Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил
презентация к уроку (2 класс)

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_zhelil.docx20.13 КБ

Предварительный просмотр:

«Муса Жэлил- герой поэт».

Беренче алып баручы: Без сезенен белэн буген Мусса Жэлилнен туган конен искэ алырга жыелдык. Мусса Жэлил- боек шагыйрь. Муса Җәлил дигәндә – татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлил күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул – чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

1906 нчы елның 15 нче февралендә Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала булып ир бала дөньяга килә. Аңа Муса дип исем бирәләр. Әтисе, ул туган елларда авылның бер крестьяны була, шулай да 1913 елларда вак сәүдә эше белән катнашып китә, ләкин, бөлеп, бөтен йорт-җирен сатып, шәһәргә күчәргә мәҗбүр була. Шәһәрдә ул төрле кәсепкә тотынып карый. Берничек тә тормышын җайлый алмый. 1918 елда авылга кире кайта. 1919 елда авылда үлә.

Икенче алып баручы : Муса бик тырыш бала булып үсә. Күп белергә тырыша, гаҗәп кызыксынучан. Ул алты яшеннән укырга керә, яхшы укый. Бер ел эчендә, уку елының ахырына башлангыч мәктәпнең барлык дүрт сыйныфын да тәмамлап чыга.

Әдәбият белән кызыксына, китаплар күп укый. 1919 нчы елны, 13 яшьлек “егетнең” беренче “Бәхет” исемле шигыре газетада басылып чыга.

Шигырь «Бэхет» (бер бала)

Оченче алып баручы: М.Җәлил булачак шагыйрь укуын Оренбург шәһәрендә дәвам итә. Ул анда “Хөсәения мәдрәсәсендә укый. 1925 нче елны “Барабыз” дигән беренче китабы басылып чыга. Ул “Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” (хәзерге “Ялкын) журналларында эшли, шигырьләр яза.

- 1927-1933 елларда Мәскәүдә комсомол эшендә эшли.

- 1939 елның июнендә Татар опера театрында әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли башлый. Шул ук вакытта 1939 елның апрелендә Татарстан совет язучылары союзы идарәсе председателе булып сайлана һәм анда 1941 елга тикле эшли.

                                       

Дуртенче алып баручы:  Сугыш башлангач, ул уз телэге белэн сугышка китэ. Сугыш вакытында аны төрле төрмәләргә җибәргәннәр, шуларның иң танылганы Моабит төрмәсе булган. Муса Жэлил сугышта корэшэ хэм шул ук вакытта шигырьлэр дэ яза.

Шулай ук Муса Җәлилнең Әминә исемле хатыны һәм кызы Чулпан бар. Аларга багышлап бик күп шигырьләр, хатлар язып калдыра. Ул кызы Чулпанга “... җиңгәч мин өйгә кайтырмын. Синең туган көнеңне бәйрәм итәрбез. Мин сиңа бик яхшы бүләк бирергә җыенган идем, кайткач бирермен”дип хат яза. Ләкин аңа кайтырга насыйп булмый. Кызын  һәм хатынын ул бик ярата. Кзы Чулпанга язылган  шигырьләрне тыңлап китик әле.

Шигырь “Кызыма”, “Парашютсыз курчак”, “Кечкенэ дуслар”, Маэмай белэн”(дурт бала)

Беренче алып баручы: Муса Җәлиль Чулпанга җиде ай тулган көнне кызы белән рәсемгә төшә. Әлеге шигырьне, шул рәсем артына нәни Чулпан исеменнән язып, әбисе белән бабасына истәлек итеп бирә

Шигырь“Бер шигырь” (бер бала)

Икенче алып баручы: Муса Җәлил һәм аның иптәшләре 1942 елда Волхов фронтында камалышта кала. Ул аңын җуйган хәлдә әсир төшә. М.Җәлил 791 көн гомерен әсирлектә үткәрә. Ул 4 ел төрмәдә була. М.Җәлил һәм аның иптәшләре яшерен оешма оештыралар. Ул яшерен оешманың җитәкчесе була. Алардан сорау алалар. Шагыйрьнең гомере 1944 нче елның 25 нче августында Берлинда Плетцензее төрмәсендә фашист палачы балтасы астында өзелә. Аңа бары 38 яшь кенә була. Аның белән бергә тагын 10 көрәштәше дә җәзалап үтерелә. Алар арасында Спасс районында туып үскән, балалар язучысы Абдулла Алиш та бар. Аларның берсе дә дошман алдында баш имәгән, каушап калмаган.

Оченче алып баручы: Февраль ае – халкыбызга Җәлилне биргән ай. Шуңа күрә, февраль – Җәлил ае һәм җәлилчеләр ае. “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, яшәүнең бөтен максаты да шунда түгелмени”,- дип язган була Муса Җәлил. Аның тормышы бу сүзләргә бик тә туры килә.

Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшенең исемнәрен атап, аларның кайсы сәгать, ничә минутта үтерелүләре һәм туган авылларының исемнәре аталды. Безнең бүген аларны искә төшерүебез алар рухына дога булып барсын.

Дуртенче алып баручы:

Ике укучы чиратлашып исемлекне укый, Слайдта җәлилчеләрнең рәсемнәре чыгып бара,

  • 1944 нче ел, 12 сәгать 06 минут
  • Гайнан Кормаш
  • 1944 нче ел,  25 нче август, 12 сәгать 09 минут 
  • Фоат Сәйфелмөлеков
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 12минут 
  • Абдулла Алиш
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 15 минут 
  • Фоат Булатов
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 18 минут 
  • Муса Җәлил
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 21 минут 
  • Гариф Шабаев
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 24 минут 
  • Әхмәт Симаев
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 27 минут 
  • Абдулла Батталов
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 30 минут
  • Зиннәт Хәсәнов
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 33 минут 
  • Әхәт Атнашев
  • 1944 нче ел, 25 нче август, 12 сәгать 36 минут 
  • Сәлим Бохаров

Беренче алып баручы: Муса Җәлил шигырьләрен нинди кәгазь кисәге тапса, шуңа язган. Шагыйрьнең үлем сәгатен көткәндә дә җанны иркәләрлек шигырьләр язуы бер батырлык булса, ул шигырьләрне үз илеңә кайтару – икенче батырлык. Бергә тоткынлыкта булган иптәшләре М.Җәлилнең шигырьләрен туган илгә кайтарып җиткерә ала. Аларны бөтен дөнья белә.

Шигыр “Кызыл ромашка”, Бурелэр”, “Яулык”, “Жиллэр” (4 бала)

Икенче алып баручы: М.Җәлилнең ике “Моабит дәфтәрләре” туган илгә кайтты. Анда 93 шигырь бар. Беренче дәфтәрдә 60 шигырь, икенчесендә 33 шигырь. Ул дәфтәрләр хәзерге вакытта Татарстан дәүләт музеена тапшырылган. Беренче дәфтәрне Габбас Шәрипов, икенче дәфтәрне чит ил кешесе Андре Тимерманс төрмәдән алып чыгып безнең илгә тапшыра.

1956 елны М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул “Моабит дәфтәрләре” өчен 1957 елны Ленин премиясе белән бүләкләнә. Муса Җәлил – иң югары дәрәҗәдәге шушы ике дәүләт бүләгенә лаек булган бердәнбер шагыйрь.

Солдат (ут сүнгән, солдатка гына яктылык төшә). 

1945 нче елның язында, без, Берлинга һөҗүм итеп, Моабит төрмәсе ишегалдында янып ята торган китап өемнәре, тагын чәчелеп ятучы китапларны күрдек. Бер иптәшебез шул китаплар арасыннан рус хәрефләре белән язылган китап табып алды. Китапның буш калган бер битенә русча болай язылган иде:

   «Я татарский поэт Муса Джалиль, заключен в Моабитскую тюрьму как пленный, которому предъявлены политические обвинения и, наверное, буду скоро расстрелян. Если кому-нибудь из русских попадет эта запись, пусть передадут привет от меня моим товарищам-писателям в Москве, сообщат семье…»

Шигырь «Егет коче» (бер бала)

Оченче алып баручы: Бүгенге тынычлык  өчен көрәште Муса Җәлил. Анын шигерләре якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

Дуртенче алып баручы: Күп еллар үтүенә дә карамастан Җәлилнең данлы иҗаты мәңге безнең күңелләрдә яшәр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Герой – шагыйрь Муса Җәлил.”Кичер, илем!”

Максатлар: -шәхес буларак УУЭ: язучы тормышы белән кызыксыну,шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү,соклану хисләре тәрбияләү,гражданлык нигезләрен формалаштыру; -коммуникатив УУЭ: информация табу,иптәш...

Татар халкының бәйрәмнәре, йолалары

Дәрестән тыш эшчәнлек программасы. Эш  программасына татар халкының  гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәр, йола уеннарын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар тупланды. "Сабантуй"...

"Борынгы соборлар. Болгар дәүләте – татар халкының борынгы архитектура үзәге." темасына дәрес эшкәртмәсе.

Тема:       Борынгы   соборлар.    Болгар  дәүләте – татар  халкының  борынгы      архи-...

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә....

Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган КВН

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Муса Җәлил портреты, бер якта китапларыннан күргәзмә куелган, икенче якта кичәнең эпиграфы  итеп алынган шигъри юллар эленгән.    Уртада ике команда....