план конспект урока по татарскому языку "Сыйфат сүз төркемен кабатлау"
план-конспект урока (3 класс) на тему

Сыйфат турында белемнәрне ныгыту, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; дөрес язу күнекмәләре формалаштыру, әниләрне хөрмәт итү, ярату хисләре тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_tat.tel_.docx32.13 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфат сүз төркемен  кабатлау

Максат: Сыйфат турында белемнәрне ныгыту, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; дөрес язу күнекмәләре формалаштыру, әниләрне хөрмәт итү, ярату хисләре тәрбияләү

Оештыру моменты.

  1. Хәерле көн укучылар.Кәефләрегез ничек?(Слайд 1)

Укучылар:

Кояшлы иртә кебек.

Матур булсын көнебез!

Көләч булсын йөзебез.

Булыйк һәрчак әдәпле!

Отыйк  матур гадәтне

  • Әйдәгез, бер- беребезгә уңышлар теләп, дәресебезне башлап җибәрик.
  1. Уку мәсьәләсен кую.

(Слайд 2) Сезнең алда кроссворд , без бергәләр шушы кроссвордны чишәрбез.

Ә хәзер мин сезгә табышмакларны укыйм, сез җавап бирерсез.Әзерме? Башладык.

    1.Аягы юк,кулы юк.
     Ишек ачуга өй эченә йөгерә.
     Бу ни була,кем белә? 
( Суык)

2нче табышмакны тыңлыйбыз.
    2.Җәен дә,кышын да ямь-яшел
.(Чыршы)

3нче табышмакны тыңлыйбыз.
    3.Агач башында көмеш алка. 
( Ай)

          4. Язын дөньяга килә,

    Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)

    5.Ашамый, эчми,

  Көне – төне эшли. (Сәгать)

         5. Өй эчендә базым бар,

             Баз эчендә бозым бар.

              Керер идем – сыялмыйм ,

             Бозларында шуалмыйм.  (суыткыч)

с

у

ы

к

 ч      

ы

р

ш

ы

а

й

я

ф

р

а

к

с

ә

г

а

т

ь

с

у

ы

т

к

ы

ч

Нинди сүз килеп чыкты укучылар

Без сыйфат турында беләбезме? (Әйе) Нәрсә ул сыйфат? (билгеләмәсен әйтәләр)

Димәк,бүгенге дәресебезнең темасы нинди? (Сыйфат темасын кабатлау)

Сыйфат темасын кабатлау булгач,  бүгенге дәресебезнең максаты нинди булыр?

-Антоним сыйфатларны кабатлау

-Синоним сыйфатларны кабатлау

-Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау

-Сыйфатларның төрле билге белдерүләрен кабатлау

  1. Уку мәсьәләсен чишү.
  1. Бүгенге числоны языйк, сыйныф эше

Матур язу

Әни диеп язып куйдым,

Яңа яуган ак карга...

-Укучылар бу шигырьнең дәвамын кем белә?

(Таптамагыз һич ярамый,

Әни сүзен таптарга!)

-Әйе укучылар, безнең әниләребез иң кадерлеләребез, аларны без һәрвакыт яратырга хөрмәт итәргә тиешбез

1.Сыйфат турындагы белемнәрне искә төшерү.

-сыйфатның лексик мәгънәсе (экранда текст язылган, сыйфатның исемгә бәйләнеп килгәнен ачыклау)

  Менә салкын кыш та килеп җитте. Бөтен җирне ак кар каплады. Агачлар ак күлмәк кигән кебек утыралар.

-Текстан исемгә бәйләнеп килгән сыйфатларны табыгыз һәм исемнән чыгып сыйфатка сорау куегыз?

-Ни өчен сыйфат исемгә бәйләнеп килгән? (Исем предметны белдерә, ә сыйфат предметның билгесен белдерә, шуңа күрә сыйфатлар җөмләдә исемгә бәйләнеп килә)

 

2. СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ. Мин сезгә предмет рәсемнәре ясалган карточкалар өләшәм. Карточкалар астына шул предметның билгеләрен язарга кирәк. Эшне бердәм, тигез башкарырга кирә Предметның 1 билгесен язган саен карточкаларны сәгать теле йөреше уңаена алыштыра барасыз.( алма, төлке, ак , кыяр)

-Димәк, сыйфатлар предметларның нинди билгеләрен белдерәләр?(слайд)

Төсен

Тәмен

Формасын

Холыкны(характерны)

Вакытны

Табигать күренешләрен

(Укучылар үзләренең һәр билгегә туры килгән сыйфатларын укыйлар)

4. Балалар татар теленең сүз байлыгы чиксез.Шуны тагын бер кат дәлилләп

антоним сыйфатларны кабатлап китик 

Нинди сүзләр антоним сүзләр дип атала?( Капма- каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип аталалар)

 " Бияләйнең парын тап!" уены. Укытучы 1 бияләй артына язылган сыйфатны укый, укучылар өстәлдә яткан бияләйләр арасыннан шул сүзнең антоним пары язылган бияләйне табарга тиешләр

5. Искә төшерик:

-Нинди сүзләр синоним дип атала?( охшаш мәгънәле сүзләр синоним дип атала)

Синоним сыйфатларны кабатлау. Бирелгән сыйфатларга синоним сүзләр язарга. (карточкалар белән дәфтәрдә эш) Бирелгән мисаллардагы сыйфатларны шул ук мәгънә белдерүче сүзләр белән алмаштырып язарга.

Лилия уңган, ...

Марат көчле,...

Зилә матур,...

Файдалану өчен сыйфатлар: гүзәл, батыр, алтын куллы, өлгер, егәрле, чибәр, булган, нәфис, гайрәтле,

Тикшерү

ФИЗМИНУТКА

Су буенда бакалар,

Бик иртә уяналар.

Алга да иеләләр,

Артка да иеләләр.

Сулга да иеләләр

Уңга да иеләләр.

Аякларын тып- тып итеп,

Кулларын чуп- чуп итеп

Әкрен генә суга чумалар.

6.Сыйфатның нинди дәрәҗәләрен беләсез, искә төшерәбез. Дәреслекнең 20 битен ачабыз 23 нче күнегүне дәфтәрләрдә язып эшлибез.

Сары, матур, әче, биек сыйфатларын, төрле дәрәҗәләргә куеп, таблицадагы үрнәк буенча язарга.

Кайсы сыйфатлар барлык дәрәҗәдә дә килә ала(Әче, сары)

Кайсы сыйфатлар нинди дәрәҗәдә килә алмый?( матур, биек кимлек дәрәҗәсендә килә алмый)

7 . Дәрестән чыгу өчен билет. Ә хәзер сыйфатлар турында алынган белемнәребезне тикшереп китик, тест эшләп алырбыз. Тест биремнәрен карап чыгыгыз. Дөрес җавапны һәрвакыттагыча түгәрәк эченә алабыз. Теоретик белемнәрне гамәлдә ничек кулланырсыз икән.

1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметны;

б) билгене;

в) хәрәкәтне.

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

а) Нишли?

б) Кем? Нәрсә?

в) Нинди? Кайсы?

3. Кайсы сүз артык?

а) Яшел

б) Кызыл

в) Хәйләкәр

4. Алма сүзенә кайсы сыйфат туры килми?

а) Баллы

б) Акыллы

в) Яшел

5. Кайсы җөмләдә сыйфат юк?

а) Мин бүген бик иртә тордым.

б) Безнең песи иркә һәм хәйләкәр.

в) Алсу матур күлмәк кигән.

6. Матур сыйфатының антонимын табарга

а) чибәр

б) күркәм

в) ямьсез

г) гүзәл

7. Җылы сыйфатының синонимын табарга

а) эссе

б) суык

в) салкын

-укучыларның мөстәкыйль эшләүләре;

 

IV. Рефлексия

- Бүген без дәрестә нинди сүз төркемен кабатладык? 
- Ул нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә? 
- Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар, ниндиләр? 
- Сыйфатлар җөмләдә нәрсәгә бәйләнеп киләләр? 
- Сыйфатның сөйләмдәге роле нинди? 

 Белемнәрне  бәяләү.

- Ә хәзер дәрестә эшләвегез буенча үзегезгә бәя бирегез. Сез үзегезне кайсы баскычта дип саныйсыз?.

1 нче баскыч

 

Дәресне аңладым , миңа дәрес ошады

2 нче баскыч

Дәресне аңладым, ләкин сораулар калды

3 нче баскыч

                                                                                                                    Бөтенләй бернәрсә дә

                                                                                  Аңламадым

Сайлаган баскычка смайликларыгызны куеп чыгыгыз

V.Өй эше бирү

Сезнең өстәлләрегездә 3 төстә карточкалар бар.

-Әгәрдә сез дәресне аңладым, миңа дәрес ошады дип уйласагыз яшел төсне аласыз;

-Әгәрдә дәресне аңладым, ләкин сораулар калды дип уйласагыз сары төсне аласыз;

-Бөтенләй бернәрсә дә аңламадым дип уйласагыз кызыл төсне алыгыз..

Кемнәр яшел төстәге карточканы сайлады, алар яшел конверттан өй эшен алалар;

Кемнәр сары төстәге карточканы сайлады, алар сары конверттан өй эшен алалар;

Кемнәр кызыл төстәге карточканы сайлады, алар кызыл конверттан өй эшен алалар;


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока татарского языка обобщение по теме "Имя существительное"

План-конспект урока татарского языка в 4 классе "Обобщение по теме имя существительное". Так как урок обобщения знаний, на уроке используется различные задания развивающего характера....

План-конспект урока в 4 классе "Лес" на татарском языке

Тема. Урман- табигый бергәлекМаксат:организмнарның үзара бәйләнешләрен ачыклау; укучыларның тере организмнарның экосистемадагы үзара бәйләнешләре турындагы белемнәрен гомумиләштерү, логик фикер йөртүл...

конспект урока по татарскому языку

Сыйфат темасын кабатлау...

План-конспект урока по татарскому языку для 3 класса русской группы "Безнең авыл” текстындагы яңа лексика."

Тема: “Безнең авыл” текстындагы яңа лексика. Дәреснең максаты: “Безнең авыл” текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру.·         тема буенча  лексик күне...

План-конспект урока татарского языка на тему "Предметны белдергән сүзләр"

План-конспект урока татарского языка на тему "Предметны белдергән сүзләр"...

План конспект урока по татарскому языку "Антонимнар" 4 класс

План- конспект открытого урока по татарскому языку в 4 классе "Антонимнар". Урок изучение нового материала....