Рабочая программа по татарскому языку, 3 класс
рабочая программа (3 класс)

Газизова Гелюся Рахимановна

3 нче сыйныф план татар теле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл татар теле 3 нче сыйныф план73.88 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы   Әтнә  муниципаль  районы “ Сибгат  Хәким  исемендәге  Күлле - Киме төп гомуми  белем  мәктәбе”  муниципаль  бюджет  мәгариф учреждениесенең  Үртәм филиалы

«КАРАЛДЫ»

Башлангыч сыйныфлар МБ җитәкчесе

____________ /Юсупова Г.И./

Беркетмә № 1

«31»август 2018 ел.

«КИЛЕШЕНДЕ»

Уку-укыту  эшләре буенча директор урынбасары

__________/ Нуриева Г.Р./

31» август 2018 ел.

« РАСЛЫЙМ»

Күлле-Киме төп гомуми белем мәктәбе директоры __________  /Хамидуллин Р.Р/

боерык  № 112 o/д

«31  »август 2018 ел.

 Туган  тел фәненнән эш программасы

3нче сыйныф

Газизова Гөлүсә Рәхиман кызы–

                          беренче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

 Үртәм

2018-2019 нче уку елы

 

  Укыту   предметының планлаштырылган нәтиҗәләре

  

Укучы өйрәнәчәк:

- үтелгән  орфограммалар  (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар,  парсыз  тартыклар,  нечкәлек  һәм  аеру билгеләре, кушма  һәм   парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 75-80 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, тиңдәш кисәкләр янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес куеп диктант итеп язу;

- текстта  синонимнарны,   омонимнарны  һәм  антонимнарны  таный, сөйләмдә куллана белү;

- сораулар  ярдәмендә  җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне  аеру; сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аеру.

- текстларны  грамоталы  һәм каллиграфик дөрес күчереп язу;

- сүзләрне төзелеше  ягыннан тикшерү(тамыр һәм кушымчаларны аеру, кушымчаларның төрен билгеләү, тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып  күрсәтү

- сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру

- берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү

- фигыльне заман формаларына куя белү.

сүзләрне сүз төркеме булу ягыннан тикшерү: исемнең сан, килеш формасын күрсәтү; сыйфатларның асыл, нисби төрен, чагыштыру дәрәҗәсен билгеләү; фигыльнең зат-сан, заманын аера белү; һәр сүз төркеменең җөмләдәге функциясен билгеләү;

җөмлә тикшерү (төрен билгеләү, баш һәм иярчен кисәкләрне аера белү)

- бергәләп төзегән план буенча 70 – 85 сүзле изложение язу.

- текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү.

- текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, кызыл юлны саклау.

- текстның мәгънәле кисәкләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру.

- темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую.

- хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йӛртү характерындагы текстларны аера белү.

- шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язу.

-фикер йөртү характерындагы  җавап төзеп  әйтү.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек  алачак:

- сораулар ярдәмендә өстәмә мәгълүмат алырга;

- монолог төзергә;

- мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация һәм классификация башкарырга;

- сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштыруны үз эченә алган логик хикәяләү төзергә;

- татар теле белеме тармакларына караган белемнәргә ия булырга;

- татар теле буенча алган белемнәрне гамәлдә куллана белергә;

- иҗади һәм мөстәкыйль фикерләү мөмкинлекләрен үстерергә.

,

Укыту  предметының эчтәлеге

Лексика. Сүз.

Сүз һәм аның лексик  мәгънәсе.Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр, аларның аермасы.Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре,аларны сөйләмдә куллану.  Татар телендә алынма сүзләр.Синонимнар һәм антонимнар, омонимнар: аларны сөйләмдә куллану. Татар теленең сүзлек байлыгы.Татар телендә сүзлекләр: татар теленең аңлатмалы сүзлеге, синонимнар, антонимнар, омонимнар сүзлекләре һәм аларны көндәлек тормышта , уку эшчәнлегендә куллану.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

Сүзнең мәгънәле кисәкләрен билгеләү: тамыр һәм кушымча. Сүз ясагыч кушымчалар турында төшенчә. Сүзне төзелеше буенча тикшерү.

Тамырдаш сүзләр турында төшенчә. Аларның синонимнардан һәм омонимнардан аермасы. Тамырдаш сүзләр һәм бер үк сүзнең төрле формалары.

Сүзләрнең дөрес язылышын тикшерү ысуллары: сүзнең формасын үзгәртү, тамырдаш сүзләр сайлау, орфографик сүзлек куллану.

Морфология

Сүз төркемнәре турында төшенчә.

Исем. Мәгънәсе һәм кулланылышы. Берлек һәм күплек саннары. Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы. Татар телендә килешләр һәм аларның сораулары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәргә морфологик анализ ясау күнегүләре.

Фигыль. Фигыльнең мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Фигыльнең барлык һәм юклык формалары. Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заманнары.   -ар, -әр, -ыр, -ер, -р, -ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк киләчәк заман хикәя фигыль кушымчаларының дөрес язылышын гамәли үзләштерү.

Фигыльләргә морфологик анализ.

Сыйфат. Мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Сыйфат дәрәҗәләре: гади(төп), чагыштыру, артыклык, кимлек. Чагыштыру дәрәҗәсендәге –рак, -рәк кушымчаларының һәм артыклык дәрәҗәсендәге кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

Алмашлык. Алмашлык турында гомуми күзаллау.Зат алмашлыклары, мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

Кисәкчә. да, дә, та, тә кисәкчәләрен –да, -дә, -та, -тә урын-вакыт килеше кушымчаларыннан аерып таный белү ысуллары.Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

Бәйлекләр, аларның сөйләмдәге әһәмияте. Бәйлекләрне исемнәр һәм алмашлыклар белән төрле килешләрдә куллану.

Синтаксис

Җөмлә. Әйтелү максатыннан чыгып, җөмләләрнең төрләре(хикәя, сорау, өндәү(боеру), тойгылы). Җөмлә ахырында тыныш билгеләре: нокта, сорау һәм өндәү билгеләре. Хикәя, сорау, өндәү(боеру), тойгылы җөмләләрнең интонацион үзенчәлекләре(гамәли үзләштерү).

Баш һәм иярчен кисәкләр турында төшенчә. Ия һәм хәбәр. Җөмләдә сүзләр бәйләнешен билгеләү.

Җөмләдә сүз тәртибе. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә.

Сүзтезмә. Сүз, сүзтезмә, җөмләнең охшаш һәм аермалы яклары. Сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне таный белү.

Бәйләнешле  сөйләм

Текст. Текстның темасын,  төп фикерен билгеләү, абзацларга бүлү. Тасвирлаучы һәм хикәяләүче текстларның төп үзенчәлекләре.

Сөйләм этикасы белән таныштыру.

 Укыту эшчәнлегенең төп төрләре: сүзлек диктанты, күрмә-ишетмә диктант, искәртмәле диктант, сайланма диктант, аңлатмалы диктант, ирекле диктант, иҗади диктант, хәтер диктанты, тест, изложение, хикәя төзү,әңгәмә, контроль эш, мөстәкыйль эш, төркемнәрдә эш, карточкалар белән эш,ИКТ куллану.

Дәрес формалары: яңа теманы өйрәнү, теманы ныгыту, кабатлау, уен-дәрес, экскурсия, контроль дәрес,катнаш дәрес.

                                                                       

                                                                    Календарь-тематик план

Дәрес темасы һәм эчтәлеге

Сәгать саны

Үтәлү вакыты

Искәрмә

план

фактик

1.

Орфограмма (1-2нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау)Дөрес язу кагыйдәләре һәм аларның кулланылышы.

1-2 нче сыйныфларда үткәннәрне ныгыту. Орфография.

1

3.09

2.

Сүзлекләр яки белешмәлекләр белән эшләгәндә, алфавиттан файдалана белү.Орфограмма.”Аңлатмалы сүзлек” белән эш.

1

4/09

3.

Өйрәнелгән дөрес язу кагыйдәләренә туры килгән 45-50 сүзле текстны укытучы әйтеп торганда язу.Кереш контроль эше (грамматик биремле диктант)Котлы булсын Белем бәйрәме!

1

5/09

4.

Сүзгә фонетик анализ элементлары. Хаталар өстендә эш .Авазлар һәм хәрефләр.

1

7/09

5.

Иҗек калыплары. Сузык авазлар.Иҗек.

1

10/09

6.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан-юлга күчерү.

Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

1

11/09

7.

Парлы һәм парсыз тартык авазларны билгеләү.

Тартык авазлар.

1

12/09

8.

Яңгырау һәм саңгырау авазларны аеру, аларның парларын билгеләү. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.Аңлатмалы диктант“

1

14/09

9.

Авазга һәм хәрефкә  өйрәнелгән күләмдә характеристика бирү .

Аваз-хәреф анализы.  

1

17/09

10.

Е – ё, ю, яхәрефләренеңкулланылышы.Я, ю, е хәрефләре.

1

18/09

11.

Е – ё, ю, яхәрефләренеңкулланылышы.

Я, ю, е хәрефләре булган сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы.

  

1

19/09

12.

Алфавит тәртибе, аваз һәм хәреф саны, әйтелеше, исеме, язылышы, сүзлекләр белән эшләү. .Алфавит.

1

21/09

13.

Сүзләрдә тамыр һәм кушымчаны аерып күрсәтү. Тамырдаш сүзләр. Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр.  

1

24/09

14.

Бәйләнешле сөйләм“Көзге уңыш” хикәя төзеп язу.

1

25/09

15.

Аваз һәм хәрефләрне анализлый, алар арасындагы аермалы якларны таба белү.

 “Авазлар һәм хәрефләр” темасына иҗади биремле күнегүләр. Тест№1

1

26/09

16.

Өйрәнелгән дөрес язу кагыйдәләренә туры килгән 45-50 сүзле текстны укытучы әйтеп торганда язу.“Авазлар һәм хәрефләр” темасына контроль диктант №2  

1

28/09

17.

Сүз.Телнең сүзлек байлыгы Татар теленең сүз байлыгы, сүзнең лексик мәгънәсе, аңлатмалы сүзлекләр белән эш.Хаталар өстендә эш.Сүз.Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе.

1

01.10

18.

Төрле телләрдән кергән сүзләр, куллану өлкәсе.

Алынма сүзләр.

1

02.10

19.

Бер һәм күп мәгънәле сүзләрне табу.

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

03.10

20.

Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне табу.

Туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләр.

Искәртмәле диктант “Тоз”(31 бит мет. ярд)

1

05.10

21.

Сөйләмдә омонимкулланылышына игътибар итү.

Әйтелеше бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр-омонимнар.  

1

8.10

22.

Сөйләмдә синоним кулланылышына игътибар итү.

Охшаш мәгънәле сүзләр-синонимнар.

1

9.10

23.

Сөйләмдә антонимнарның кулланылышына игътибар итү.

Капма-каршы мәгънәле сүзләр- антонимнар.

1

10.10

24.

Бирелгән текстны тулысынча файдаланып яки аерым урыннарын (сүзләрен) сайлап алып языла торган изложение.

Изложение“Чикләвеккә бару”

1

12.10

25.

Тотрыклы сүзтезмәләр ( фразеологизмнар ) турында мәгълүмат бирү. Тотрыклы сүзтезмәләр.“Сүз. Телнең сүзлек байлыгы” темасына

иҗади биремле күнегүләр. Тест№2

 

1

15.10

26.

Бирелгән текстны тулысынча файдаланып яки аерым урыннарын (сүзләрен) сайлап алып языла торган изложение.

Өйрәтү характерындагы изложение

1

16.10

27.

Сүз  төзелеше.Сүз ясалышы Сүзләрдә тамыр һәм кушымчаны аерып күрсәтү. .Тамыр һәм кушымча.

1

17.10

28.

Тамырдаш сүзләр  турында төшенчә булдыру.

Тамырдаш сүзләр.

1

19.10

29.

Сүз ясагыч кушымчалар турында төшенчә бирү.

Сүз ясалышы.Сүз ясагыч кушымчалар.  

1

22.10

30.

Төрләндергеч кушымчалар турында төшенчә бирү.

Төрләндергеч кушымчалар.Сайланма диктант.

1

23.10

31.

Сүзләрнең ясалыш буенча төрләре (кушма сүзләр) турында мәгълүмат бирү.Кушма сүзләр.

1

24.10

32.

Сүзләрнең ясалыш буенча төрләре кушма сүзләр.

Кушма сүзләр.

1

26.10

33.

Өйрәнелгән дөрес язу кагыйдәләренә туры килгән 45-50 сүзле текстны укытучы әйтеп торганда язу.“Сүз ясалышы” темасы буенча контроль диктант №3

1

29.10

34.

Сүзләрнең ясалыш буенча төрләре (парлы сүзләр) турында мәгълүмат бирү.Хаталар өстендә эш. Парлы сүзләр.  

1

30.10

35.

Бәйләнешле сөйләм .“Кыш килә” хикәя төзеп язу.

1

07.11

36.

Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү.“Сүз төзелеше” темасына иҗади биремле күнегүләр Тест  №3

1

9.11

37.

Исем.Сүз төркемнәре турында төшенчә бирү.

Сүз төркемнәре. Сүзләрнең төркемнәргә бүленеше.

1

12.11

38.

Исем, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы.

Исем. Мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге роле. Искәртмәле диктант “Разведчиклар”.

1

13.11

39.

Ялгызлык исемнәрне таба белү. Ялгызлык исемнәр.

1

14.11

40.

Уртаклык исемнәрне таба белү. Уртаклык исемнәр.  

1

16.11

41.

Исемнәрнең сан формалары. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

1

19.11

42.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше, аларның килешләрен билгеләү.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

20.11

43.

Килеш сораулары.Баш килеш.

1

21.11

44.

Килеш сораулары.Иялек килеш.  

1

23.11

45.

Килеш сораулары.Юнәлеш килеш.

1

26.11

46.

Килеш сораулары.Төшем килеш.

1

27.11

47.

Килеш сораулары.Чыгыш килеш.

1

28.11

48.

Килеш сораулары.Урын-вакыт килеше.

1

30.11

49.

Текстагы сүзләрнең килешләрен дөрес билгеләү.

Килешләр турында белемнәрне ныгытуга күнегүләр. Тест №4 биреме.

1

03.12

50.

Бирелгән текстны тулысынча файдаланып яки аерым урыннарын (сүзләрен) сайлап алып языла торган изложение.

Изложение  «Эш  үткәч, үкенүдән файда юк»

1

4.12

51.

Исемнәргә морфологик анализ ясау.Исемнәргә морфологик анализ ясау.

1

5.12

52.

Өйрәнелгән кагыйдәләргә туры килә торган текстны  күчереп язу.

Исем турында булган белемнәрне гомумиләштерү.

Контроль күчереп язу №1 “Бал кортлары”

1

7.12

53.

Фигыль. Мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Хаталар өстендә эш.Фигыль.

1

10.12

54.

Фигыльнең барлык һәм юклыкта килүе.

Фигыльләрнең барлык һәм юклык төрләре.

1

11.12

55.

Бәйләнешле сөйләм. “ Кошлар безнең дуслар”

1

12.12

56.

Фигыльнең зат-сан белән төрләнүе.

Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

1

14.12

57.

Фигыльнең төрле заман формалары (хәзерге, үткән, киләчәк заманнар).

Фигыль заманнары.

1

17.12

58.

Фигыльне текстта тану һәм сөйләмдә куллану.Хикәя фигыль

1

18.12

59.

Фигыльнең төрле заман формалары (хәзерге, үткән, киләчәк заманнар).

Хикәя фигыльнең заман белән төрләнүе.

1

19.12

60.

Хәзерге заман хикәя  фигыльнең белдерелеше, сораулары, ясалышы, юклык төр кушымчалары.Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

21.12

61.

Өйрәнелгән дөрес язу кагыйдәләренә туры килгән 45-50 сүзле текстны укытучы әйтеп торганда язу.1 яртыеллык буенча  буенча контроль диктант№4“Карлар ява”(45 бит мет ярд.)

1

24.12

62.

Тартык  авазга беткән фигыльләргә ялганучы кушымчалар, калын һәм нечкә төрләнеш.Хаталар өстендә эш.

Тартык авазларга беткән фигыльләр хәзерге заманда.  

1

25.12

63.

Сузык авазга беткән фигыльләргә ялганучы кушымчалар, калын һәм нечкә төрләнеш.Сузык авазларга беткән фигыльләр хәзерге заманда.

1

26/12

64.

[п], [къ], [к] авазларына беткән хәзерге заман фигыльләрен төрләндергәндә тамырдагы аваз чиратлашуларын дөрес язу.

[п], [къ], [к] авазларына беткән фигыльләр хәзерге заманда

1

9/01

65.

Бәйләнешле сөйләм “Кышкы уеннар”. Рәсем буенча хикәя төзү.

1

11/01

66.

Хикәя фигыльнең өч заманы: үткән заман.

Үткән заман. Иҗади диктант.  “Кыш”

1

14/01

67.

Фигыльнең барлык һәм юклыкта килүе.

Үткән заман хикәя фигыльнең төрләре, барлык һәм юклык формалары.

1

15/01

68.

Фигыльнең зат-сан белән төрләнүе.

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

16/01

69.

Хикәя фигыльнең өч заманы: киләчәк заман.

Киләчәк заман хикәя фигыль.

1

18/01

70.

Фигыльләргә морфологик анализ ясау.

Киләчәк заман хикәя фигыльне табуга күнегүләр.

Аңлатмалы диктант “Төнге аучы”

1

21/01

71.

Киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төре; калын һәм нечкә төрләнеш.

Киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төре.

1

22/01

72.

[п], [къ], [к] авазларына беткән киләчәк заман фигыльләрен төрләндергәндә тамырдагы аваз чиратлашуларын дөрес язу.

[п ], [ къ], [к] тартыкларына беткән киләчәк заман хикәя фигыльләре.

1

23/01

73.

Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төре; калын һәм нечкә төрләнеш.

Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төре.

1

25/01

74.

Киләчәк заман фигыльләренең төрләнеше.

Киләчәк заман фигыльләренең төрләнеше, дөрес язылышы.

1

28/01

75.

Киләчәк заман фигыль формалары кушымчалары.

Киләчәк заман фигыль формалары кушымчаларын дөрес куллану.

1

29/01

76.

Өйрәнелгән дөрес язу кагыйдәләренә туры килгән 55-60 сүзле текстны укытучы әйтеп торганда язу.“Фигыль” темасы буенча контроль диктант №5  “Һәйкәл янында”

1

30/.01

77.

Синоним, антоним фигыльләрне сөйләмдә куллану.

Хаталар өстендә эш.Фигыльләрнең күп мәгънәлелеге.

1

01.02

78.

Туры һәм күчерелмә мәгънәле  сүзләрнеңҗөмләдәге роле, аларны билгеләү.

Туры һәм күчерелмә мәгънәле  сүзләр.

1

4/02

79.

Үз фикереңне әйтү һәм аны дәлилләү.

“Фигыль” темасына иҗади биремле күнегүләр.

Тест№5 биремнәрен башкару.

1

5/02

80.

Өйрәнелгән кагыйдәләргә туры килә торган текстны  күчереп язу.

Фигыль  турында белемнәрне гомумиләштерү.

Контроль күчереп язу №2 “ Шагыйрь һәйкәлен ачканда”

1

6/02

81.

Сыйфат.Сыйфат, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы.

Хаталар өстендә эш. Сыйфатларның сөйләмдәге әһәмияте.

1

8/02

82.

Сүзтезмәләрдәге сыйфатлары билгеләү.

Сүзтезмәләрдәге сыйфатлар.

1

11/02

83.

Антоним сыйфатларны аеру.Антоним сыйфатлар.

1

12/02

84.

Сыйфат дәрәҗәләре.Сыйфат дәрәҗәләре. Гади дәрәҗә.

1

13/02

85.

Сыйфат дәрәҗәләре.Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

1

15/02

86.

Сыйфат дәрәҗәләре.Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

1

18/02

87.

Сыйфат дәрәҗәләре.Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

1

19/02

88.

Үз фикереңне әйтү һәм аны дәлилләү.

 “Сыйфат” темасына иҗади биремле күнегүләр. Тест №6 биремнәре.

1

20/02

89.

Орфограммаларны кулланып диктант язу, сүз төркемнәрен билгеләү.

Сыйфат турында белемнәрне гомумиләштерү.

Искәртмәле диктант. “Мияубикә”

1

22/02

90.

Алмашлык турында гомуми төшенчә.Алмашлык.

1

25/02

91.

Зат алмашлыклары, аларның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы.I, II, III зат алмашлыкларыЗат алмашлыклары.

1

26/02

92.

Алмашлыкларның берлек һәм күплек сан формалары, килеш белән төрләнеше.Берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

27/02

93.

Алмашлыкларныңкилеш белән төрләнеше.Зат алмашлыкларының килеш белән торләнеше

1

01.03

94.

Алмашлыкларныңберлек һәм күплек сан формалары, килеш белән төрләнеше.Күплек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

4/03

95.

Бәйләнешле сөйләм. “Без спорт яратабыз” хикәя төзү.

1

5/03

96.

Үз фикереңне әйтү һәм аны дәлилләү.

“Алмашлык” темасына иҗади биремле күнегүләр.Тест биремнәре №7

1

6/03

97.

Кисәкчәләр (да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит). Аларның дөрес язылышы.Кисәкчәләр. Да,дә, та, тә.

1

11/03

98.

Кисәкчәләр (да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит). Аларның дөрес язылышы, аерым сүз булуы.Генә, кына , бит кисәкчәләре.

1

12/03

99.

Кисәкчәләр (да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит). Аларның дөрес язылышы.Ич, ук-үк, һич кисәкчәләре.

1

13/03

100.

Бәйләнешле сөйләм. “Өмәдә” хикәя язу.

1

15/03

101.

Өйрәнелгән дөрес язу кагыйдәләренә туры килгән 55-60 сүзле текстны укытучы әйтеп торганда язарга.3 чирек буенча контроль диктант №6 “Яз”

1

18/03

102.

Кисәкчәләрнең кулланылышы, дөрес язылышы, аерым сүз булуы.

Хаталар өстендә эш. Кисәкчәнең сөйләмдәге роле, язылышы.

1

19/03

103.

Ярдәмче сүз төркемнәре.Бәйлекләр.

1

20/03

104.

Ярдәмче сүз төркемнәренең дөрес язылышы.

Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән килүе.

1

22/03

105.

Әйтү максаты ягыннан хикәя, сорау, тойгылы һәм боеру җөмләләр, аларны дөрес интонация белән уку.Җөмлә. Җөмлә төрләре.

1

2/04

106.

Әйтү максаты ягыннан хикәя җөмлә.Хикәя җөмлә.

1

4./ 04

107.

Бәйләнешле сөйләм“Яз һәм кошлар” хикәя төзү.

1

5/04

108.

Әйтү максаты ягыннан сорау җөмлә.Сорау җөмлә.

1

6/04

109.

Әйтү максаты ягыннан өндәү җөмлә.Өндәү (боеру) җөмлә.

1

9/04

110.

Әйтү максаты ягыннан тойгылы җөмлә.Тойгылы җөмлә.

1

11/04

111.

Өйрәнелгән кагыйдәләргә туры килә торган текстны  күчереп язу.

“Җөмлә” темасы буенча алынган белемнәрне ныгыту.

Контроль күчереп язу №3

“Мәңге сүнмәс умырзаялар” ( 56 бит мет ярдәмлек)

1

12/04

112.

Баш һәм иярчен кисәкләрнең аермасы.

Хаталар өстендә эш. Җөмлә кисәкләре.

1

13/04

113.

Җөмлә кисәкләре арасында мәгънәви сораулар ярдәмендә бәйләнеш булдыру.Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Тест биремнәре№8

1

16/04

114.

Җыйнак һәм җәенке  җөмләләрне аеру.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1

18/04

115.

Сүзтезмә һәм сүзләрне аеру.  Сүзтезмә.

1

19/04

116.

Сүзтезмә һәм сүзләрне аеру, аларның охшаш һәм аермалы якларын аңлау.

Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.

1

20/04

117.

Тотрыклы сүзтезмәләрне ( фразеологизмнарны ) аеру.

Тотрыклы сүзтезмәләр төзү.

1

23/04

118.

Үз фикереңне әйтү һәм аны дәлилләү.

Сүзтезмә темасы буенча алынган белемнәрне ныгыту.

 Аңлатмалы диктант. “Икмәк исе килә бу көннән”

1

25/04

119.

Текст. Текст билгеләре. Тексттагы җөмләләрнең мәгънәви бердәмлеге.

Текст. Бәйләнешле сөйләм.

1

26/04

120.

Текстка исем бирү.Текст. Тема.

1

27/04

121.

Текстның планын төзү.План.Текстның өлешләре.

1

30/04

122.

Аралашу ситуациясен – аралашу кем белән, кайда, нинди максат белән башкарылуын аңлау.Сөйләм этикасы.

1

3/05.

123.

Котлау тексты язу.Эндәш сүзләр.

1

4/05

124.

Тасвирлау һәм хикәяләү характерындагы текстлар, аларның үзенчәлекләре.Тасвирлау һәм хикәяләү текстлары.

1

7/05

125.

Бирелгән текстны тулысынча файдаланып яки аерым урыннарын (сүзләрен) сайлап алып языла торган изложение. Изложение  “Куян рәхмәте”

1

10/05

126.

Автобиография язу.Автобиография.

1

11/05

127.

  Өйрәнелгән кагыйдәләргә туры килә торган текстны  күчереп язу.Күчереп язу № 4

1

14/05

128.

Хаталар өстендә эш Сурәтләү һәм хикәяләү характерындагы текстлар, аларның үзенчәлекләре.Сурәтләү һәм хикәяләү текстларын билгеләү.

1

15/05

129.

 Сурәтләү һәм хикәяләү характерындагы текстлар, аларның үзенчәлекләре Сурәтләү һәм хикәяләү текстлары

1

15/05

130.

Үз фикереңне әйтү һәм аны дәлилләү.

  .  Текст. Бәйләнешле сөйләм” темасына иҗади биремле күнегүләр. Тест биреме№9

1

16/05

131.

Ел буена үтелгәннәрне кабатлау Авазга һәм хәрефкә  өйрәнелгән күләмдә характеристика бирү. Авазлар һәм хәрефләрне ныгыту.

1

17/05

132.

Сузык аваз хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләре.Сузык аазларны билгеләү.

1

18/05

133.

Тартык аваз хәрефләрен дөрес язу.Тартык авазларны билгеләү. Тест №10

1

21/05

134.

Өйрәнелгән дөрес язу кагыйдәләренә туры килгән 55-60 сүзле текстны укытучы әйтеп торганда язарга.

 Йомгаклау контроль эше №7(грамматик биремле диктант)”

 

1

23/05

135.

Үз фикереңне әйтү һәм аны дәлилләү.

Хаталар өстендә эш.Өйрәнгән орфограммаларны ныгыту.

1

24/05

136.

Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү.Сүз төзелеше. Кушымчалар.Тамырдаш сүзләрне ныгыту.

1

25/05

Максат:  укучыларның татар теленнән белем  дәрәҗәләрен тикшерү һәм бәяләү

Бәяләү нормалары

“5” – хатасыз, төзәтүсез эшкә куела

“4” – 3 хатага (ике орфографик һәм бер пунктацион хата, бер орфографик, ике пунктуацион хата)

“3” – 5 хатага ( ике орфографик ёщм цч пунктуацион, ике орфографик, ике пунктуацион)

“2” – 12 хатага кадәр (алты орфографик,өч грамматик һәм һәм өч пунктуацион хата, биш орфографик, ике грамматик һәм бер пунктуацион хата)

№1 Кереш диктант      06.09.18  

 Котлы булсын Белем бәйрәме!

  Беренче сентябрьне барыбыз да сагынып көтеп алабыз.Чөнки ул – Белем бәйрәме көне. Шул көннән яңа уку елы башлана. Бик күп малайлар, кызлар Белем иле кешеләренә әйләнәләр. Аларны бу илдә әллә никадәр яңалык көтә! Йөз, мең, миллион... Барысы да серле, барысы да кызыктыра.

  Саумы, дуслар, саумы, мәктәп – якты Белем йортыбыз!

1 в. Беренче җөмләдә янгырау тартыклар астына сыз

2в 1 в. Соңгы җөмләдә  сангырау тартыклар астына сыз

№2 Әбиләргә кунакка  28.09.18

      Безнең Миңнури әби Казанда яши. Мин Габбас абый белән быел әбиләргә кунакка кайттым. Безне Мулланур абый озатты. Аэропортка килеп җиттек. Менә касса. Мулланур абый кассадан билет алды. Билетта число һәмочувакытыязылган. Самолеткаутырырвакытҗитте. Пассажирларурыннарынакерепутырдылар. Самолеттатынлыкурнашты.

    Самолет күккәкүтәрелдеһәмбезнеКазангаалыпкитте.

Гр.бирем. 1 рәт .1.  Ялгызлыкисемнәрнеңастынасызарга.        

          2. Соңгы җөмләдә баш кисәкләр астына сыз.

2 рәт. 1. Янәшә тартыклар астына сыз.        

         2. 9 нчы җөмләдә баш кисәкләр астына сыз.  

№3 Ябалак. 27.10.18

Без урмандаябалактаптык. Ябалакның канаты имгәнгән. Улочаалмый. Без ябалакныөйгәалыпкайттык. Ябалактантавыкларкурыктылар. Ишекалдыныңберпочмагынаябалаккаояясадык. Аңаашарга, эчәргәбирдек. Улбиктизтерелде. Ябалактаүзгәрешкүренәбашлады. Ябалакныңиреккәчыгасыкилде.

Караңгытөште. Без ябалакныиреккәочырдык. (47 сүз.)

(«Салават күпере» журналыннан)

Бирем. Соңгыҗөмләнеңбашкисәкләреастынасызарга

Ябалак сүзенә фонетик анализ яса

№4   2 чирек өчен 22.12.18

                                                Карлар ява

 Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс куна. Бакча аеруча ямьләнеп киткән. Володяга бу күренеш бик ошый. Ул чанасын алып урамга чыга. Алар, күрше малайлары белән бергәләп, бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйныйлар. Йомшак карны тәгәрәтеп шар ясыйлар. Ап-ак шар тәгәрәгән саен калыная, зурая бара. Балалар бик нык куаналар.

1 в. Түбәндәге сүзләрг антонимнар уйлап языгыз: тирән, җылы, ялкау, озын

  2 шәр кушма һәм парлы сүзләр уйлап яз

2 в. Түбәндәге сүзләргә синонимнар уйлап языгыз: вак, дус, матур

   баш, күз сүзләренә тамырдаш сүзләр уйлап яз, тамырларын билгелә.

                                      №5      Һәйкәл янында  ( 31.01.19)

  Мәктәп каршында яшел рәшәткә белән әйләндереп алынган бакча бар. Аның уртасында ак обелиск. Алтын хәрефләр белән анда бик күп исем-фамилияләр язылган. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә куелган. Безнең бабай да сугышта һәлак булган. Аның да исеме бар.

Без, башларыбызныиеп, бераз тын тордык. Обелиск янынабиккүпчәчәкбәйләмнәрекуйдык. (53 сүз) (МәдинәМаликовадан)

Грамматик биремнәр

1. Фигыльләрнеңзаманнарынбилгеләгезһәмбашказаманнаргакуепязыгыз: I в. -язылган; II в. - куелган.

2.Тексттансыйфатларны тап һәмтөрле дәрәҗәләргә куеп яз.

1 в – 1 җөмләдә,  2 вар – 2 җөмләдә.

3. 3 зат алмашлыгы  тап һәм тикшер.

№63чирек өчен(15.03.19)

                            Яз

    Кояш хәзер җиргә турырак карады, ышык җирләрдә сизелерлек җылытты.Тереклек чыганагы – кояш табигатькә әнә шулай әкренләп җан кертте. Кешеләрдә эшкә дәрт артты, күңелләр күтәрелде. Һәр җирдә ыгы-зыгы башланды.Тимерчелектә иртә таңнан кара төнгә кадәр чек-чек чүкеч тавышлары ишетелеп торды.

    Дөп-дөп сулап, йомшарган карда эз калдырып, трактор килеп җитте, амбар ишекләре ачылды.

             Грам бирем

  1. 1 в фигыльләрне төрле заманга куеп яз
  1. в.   җылытты
  2. в. башланды
  1. 1 в кыш сүзен килешләр белән төрләндер
  2. 2 в яз сүзен килешләр белән төрләндер җөмлә төзеп яз

№7йомгаклау контроль диктанты ( 1в.)(23.05.19)

Абдулла Алиш

   Абдулла Алиш – балалар язучысы.Ул балалар өчен бик күп әсәрләр язган.Аның әкиятләрен нәниләр яратып укый.

  Абдулла Алиш Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм әсирлеккә эләккән. Ул әсирлектә шагыйрь Муса Җәлил белән бергә булган. Алар дошманнарга каршы көрәшкәннәр. Фашистлар аларны җәзалап үтергәннәр.

  Абдулла Алиш халкыбызның курку белмәс батыр улы булган. Ул безнең күңелләребездә мәңге сакланыр.

  1. в. 1. Икенче җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрнең астына сыз, сүз төркемнәрен билгелә.

2.  тамыр сүзләрне генә сайлап яз     җиләк, балык, сызгыч, сандугач, карлыгач, очкын, көчле

     2 в.  1. өченче җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрнең астына сыз, сүз төркемнәрен билгелә

  1. Тамыр сүзләрне генә сайлап яз    башлык, җилкән, салкын, балан, ямьле, карлыгач

Йомгаклау контроль диктанты( 2.в.)

                             Урманда

   Мин Казан шәһәрендә яшим. Җәйге каникулда авылга кайтам.Ни генә күрмәдек без анда! Кошлар сайравын тыңладык. Бурсык оясын күрдек. Эзләр дә бар иде. Аннары дәү әти нарат җиләге урынын тапты. Җиләге бик тәмле, әмма быел вак икән. Яңгыр азрак булгандыр. Бөрлегән дә җыйдык.Күлдә су коендык.

  Урманда күргәннәремне мәктәптә малайларга да сөйләрмен әле.

Грам бирем.

1 рәт

1.  Икенче җөмләдә баш кисәкләрнең астына сыз, һәр сүзнең өстенә нинди сүз төркеме икәнен яз.

2.Тиешле хәрефләр куеп яз

ят ..мә,  вәг ..дә, дәр ..я,  шигыр..., ал ..япкыч, дөн ..я, кон ..як

  1. рәт

1.  Беренче җөмләдә баш кисәкләрнең астына сыз, һәр сүзнең өстенә нинди сүз төркеме икәнен яз.

2.Тиешле хәрефләр куеп яз        

төн ..як, табигат .., Ях ..я, юн ..ле, кул ..яулык, сәгат .., шагыйр ..


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 3 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова

1992нче елның 8нче июлендә”Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар,рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булы...

Рабочая программа по татарскому языку 3 класс

Рабочая программа по татарскому языку для татарских групп...

Рабочая программа по татарскому языку. 4 класс

Рабочая программа по татарскому языку...

Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

           Икенче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы ....

рабочая программа по татарскому языку и татарской литературе

Укыту – тематик планлаштыру Предмет  Татар теле, укуСыйныф  2Сәгать саны:Барлыгы  156 сәгать; атнасына   5 сәгать.Планлаштырылган контроль эшләр  4 сәгать.Адми...

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса...

Рабочая программа по татарскому языку (татарские школы) 3 класс

Аңлатма язуыПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы...