Внеклассное чтение по татарской литературе "Фатих Карим - поэт-патриот"
план-конспект урока (1 класс) по теме
Конспект внеклассного чтения по теме "Фатих Карим – поэт - патриот".
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
fatih_karim_1.docx | 25.36 КБ |
Предварительный просмотр:
Министерство образования Республики Башкортостан
Отдел образования Администрации муниципального района Бижбулякский район
Республики Башкортостан
Муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение средняя общеобразовательная школа имени Фатиха Карима с. Аитово
Тема: Фатих Карим – поэт - патриот.
Арсланова Гузаль Минивазировна
Дәреснең темасы: Якташыбыз Фатих Кәрим – шагыйрь-патриот.
Теманың максаты: коммуникатив һәм танып – белү универсаль уку күнекмәләрен булдыру.
Өйрәтү максаты: 1) якташыбыз шагыйрь Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирү, җиңү көне турында мәгълүмат бирү;
Белем бирү максаты:1) Фатих Кәримнең шигырьләре турында фикер йөртә белергә өйрәтү,аның туган иленә тугрылыклы, патриот- шагыйрь булуына басым ясау; 2) фикерләү сәләтен үстерү,3) сөйләм телен үстерү, 4) нәтиҗә ясый белүләрен ныгыту,
Тәрбияви максат :1) аралашу культурасы булдыру, 2)тынычлыкның кадерен белергә өйрәтү, 3) сугыш батырларына, ветераннарына хөрмәт хисе тәрбияләү,
Көтелгән нәтиҗә : 1) шигырьнең эчтәлеген аңлый белүләре, 2) сүзләр өстендә эшләгәндә мәгънәләрен аңлата белүләре,3)шигырьләрне сәнгатьле укый белүләре,
УУГ(универсаль - укыту гамәлләре) :
1) шәхси: укуга карата кызыксыну хисе булу,
2) регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
3) танып – белү: Җиңү бәйрәменең иң зур бәйрәм икәнлеген аңлату,
4) коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Предметара бәйләнеш: уку, җыр.
Материал: проектор, интерактив такта, ноутбук.
Җиһазлау: презентация, Фатих Кәрим китаплары, “Яз” темасына рәсемнәр.
Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү.
Методлар: өлешчә эзләнү, әңгәмә, иҗат итү.
Дәреснең планы:
I.Оештыру өлеше.
II.Белемнәрне актуальләштерү:
- Бөек Җиңү бәйрәме турында;
- Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләр, язучылар турында әңгәмә.
- Әдәбият елы турында мәгълүмат.
III.Яңа материал:
- Эпиграф уку;
- Ф Кәримнең тормыш юлы;
- Шагыйрьнең иҗаты;
- Слайдлардан шигырьләр уку;
- “Ант” шигыре өстендә эш.
IV. Белемнәрне ныгыту:
Сорауларга җаваплар бирү.
V.Йомгаклау. Дәрескә йомгак ясау. Нәтиҗә ясау.
Дәрес барышы.
- Оештыру өлеше.Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы. Укучылар, сезгә сорау бирәсем килә: быелгы 2015 ел калган еллардан кайсы ягы белән аерылып тора? Нәрсә алып килә безгә бу яз? Кемегез әйтеп бирә?
Укучы. Быел без Җиңүнең 70 еллык бәйрәмен каршы алабыз.
Укытучы. 9 май фашистларны җиңгән көн, зур,шатлыклы бәйрәм көн.
“День Победы” җыры яңгырый.
1) Кереш әңгәмә.
- Тыңлагыз әле, дусларым, бу җырны ишеткәнегез бармы?
-Бу җырны барлык милләт кешеләре дә яхшы белә, шуңа күрә мин аны сезгә рус телендә тыңлатырга булдым.
-Бу җыр җиңү бәйрәме турында.
-Этот праздник – со слезами на глазах... дип җырлана, ни өчен шулай диләр?
-Чөнки сугыш бик күп кешеләргә кайгы китергән. Сугыш бетсә дә күп кешеләр кайта алмаганнар, үлеп калганнар.
-Әйе, балалар,1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышы 1945 нче елда гына тәмамлана.Бу барлык кешеләр өчен дә зур шатлык була. Бу шатлыклы хәбәрне ишеткәч бөтен кеше урамнарга чыга, шатланалар, елыйлар. Шул көнне Мәскәү шәһәрендә бик зур салют ясала.
