Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.
методическая разработка (4 класс) на тему
Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kzh_beln_saryk_shnlshteru_2018.docx | 30.18 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.
Максатлар:
1) Г. Тукай әкиятләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну уяту;
2) Балаларның фикерләү сәләтләрен үстерү;
3) Шагыйрьнең иҗатына хөрмәт тәрбияләү.
Бәйге үткәреләсе зал матур итеп бизәлә.Габдулла Тукайның портреты эленә.
(Әкрен генә музыка уйный музыка №1).
1.ал.б. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, кунаклар! Бүген 26 нчы апрель көнне халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән,нибары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Рус халкының Пушкин вә Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм данлы.. Сөекле Тукаебызны беркайчанда истән чыгармыйбыз. Бүген без Габдулла Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган кичәбезне башлап җибәрәбез.
“Салкын кышлар үтеп
Яз килгәндә
Җылы яктан кошлар кайтканда,
Туган көнең синең, Тукай
Тугры халкың итә тантана.
Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь
Син мәңгегә безнең арада.”
2 а.б.Когда наступает весна, когда все в природе оживает, прилетают к нам птицы, появляются на деревьях почки, мы отмечаем день рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Тукай прошел короткую жизнь. За свои 27 лет он написал много стихов и сказок. Его стихи мы учим, читаем с интересом, нетерпением ждем сказочных героев на праздниках.
1 а.б. Нинди таныш , моңлы көй бу?
Тукай җыры –“Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган” көн.
2аб: На сцену приглашаем учеников 1 класса с песней “Туган тел”. (музыка №2)
1а.б Балалар, сез табышмаклар яратасызмы? Мин сезгә табышмак әйтәм. Ягез әле, әйтегез, табышмакның җавабын.
Кешенең якын дусты,
Йортның тугры сакчысы.
Я, әйтеп кара,
Аның исеме ничек?
Кайсы әсәрдән? (Әйе, укучылар, бу -“Кызыклы шәкерт” шигыреннән Акбай)
2а.б А сейчас на сцену приглашаем учеников 3А класса Булатова Камиля и Минкаева Мансура со стихотворением “Кызыклы шәкерт”.
1 а.б. 2 нче табышмакны тыңлап китик эле.
Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң уңа бизәге.
Тоттырмый, китә очып,
Я кала җирдә посып.
Әйе, күбәләк бит ул. Ә хәзер сезнең алдыгызда 2 А сыйныфы укучылары Галиев Камиль белән Шайдуллина Азалия “Бала белән күбәләк” шигыре белән чыгыш ясыйлар. Каршы алыгыз, дуслар! (музыка №3)
2а.б. Каждое время года по своему красиво. Габдулла Тукай очень любил природу, восхищался красотой нашего края. Ученики 3 А класса Гаязова Карина и Хаева Елена расскажут вам стихотворение «Ел фасыллары». Давайте послушаем и отгадаем , о каких временах года идет речь.
1 а.б. (музыка №4)
Чыннан да, Туган ягыбызның табигате искиткеч матур. Аның яшел кырлары, кырларда, болыннарда сайраган кош тавышлары гына да ни тора! Нинди генә кошлар җырламый бит анда. Һәрбер кошның үз көе, үз моңы.... Ә менә читлектә утыручы кошлар ни дип моңлана икән? Безгә аның турында 3Б сыйныфы укучылары Хасаншина Алсу һәм Валиуллина Ралина “Фатима белән Сандугач” шигырендә сөйләп китәрләр.
2а.б. А теперь мы послушаем еще одно стихотворение Г.Тукая, которое называется «Кошларга». Его нам расскажет ученица 4 Б класса Новикова Вероника.
1 а.б. Стоит моя деревня на горке некрутой.
Родник с водой студеной от нас подать рукой.
Мне всё вокруг отрадно, мне вкус воды знаком,
Люблю душой и телом я всё в краю моем, -писал Тукай в своем стихотворении «Туган авыл». А сейчас, мы с вами послушаем песню «Туган авыл» в исполнении ученицы 3А класса Зайдуллиной Ралины. (музыка №5)
2 а.б. Г.Тукай үзенең “Сабыйга” шигырендә безне, ягъни укучыларны тырышып укырга, белемле булырга өнди. “Тырышлык-зурлык, ялкаулык-хурлык”, -дип юкка гына әйтмәгән шул халкыбыз да. Әйдәгез бергәләп 4Б сыйныфы укучысы Галеева Мәликәне тыңлап китик. Ул безгә Г.Тукайның “Сабыйга” шигырен сөйләп китәр.
1 а.б. Тукай с детства мечтал о большой семье, но очень рано осиротел. Ему пришлось жить в разных семьях, где он не видел ласки, не чувствовал любовь, где он повидал и хорошее и плохое. А сейчас, приглашаем на сцену Нуралиеву Диану, ученицу 2Б класса , она расскажет нам его стихотворение “Безнең гаилә”.
2а.б. А вот в следующем стихотворении Г.Тукая мы узнаем о чем же грустит заяц. Встречаем учеников 2 А класса Султанова Камиля и Гизатова Эмира со стихотворением “Бичара куян”.
1 а.б. Менә ниһаять, безнең табигатебез дә кышкы йокысыннан уянды. Ул рәхәтләнеп 3 ай буе кар астында ял итте , йоклады. 4 Б сыйныфы укучысы Меркулова Алиса безгә Тукайның “Кышка бер сүз” исемле шигырен сөйләп китәр.
2 а.б. Предлагаю отгадать вам еще одну загадку:
Кыш көне дә, җәй көне дә бер төсле. Ул нинди агач микән? Ягез әйтеп карагыз.
Әйе, бу –чыршы. Ә хәзер сәхнәгә Чепурова Александраны дәшәбез. Ул безгә Тукайның “Чыршы” шигырен сөйләп күрсәтер.
1 а.б. А сейчас, мы с вами послушаем стихотворение Тукая “Бабай”, которое нам расскажет ученик 2 А класса Латыйпов Айрат.
2 а.б. Баю-баю-баю, сын,
В медресе поедет сын,
Все науки превзойдет,
Всех умнее будет сын.
Глазки сонные закрой,
Спи, мой месяц золотой,
Что не спишь ты по ночам,
Что ты плачешь день-деньской?
Приглашаем на сцену учениц 2 А класса Гайнаншину Алию и Мурадымову Чулпан с песней «Бишек җыры”. (музыка №6)
1 а.б. Тукайның иҗатын “Су анасы”ннан башка күз алдына китерү һич мөмкин түгел. Бу әкиятне без кечкенәдән үк яратып тыңлыйбыз, укыйбыз. 2“ Б сыйныфы укучылары Зарипов Саид һәм Абдуллина Әминә катнашында “Су анасы” әкиятеннән бер өзек карарга тәкъдим итәбез. (музыка № 7 и музыка 7.1)
2 а.б. (музыка №1)
Кто же не знает и не слышал сказку великого поэта Г.Тукая «Коза и Баран»? С самого раннего детства мы слушали эту сказку с уст наших родителей , бабушек и дедушек. И сегодня мы хотим вам представить учеников 4 А класса с инценировкой сказки «Коза и Баран». Встречаем наших героев сказки.
1а.б. Кем генә Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен белми икән? Бу әкиятне безнең кечкенә чагыбыздан ук безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз безгә сөйләп килә. Ә бүген сезнең игътибарыгызга, 4А сыйныфы укучылары тарафыннан “Кәҗә белән Сарык” әкиятен күрсәтеп китәсебез килә. Рәхим итеп карагыз!
Өй күренеше. Әкрен генә татар көе ишетелә.
Алып баручы. (музыка №1)
Борын заман бер Ир белән Хатын торган
Тормышлары шактый гына фәкыйр булган.
Асраганнар бер Кәҗә белән Сарык,
Болар булган берсеннән-берсе арык.
(Әби белән бабай өй тирәсендә эшләп йөриләр: бабай итек төбендә тегеп утыра, әби чәй әзерли. Кәҗә белән сарык эскәмиядә сөйләшеп утыралар).
Әби: Уф Аллам, уф Аллам. Авыр шул тормышлар, авыр.
Бабай (әби янына килеп):
- Хатын, киреләнмә. Еллар бик авыр тора. Бер шырпы салам калмады. Арпа-бодайны әйтәсе дә юк...
Кара монда, хатын!
Үзең яхшы беләсең бит печән хакын.
Китсен бездән Кәҗә белән Сарык,
Ашап ята бушка гына алар азык.
Әби (еламсырап):
- Ничек кызганмый чыгарып җибәрәсең аларны?! Тормышыбызны түгәрәкләп, көннәребезне яктыртып торалар бит алар. Үзләрен чыгарып җибәрсәк, яшәүнең бер мәгънәсе дә калмый.
Бабай:
- И хатын, хатын... Кара үзеңә, әзрәк булса да ял итәрсең. Шулар артыннан йөреп, аяктан каласың бит.
Әби:
- Кит, карт җүләр, карт җүләр! Хәрәкәттә – бәрәкәт. Шул Кәҗә белән Сарык кына йөртә мине. Алар булмаса, тик ятып, аяксыз калам мин.
Әкрен генә, башларын салындырып, Кәҗә белән Сарык керә.
Кәҗә. Сарык дус! Син бүген ашадыңмы?
Сарык. Юк! Мин бүген ач. Ә син ашадыңмы?
Кәҗә. Әй, дустым! Без монда ачтан үләрбез инде. Их, ашыйсы килә!
Сарык. Минем дә ашыйсы килә. Нишлибез соң инде?
- Кәҗә: Әйдә әби, бабайны чакырыйк, алардан ашарга сорыйк. Әби, бабай! Ашыйсы килә, мә-мәә, бәә, бәә. Микикики, микикики...Әби...Бабай...Ашыйсым килә... Бер уч печән генә... Салам да ярый... Өч бөртек кенә арпа... Үләм, үләм... (сузылып ята)
Әби. Бабай, кәҗә белән сарыкка нәрсә бирик ашарга?
Бабай. Үзебезнең дә ашарга юк бит. Нишләргә инде?
Әби: Әйдә , бабай,урманга җибәрик аларны. Ашарга үзләре тапсыннар.
Кәҗә: Әби, бабай! Ашыйсы килә, мә-мәә, бәә, бәә..
Әби. Үзебезнең дә ашарга юк монда. Менә сезгә капчык, барыгыз урманга.
Барыгыз, бар, китегез урманга. Тик, карагыз. Сак булыгыз!
Бабай. Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр;
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр.
(Кәҗә белән Сарык китә. Әби елап кала)
Алып баручы: (музыка №1)
Нишли инде мескен Кәҗә белән Сарык?
Булмый хуҗа кушканына каршы барып.
Икесенә бер зур гына капчык тегеп,
Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Бара болар. Күпме баргач, Алла белә,
Юл өстендә үлгән Бүре башын таба
Кәҗә белән Сарык. (Чыгып китәләр)
Урман тавышы. (музыка №8)
Алып баручы. Ике дус. кулга-кул тотышып юл буйлап баралар. Баралар-баралар, юл өстендә бүре башы күрәләр.
Сарык. (музыка №9)
Кәҗә дустым, кара эле бу нәрсә бу? Җенме? Пәриме? Әби белән бабай әйткән иде аны. Куркам. Әнә-әнә, безгә карап тора. Селкенә дә... (Кырыйга сикерә).
Кәҗә. Мәәә. И аңгыра Сарык! Баш бит ул! Баш гәүдәсез ничек йөрсен инде? Аягы да юк бит аның. Күрмисеңмени соң?
(Әкрен генә торып бүре башы кырына киләләр).
Сарык. Кәҗә, әйдәле, курыкма, тот әйдә, капчыкка салыйк.
Кәҗә. Юк, юк. Мин куркам, син үзең тот.
Сарык. Юк, дим, мин сиңа. Куркам, дим. Ишетмисеңме әллә? Син тот.
Кәҗә. Юк,син тот. Ярар инде, әйдә булмаса, бергә тотыйк аны. Бер колагыннан син тот, бер колагыннан мин тотам.
Сарык: Капчыкка салуын салдык инде. Нәрсәгә сон ул безгә?
Кәҗә. Ярый, кирәге чыгар әле.
Алып баручы. Кәҗә белән Сарык бүре башын колагыннан алып, капчыкка салалар да, капчыкны асып, тагын юлга чыгалар.
(Музыка уйный. Кәҗә белән Сарык баралар. Җырлыйлар. (музыка №10)
Куш кулым.
1. Урман буйларына менәм
Урман буе ямьлегә.
Бир кулыңны. Мин дә бирәм
Дус булырга мәңгегә.
2. Алма бакчасына кереп
Алма ашыйсым килә.
Син минем дус, мин синең дус
Булып яшисем килә.
Кушымта (башында, уртасында, ахырында):
Менә сиңа уң кулым,
Менә сиңа сул кулым,
Син бит минем якын дустым,
Менә сиңа куш кулым.
Кәҗә. Кузгалырга кирәк! Караңгы төшә бит. Кунарга җир кирәк.
Сарык, кара эле! Ә нәрсә анда ялтырый?
Сарык. Белмим, шул. Әйдә, Кәҗә, шунда барыйк, төнне шунда куныйк булмаса.
Кәҗә.Әйе, шул. Салкын бит. Азрак анда җылыныйк. Караңгы төшкәнче барып җитик шул урынга.
Алып баручы: (музыка №11)
(Кәҗә белән Сарык ут янына киләләр, анда бүреләр бииләр.)
Кәҗә, Сарык ут янына якын барса,
Мескеннәрнең күз алдында менә нәрсә:
Өч-дүрт Бүре утырганнар каршы утка,
Тырышып-тырышып пешермәктә алар ботка.
Кәҗә, сарык күргәч ушбу тамашаны,
Калды куркып һәрберсенең ярты җаны.
1 нче Бүре: Ботка пешә, ботка пешә.
2 нче Бүре: Уф, тизрәк пешсен иде , ашыйсы килә бит.
3 нче бүре: Әй, ботка нәрсә ул, ит кирәк, ит.
4 нче бүре: Эх, ит ашарга иде.
1 нче бүре: Әй, кайсыгыз әйтте, ит юк дип. Дуслар, карагыз әле! Менә бу шатлык!!! Кемнәр безгә килделәр? Ой-ой-ой-ой! (Шатланалар).
2 нче Бүре: Әйе шул, свежий Кәҗә, свежий сарык. Менә ич алар.
Кәҗә белән Сарык. Исәнмесез, бүре дуслар!!!
Бүреләр: Сәлам! Сәлам!
Кәҗә: Монда җылыныйк әле бераз. Өшедек бит.
I нче бүре. Әйдәгез,әйдә, түрдән узыгыз!
II нче бүре. Без бик шат сезгә!
III нче бүре. Менә, ит үзе килде безгә! Шәп булды бит әле бу!
IV нче бүре. Хәзер, без сезне ашыйбыз.
Сарык (куркынып). Юк-юк, сезгә нәрсә, ит кирәкме әллә? Без сезгә бик ерактан килдек. Күчтәнәчебез дә бар.
Кәҗә: Әйе, бездә ит бар бит. Хәзер! Сарык, чыгар теге бүре башын.
Сарык. Кайсысын?
Кәҗә. Беренчесен.
Сарык. Менә сезгә бүре башы.
Кәҗә. Әй, Сарык дустым, бусы түгел, теге зурысын бир.
Сарык. Ярар, менә монсы бик зурысы.
Кәҗә. Бүренең гәүдәләрен үзебез ашадык. Сезгә башлары гына калды шул. Сез бит, баш яратасыз. Әйеме?
(Бүреләр куркыша).
Iнче бүре. Кәҗә дускай, ботка пешерә идек, тик суыбыз беткән иде, мин хәзер су алып киләм эле. Хэзер, хәзер, озак тормам. (Китә).
II нче бүре. Кая югалдылар соң болар? Әллә суга баттылармы? Кая , эзләп килим әле. Утын да беткән ич! Мин утын алып килим әле. Хэзер, хәзер , тиз килермен. (Китә).
III нче бүре. Дуслар күренми бит. Аларга минем ярдәм кирәк. Мин аларга булышыйм әле. Кәҗә, сарык! Мине югалтмагыз. Хәзер килеп җитәрмен. Хэзер, хәзер , тиз килермен. Китәләр).
Сарык: Әйе, әйбәт булды бит әле. Кичәдән бирле бүре ите ашаганыбыз юк.
IV нче бүре: Киттеләр дә югалдылар. Кая соң болар? (елый)
Кәҗә: Әллә эзләп киләсеңме соң?
Бүре: Эзлим, эзлим. Хәзер киләм. торып йөгерә башлый. (музыка №11.1)
(татар халык көенә аны куа башлыйлар).
(Кәҗә белән Сарык ут янында). . (музыка №8 1.38 мин)
Кәҗә. Их, дустым,кара әле, бик әйбәт булды бит бу. Качып беттеләр, җүләр бүреләр!
Сарык. Әйдә, дустым. Ботка да пешкән бит, бу казанда. Ай-яй, исе!!! Тәмле ахры боткасы.
Кәҗә: Әйдә, ашыйк, дускай, тамак ачты инде күптән.
Сарык: Әй боткасы, боткасы бигерәкләр тәмле ич!!!
Кәҗә: Әйе, шул, Сарык дус! (икесе дә мактый-мактый ботка ашыйлар һәм учак янына кырын яталар).
Сарык: Карале, Кәҗә дустым, боларның капчыклары калган ич!
Кәҗә: Әйе, шул, анда ни бар икән. Карыйк әле!
Сарык: Монда тары ярмасы ич. Ай, яй, яй. Тарыдан ботка пешермәкче булган икән бүреләр.
Кәҗә:Менә әби белән бабайга күчтәнәч тә булды. Шатланырлар инде. Киттек әйдә өйгә кайтып. (җырлыйлар).
Дуслар җыры(музыка № 12)
Дуслар белән күңелле
Яшәве рәхәт.
Дустым булганың өчен
Сиңа зур рәхмәт.
Син минем якын дустым
Мин синең дустың.
Яхшы һәрвакыт янда
Булганы дусның. (2р)
Безнең дуслык нык булсын,
Мәңгелек булсын.
Көннәребез гел шулай
Шатлыкта узсын.
Список выступающих:
1. 1 класс “Туган тел” (песня)
2. 3А Булатов К и Минкаев М “Кызыклы шәкерт”
3. 2 А Галиев К и Шайдуллина А “Бала белән күбәләк”
4. 3 А Гаязова К и Хаева Е «Ел фасыллары»
5. 3Б Хасаншина А һәм Валиуллина Р “Фатима белән Сандугач”.
6. 4 Б Новикова В «Кошларга»
7. 3А класса Зайдуллина Р «Туган авыл» (песня)
8. 4Б Галеева М “Сабыйга”
9. 2Б Нуралиева Д “Безнең гаилә”
10. 2 А Султанова К и Гизатов Э “Бичара куян”.
11. 4 Б Меркулова А “Кышка бер сүз”
12. 4Б Чепурова А “Чыршы”
13. 2 А Латыйпов Айрат ”Бабай”
14. 2 А Гайнаншина А и Мурадымова Ч «Бишек җыры” (песня)
15. 2 Б Зарипов С һәм Абдуллина Ә “Су анасы”
16. 4 А “Кәҗә белән Сарык” әкияте
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)
Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....
Татар халкының бәйрәмнәре, йолалары
Дәрестән тыш эшчәнлек программасы. Эш программасына татар халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәр, йола уеннарын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар тупланды. "Сабантуй"...
"Борынгы соборлар. Болгар дәүләте – татар халкының борынгы архитектура үзәге." темасына дәрес эшкәртмәсе.
Тема: Борынгы соборлар. Болгар дәүләте – татар халкының борынгы архи-...
"Без- Тукайлы халык мәңгегә".Г.Тукай туган көненә багышланган әдәби кичә.
quot;Без - Тукайлы халык мәңгегә".Г.Тукай туган көненә багышланган әдәби кичә.Кичә башлангыч сыйныфларда Г.Тукай туган көненә багышлап үткәрелә.Кичәдә бөек шәхесебезнең шигырьләре, җ...
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил...