Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар
тест по чтению (4 класс) на тему
Башлангыч сыйныф укучыларына фикерләү сәләтен үстерү өчен материаллар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
fikerl.slte-didaktik_materiall.doc | 60 КБ |
Предварительный просмотр:
Бу биремнәр 2 нче класс материалына таянып эшләнде. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү өчен кулланыла. Биремнәрдә бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру күздә тотылды. Бу биремнәр дәресләрдә, дәрестән соң өстәмә эш вакытларында, олимпиадага әзерлек өчен тәкъдим ителә.
Песи малае Әнәс
(өзек)
Әнәс исемле песи малаен кунакка дип шәһәргә алып килгәннәр. Әнәс бер көн кунак булган, ике көн кунак булган – күңелсез булып киткән моңа. Зөһрә апасы иртән иртүк мәктәбенә йөгергән. Аның әти – әнисе эшләренә киткәннәр. Песи малае Әнәс тәрәзә төбендә и моңая, ди, и эче поша, ди. Гаҗәп икән шәһәр дигән җирдә. Зуп –зур ишегалдында сыер мөгрәми, сарыклар бәэлдәми, чуар тавыклар кыткылдамый. Кызыл кикрикле әтәч тә кәпрәеп йөрми, үсеп килүче каз бәбкәләре дә пипелдәшми икән.
(Сөмбелә Гаффарова)
Бирем №1
Текстны укы. Укытучы әйткәч, калган җиргә таяк сыз. Текстны дәвам ит.
Бирем. №2 Түгәрәк эченә әсәрдә катнашучыларны яз.
Бирем. №3 Сүзләргә сорау куй.
Әнәс --------- Зөһрә --------- Әти --------
Бирем №4 Сорауларга җавап бир.
А) Гаиләдә тагын ике бала булса, барысы гаиләдә ничә бала булыр иде? --------------
Б) Өзектә барлыгы ничә йорт хайваны турында әйтелгән? -----------
Бирем №5 Песи кушаматлары уйлап яз. ------------------------------------
Бирем №6 Хәрефләр санына караганда авазлар саны күбрәк булган ике сүз яз. -------------------------------------------
Бирем №7 Юлдан – юлга күчереп була торган сүзне түгәрәкләп ал.
эче әтәч чуар
Бирем №8
Хайваннарның хәрәкәтен белдерүче сүзләрне дөрес итеп тоташтыр.
сыер бәэлди
сарык мөгри
тавык пипелди
каз бәбкәсе кәпрәя
Бирем №9 Терек булмаган табигатьне белдерүче сүзнең астына сыз
песи сарык шәһәр
Бирем №10
Зөһрә ничек итеп песинең күңелен күтәрә алыр иде. Ике җөмлә белән яз.
Рәхмәт өчен түгел
(өзек)
Кыр үрдәге камышлыкка оя ясаган. Ояга йомыркалар салган да бәбкә чыгарырга утырган. Шулвакыт каяндыр явыз төлке килеп чыккан. Ул кыр үрдәген йомыркалары өстеннән эләктереп алган да торып чапкан. Моны күрше абый күреп торган. Барып караса, ояда – ун йомырка.
Күрше абый йомыркаларны алып кайта да тавык астына сала. Берничә көннән ун үрдәк бәбкәсе борын төртеп чыга.
(Әхсән Баян)
Бирем №1. Өзекне укып чык.
Бирем №2
Сүзле схемага карап эчтәлеген сөйлә. Башта чылбыр буенча тоташтыр.
Бирем №3 Сорауларга җавап бир.
*Икенче ояда да шулкадәр йомырка булса, ике ояга барлыгы ничә йомырка булыр иде? ---------------------
*Икенче ояда бәбкәләр, беренчесенә караганда 3 кә кимрәк чыкса, икенче ояда ничә бәбкә чыгар? --------------
Бирем №4. Сүзләрдәге аваз һәм хәрефләр санын билгелә.
Ояга ------------ явыз --------------
Бирем №5 Сүзләрдәге калын сузык аваз хәрефләрен түгәрәкләп ал.
абый борын йомырка
Бирем №6 Бирелгә сүзләрдән туклану чылбыры төзеп яз.
Үлән, төлке, үрдәк
Бирем №7 Үрдәк бәбкәсенә үсәргә тиешле шартларны ук белән тоташтыр.
Һава
Җир
Кояш Үрдәк бәбкәсе
Боз
Таш
Су
Бирем №8 Кыр үрдәкләренең дөньяга килүенә кем сәбәпче? ------------
-----------------------------------------------
Бирем №9 Сезнең алда шундый вакыйга булса, сез нишләр идегез? Берничә җөмлә белән яз.
Ак песи
(өзек)
Төзүче абыйлар һәм апалар урамда биш катлы бик матур йорт җиткерделәр. Шул матур йортның беренче подъездына өч малай, өч кыз күчеп килде. Алар, бик тиз танышып, дуслашып киттеләр. Кыш көннәрен дә, яз көннәрен дә, җәй көннәрен дә гел бергә уйнап үткәрделәр.
( Газиз Мөхәммәтшин)
Бирем №1.
Өзекне укып чык.
Бирем №2
Сорауларга җавап бир.
*Балалар кайсы ел фасылларында бергә уйнаганнар?
-----------------------------------------
*Төзелгән йорт ничә катлы? -------------------------
*Тагы бу йортка ике кат өстәсәләр, йорт ничә катлы була? --------
*Барлыгы ничә бала күчеп килгән. ----------------------
Бирем №3
Балаларга исем куш. Беренче баганага малай исемнәре, икенче баганага кыз исемнәре яз.
_______________ ______________
_______________ _______________
_______________ _______________
Бирем №4.
Сүзләрне иҗекләргә бүл.
төзүче апалар килде
Бирем №5.
Сузык аваз хәрефләре астына сызарга.
йорт үткәрделәр
Бирем №6
Яңгырау тартык аваз хәрефләрен түгәрәкләргә.
биш матур
Бирем №7.
Артык сүзне түгәрәкләп ал.
кыз малай кыш
Минем кадерле әбием
(өзек)
Минем әбием җитез куллы булган. Ул үзенең кечкенә куллары белән җәен урак урган, кышын җитен, йон эрләгән, шәл бәйләгән. Минем әбием кулларыннан узган эшләрне тау итеп өйсәң, ул тау болытка тияр иде; юл итеп сузсаң, аны узарга бер гомер кирәк булыр иде. Шушы куллары белән минем әбием ничә бала карап үстергән. Аларны киендергән, туйдырган, моңлы вакытларында башларыннан сөеп иркәләгән. (Нәби Дәүли)
Бирем №1.
Өзекне укып чык.
Бирем №2.
Әби нинди эшләр башкарган. Түгәрәк эченә язып чык.
Бирем №3
Әбинең 4 кызы, кызларга карганда 2 гә кимрәк малае булса, әбинең ничә малае булган?
Бирем №4
Әбинең балаларны ничек караганлыгы турында әйтелгән сүзләрне тап. Сызык белән тоташтыр.
киендергән
юындырган
туйдырган әби
уйнаткан
иркәләгән
Бирем №5
Җөмләдә төшеп калган сүзне табып яз.
Шушы куллары белән минем әбием ничә ....... карап үстергән.
Бирем №6
Ике бер төрле тартык кергән ике сүз эзләп табып язарга.---------------------------------------------------------------------------------------
Бирем №7
Әбигә нинди сыйфатлар хас. 4 сыйфатны яз.
Эш үткәч үкенүдән файда юк.
(өзек)
Менә бер кош аның баш очыннан ук очып үтте дә, ерак түгел юл кырыена барып кунды. Шул чак Марат, аңа төбәп, бер таш атып җибәрде. Таш кошның башына барып тиде. Ул шунда ук егылды һәм канатлары белән бер генә җилпенде дә үлде.
Марат тиз генә кош янына йөгереп барды. Кошның урман чикләвеге зурлыгындагы башыннан бер генә тамчы кан тамган. Ә нәни томшыгыннан яфрак корты күренеп тора. (Гасыйм Лотфи)
Бирем №1. Өзекне укып чык.
Бирем №2
Эчтәлекне сүзләргә карап сөйлә. Сызык белән тоташтырып бар.
Бирем №3 Сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгелә.
кошның тамчы
Бирем №4
Хәрефләр санына караганда, авазлар саны күбрәк булган сүзне шакмак эченә ал.
таш юл үлде
Бирем №5.
Сүздәге саңгырау тартык аваз хәрефләре астына сыз.
чикләвеге кошның
Бирем №6
Сүзләрне алфавит тәртибендә яз.
Кош ,очып, тиде, кан,юл, Марат
-------------------------------------------------------------------------
Бирем №7
Авазларга караганда хәрефләр саны азрак сүзне түгәрәкләп ал.
яфрак кан кош
Бирем №8
Малайга туры килә торган сыйфатларны тоташтыр.
Әдәпле
Ерткыч
Кызыксынучан малай
Кансыз
Ягымлы
Үрдәк бәбкәләре
Күрше абый
Төлке
Кыр үрдәге
кан
Кош
Яфрак корты
Марат
Таш
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар.
Әдәби укудан дидактик материаллар....
Татар теленнән дидактик материаллар. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".
4 нче сыйныфта кабатлау һәм гомумиләштерү дәресләре өчен....
Татар теленнән дидактик материаллар.
Кабатлау - гомумиләштерү дәресләре өчен (4 нче сыйныф)...
Уку һэм язуда кимчелекләре булган кече яшьтәге мәктәп балаларының иҗек структурасын үстерү өчен дидактик уеннар һәм күнегүләр.
Соңгы елларда мәктәпкә беренче сыйныфка килүче балалар арасында сөйләм телендэ кимчелеге булганнар саны арту күзәтелә. Киң таралган сөйләм кимчелекләренең берсе – иҗек структурасы бозылу.Иҗек ст...
1 нче сыйныф өчен Туган телдән дидактик материаллар
Дидактический материал, Татарский язык...
2 нче сыйныф өчен Туган телдән дидактик материаллар
Дидактический материал, Татарский язык...
3-4 нче сыйныфлар өчен Туган телдән дидактик материаллар
Дидактический материал, Татарский язык...