План конспект урока по татарскому языку "Антонимнар" 4 класс
план-конспект урока (4 класс) по теме
План- конспект открытого урока по татарскому языку в 4 классе "Антонимнар". Урок изучение нового материала.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
antonimnar.docx | 294.97 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Антонимнар.
Максат: Антонимнар турында күзаллауларын киңәйтү.
Бурычлар:
Капма-каршы мәгънәле сүзләрне күзәтү; тексттан антонимнарны таба белергә, бирелгән сүзләргә туры китерә белергә өйрәтү.эш барышында антонимнарның бер үк сүз төркеменә керүләрен ачыклау.
Сөйләм һәм уйлау эшчәнлеген үстерү, күзәтүчәнлекләрен, чагыштыра , анализ ясый, нәтиҗә чыгара белүләрен үстерү;коммуникатив һәм танып-белү компетентлыгын үстерү.
Туган телнең серләрен белүгә кызыксыну уяту, үзтикшерү, теләктәшлек, үзбәя күнекмәләрен үстерергә ярдәм итү.
Метапредмет: уку эшчәнлегенең максатларын һәм бурычларын кабул итү һәм саклый белү; уку эшчәнлеген планлаштыра, контроль ясый белү, бәяләү күнекмәләрен формалаштыру.
Шәхси: : сыйныфташлары һәм укытучылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү.
Танып-белү эшчәнлеген оештыру формалары: төркемле, парлы, индивидуаль, фронталь.
Планлаштырылган нәтиҗәләр: укучылар антонимнар турында күзаллауларын киңәйтәләр, белемнәрен практикада кулланалар, тексттан антонимнарны таба белергә, бирелгән сүзләргә туры китерә белергә өйрәнәләр.
Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу. Оборудование: Дәреслек. Татар теле – 4 сыйныф , Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова; презентация, группалы эшкә күрсәтмә материал
Дәрес барышы:
I.Дәресне оештыру.
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн безгә,
Хәерле көн сезгә.
Барыбызга да хәерле көннәр теләп дәресебезне башлыйбыз.
II.Актуальләштерү
-Укучылар, без үткән дәрестә нинди тема өйрәндек?
-Нинди сүзләр синонимнар дип атала?
III.Яңа темага керү.
КОНЭРС.
-Укучылар, почмакларда сүзләр язылган . Сезнең кулларыгызда шул сүзләргә синонимнар бирелгән. Һәрберегез синоним парларыгызны табып почмакларга барып басыгыз. Шатлык-куаныч, сөенеч;матур-гүзәл, чибәр, сылу; зур-дәү,олы; кечкенә-бәләкәй, нәни;тәмле-татлы, баллы, тәмсез.
-Син ни өчен бу почмакны сайладың? (Берничә баладан сорап чыгыла)
-Син ни өчен почмак сайламадың? (Минем синоним парым юк)
-Укучылар аңа нинди пар табарга була? (Антоним)
-Димәк без бүген сезнең белән нинди тема өйрәнәбез? (антоним)
-Бу антоним сүзләр нинди мәкальдә очрый?
Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра.
-Бу мәкаль нинди мәгънә белдерә?
-Әйдәгез бу мәкалъне матур һәм дөрес итеп дәфтәрләргә язып куябыз. Антоним сүзләр астына сызабыз.
IV. Яңа теманы ачу.
1.-Укучылар, сез антоним сүзләр белән танышмы?
-Нинди сүзләр антонимнар дип атала?
-Сез үзегезгә бүгенге дәрескә нинди максат куясыз? (Антоним сүзләр турында белемнәрне тирәнәйтү)
2.– Мин сүзләр әйтәм, ә сез шул сүзләрнең антонимнарын язасыз.
Кечкенә-зур, утыра- баса, тынычлык-сугыш, яшь-карт, тапты-югалтты. Үзара тикшерү.
– Дәфтәрләрегезне алыштырыгыз һәм иптәшегезнекен тикшерегез.
-Укучылар, игътибар белән карагыз әле, язган антоним парлар нинди сүз төркемнәренә керәләр?
-Бер парда төрле сүз төркеме була аламы?( Антонимнар бер үк сүз төркеменә керә) (Нәтиҗә-слайд)
3. « Дөрес-дөрес түгел» (слайд ) (сүзләр бирелгән): Көн – төнге, юаш – усаллык, эшләү – ял. – Мин бу сүзләр антонимнар дип уйлыйм.
-Мин дөрес уйлыйммы? Исбатлагыз.. (Антонимнар түгел , чөнки төрле сорауга җавап бирәләр.). - Хаталарны төзәтегез, сүзләрнең антонимнарын табып языгыз.
1 төркем – көн – төнге,
2 төркем – юаш – усаллык 3 төркем – эшләү – ял. Тикшерү :
1 төркем: көн-төн; 2 төркем: юаш- усал; 3 төркем: эшләү- ял итү . – 1 төркем антоним парлар нинди сүз төркеменә карый?
2 төркем антоним парлар нинди сүз төркеменә карый?
3 төркем антоним парлар нинди сүз төркеменә карый?
Нәтиҗә ( Антонимнар исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәре белән белдереләләр)
V.Беренчел ныгыту.
-Укучылар, антонимнар ни өчен кирәк?
-Антонимнар күбрәк кайда кулланыла?
1. Мәкальләрдән антоним сүзләрне табарга. РЕЛЛИ-КОУЧ.
-Сезгә мәкальләр бирелгән .Сез шул мәкальләрдән антонимнарны табып языгыз. Батыр бер үләр, куркак мең үләр.
Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз җанга җәрәхәт.
Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы.
Яхшы сүз-яз кебек, яман сүз-көз кебек.
-Антонимнар күбрәк кайда кулланыла икән ? Нәтиҗә
2.. Уен «Капма-каршы сүзләр» (карточкалар буенча төркемнәрдә эшлиләр) 1 төркем: Ял итә - – …, суыта – …, тора – …, бара – …, елый ... 2 төркем: Дошман- – …, җәй– …, идән – …, иртә – …, шатлык - … . 3 төркем: иске – …, салкын– …, тар – …, эшчән – …, озын - … . Тикшерү. (слайд )
VI .Физминутка . МИКС-ФРИЗ-ГРУП
- Авазлар ничә төргә бүленә?(2)
- Мәктәп сүзе ничә хәрефтән тора?(6)
- Антоним сүзе ничә иҗектән тора?(3)
- Бүген атнаның ничәнче көне? (4)
VII. Алган белемнәрне системалаштыру.
1. (СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ)
А) Яңгыр алдыннан..
Салкын җил биткә бәрә. . Җир өстеннән авыр болытлар ага. Көчле күкрәү тавышы ишетелә. Аяк астында җир коры.
- Ни өчен текстның исеме шундый?
-Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне антонимнары белән алыштырып языгыз.
-Килеп чыккан текстны укыгыз.
Җылы җил биткә бәрә. . Җир өстеннән җиңел болытлар ага. Көчсез күкрәү тавышы ишетелә. Аяк астында җир юеш.
Текстның исеме туры киләме?
- Яңа текстка исем бирегез. – Яңгырдан соң.
Б) Картиналар буенча сораулар бирү:
- Кайсы картина беренче текстка туры килә?
-Кайсы картина икенче текстка туры килә?
Картиналарны чагыштырып антоним сүзләрне табыйк әле.
-Күк йөзе нинди?
-Кайсы картинада көн нинди?
Агачлар ничек тора?
Җил турында нәрсә әйтә аласыз?
- Дифференциаль эш.
1) (Сүзләрне антоним парлары белән тоташтыр)
Яхшы ямьсез
Матур суык
Аз начар
Җылы күп
Ялкау кечкенә
Зур тырыш
2) ....... урманга патша, *****
Кышын кардан да аста. (Аю)
Көннәр озая,
.......... кыскара.
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара? (Яз)
* ........ чәчә барыр,
Акылсыз җыя барыр.
(Белем)
* җир, кара тап,
Нәрсә булыр, уйлап тап.
(Китап)
Сүзләр: акыллы, ак, төннәр, җәен.
3.Буар елан мультфильмыннан өзек карау.
-Нинди антоним сүзләр очрады?
4. Кроссворд чишү.
- Бирелгән сүзләрнең антонимнарын языгыз.
-Вертикаль буенча нинди сүз килеп чыкты?
VIII. Йомгаклау.
-Укучылар, дәрестә без нинди сүзләр трында өйрәндек?
-Антонимнар дип нинди сүзләргә әйтәбез?
Антонимнарны кайларда кулланырга була?
IX. Рефлексия
Чыгу билетлары
| Әйе + | Юк + |
Синонимнар -охшаш мәгънәле сүзләр. | ||
Антонимнар капма-каршы мәгънәле сүзләр | ||
Антоним парлар төрле сүз төркеме булып киләләр | ||
Сиңа дәрестә авыр булдымы? | ||
Әйе-юк -антоним сүзләр? |
X.Өй эше . Антоним сүзләр кертеп хикәя язып килергә.
Тема: “Көзге урманда”, “Туган көнем”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
План-конспект урока татарского языка обобщение по теме "Имя существительное"
План-конспект урока татарского языка в 4 классе "Обобщение по теме имя существительное". Так как урок обобщения знаний, на уроке используется различные задания развивающего характера....
План-конспект урока в 4 классе "Лес" на татарском языке
Тема. Урман- табигый бергәлекМаксат:организмнарның үзара бәйләнешләрен ачыклау; укучыларның тере организмнарның экосистемадагы үзара бәйләнешләре турындагы белемнәрен гомумиләштерү, логик фикер йөртүл...
План - конспект по татарскому языку в 4 классе
План конспект по татарскому языку в 4 классе на тему :" Тиңдәш кисәкләр"...
План-конспект по татарскому языку в 3 классе
План-конспект в 3 классе по татарскому языку на тему "Фигыльләр илендә сәяхәт"...
План-конспект по татарскому языку в 4 классе
План-конспект по татарскому языку в 4 классе на тему "Сыйфат. Кимлек дәрәҗәсе"...
План - конспект урока математики 3 класс
Повторение основных вопросов математики, изученных в 3 классе....
План-конспект урока татарского языка на тему "Предметны белдергән сүзләр"
План-конспект урока татарского языка на тему "Предметны белдергән сүзләр"...