкем Яшь егеттәй буй-сыны.
Беркайчан да картаймасын Гел шулай булып калсын Бәйге- тамашада бүген Беренчелекне алсын.
____________________________
Сәйфи абый бик тә җиңел, Бик тә җитез булгандыр Биегәндә иярми күз Гәүдә җиңел – шуңадыр.
Яшь чагында бик күп кызлар Бөтерелгән янында - Сөйгән яры ерак түгел Көткән аны янында.
Уңган Рәкифәсе белән Тату гомер итә бик . Күп сөйләштек, биючебез Чыгам, диеп көтә бит.
____________________________
Гөлнур апа каян шулай Өйрәнгән соң җырларга? Чишмә челтерәведәй моң Җәелә бар җиһанга.
Әллә тәэсир итте микән Урман янында яшәү? Берөзлексез моң бит анда- Тавышлар әллә ничәү.
Иртә - кичен кошкайларга Җырлагандыр кушылып Тыңлап кара әйдә үзең - Утырма кул кушырып.
____________________________
Әйшиязныкы ул үзе, Әмма хәзер Арылы. Эшләп китапханәләрдә Агарткан ул Арыны.
Җырга – моңга гашыйк кызны Авыл бик тиз үз иткән Ходай бирә бер биргәнгә Оста бии дә икән.
Гәүдә сылу, кызлар кебек, Картаймый һич күңеле Тынычлыкта һәм шатлыкта Үтсен картлык гомере.
____________________________
Дустыма
Үртәм дигән нәни генә Бер авылда туган ул, Үрнәк гаилә җылысында Унбишкәчә торган ул.
Юлы алып киткән аннан Арча дигән калага. Укытучы һөнәрен ул Чын йөрәктән сайлаган.
Менә шунда язмыш инде Безне дә очраштырды. Таптым Арча якларында Үземнең чын дустымны.
Янәшә иде партабыз, Өченче рәттә идек. Дүрт ел буе юлларда да Без гел бергәләп йөрдек.
Кулга диплом алгачтын да Китеп бер юнәлешкә Күәм, Ары авылында Мәктәпкә кердек эшкә.
Дустым тормышын бәйләде Таһир атлы егеткә Үзе уңган, үзе булган Күп сыйфатлар егеттә.
Тигез тату гаилә булып Яшиләр алар бүген. Бер егет һәм бер гүзәл кыз Бизи аларның өен.
Тату гаилә, бик тә тырыш Бик тә уңган, бик җитез, Йорт - җирләре төзек, матур, Бар нәрсә дә бик җитеш.
Телим дустыма сабырлык Һәм иҗат уңышлары. Бүгенгедәй гөрләп торсын, Һәрвакыт тормышлары.
“Дустым, әйдә сүз бирәбез” Бер – беребезне онытмыйк! Очрашыйк та, сөйләшик тә, Араларны суытмыйк!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Подготовка к сочинению по теме "Беренче кар" в 3 классе по татарскому языку
Подготовка к сочинению по теме "Беренче кар" в 3 классе по татарскому языку....
Беренче сыйныф укучысы.
Укытучылар өчен ата- аналар җыелышында куллану өчен методик кулланма....
Беренче билге бәйрәме
Беренче билге бәйрәме...
Беренче укытучыма.
Хөрмәтле ,беренче укытучым -Нурия апага багышлап язылган шигырем....
Адымнар нык,юллар имин булсын!
Максат:1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү. 2.Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади...