Татар халкының «Өч кыз» әкиятен сәхнәләштерү
классный час по чтению (1 класс) на тему
«Белегез, җәннәт аналарның табан астында »
Мөхәммәд пәйгамбәр
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
och_kyz_ekiyate_pesa.doc | 87.5 КБ |
Предварительный просмотр:
«Белегез, җәннәт аналарның табан астында »
Мөхәммәд пәйгамбәр
Татар халкының «Өч кыз» әкиятен сәхнәләштерү
Материал. Татар халкының «Өч кыз» әкияте
Ризаэддин Фәхреддин “Нәсыйхәт”31-33, 157 битләр.
Татар өе күренеше.
Алып баручы. Борын – борын заманда яшәгән, ди бер әни. Аның булган, ди өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, бишек җырлары җырлап йоклаткан. ( Ана җырлап өч курчакны йоклата, бәйләргә утыра).
«Бишек җыры». Г. Тукай шигыре, Татар халык көе.
1. Әлли – бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу.
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
2. Йокла, балам,күз нурым,
Йом, йом күзең, йолдызым.
Кичтән йокың кала да,
Еглап үтә көндезең.
3. Әлли – бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем.
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.
Алып баручы. Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын дип көне-төне эшләгән, ди әниләре.
Әни. Уяндыгызмы, балакайларым, Әйдәгез әле, битләрегезне юып килик. Аннан мәм-мәм ашарбыз.(Курчакларны алып кереп китә.)
Алып баручы. Айлар, еллар узган.Әнинең теләкләре кабул булган.
Аның кызлары бик сылу, бик уңган, чибәр булып үсеп җиткәннәр. Бер-бер артлы кияүгә дә киткәннәр.
Өч кыз кулъяулыклар белән бии.( «Бормалы су».)
Алып баручы. Бер ел үткән, ике ел œткән, өч ел үткән. Шулай яхшы гына яшәп ятканда, әниләре авырып киткән. (Әни чыга һәм караватка ята, ыңгыраша.)
Урман күренеше. Тиен җыры.
Ашыкмыйча һәрбер таңда
Чикләвек ватам оямда.
Чарт – чорт, чарт – чорт
Шатланамын да уйныймын
Күңелсез булса җырлыймын
Лә – лә – лә, лә –лә – лә.
Күз генә миңа өлгерә
Ябалдаш буйлап йөгерәм.
Трәм – трәм – трәм.
Ап – ак кар булып киенәм,
Яшел нараттан җилдерәм.
Рәм – рәм – рәм.
Тиен. Минем киемем ак булганга, дус әнием Акбикә дип исем кушты. Ай, чикләвек җыеп йөреп, онытып та җибәргәнмен. Дустымның хәлен белеп чыгыйм әле. (Ишек шакый.) Тук – тук – тук. (Берәү дә дәшми.) Кая соң бу әбекәй? Ишегалдында да күренми. (Әби янына килә.)
Әби. Рәхмәт, Акбикә. Үзем дә сине көтеп ята идем. Тиен дустым килми калмас, хәлемне белми калмас дигән идем. Сиңа үтенечем бар иде, тиенкәем. Мин бик нык авырып киттем шул. Зинһар өчен, кызларыма барып әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче.
Тиен. Ярар, ярар, дускаем,
Җилдән җитез булырмын.
Хәзер барып әйтермен. (Тиен чыгып йөгерә.) Алып баручы. Акбикә иң элек олы кыз яши торган йортка килгән. (Олы кыз бии - бии ләгәннәр чистарта.) Тиен. Тук – тук – тук. Олы кыз. Кем бар анда? (Тәрәзәдән карый.) Тиен. Бу мин – Акбикә. Әниең бик нык авырый, сине чакыра. Олы кыз. Һай, бик барыр идем дә, ләгәннәремне чистартып бетерәсем бар шул. Тиен. Шулаймыни? Сине карап үстергән әниеңнән шушы ләгәннәр кадерлерәкмени? Алайса син шушы ләгәннәреңнән мәңге аерылма! Алып баручы. Тиен шулай дип әйтүгә, кыз гөберле бакага әверелгән. (Бака булып чыгып китә яки уенчык кулланырга мөмкин.)
Алып баручы. Тиен шулай дип әйтүгә, кыз гөберле бакага әверелгән. Ә Тиенкәй уртанчы кыз яшәгән йортка килгән. (Уртанчы кыз җырлый – җырлый челтәр бәйли.) «Сөлге чигәм». Х. Җәләлов шигыре, Ф.Әхмәтов көе.
Сөлге чигәм асыл җепләр белән, Йөрәк хисен салып бу җырга. Насыйп булса иде бу бүләгем Мәйданнарда җиңгән батырга. Тиен. Тук – тук – тук. Уртанчы кыз. Кем бар анда? Тиен. Бу мин, әниеңнең дусты – тиенкәй. Сиңа хәбәр алып килдем. Әиең бик авырый, сине чакыра. Барсана, хәлен белеп кайтсана. Уртанчы кыз. Һай, бик барыр идем дә, ярминкәгә челтәр бәйләп өлгертәсем бар шул. Тиен. Шулаймыни, сине карап үстергән әниеңнән шул кадерлерәк-мени? Игелексез бала икәнсең. Әнисенең кадерен белмәгән үзе дә рә-хәт көн күрмәс. Алайса, син шул челтәреңнән беркайчан да аерылма. Алып баручы. Тиен шулай дип әйтүгә ( «Һай» дигән көчле тавыш ишетелә), уртанчы кыз үрмәкүчкә әйләнгән. Ә Акбикә кече кыз яши торган өйгә килеп, тәрәз шакыган. (Кече кыз җырлый – җырлый камыр баса.) «Кулъяулыклар чигәм». Мәдинә Ярмиева шигыре һәм көе.
Кулъяулыклар чигәм, Әнием, мин сиңа. Кулъяулыклар чигәм, Рәсемнәр төшерәм. Алын бирим микән, Агын бирим микән? Бәйрәмгә әнигә Кулъяулыклар чигәм.
Тиен. Тук – тук – тук. Кече кыз (йөгереп чыга). Тиенкәем, син икәнсең. Исәнме, җаным, әйдә түрдән уз. Сагынып беттем үзеңне. Нигә син бик күңелсез әле? Әллә әниебезгә берәр хәл булдымы? Авырып киттеме әллә?
Тиен. Әйе шул. Әниегезнең сәламәтлеге какшап тора. Кече кыз. Әйдә ашыгыйк, тиенкәй, тизрәк барып җитик. Тиен. И сөекле бала, гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, кешеләр дә сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар. (Әниәре янына барып җитәләр.)
Кече кыз (әнисен кочаклап). Исәнме, әнием. Авырып киттеңмени? Хәзер чәй куеп җибәрәм. Баллап чәй эчкәч, хәл кереп китәр. Әни. Рәхмәт, балакаем. (Кече кыз чәй әзерләргә кереп китә.) Акбикә, олы кызларым ник күренмиләр? Син аларны чакырмадыңмы әллә? Тиен. Чакырдым, әбекәй. Тик алар ана кадерен белмиләр. Аларга дөнья мәшәкате синнән кадерлерәк икән. Мин аларны үрмәкүч белән бакага әйләндердем. Әни. Һа-ай, алай итәсең калмаган, тиенкәй! Менә кулда ун бармак, кайсын тешләсәң дә авырта. Балалар да шулай газиз, якын, кадерле. Аларның берсен дә рәнҗетәсе килми. Бака-кыз. Әни, әнием, зинһар өчен гафу ит. Әни. Исәнме, балакаем. Менә бит үз гаебен аңлаган. Гафу итәм, балам, гафу итәм. Ана йөрәге барысын да кичерә ала ул. Алып баручы. Бака кире кызга әйләнгән һәм әнисен кочаклап алган. Кыз. Әнием, бәгърем. Кичер мине. Мин беркайчан да сиңа каты бә-гырьле булмам, Һәрчак сиңа булышырмын, кадерләп кенә торырмын. Үрмәкүч-кыз. Әнием, гөлкәем, зинһар өчен гафу ит. Әни. Менә бит монысы да үз гаебен аңлаган. Гафу итәм, балакаем, гафу итәм. (А.б. Үрмәкүч тә кире кызга әйләнгән һәм әнисен кочаклап алган). Кече кыз. Апаларым, әйдәгез, чәй эчәбез, әни, син монда утыр. Тиен, син дә кил (чәй әзерлиләр). Әни. Әйдәгез, балаларым, үзегез дә утырыгыз (чәй эчәләр). Әни. Кинәт кенә хәлем яхшырды. Авыруым сезне сагынудан булган икән. Сезне күрүгә, кәефем күтәрелде. Рәхмәт сезгә, балакайларым. Бәхетле, тәүфыйклы булыгыз. Алып баручы. Әниләрне беркайчан да рәнҗетмәгез. Ана хакы бик олы. Никадәр генә яхшылык эшләсәгез дә, аналарга бурычыгызны түләп бетерә алмассыз. Менә шушы урында Ризаэддин ага Фәхреддин нең “Ни чәчсәң – шуны урырсың” -дигән алтын нәсыйхәтен укып китү бик урынлы булыр. “Ата-анага хөрмәт күрсәтү-олы бер вазыйфадыр. Ата-ананы хөрмәт итүче кеше дөньяда бәхетле, ахирәттә саваплы булыр. Никадәр бәхетле булсагыз да, бөек мәртәбәләргә ирешсәгез дә, ата-анагызны онытмагыз, нәсыйхәтләрен тыңлап, ризыкларын алып, кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтергә тырышыгыз.
Ата-ананың ярдәмгә мохтаҗ чагы – картлык көннәре.Бу чорда аларга хөрмәт күрсәтү тиештер.Хөрмәтле булыйм дисәгез, үзегез дә хөрмәт күрсәтегез.Еракта яшәсәләр, хат языгыз, бүләкләр җибәрегез. Вафат булсалар, зиратларына барып, хәер-дога кылыгыз, Коръән укып, ата-анагызның рухына багышлагыз. Тәүфыйклы, игелекле булыгыз. Әниләрегезнең кадерен исән чакта белегез, аларны саклагыз”. «Әниләрне саклыйк» җыры. Альмира Таһирова сүзләре, Рубис Зарипов көе. Әниләр турында бик күп җырлар, Шигырьләр дә инде язылган. Күпме генә җырлар җырланса да, Бурычыбыз түләнмәс сыман. «Әни» - безнең беренче сүзебез, «Әни» диеп буйга җитәбез. Аларның йөрәк җылысын тоеп Гомер юлын атлап китәбез. Әниләрнең кадерләрен белик, Алар исән – имин чакларда. Соңга калмыйк әниләребезне Бәла – казалардан сакларга. Күмәк татар халык биюе.
Галимнәр кабердә ятсалар да тереләрдер.
Ризаэддин ага Фәхреддин
Тема :Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
Максат: Укытучы- тәрбиячеләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү, укытучы һөнәренең кирәклегенә төшендерү һәм һөнәр сайлауга кызыксыну уяту.
Материал. Ризаэддин Фәхреддин “Нәсыйхәт”120-130 нчы битләр
Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар! Без барыбыз да бүген барлык укытучыларнын һөнәри бәйрәмнәре икәнен беләбез. Барлык катнашучылар исеменнән сезне, кадерле укытучылар, бәйрәмегез белән котларга, авыр эшегездә бәхет теләргә рөхсәт итегез.
Укытучы ! Нинди олы исем. Синең табигатең – Хәдис гыйлеменә яраклыдыр”. Ә шулай да тынгысыз тормыш укытучыга нинди генә сынаулар әзерләми! Гадәттән тыш күп эш, укучыларның унышларына сөенү, урынсызга рәнжетелү сәбәпле күз яшьләре, талчыгу вакытында әйтелгән яхшы сүздән җиңеллек алу. Һәм бүген без сезгә чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләрен, олы хөрмәтебезне җиткерергә телибез. «Ата белән ана мәшәкать йорты булган нары хәлдә, остаз бәхет йорты булган оҗмахка барырга сәбәпчедер”. Шуңа да хәзрәти Гали дә “Мин – гыйлем өйрәткән кешенең колымын” - дигән. (123 бит).Гакыллы кшеләр исә :”Табибыңны рәнҗетсәң- шифа таба алмассың, остазыңны рәнҗетсәң – надан калырсың”- дигәннәр.һ.б.
Без укытучыларыбыз белән һәр көн очрашабыз, алар турында барын да беләбез кебек. Тик бу шулаймы соң? Мөгаен, без аларны яртылаш кына беләбездер. Бүген алар турында күбрәк сөйләшеп, матур, җылы сүзләребезне әйтик.
җыр «Укытучыма» И.хисамов ке, , Мѳэминова сүзләре
Укытучым, белем дөньясына
Сез бит безне әйдәп баручы
Төрле - төрле гадәт холыкларны
Бер тәртипкә, җайга салучы
Әни кебек безне кичерүче
Шукланганда, соңга калганда
Сезнең хәлгә керә белмибез шул
Йөрәгегез без дип янганда
Килер бер көн: хезмәтегез өчен
Рәхмәт әйтер безнең киләчәк
Һәркайсыбыз берәм - берәм килеп
Алдыгызда башын иячәк
Сез чыктыгыз минем каршыма
Укытучым, матур елмаеп
Өйрәттегез хәреф язарга сез
Каләм тотып нәни кулларга
Без рәхмәтле сезгә укытучым
Шулай мәрхәмәтле булганга
Укытучым, сезнең киңәшләрне
Гел саклармын йөрәк түрендә
Сүнмәс йолдыз булып янарсыз Сез
Еллар буе хыял күгендә
Кыен чакта сезнең хакта уйлап
Йөрәгемә тынгы алырмын
Кайда булсам, ниләр эшләсәм дә
Укучыгыз булып калырмын.
Укытучы апа – абыйлар! Сез бит балалар тавышына түзә белгән иң сабыр кешеләр. Без сезне бик яратабыз.
Укытучы… Нинди матур яңгырый бу исем. Рәхмәт сезгә безгә белем биргән өчен, җан җылысын безгә чәчкән өчен. Сез бит сабырлык һәм түземлек үрнәге. Сезгә булган ихтирам – горурлык хисебез мәңге сүнмәс!
Йөзләреңдә бүген нурлар балкый
Карашыңда нурлар биешә
Сезгә булган назлы сүзләр аша
Мең – мең рәхмәт барып ирешә
Укытучым, сезне котлап бүген
Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау
Гомер юлларына кереп барам
Алтын көздә - көмеш кыңгырау.
Бүген безнең арабызда шушы коллективта бик күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан пенсионер уктучыларыбыз да бар. Сез хәзер дә элеккечә матур һәм яшь. Сезнең күзләрегез балаларга җылы нурларын таратуны дәвам итәләр. Сезгә ныклы тазалык, бәхетле гомер телибез.
Ә хәзер сезнең хөрмәткә.
«Биибез»
Агымсулардай тиз үтә дә бу гомерең. Ни арада 55 ел узып та киткән. 38 ел бер урында эшләп, гомерен мәктәпкә, балаларга багышлап, аларда туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләп, бүгенге көндә үзеңнең кирәк булуыңны тою, яраткан мөгәллимә икәнеңне сизү укытучы өчен бик зур бәхет ул. Сүзебез бала күңеленә шиңмәс гөл орлыклары салучы, дөнья серләрен өйрәтүче тәҗрибәле укытучыларыбыз, , бүгенге көндә лаеклы ялда булган апа-абыйларыбыз турында бара. Без Сезнең барыгызны да яратабыз.. Бәйрәмегез белән сезне, хөрмәтле укытучыбыз. Һәрчак шулай яшь, сәламәт һәм барыбызга да кирәкле хөрмәтле кешебез булып калыгыз.
Сорасалар хатын – кызның
Булганы нинди диеп
Безнең юбиляр кебек дип
Әйтер идеек, баш иеп.
Ник дисезме?Җавап гади:
Үзе тырыш һәм уңган
Әйтерсең лә хатын кызга
Үрнәк өчен ул туган
Озын – озак сойләп тормас
Әйтер фикерен өзеп.
Хезмәт сөя яши һаман
Ике авылны гизеп
Шуңа күрә чын күңелдән
Без дә аны зурлыйбыз
Аңа атап туган көнгә
Изге хисләр юллыйбыз
(Чәчәк бирелә)
Жыр: «Сез иң гүзәл кеше икәнсез».
Рәхмәт сина укытучы апам,
Дөнья серен безгә өйрәттең.
Аңлый белә идең нәзеклеген.
Юл башында нәни йөрәкнең
Йөзең сүрән чакта сизә идек,
Борчуларның бездән чыкканын.
Ә шулай да олы йөрәкле син.
Беркайчан да ачу тотмадың.
Хөрмәтле укытучыларыбыз! Матур жырларыбыз Сезгә бәйрәм сәламе булсын. “Юкка түгел, юкка түгелдер” .Рим Хәсәнов кѳе, Н.Нәҗми шигыре
Бу залда хәзерге көндә безгә армый – талмый белем һәм тәрбия бирүче өлкән буын укытучыларыбыз да утыра. «Нәсыйхәт” 38-40, 68-69нчы битләрдән хәдисләр уку. Бәйрәм белән сезне хөрмәтлеләребез!
Рус залык биюе “Брови”
Мәктәбебез елдан – ел матурая бара. Моның өчен без барлык укытучылар коллективына, техничка һәм повар апаларыбызга, мәктәп-бакчаның барлык хезмәткәрләренә рәхмәтле. Укучыларыбыз белемле һәм сәламәт, мәктәбебез җылы, якты, тирә - якка нур бөркеп торган бакчалары, ишек аллары – болар барысы да олы хезмәт җимешләре. Бүгенге бәйрәмдә һәркайсыгызны котлап бию бүләк итәсебез килә.
Каршы алыгыз, «Ике дус» биюе
Нәфис сүз. Бу класска нәрсә булган? Резеда Вәлиева
Ф.Яруллин юкка гына «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дип әйтмәгән икән. Кирәк чакта шелтәләве, кирәккәндә мактаулары белән дә үзенчәлекле бит сез укытучыларыбыз.
Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән
Безне балагыздай күргән өчен
Безнең хисләр белән янып - көеп
Күңелләргә шатлык биргән өчен
Курайда яраткан көйләр.
Галәм кояш белән якты, кеше белеме белән күркәм, белеме белән көчле. Тормыштагы иң кирәкле гыйлемнәрне өйрәнергә ярдәм иткән өчен рәхмәт сезгә, укытучыларыбыз.
Җыр «Бәхетле булыгыз” Резеда Ахъярова кѳе, Роберт Миңнуллин сүзләре
Гузәлләрдән гүзәл аның йөрәге
Изгелеген бирә һәркемгә
Ашыга ул бәхет өләшергә
Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.
Хөрмәтле укытучыларыбыз, тәрбиячеләребез. Сезне тагын бер кат олы бәйрәмегез – укытучылар көне белән котлыйбыз. Һәрчак унышлар, сәламәтлек юлдаш булсын Сезгә.
Сезнең алда «Яшьләр биюе»
Без бит сездән күпме кешелеккә
Яхшылыкка күпне өйрәндек
Йөзегездә ягымлылык сезнең
Дәресләрдә киңлек, тирәнлек.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Сезне уңыш читләп үтмәсен.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә
Көнегезне шатлык бизәсен.
Без басуда иген игәбезме,
Җигәбезме кайнар корычны
Кем булсак та бөтенесе өчен
Без бит сезгә мең кат бурычлы ( 2 тапкыр).
Җыр “Рәхмәт Сезгә”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Өч кыз" Татар халык әкиятен сәхнәләштерү.
Рус телле балалар белән үткәрү өчен сәхнәләштерелгән күренеш....
Татар халкының бәйрәмнәре, йолалары
Дәрестән тыш эшчәнлек программасы. Эш программасына татар халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәр, йола уеннарын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар тупланды. "Сабантуй"...
"Борынгы соборлар. Болгар дәүләте – татар халкының борынгы архитектура үзәге." темасына дәрес эшкәртмәсе.
Тема: Борынгы соборлар. Болгар дәүләте – татар халкының борынгы архи-...
Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.
Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә....
“Күмәчкәй” әкиятен сәхнәләштерү.
ldquo;Күмәчкәй” әкиятен сәхнәләштерү....
Г. Тукайның “Су анасы” әкиятен сәхнәләштерү.
Башлангыч сыйныфларда әдәби чаралар үткәргәндә куллану өчен тәкъдим ителә....