Шул көннән башлап менә инде 70 ел 9 май –зур бәйрәм көне итеп билгеләп үтелә.
Бу сугыш бер генә гаиләгә дә кайгы китермичә калмый.
Сугышка барлык ир-егетләр дә китә. Күпләре сугыш кырларында үлеп кала. Күп гаиләләрнең 2-3 уллары, хәтта 5 уллары кайта алмыйча кала.
Сугыш ... ничә миллион кешеләрнең гомерен өзгән, күпме балалар ятим калган, аналар тол калган.
Кадерле укучылар. Бөек Ватан сугышында катнашып, тиңдәшсез батырлыклар кылган илебез каһарманнары арасында башларын Ватан азатлыгы өчен яу кырында салган, гәүдәләре туган туфрактан еракта,чит җирләрдә ятып калган язучыларыбыз да бар. Алар күп, аларның батырлыгы сокланырлык һәм күпкырлы батырлык. Аеруча М.Җәлил, Г.Кутуй, А.Алиш, Ф.Кәримнәр безгә якын һәм таныш. Алар иҗаты аша без сугыш афәтен, фашизмның ерткычлыгын, вәхшилеген тоябыз. Чөнки алар сугыш фаҗигасен үз күзләре белән күргән, үз йөрәкләре аша үткәргән һәм кәгазь битләренә уеп калдырганнар. Укучылар, без бүгенге дәрестә шуларның берсе һәм аның иҗаты хакында сөйләшербез. Ул кем булыр дип уйлыйсыз?
Укучы. Ул – Фатих Кәрим.
Укытучы. Ә ни өчен Фатих Кәрим турында сөйләшербез?
Укучы.Чөнки Фатих Кәрим безнең якташыбыз.Ул татар шигъриятенең Йөзек кашларыннан саналган патриот шагыйрь.
Укытучы. Кем тагы нәрсә өстәр? Тагын да нәрсә елы быел?
Укучы. Тагы да быелгы ел - Әдәбият елы дип атала.
Укытучы: Бик дөрес әйттегез, Афарин! Хәзер инде менә шул ике төрле эчтәлекле темаларны берләштереп, эшебезне дәвам итик. Моны оештыру кыен булмаячак, чөнки бүген без сезнең белән сугышта катнашкан авылдашыбыз шагыйрь иҗатын искә төшереп, әдәбият белән дә якынлашырбыз. Безнең берүк вакытта китапханәбез дә эшләячәк, китаплар белән таныша аласыз. Китапханәче итеп берәрсен билгелик, әйдә Кусабкулова Элина булсын. Библиотекага язылырга да була, әгәр дә язылмаган булсагыз, язылырсыз.
Укытучы: Димәк, бүгенге чараның эчтәлеге берничә өлештән тора. Укучылар, кабатлап әйтәм: сүз бүген якташ язучы Фатих Кәрим турында барачак, без аны мәктәп программасын да өйрәнмәсәк тә класстан тыш уку дәресләреннән яхшы беләбез.
Слайд I.Эпиграф:
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң –
Гомерең озын була.
Әлеге шигьри юлларны Фатих Кәрим язган.Ул олы хакыйкатьне үзенең бөтен гомер юлы, бөтен иҗаты белән раслаган.
Укучылар, сез безнең мәктәптә үткән “Кәрим укуларында” аның шигырьләрен яттан сөйләдегез. Нинди шигырьләре күңелегезгә кереп калды?
Көтелгән җаваплар.
Бүген без Фатих Кәримнең иҗаты белән тулырак танышырбыз.
Слайд II. Ф. Кәримнең фотосы.
Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы безнең Ает авылында туган. Ямьле Дим буйлары, шау чәчәкле болыннар, балыкка бай елгалар, яшел урманнар Туган илнең гүзәл бер почмагы булып күңеленә кереп кала.
Слайд III. Туган йорты күренеше.
Кәрим кече яшьтән үк белемгә омтыла, поэзиягә булган мәхәббәте дә ата-ана нигезендә үк сиземләнә башлый. Шагыйрь үзе дә бу хакта болай дип язган: «Әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук тома сукыр әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштырганын ишетү, апам Мәрьямның үз дәфтәренә Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп кенә миңа укуы, абыем Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку – иҗат эшемә төп этәргеч булдылар».
Ф.Кәримнең әдәбият белән кызыксынуы әтисе үлгәч башлана. Ул һәр көнне, әнисен елата-елата, аңа «Сак-Сок бәете»н укый.Ә Бәләбәй педагогия техникумында укыганда исә шигырьләрен кулъязма журналга кертә. 1924 елны Казанга килгәч, аларның кайберләрен балалар матбугатында бастыра. Тора-бара бөтенләй газета-журналларда эшләүгә күчә.
Ләкин 1937 елда Ф.Кәрим кулга алына, Мулла улы буларак, имеш, үзенең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга кергән.
Бу вакытта аңа әле 30 яшь тә тулмаган була.
Төрмәдә утырганда да ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием җөйләрендә яшереп тота. Бу шигырьләрдә тоткын хәле бик ачык чагыла. Алай гына да түгел, шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга, сыгылып төшмәскә ярдәм итә.
Слайд IV. Хатыны Кадриягә язган шигыреннән өзек уку.
Слайд V.Ф Кәримнең хатыны Кадрия белән төшкән фотосы.
Слайд VI. Кызлары Ада, Ләйлә.
Фатих Кәрим кулына корал тотып, сәфәргә кузгала. Сугышка китү - шатлык түгел, әмма Ф.Кәрим моңа чиксез куана. Чөнки ул хәзер ил алдындагы бурычын чын ирләрчә үти ала. Шулай итеп,1941 елда Ф.Кәрим үзе теләп фронтка китә.
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә - балам. Син әнкәсе аның
Балабызны тотып ант итәм:
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.
Сизә бала,карый күзләремә:
“Сакла безне!“- ди ул күңеленнән.
Ана күкрәгеннән суырып алган
Сөт тамчысы алсу иренендә.
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.
Магнитофонда “Герман көе” җыры.
Слайд VII. Фронтта ул - сапёр, разведчик һәм взвод командиры була. Мәскәүдән алып Көнчыгыш Пруссиягә кадәр араны солдат булып, җиңеп үтә, зур батырлыклар күрсәтә. Ул ике тапкыр каты яралана, шуңа карамастан, яңадан сугышка омтыла. Ватанны дошманнан азат итү аның намус эшенә әверелә.
Сугыш елларында Фатих Кәрим кебек бай әдәби мирас калдырган башка каләм остасын табу кыендыр. Ул үзенә яшәү өчен бирелгән елларның санаулы икәнен белә, күңелендәгесен тиз-тиз язып калырга тырыша. «Гөлсем», «Идел егете», «Тирән күл», «Партизан хатыны», «Өмет йолдызы» поэмаларында илебез кешеләренең сугыш чорындагы батырлыгын, шул ук вакытта фашистларның канечкеч вәхшилеген гәүдәләндерә. «Разведчик язмалары» һәм «Язгы төндә» повестьлары нда сугышчыларның җиңүебезгә олы ышаныч белән яшәүләре, шушы изге максат өчен бөтен көч-ихтыярларын туплаулары сурәтләнә.
Ул балалар өчен дә шигырьләр, поэмалар, хикәяләр язган. «Гармунчы аю белән җырчы маймыл», «Пионерка Гөлчәчәккә хат», «Үлем уены», «Тирән күл» һ.б. әсәрләре- балалар әдәбиятының гүзәл үрнәкләре.
Ф.Кәримнең балалар өчен язылган шигырьләренә композиторларыбыз көйләр дә язган. «Яз җитә», «Ике дус», «Күбәләк», «Атлылар җыры» - шундыйлардан.
Кызганыч, Ф,Кәримгә җиңү шатлыгын кичерергә туры килми. Ул 1945 елның 19 нчы февралендә Көнчыгыш Пруссиядә һәлак була. Ләкин шагыйрьнең йөрәк ялкыны сугыш кырында сүнеп калмады, аның батырлыгы онытылмый.
Слайд VIII. Ф.Кәримнең кабере.
Ф.Кәримнең исеме дә телләрдән төшми, киресенчә, еллар үткән саен,күңелләргә якыная бара. 14-15 апрельләрдә якташыбызның үлүенә 70 ел тулу уңаеннан безнең Бишбүләк районында “Фатих Кәрим көннәре” үтте.15 апрельдә Минзәлә театр артислары Ает авыл халкы алдында Ринат Харисның “Күзләреңнән үбеп” дигән бик тирән эчтәлекле, Фатих Кәримнең ачы язмышы турында тамаша куйды. Ул шундый чиста, кыю, югары рухлы кеше булгана тагын бер кабат инандык. Аның шигырьләренең күбесе сугышка, туган илгә багышланган .
- Ә хәзер, укучылар, шагыйрьнең “Ант” шигырен өстендә эшлик. Мин сәнгатьле итеп укыйм, аннан сез укырсыз).
- Укучылар “ант” , “юлбасарлар”, “ватан” , “нәсел”сүзен сез ничек аңлыйсыз?
- Көтелгән җавап.
Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән сүзнең аңлатмасын уку.
Ант- 1) ил, халык алдында биргән тантаналы вәгъдә.
2) нәрсәне дә булса үтәргә ышандыру сүзе.
Юлбасар-1) юлчыларга һөҗүм итеп, малларын, әйберләрен талаучы;
2) урлау-талау белән шгыльләнүче кеше, кораллы карак.
Ватан – 1) туган ил, туып-үскән җир.
Нәсел – 1) бер бабадан килә торган кешеләр буыны, ыру.
- Укытучы. Шигырьнең исеменә тагын бер кат игътибар итегез әле.Сезнең үзегезнең ант биргән вакытларыгыз бармы? Кайчан һәм нинди очракларда?
- Укучылар җавабы.
- Укытучы. Шагыйрь туган илен, халкын, хатынын, баласын яратуын ничек белдерә?
- Укучылар җавабы.
- Укытучы.Сугышка китүче солдат ни өчен баласын тотып ант итә?
- Укучылар җавабы.
- Укытучы. Шагырь антын үти алганмы?
- Укучылар җавабы.
- Укытучы. Шигырь безне нәрсәгә өйрәтә?
- Укучылар җавабы.
Белем күнекмәләрне ныгыту.
- Укытучы. Шулай итеп, без бүген Фатих Кәрим иҗатын карадык.Ул нинди жанр өлкәсендә күп көч куйган?
- Укучылар : шигърияттә.
- Укытучы. Димәк, ул кем?
- Укучылар: шагыйрь.
Укытучы. Ни Фатих Кәримне шагыйрь-патриот дибез?
- Укучылар: чөнки Туган ил өчен, безнең тыныч тормыш өчен көрәшкән.
Йомгаклау.
Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты үзеннән-үзе әдәбият елы белән Җиңү бәйрәменә бәйләнгән. Фатих Кәрим шигырьләрен укып без үзебездә намус, кешелеклелек, туган илне ярату хисләре уятыйк. Имансызлык, рухи имгәклек күренешләрен бөек каһарманлык яктысында өйрәнергә тиешбез. Моның өчен иң кулай әсбап булып әдәбият хезмәт итә. Әдәбият елы һәм фашизмны җиңү көне юбилеенда Фатих Кәрим иҗатын өйрәнүне бик тә урынлы дип уйлыйм. Көннәр матурлангач, без сыйныф белән үзебезнең Ает авылында 40 еллап эшләүче Фатих Кәрим музеен карарга барырбыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Методическая разработка по внеклассному чтению "Муса Джалиль- в наших сердцах..." (на татарском языке)
Методическая разработка по внеклассному чтению в 4 классе, где учащиеся знакомятся с жизнью и творчеством великого татарского поэта -героя М.Джалиля....
Учебно –методическая разработка урока литературного чтения. Тема: Татарская сказка «Мудрый старик» 2класс
Вид урока: урок – исследование, ИКТ. Тип урока: знакомство с новым произведением. Обучающие цели: • Создать условия для исследовательской деятельности учащихся при чтении сказки. • Учить детей п...
Литературное чтение на татарском языке, тест 2 кл.
Литературное чтение на татарском языке, тест №1 "Белдекле керпедә кунакта", 2 класс...
Разработка урока по литературному чтению (на татарском языке)
Разработка урока по литературному чтению (на татарском языке) 4 класс...
Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке.
Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке для 1 класса....
Рабочие программы для 1 класса татарской школы по татарскому языку и литературному чтению на татарском языке по учебникам Мияссаровой
Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК " Перспективная начальная школа". Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф...
Учебно - методический комплекс к уроку литературного чтения . 2 класс. М. Карем " Повезло" ( УМК Перспектива)
Конспект урока литературного чтенияТема: М.Карем «Повезло» Цели деятельности учителя: учить определять характер, возраст героев стихотворения; совершенствовать умение читать стихотворения в...