3 нче сыйныфта “Татар теле” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
рабочая программа (3 класс) на тему
Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү –балаларга тел белеме буенча системалы мәгълүматләр бирү һәм сөйләм үсешен тәэмин итүдә беренчел этап.Бу чорда ана телен өйрәнү башка фәннәр белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.Татар теле дәресләрендә телнең системасы тирәнтен өйрәнелә,сөйләм культурасы үзләштерелә. Кече яшьтәге балаларның аралашу гамәлендә актуаль булган ситуацияләрдә кирәкле осталык һәм күнекмәләр булдырыла, сөйләм җанрының төрләре (записка,хат,котлау, чакыру язу) үзләштерелә.Орфография һәм пунктуацион кагыйдәләре фонетика,морфология, морфемика һәм синтаксисны өйрәнү кысаларында үзләштерелә.Ана теленең орфография принциплары белән танышу да кертелә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_tele_3klass.docx | 83.74 КБ |
Предварительный просмотр:
МБ җитәкчесе ________/Таҗиева А.Н./
Беркетмә № 1 август 2015ел. | «Килешенде» Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары ___________/Шәрәфетдинова А.Р./ «__»________________2015ел. | «Расланды» Мәктәп директоры /Шәрәфиева Г.Б./ Приказ№69о/д 29 август 2015ел. |
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Яңа Җөлби филиалы
I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Гайфуллина Гөлсинә Мәхмүт кызының
3 нче сыйныфта “Татар теле” фәне буенча эш программасы
(база дәрәҗәсе)
“Перспектив башлангыч мәктәп”
2015 – 2016 нчы уку елы
Аңлатма язуы
3 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
1. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;
2.Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына;
3. Приказ 09.07.2012 №4154/12 “Об утерждении базисного и примерных учебных планов, для образовательных учреждении РТ, реализующих программы начального общего образования.;
4. Информационное письмо МО и Н РТ от 23 июня 2012 года №7699/12 « Об учебных планах для 1-9 классов школ РТ реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования с ФГОС общего образования «( 4 модель)
5. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);
6. Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы. Педагогик киңәшмә утырышында каралган (Беркетмә №1, 28.08.2015) һәм директорның №69-0/д (29.08.2015) приказы белән расланган.
7. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләргә
Дәреслек: И. Мияссарова, К.Фәйзрахманова “Татар теле” Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013 нче ел.
Татар теле фәнен тематик планлаштыруга аңлатма язуы.
Башлангыч гомуми белем бирүнең төп программасы федераль дәүләт белем стандартларын (Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, № 373, 06.10.2009) аныклаучы һәм үстереп җибәрүче норматив документ булып тора.
Эш программасы структурасы. Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасының эчтәлеге. Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.
Эчтәлекнең структурасы
Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү –балаларга тел белеме буенча системалы мәгълүматләр бирү һәм сөйләм үсешен тәэмин итүдә беренчел этап.Бу чорда ана телен өйрәнү башка фәннәр белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.Татар теле дәресләрендә телнең системасы тирәнтен өйрәнелә,сөйләм культурасы үзләштерелә. Кече яшьтәге балаларның аралашу гамәлендә актуаль булган ситуацияләрдә кирәкле осталык һәм күнекмәләр булдырыла, сөйләм җанрының төрләре (записка,хат,котлау, чакыру язу) үзләштерелә.Орфография һәм пунктуацион кагыйдәләре фонетика,морфология, морфемика һәм синтаксисны өйрәнү кысаларында үзләштерелә.Ана теленең орфография принциплары белән танышу да кертелә.
Дәреслекне төзүче авторлар (И.Мияссарова, К.Фәйзрахманова) тәкъдим итә торган УМК (программа, ике кисәктән торган дәреслек, методик кулланма, мөстәкыйль эш дәфтәре), ана телен укытуның традицион формаларын читкә какмыйча, укучыларда тел берәмлекләренә, заман таләпләреннән чыгып, уңай мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелә.Дәреслекне төзүче авторлар 3 сыйныф укучысының яшь үзенчәлегенә нигезләнеп эшләгәннәр.Дәреслекләрдә “яшәүче” геройлар Әминә белән Әмир укучыларга программа материалын үзләштерергә ярдәм итәләр. Татар теле дәресләрендә укучыларның сүз байлыгын арттыру, даими рәвештә орфоэпик һәм орфографик нормаларны төгәл үтәү максатыннан,”Дөрес әйт”, ”Дөрес яз” сүзлекләре һәм “Аңлатмалы сүзлек” белән эшләүгә нык игътибар ителә.Дәреслекнең беренче кисәгендә укучылар яңа сүзләр белән танышалар,ә икенчесендә әлеге сүзләр белән сүзлекләр ярдәмендә эшләп, аларның дөрес әйтелеше һәм язылышы ныгытыла.”Аңлатмалы сүзлек”тән яңа өйрәнгән сүзнең мәгънәсен ачыклыйлар.Шул сүзләр белән сүзтезмә һәм җөмләләр төзетү, аларны диалог һәм монологлар төзүдә файдалану укучыларның сүз байлыгын арттырачак, бәйләнешле сөйләм оештырырга ярдәм итәчәк.Сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру төрле язма эшләр үтәгән вакытта да алып барыла.Сүзлек, искәртмәле, сайланма,күрмә, хәтер, иҗади,ирекле,аңлатмалы диктантлар,зур булмаган текстны күчереп язу кебек эшләрдә дә андый күнекмәләр булдырырга ярдәм итә.(Диктант өчен үрнәк текстлар дәрес планында бирелә.Текстлар (язма эшләр) укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, телне белү дәрәҗәсен истә тотып сайлана.
Белем бирүнең төп юнәлешләре
“Татар теле” фәненең материалы түбәндәге юнәлешләрдә бирелә:
-телнең системасы (лингвистика фәненең нигезләре): сөйләм, лексика, фонетика,графика, сүз составы(морфемика),грамматика(морфология һәм синтаксис);
-орфография;
-сөйләм үстерү.
Уку эшчәнлегенең универсаль гамәлләре
Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра,эшне планлаштыра, уку хезмәтендә максат кабул итү,аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую һәм аларга ирешү өстендә эшләү осталыгы булдыру зур әһәмияткә ия.”Татар теле” фәнен өйрәнгәндә, укуда кирәкле акыл эшчәнлегенең гомуми алымнары формалаша чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү,абстрактлаштыру.Эшне башка зат тикшерүеннән үзең тикшерүгә, нәтиҗәле генә түгел,эш алымнары бәяләүгә бик кирәкле регулятив гамәлләр.Дәресләрдә сүзнең аваз схемасын куллану, җөмлә кисәкләренең астына сызу,сүзнең мәгънә кисәкләрен билгеләү һәм башка шундый эшләр тамга-символик уку гамәлләре булдырырга ярдәм итү. Модельләштерү-тойгы объектның билгеләрен графика яки тамга-символик формага күчерү, шул модельне өйрәнелә торган фәннең гомуми законнарына буйсындырып үзгәртү,өйрәнгән теманы схема, сызым,план формасында күрсәтү. Мондый универсаль эш гамәлләренә ия булу башка фәннәрне өйрәнүгә ныклы нигез була.
Татар теле укытуның максатлары:
-укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру- әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми
культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру, укучыларны тел фәнең төп тәгълиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә
аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү;
бурычлары:
-укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
-телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,
-дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
-укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.
Татар теленнән эш программасы атнага – 4 сәг.исәбеннән , елга-140 сәгатькә ТРсы Мәгариф һәм фән министрлыгының 18.08.2010 елда чыккан №6871/10 «О введении ФГОС НОО»исемле хатына, 4нче модель Базис укыту планына нигезләнеп төзелде.
3 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрендә булачак нәтиҗәләр
Укучылар белергә тиеш:
-сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч кушымча, төрләндергеч кушымча;
- сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек.
- җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр.
- җөмләнең иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә)
Укучылар башкара алырга тиеш:
-үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 55 – 60 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу.
-текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес күчереп язу.
- сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү(тамыр һәм кушымчаларны аеру, кушымчаларның төрен билгеләү, тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү).
- сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);
- берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү
- фигыльне заман формаларына куя белү.
-текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү.
-сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру; сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аеру.
- җөмлә тикшерү (төрен билгеләү, баш һәм иярчен кисәкләрне аера белү)
- бергәләп төзегән план буенча 70 – 85 сүзле изложение язу.
- текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү.
- текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, кызыл юлны саклау.
- текстның мәгънәле кисәкләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру.
- темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую.
- хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү.
- шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язу.
- фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.
-сөйләмгә караган таләпләрне, аралашу осталыгын, язу эшчәнлегенә кагылышлы таләпләрне барлык дәресләрдә дә үтәү.
-сүзләрнең әйтелешен, кулланышын, язылышын истә калдыру: авыр, акбур, аккош, алъяпкыч, ап-ак, ашъяулык, әдәп, әти-әни,әһәмият, бала-чага, бәбкә, бераз, буяу, вак, Ватан, гади, гаилә, давыл, данә , дөнья, җәелә, җәелә, җәза, җәнлек, җиз, җиһәз, илле (сан), йокы, кадерле, карабүрек, кәккүк, кое, кошчык, көнбагыш, көянтә, күбрәк, күңелле, мәгънә, мәкаль, мәсьәлә, мәңге, милләт, морҗа, нәүрүз, ният, охшый, ошый, өрәңге, өянке, пөхтә, рөхсәт, русча, сава, салават, саңгырау, сәламәт, сәхнә, сәяхәт, соңгы, сөенеч, сөяк, табигать, ташбака, таҗ, тәңкә, тиеш, тимераяк, тозсыз, тояк, төен, төнбоек, тыңлау, уйсу, уңай, чәкчәк, чәүкә, чуар, чынаяк, шигырь, элекке, эре, юаныч, юаш, юнәлеш, юына, явыз, яшь.
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.Тыңлый белүне уңышлы аралашуның шарты, кара-каршы сөйләшүнең нигезе икәнен үзләштерү.
Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү. Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.
Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү. Информацияне аңлата һәм гомумиләштерә алу.
Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү. Хат һәм төрле котлау текстлары язу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп текстларны күчереп, ишетеп язу.Үзлегеннән зур булмаган текстлар иҗат итү.
Укыту курсы темалары эчтәлеге:
1.Орфограмма – 10сәг.
Аваз һәм хәреф. Сузык һәм тартык авазлар.Иҗек.Сүзләрне юлдан юлга күчерү. ь,ъ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язуЯнәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре булган сүзләр.Алфавит. Алфавитның әһәмияте.Сүзлекләр белән эш.
2. Сүз төзелеше– 10сәг.
Кушымча.Кушымчаларның төрләре.
3. Сүз. Сүз төркемнәре – 10 сәг.
Сүзнең лексик мәгънәсе.СинонимнарАнтонимнар Күп мәгнәле сүзләр. Искергән һәм яңа сүзләр
4. Исем–13 сәг.
Исем. Мәгънәсе, сораулары. Җөмләдәге роле Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф
Берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
5. Фигыль –20сәг.
Мәгънәсе. Сораулары. Барлык, юклык формалары Зат-сан белән төрләнүе
Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар Фигыльләрнең күпмәгънәлеге
6. Сыйфат - 9сәг.
Мәгънәсе,сораулары.
Җөмләдә роле.
Сөйләмдә әһәмияте.
7. Алмашлык -6 сәг.
Зат алмашлыклары
Җөмләдәге һәм текстагы роле
8. Кисәкчә -5 сәг.
Да. дә. гына , генә. Та, тә, ук, үк, кына ,кенә кисәкчәләре
Сөйләмдәге роле
9. Бәйлек-2 сәг
Исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүе
10. Җөмлә-10 сәг
Җөмлә төрләре. ( хикәя. сорау, өндәү)
Интонация буенча төрләре
Җөмләнең баш кисәкләре
Җөмләнең иярчен кисәкләре
Җөмләдә сүзләр бәйләнеше
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр
11 .Сүзтезмә-4 сәг
Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше
12. Текст.Бәйләнешле сөйләм-15 сәг
Текстның темасы. Төп фикере Бүлек башы
Текстларның төрләре. Текстагы терәк сүзләр
Изложение, сочинениелар язу
Сөйләм этикасы
Язма эшләр саны:
Контороль диктант - 6 (3/3)
Контроль күчереп язу- 4 (2/2)
Контроль изложение- 2 (1/1)
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:
Күчереп яздыруны бәяләү критерийлары
1.Хаталары булмаган, төзәтүләрсез эшкә “5” ле билгесе куела.
2. 1-2 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса, “4”ле билгесе куела.
3. 3 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса, “3”ле билгесе куела.
4. 4 хата һәм 1-2 төзәтелгән хата булса, “2”ле билгесе куела.
Диктантларны бәяләү
1. Хаталары булмаган, төзәтүләрсез эшкә “5” ле билгесе куела.
2. 3 хатага ( 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хата; 1 орфографик, 1 грамматик, 1 пунктуацион хата; 1 орфографик һәм 2 пунктуацион хата һ.б.) “4”ле билгесе куела.
3. 5 хатага (2 орфографик һәм 3 пунктуацион хата; 2 орфографик, 1 грамматик һәм 2 пунктуацион хата һ.б.) “3”ле билгесе куела.
4. 12 хатага кадәр “2”ле билгесе куела (6 орфографик, 3 грамматик һәм 3 пунктуацион хата; 5 орфографик, 2 грамматик һәм 5 пунктуацион хата һ.б.)
5. 12 хатадан да артып китсә, “1”ле билгесе куела.
Изложение һәм сочинениене бәяләү
1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталары булмаса яки 1 хата җибәрелсә (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталарның берсе генә булса), “5” ле билгесе куела.
2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, 3 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталардан бары тик 3се генә)булса, “4” ле билгесе куела.
3. Текстның төп эчтәлеге нигездә бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, стиль, логик яктан төгәлсезлекләр булса, 6 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) җибәрелсә, “3” ле билгесе куела.
4. Эчтәлек дөрес һәм эзлеклеле ачылмаса, 12 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) китсә, “2” ле билгесе куела.
Сүзлек диктантын бәяләү критерийлары
1. Хаталары булмаган эшкә “5” ле билгесе куела.
2. 1 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “4”ле билгесе куела.
3. 2 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “3”ле билгесе куела.
4. 3-5 хата булса, “2”ле билгесе куела.
5. 6 хатадан да артып китсә, “1”ле билгесе куела.
Тестларга куелган таләпләр
Һәр темадан соң үткәрелә торган тематик тестларга – 7-15 минут, йомгаклау тестларына 40-45 минут вакыт карала.
Тестлар түбәндәгечә бәяләнә:
“5” ле – 95-100 % үтәлсә;
“4” ле – 80-94 % биремнәргә җавап бирелсә;
“3” ле - 51-79 % биремнәр үтәлсә;
“2” ле дөрес җавап 51 % тан да кимрәк булса.
Календарь-тематик планлаштыру
№ | Дәреснең темасы | Сәгсаны | Дәрес тибы | Дәреснең эчтәлеге | Укучыларның әзерлегенә таләпләр | Искәрмә | Үтәлү вакыты | |
план | факт | |||||||
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 |
1 | Авазлар һәм хәрефләр.1-2 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау | 1 | кереш | Орфография сүзенең мәгънәсен ачыклау | белергә тиеш: аваз һәм хәреф, аларның әйтелеше һәм язылышын, калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны, иҗек башкара алырга тиеш: әйтелеш һәм язылышка караган орфограммаларны куллана, сүзләрне иҗеккә бүлә, юлдан-юлга күчерә “Аңлатмалы сүзлек”, “Дөрес яз” “Дөрес әйт”сүзлеге | 3.09 | ||
2 | Орфограмма. ”Аңлатмалы сүзлек” белән эш | 1 | катнаш | 4.09 | ||||
3 | Бәйләнешле сөйләм.Рәсем буенча хикәя төзү.”Җәй көне” | 1 | катнаш | сузык авазлар, калын һәм нечкә сузыкларны әйтү, аеру; орфограммалар |
| 5.09 | ||
Белергә тиеш: Аваз һәм хәреф аермасы. Башкара алырга тиеш: -сүздән авазны аерып алу, аңа характеристика бирү; Сүзләрне юлдан-юлга күчерә -сүзгә аваз-хәреф схемасын төзү | ||||||||
4 | Авазлар һәм хәрефләр. | 1 | катнаш | Парларда эш | 7.09 | |||
5 | Сузык авазлар.Иҗек. | 1 | катнаш | иҗек төзелеше, саны, аваз һәм иҗек анализы | 10.09 | |||
6 | Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү. | 11.09 | ||||||
7 | Тартык авазлар. | 1 | катнаш | Парларда эш, тартык авазлар, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру, парлау | 12.09 | |||
8 | Орфограмма.Аңлатмалы диктант | 1 | Белем күнекмәләрне тикшерү | Җөмләләрне, сүзләрне дөрес яза белү күнекмәләрен үстерү | .09 | |||
9 | Аваз-хәреф анализы. | 1 | катнаш | нечкәлек һәм аеру, калынлык һәм аеру билгеләре; дөрес язылыш | белергә тиеш: ь,ъ хәрефләреның язылышына караган кагыйдәләрне; я,ю,е хәрефләренең аваз белдерелешен башкара алырга тиеш: ь,ъ, я,ю,е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес яза | .09 | ||
10 | Я, ю, е хәреф-ләре. | 1 | белем һәм күнекмәләрне кон-льдә тоту | Парларда эш, әйтелеш һәм язылыш, аваз кушылмалары | 16.09 | |||
11 | Алфавит. | 1 | катнаш | алфавит тәртибе; аваз һәм хәреф саны, әйтелеше, исеме, язылышы; сүзлекләр белән эшләү | яза белергә тиеш: алфавитны; хәреф санын, исемен, язылышын башкара алырга тиеш: алфавитны яттан әйтә, сүзлек-ләр белән эшләгәндә куллана |
| 19.09 | |
12 | Авазлар һәм хәрефләр тем.б. контроль күчереп язу.№1 | 1 | катнаш белем һәм күнекне практикада куллану | текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу | эшли белергә тиеш: текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп яза | 21.09 | ||
13 | Хаталар өстендә эш Тамыр һәм кушымча. Та-мырдаш сүзләр. | 1 | катнаш | Парларда эш,сүз төзелеше, тамыр һәм кушымчаны билгеләү; тамырдаш сүзләр табу | белергә тиеш: сүзнең төп мәгънәсен; кушымча төрләрен башкара алырга тиеш: сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгели, әйтелешенә карап тиешле кушымча ялгый; тамырдаш сүзләр таба | 24.09 | Берл ял 25.09 | |
14 | Бәйләнешле сөйләм “Көзге уңыш” хикәя төзеп язу. | 1 | белем һәм күнекмәләрне практикада кул- лану | җөмлә, аның чикләре, төрләре; тыныш билге-ләре,; баш кисәкләр; картина буенча укучы-ларның тормыш тәҗрибәсе, күзәтүләренә бәйле хикәя төзү; эзлеклелек, сүз тәртибе, дөрес яз | белергә тиеш: җөмлә, аның төрләрен аера башкара алырга тиеш: шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен куя | 25.09 | 25.09 | |
15 | Иҗади биремле күнегүләр. Тест№1 | 1 | катнаш | Укучыларның белем күнекмәләрен ныгыту | -Татар телендә сүз тамырының сүз башында булуын, үзгәр-әвен, тамырдаә сүзләрнең яңа мәгънә белдерүен башкара алырга тиеш: Тамырдаш сүзләрне аера һәм аларның тамырын билгели белү | 26.09 | 26.09 | |
16 | Контроль диктант№1 (Авазлар һәм хәрефләр тем.б.) | 1 | белем һәм күнекмәләрне прак-тикада кул- лану | орфограммаларны кулланып, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгесе куеп, диктант язу; аваз-хәреф анализы; иҗеккә бүлү буенча биремнәр үтәү | эшли белергә тиеш: үтелгән орфограммалар кергән текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза, хаталарны табып төзәтә |
| 28.09 | |
17 | Хаталар өстендә эш. Сүз.Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе. | 1 | кереш | Лексик төшенчәсен аңлату,аңлатмалы сүзлекләр белән эш,хезмәтләрне бәяләү, төзәтү; татар теленең сүз байлыгы, сүзнең лексик мәгънәсе; лексик мәгънәгә туры килгән сүзләр табу | белергә тиеш: нәрсә ул сүз, сүзнең мәгънәсен; алынма сүзләр, синоним, антоним, омонимнар, искергән һәм яңа сүзләр төшенчәләрен башкара алырга тиеш сүзлек белән эшли; алынма сүзләрне, синоним, антоним исем, сыйфат фигыльләрне, омонимнарны текстта таный һәм сөйләмдә куллана; сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәләрен билгели | 1.10 | ||
18 | Алынма сүзләр. | 1 | яңа белемнәр формалаш тыру | Парларда эш,сүз байлыгы; төрле телләрдән кергән сүзләр, кулланылу өлкәсе | 2.10 | |||
19 | Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр. | 1 | яңа белемнәр формалаштыру | сүзләрнең мәгънәләре, туры һәм күчерелмә мәгънә; сөйләмдә куллану | 3.10 | |||
20 | Искәртмәле диктант Тоз (31 бит мет. ярд) | 1 | кабатлау һәм ныгыту. | Сүз һәм җөмләләрне аңлап язарга өйрәтү,сүзләрнең мәгънәләре, туры һәм күчерелмә мәгънә; сөйләмдә куллану | 5.10 | |||
21 | Әйтелеше бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр-омонимнар | 1 1 | яңа белемнәр формалаштыру | сүзләрнең мәгънәләре, сорау кую; омоним төшенчәсе
| 8.10 | |||
22 | Охшаш мәгъ- нәле сүзләр-синонимнар. . | 1 | яңа белемнәр формалаштыру | Иҗади эш,сүзләрнең мәгънәләре, синоним төшенчәсе; сөйләмдә тиешлесен куллан |
| 9.10 | ||
23 | Капма-каршы мәгънәле сүзләр- антонимнар | 1 | яңа белемнәр формалаштыру | Парларда эш,сүзләрнең мәгънәләре, антоним төшенчәсе; кулланылыш сферасы | 10.10 | |||
24 | Тотрыклы сүзтезмәләр | 1 | ныгыту һәм гому-миләштерү | Тотрыклы сүзтезмәләр яисә фразеологик әйтелмәләр белән танышу | 12.10 | |||
25 | Омонимнар. Сино-нимнар. Антоним-нар. Иҗади биремле күнегүләр. Тест№2. | 1 | катнаш |
| 15.10 | |||
26 | Контроль изложение яздыру. №1 “Көзге урман” | 1 | белем һәм күнекмәләрне практикада куллану. | алган белемнәрне практикада куллану | эшли белергә тиеш: алган белемнәрне кулланып, эзлекле рәвештә эчтәлекне бирә, излжениене дөрес яза | 16.10. | ||
27 | Хаталар өстендә эш. Сүз төзелеше. Тамыр һәм кушымча.. | 1 | катнаш | хезмәтләрне анализлау; тамыр һәм кушымчаны табу, билгеләү, нечкә һәм калын кушымчалар | белергә тиеш: сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымчаны башкара алырга тиеш: сүзнең тамыр һәм кушымчасын таба, язуда билгели | 17.10 | ||
28 | Тамырдаш сүзләр Сүзлек диктанты | 1 | ныгыту | 19.10 | ||||
29 | Сүз ясалышы. Сүз ясагыч кушымчалар. | 1 | катнаш | сүз ясалышы, ясагыч кушымчалар, алар ярдәмендә сүзләр ясалуын карау, ясау; ясалма сүзләр | белергә тиеш: ясагыч һәм бәйләгеч кушымчаларны; тамыр, кушма, парлы сүзләрнең ясалышын, кушымчаларны кисәкчәләрдән аера белергә башкара алырга тиеш: сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерә, кушымчаның төрен билгели; тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрне аерып күрсәтә, сөйләмдә куллана, дөрес яза төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчаларны аера | 22.10 | ||
30 | Төрләндергеч кушымчалар.Сайланма диктант | катнаш | Төрләндергеч кушымчалар, алар ярдәмендә сүзләрнең үзгәрүен күзәтү; үзгәртү,парларда эш | 23.10 | ||||
31 | Кушма сүзләр. | 1 | яңа белемнәр формалаш тыру | ясалма сүзләр: кушма сүзләр, аларның ясалышы | 24.10 | |||
32 | Кушма саннар. Сайланма диктант. | 1 | интеграл | кушма саннар, аларның ясалышы һәм дөрес язылышы | 26.10 | |||
33 | Контроль диктант №2 Матурлык | 1 | белем һәм күнекмәләрне практикада куллану. | орфограммаларны кулланып, диктант язу, сүз төзелеше һәм ясалышы буенча биремнәрне үтәү | башкара алырга тиеш: үтелгән орфограммалар кергән текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза, хаталарны табып төзәтә һәм шул кагыйдәгә мисаллар китерә | 29.10 | ||
34 | Хаталар өстендә эш. Парлы сүзләр. | 1 | яңа белемнәр формалаш тыру | Парларда эш, парлы сүзләр, аларның ясалышы һәм дөрес язылышы | белергә тиеш: җөмлә, аның төрләрен аера башкара алырга тиеш: шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен куя | 30.10 | ||
35 | Бәйләнешле сөйләм хикәя төзеп язу “Кыш килә” | 1 | ныгыту | 31.10 | ||||
36 | Иҗади биремле күнегүләр Тест №3 | 1 | ныгыту | |||||
37 | Сүз төркемнәре. Сүзләрнең төркемнәргә бүленеше. | 1 | кабатлау һәм системалаштыру | хезмәтләрне анализлау; сүз ясалу төрләре, сүзләр ясау | белергә тиеш: сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек; аларның гармматик билгеләре, сораулары башкара алырга тиеш: сүз төркемнәре һәм аларның грамматик билгеләрен таный (уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне, җанлы һәм җансыз предметларга сораулар куя, санын); төрләндергәндә кушымчалар ялгый сүзлек белән эшлиялгызлык һәм уртаклык исемнәрне,исемнәрнең берлек һәм күплек сан формасын, күплек сан формасын ясаучы кушымчаларны, борын авазына тәмамланган исемнәрнең күплек санда дөрес язылышын | 10.11 | ||
38 | Исем. Мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге роле. Искәртмәле диктант. | 1 | катнаш | Парларда эш, исем төшенчәсе, мәгънәсе, сораулары, төркеме, җөмләдәге роле | 11.11 | |||
39 | Ялгызлык исемнәр. | 1 | яңа белемнәр формалаштыру | Иҗади эш, ялгызлык төшенчәсе, төркемнәре, язылышы | 13.11 | |||
40 | Уртаклык исемнәр. Сүзлек диктанты. | 1 | катнаш | уртаклык төшенчәсе, язылышы, алган белемнәрне практикада куллану | 14.11 | |||
41 | Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. | 1 | катнаш | берлек һәм күплек сан формалары, берлектән-күплек, күплектән-берлек ясау; борын авазларын тану, күплек форма ясау, язылыш | 17.11 | |||
42 | Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. | 1 | яңа белемнәр формалаштыру | килеш төшенчәсе, җөмләдә бәйләүче роле, атамалары, сораулары; калын һәм нечкә төрләнеш | белергә тиеш: килеш атамаларын, сорауларын; мәгънәсен, борын авазларын, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны башкара алырга тиеш: калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне таный, сорауларны дөрес куя, килешен билгели, тиешле кушымчалар ялгый, дөрес яза, кушымчаларның кисәкчәләрдән аермасын белергә тиеш: килеш атамаларын, сорауларын; мәгънәсен, борын авазларын, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны башкара алырга тиеш: калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне таный, сорауларны дөрес куя, килешен билгели, тиешле кушымчалар ялгый, дөрес яза, кушымчаларның кисәкчәләрдән аермасын | 18.11 | ||
43 | Баш килеш. | 1 | яңа белемнәр формалаштыру | исемнәрне табу, сорау кую, баш килеш төшенчәсе, сораулары | 20.11 | |||
44 | Иялек килеш. | 1 | яңа белемнәр формалаштыру | Парларда эш, исемнәргә сорау кую; иялек килеш төшенчәсе, сораулары, кушымчары; калын һәм нечкә төрләнеш | 21.11 | |||
45 | Юнәлеш килеш. | 1 | яңа белемнәр формалаштыру | исемнәргә сорау кую; юнәл, төшем килешләре төшенчәсе, сораулары, кушымчалары; калын һәм нечкә төрләнеш; саңгырау һәм яңгырау тартыкларга, сузык авазга беткән исемгә кушымча ялгау |
| 24.11 | ||
46 | Төшем килеш. | 1 | яңа белемнәр формалаштыру |
| 25.11 | |||
47 | Чыгыш килеш. | яңа белемнәр формалаштыру | исемнәргә сорау кую; чыгыш килеш төшенчәсе, сораулары, кушымчалары; калын һәм нечкә төрләнеш; борын аваз-ларына беткән исемнәргә чыгыш килеш кушымчасы ялгау | 27.11 | ||||
48 | Урын-вакыт килеше. | яңа белемнәр формалаштыру | исемнәргә сорау кую; урын-вакыт килеше төшенчәсе, сораулары, кушымчалары; калын һәм нечкә төрләнеш | 28.11 | ||||
49 | Иҗади биремле күнегүләр Тест биреме. | 1 | ныгыту | эшли белергә тиеш: тест биремнәрен үти алырга | 1.12 | |||
50 | Изложение язу Песи баласы | 1 | ныгыту | Өйрәнгән кагыйдәләргә нигезләнеп тыңлаганның эчтәлеген излоҗение итеп язу | Ишеткән текстның эчтәлеген эзлекле рәвештә яза, әйтмә һәм язма сөйләмне аера | 2.12 | ||
51 | Ныгыту күнегүләре. Исем сүз төркеме. | 1 | белем һәм күнекмәләрне контрольдә тоту | орфограммаларны кабатлау; яңгырау һәм саңгырауга, сузык авазга, борын авазына беткән исемнәр,аларны төрләндерү, анализлау | Карточка биреме. | 4.12 | ||
52 | Контроль күчереп язу.№2 | 1 | белем һәм күнекмәләрне практикада куллану. | текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу | эшли белергә тиеш: текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп яза | 5.12 | ||
53 | Хаталар өстендә эш. Фигыль. | 1 | катнаш | фигыль төшенчәсе, мәгънәсе, сораулары, эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләр; җөмләдәге роле | белергә тиеш: фигыльнең белдерелешен, сорауларын, грамматик билгеләрен башкара алырга тиеш: фигыль сүз төркемен аера, затын, санын, барлык һәм юклык төрен билгели, үзгәртә, сөйләмдә куллана. | 140 нчы күнегү 79 | 8.12 | |
54 | Фигыльләрнең барлык һәм юклык төрләре. | 1 | яңа белемнәр формалаш тыру | барлык һәм юклык тө-шенчәсе, сорау кую, фи-гыльнең барлык, юклык төрен билгеләү; басым; язылыш | 9.12 | |||
55 | Бәйләнешле сөйләм. “ Кошлар безнең дуслар” | 1 | ныгыту | 11.12 | ||||
56 | Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше | 1 | яңа белемнәр формалаштыру | зат һәм сан төшенчәсе, фигыльләрнең төрләнеше; ия белән фигыльнең ярашуы | 12.12 | |||
57 | Фигыль заманнары. | 1 | яңа белемнәр формалаштыру | Фигыль заманнары белән танышу | белергә тиеш: заман белән төрләнешен башкара алырга тиеш: фигыльне текстта таный һәм сөйләмдә куллана | 15.12 | ||
58 | Хикәя фигыль | 1 | 16.12 | |||||
59 | Контроль диктант№3 Карлар ява (45 бит мет ярд.) | белем һәм күнекмәләрне практикада куллану | орфограммаларны кулланып, диктант язу, фигыль темасы буенча биремнәрне үтәү | башкара алырга тиеш: үтелгән орфограммалар кергән текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза, хаталарны табып төзәтә һәм шул кагыйдәгә мисаллар китерә | 18.12 | |||
60 | Хаталар өстендә эш. Хикәя фигыльнең заман белән төрләнүе. . | 1 | яңа белемнәр формалаштыру | заман төрләре, хәзерге заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, ясалышы, юклык төр ку-шымчалары, сөйләмдә аларны аера белү | белергә тиеш: хикәя фигыльнең заман формаларын,сорауларын, кушымчаларын башкара алырга тиеш: хәзерге заман хикәя фигыльнең кушымча-ларын күрсәтә; хикәя фигыльнең заман формаларын билгели, төрле заманнарга куя; зат-сан, барлык-юклык белән төрләндерә; дөрес яза
| 21.12 | ||
61 | Хәзерге заман хикәя фигыль. | 1 | 23.12 | |||||
62 | Тартык авазларга беткән фигыльләр хәзерге заманда. | 1 | катнаш | тартык авазга беткән фи-гыльләргә ялганучы ку-шымчалар, калын һәм нечкә төрләнеш, зат-сан белән төрләндерү | 24.12 | |||
63 | Сузык авазларга беткән фигыльләр хәзерге заманда. | 1 | катнаш | сузык авазга беткән фи-гыльләргә ялганучы ку-шымчалар; калын һәм нечкә төрләнеш; зат-сан белән төрләндерү | 26.12 | |||
64 | [п], [къ], [к] авазларына беткән фигыльләр хәзерге заманда | 1 | катнаш | тамырда авазлар чират-лашуы; дөрес язу күнекмәләре | эшли белергә тиеш: [п], [къ], [к] авазларына беткән хәзерге заман фигыльләрен төрләндергәндә тамырдагы аваз чиратлашуларын дөрес яза | 13.01 | ||
65 | Бәйләнешле сөйләм “Кышкы уеннар”. Рәсем буенча хикәя төзү. | белем һәм күнекмәләрне практикада кул- лану. | картина буенча укучы-ларның тормыш тәҗри-бәсе, күзәтүләренә бәйле хикәя төзү; өйрәнелгән сүзләр куллану, эзлеклелек, дөрес язылыш | эшли белергә тиеш: шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза | 12.01 | |||
66 | Үткән заман. Иҗади диктант. | 1 | яңа белемнәр формалаштыру | үткән заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, сөйләмдә аларны аера белү | эшли белергә тиеш: I, II төр үткән заман хикәя фигыль ку-шымчаларын билгели, фигыльләрне шул төрләргә куя; зат-сан, барлык-юклык белән төрләндерә; дөрес яза | 15.01 | ||
67 | Үткән заман хикәя фигыльнең төрләре, барлык һәм юклык формалары. | 1 | катнаш | билгеле һәм билгесез үткән заман, аның кушымчалары, язылышы | 16.01 | |||
68 | Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. | 1 | катнаш | үткән заман хикәя фигыльне дөрес, урынлы файдалану, төрләндерү | 19.01 | |||
69 | Киләчәк заман хикәя фигыль. | 1 | яңа белемнәр формалаштыру | киләчәк заман хикәя фи-гыльнең белдерелеше, сораулары, кушымчалары; сөйләмдә аларны аера белү | эшли белергә тиеш: I, II төр киләчәк заман хикәя фигыль ку-шымчаларын билгели, фигыльләрне шул төрләргә куя, зат-сан, барлык-юклык белән төрләндерә, дөрес яза | 20.01 | ||
70 | Аңлатмалы диктант Төнге аучы. | 1 | ныгыту | 22.01 | ||||
71 | Киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төре | 1 | катнаш | киләчәк заман хикәя фи-гыльнең икенче төре; калын һәм нечкә төрләнеш; тамырда авазлар чиратлашуы | 23.01 | |||
72 | [П ], [ къ], [к]тартыкларына беткән киләчәк заман хикәя фигыльләре | 1 | катнаш | Зат-сан белән төрләндерү | 26.01 | |||
73 | Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төре | 1 | катнаш | Парларда эш, киләчәк заман хикәя фи-гыльнең икенче төре; калын һәм нечкә төрләнеш; тамырда авазлар чиратлашуы | Эшли белергә тиеш Киләчәк заман фигыленең тамырын һәм кушымчаларын таба, сорау куя, заманын әйтә белергә | 27.01 | ||
74 | Киләчәк заман фигыльләренең төрләнеше, дөрес язылышы. | 1 | Яңа тема | 29.01 | ||||
75 | Киләчәк заман фигыльләренең төрләнеше, дөрес язылышы. | 1 | Яңа тема | 30.01 | ||||
76 | Фиг.тем.буен. гр.бир. контр. диктант №4 | 1 | белем һәм күнекмәләрне практикада кул- лану. | орфограммаларны кулланып диктант язу; фигыльнең заманнарын билгеләү | эшли белергә тиеш: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза, хаталарны табып төзәтә һәм шул кагыйдәгә мисаллар китерә | 2.02 | ||
77 | Хаталар өстендә эш.Фигыльләрнең күп мәгънәлелеге | 1 | ныгыту, система-лаштыру | синоним, антоним фи-гыльләр һәм сыйфатлар, сөйләмдә куллану | башкара алырга тиеш: җөмләдә фигыль сүз төркемен аера, төрләрен билгели, язуда күрсәтә, ул бәйләнгән исемне ачыклый, сыйфатларның антонимнарын таба, сөйләмдә куллана, сүзлек белән эшли |
| 3.02 | |
78 | Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр Сайланма диктант | 1 | яңа белемнәр формалаштыру | җөмләдәге роле, аларны билгели алу |
| 5.02 | ||
79 | Иҗади биремле күнегүләр.Тест биремнәрен башкару. | 1 | ныгыту | Парларда эш, иҗади эш, фигыль төзелеше, анализлау | 6.02 | |||
80 | Контроль күчереп язу.№3 | 1 | белем һәм күнекмәләрне практикада куллану. | текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу | эшли белергә тиеш: текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп яза |
| 9.02 | |
81 | Хаталар өстендә эш. Сыйфатлар-ның сөйләмдәге әһәмияте. | 1 | ныгыту һәм гому-миләштерү
| хезмәтләрне коррекцияләү; сыйфатның сөйләмдәге әһәмиятен билгеләү, кулланылышын карау
| башкара алырга тиеш: алган белемнәрне куллана сыйфатның мәгънәсен, сорауларын асыл сыйфатларны үзләштерү максатыннан, аларның зат яки предметның төсен(ак, кара), тәмен ( тәмле, татлы) формасын (яссы, очлы) массасын (авыр, җиңел), күләмен (зур, кечкенә) холкын ( юаш, усал) сыйфат дәрәҗәләрен аера, ясалышын, дөрес язылышын, сөйләмдәге әһәмиятен,антоним һәм синоним сыйфатларны аера | 10.02 | ||
82 | Сүзтезмәләрдәге сыйфатлар. | 1 | Яңа белемнәр | 12.02 | ||||
83 | Антоним сыйфатлар | 13.02 | ||||||
84 | Сыйфат дәрәҗәләре.Гади дәрәҗә. | 1 | Яңа белемнәр | Сыйфат дәрәҗәләре төп (гади) , чагыштыру, артыклыккимлек, сыйфат дәрәҗәләренең ясалышы, аларның дөрес язылышы | 16.02 | |||
85 | Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар | 1 | Яңа белем | 17.02 | ||||
86 | Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар | 1 | Яңа белем | 19.02 | ||||
87 | Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар | 1 | Яңа белем | 20.02 | ||||
88 | Сыйфат темасына иҗади биремле күнегүләр. Тест биремнәре | 1 | ныгыту | 24.02 | ||||
89 | Сыйфат темасы буенча контроль диктант. №5 | 1 | белем һәм күнекмә-ләрне прак-тикада кул- лану. | орфограммаларны кулланып диктант язу, сүз төркемнәрен билгеләү | башкара алырга тиеш: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза | 26.02 | ||
90 | Хаталар өстендә эш.Алмашлык | 1 | Яңа белем бирү | берлек сандагы зат ал-машлыкларын килеш белән төрләндерү; дөрес әйтелеш һәм язылыш | башкара алырга тиеш: Зат алмашлыкларының җөмләләрне бер-берсенә бәйләүдәге ролен, 1 нче, 2 нче, 3 нче зат алмашлыкларын сөйләшүдә катнашучыларга мөнәсәбәтле рәвештә төркемли,1 нче зат –сөйләүче үзе,2 нче зат –әэгәмәдәш, 3 зат – әңгәмәдә катнашмаучы икәнен Алмашлыкларның берлек һәм күплек формаларын, аларның килеш һәм тартым белән төрләнәшен | 27.02 | ||
91 | Зат алмашлыклары | 1 | 2.03 | |||||
92 | Берлек сандагы зат алмаш-лыкларының килеш белән төрләнеше.Сүзлек диктанты. | 1 | Яңа белем | 3.03 | ||||
93 | Зат алмашлыкларының килеш белән торләнеше | 1 | катнаш | 5.03 | ||||
94 | Күплек сандагы зат алмашлык-ларының килеш белән төрләнеше. | 1 | катнаш | күплек сандагы зат ал-машлыкларын килеш белән төрләндеү; дөрес язылыш өстендә эшләү |
| 6.03 | ||
95 | Бәйләнешле сөйләм. “Без спорт яратабыз.” . | 1 | ныгыту һәм гому-миләштерү | зат алмашлыкларын табу, сөйләмдә куллану, тикшерү | Башкара алырга тиеш: - ел буена алган белем-күнекмәләрне кулланып, күнегүләр эшләү; - кагыйдәләрне искә төшерү; - дөрес язу күнекмәсен үстерү күнегүләре эшләү | 10.03 | ||
96 | Иҗади биремле күнегүләр. Тест биремнәре | 1 | ныгыту | 12.03 | ||||
97 | Кисәкчәләр. Да,дә, та, тә | 1 | Яңа белемнәр формалаштыру | Ярдәмче сүзләрне сөйләмдә куллану, тикшерү, кисәкчәләрне билгеләү | башкара алырга тиеш: кисәкчәләрне кушымчадан аера, таный, калын һәм нечкә әйтелешне билгели, дөрес яза, сөйләмдә куллана | 13.03 | ||
98 | Генә,кына ,бит кисәкчәләре | 1 | 16.03 | |||||
99 | Ич, ук-үк, һич кисәкчәләре | 17.03 | ||||||
100 | Бәйләнешле сөйләм. “Өмәдә” хикәя язу | 1 | ныгыту һәм систе-малаштыру | төрле сүзләр янында килүе; текстта кисәкчәләрне таба белү, куллану | 19.03 | |||
101 | Кисәкчәнең сөйләмдәге роле, язылышы. | 1 | яңа белемнәр формалаштыру кабатлау | да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ич, бит,ук,үк кисәкчәләре, аларның мәгънәләре кисәкчәләрнең кулланы-лышы, язылышы, аерым сүз булуы; калын һәм нечкә әйтелешле кисәкчәләр | башкара алырга тиеш: кисәкчәләрне кушымчадан аера, таный, калын һәм нечкә әйтелешне билгели, дөрес яза, сөйләмдә куллана | 20.03 | ||
102 | Язгы каникул көннәре. Хикәя язу. | 1 | ныгыту һәм систе-малаштыру | 2.04 | ||||
103 | Бәйлекләр. | 1 | яңа белемнәр формалаштыру | хезмәтләрне анализлау, ярдәмче сүз төркеме буларак бәйлек; җөмләдәге роле | башкара алырга тиеш: бәйлекне таный, сөйләмдә куллана һәм дөрес яза | 3.04 | ||
104 | Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән килүе | 1 | яңа белемнәр формалаштыру | Бәйлекнең җөмләдәге роле | башкара алырга тиеш: бәйлекне таный, сөй-ләмдә куллана һәм дөрес яза | 6.04 | ||
105 | Нәрсә ул җөмлә. | 1 | катнаш | Парларда эш, җөмлә төшенчәсе; укылыш, тавыш куелышын тыныш билгесенә карап билгеләү; тасвирлау, фикер йөртү элементлары кертү | белергә тиеш: җөмлә билгеләмәсен, әйтелү максаты буенча җөмлә төрләрен башкара алырга тиеш: җөмләне дөрес интонация белән әйтә, төрләрен билгели, мисаллар китерә, сүздән һәм сүзтезмәдән аера, аны яза, ахырында тиешле тыныш билгесен куя, җөмләләр төзи | 7.04 | ||
106 | Хикәя җөмлә. | 1 | катнаш | әйтелеш максаты буенча төрләре- хикәя җөмлә, тыныш билгесе, сөйләм төзү | 9.04 | |||
107 | Бәйләнешле сөйләм “Яз һәм кошлар” | 1 | ныгыту | 10.04 | ||||
108 | Сорау җөмлә. | 1 | катнаш | әйтелеш максаты буенча төрләре- сорау җөмлә, тыныш билгесе, диалогта куллану | 13.04 | |||
109 | Өндәү (боеру) җөмлә. | 1 | катнаш | Парларда эш, әйтелеш максаты буенча төрләре- өндәү җөмлә, белдерелеше, тыныш билгесе, җөмләләр төзү Көчле төйгы белән җөмлә төзү | 14.04 | |||
110 | Тойгылы җөмлә | 1 | 16.04 | |||||
111 | “Җөмлә” темасы буенча контроль күчереп язу №4 Мәңге сүнмәс умырзаялар ( 56 бит мет ярдәмлек) | 1 | белем һәм күнекмәләрне практикада кул- лану. | текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу | башкара алырга тиеш: текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп яза -Орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү | 17.04 | ||
112 | Хаталар өстендә эш. Җөмлә кисәкләре. | 1 | катнаш | җөмләнең баш һәм ияр-чен кисәкләре: ия һәм хәбәр, аларның белдерелеше, сораулары, язуда билгеләү | белергә тиеш: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен, сорауларын, табу юлын билгеләнешен башкара алырга тиеш: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба, аера, язуда билгели, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклый
| 20.04 | ||
113 | Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.
| 1
| катнаш
| җөмлә кисәкләрен билгеләү тәртибе, аларның аталышы, сораулар кую
| 21.04 | |||
114 | Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. | 1 | яңа белемнәр формалаш тыру | хезмәтләргә бергәләп бәя бирү, хаталарны төзәтү; җыйнак һәм җәенке җөмлә төшенчәсен аңлату; чагыштыру, аеру, куллану | башкара алырга тиеш: җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера, төзи, тиешле тыныш билгеләрен куя | 23.04 | ||
115 | Сүзтезмә. | 1 | яңа белемнәр формалаштыру | сүзтезмә төшенчәсе, аларны аера белү, сораулар кую | белергә тиеш: сүзтезмә билгеләмәсен башкара алырга тиеш: сүзтезмәләрне, аның ияртүче һәм иярүче сүзләрен аера, сорау куя | 24.04 | ||
116 | Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше. | 27.04 | ||||||
117 | Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше. | 1 | 28.04 | |||||
118 | Сүзтезмә темасы буенча Аңлатмалы диктант | 1 | белем һәм күнекмә-ләрне практикада куллану. | орфограммаларны кул-ланып диктант язу; җөмлә кисәкләрен билгеләү | башкара алырга тиеш: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза |
| 30.04 | |
119 | Текст.Бәйләнеш ле сөйләм. | 1 | яңа белемнәр формалаш тыру | әйтмә һәм язма сөйләм; текст, текстның өлешләре, мәгънәле кисәкләре арасында бәйләнеш; исем кую, хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү төрләрен аеру текстның төп уе- тема; теманы билгеләү, мисаллар китерү мәгънәле кисәкләрне билгеләп гади план төзү,план буенча эчтәлек сөйләү | белергә тиеш: язма һәм әйтмә сөйләмне башкара алырга тиеш: текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи | |||
120 | Текст. Тема. | 1 | ||||||
121 | План.Текстның өлешләре. | 1 | Яңа тема | |||||
122 | Сөйләм этикасы | 1 | белем һәм күнек-мәләрне практика да куллану. | Сөйләм этикасы белән танышу,план төзү; язма сөйләм нормаларын, язылыш кагыйдәләрен искә төшерү | башкара алырга тиеш: фикерне төгәл, ахырынача, эзлекле итеп җиткерә, дәлилли, дөрес яза,тылсымлы сүзләр телдән, язмача чакыру, тәбрикли | |||
123 | Эндәш сүзләр | 2.05 | ||||||
124 | Тасфирлау һәм хикәяләү текстлары | 1 | катнаш | Тасвирлаухезмәтләрне бергәләп бәяләү, хаталарны классификацияләү, автобиография язу үзенчәлеге | башкара алырга тиеш: автобиография яза, орфографик хаталарны тикшерә | 3.05 | ||
125 | Автобиография. | 1 | Яңа тема | 5.05 | ||||
126 | Сурәтләү һәм хикәяләү текстлары | 1 | ныгыту | Һәр абзака исем кую, план төзү,эчтәлек сөйләү,орфограммаларны табу,эчтәлеген язу | башкара алырга тиеш: алган белемнәрне мөстәкыйль куллана текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи | 6.05 | ||
127 | Сурәтләү һәм хикәяләү текстлары | 1 | ныгыту | Һәр абзака исем кую, план төзү,эчтәлек сөйләү,орфограммаларны табу,эчтәлеген язу | 8.05 | |||
128 | Контроль изложение яздыру.№2 Казан –спорт уеннары башкаласы” | 1 | ныгыту | Текст өстендә эш, план төзү,спорт ярышлары темасына изложение язу | 10.05 | |||
129 | Хаталар өстендә эш Иҗади биремле күнегүләр. Тест биреме. | 1 | ныгыту | башкара алырга тиеш: алган белемнәрне практикада куллана; эзлеклелекне саклый; тест эшләрен тикшерә, бәяләү | 12.05 | |||
130 | Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту | 1 | ныгыту | Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту. | 13.05 | |||
131 | Уку елында өйрән орфограммаларны ныгыту. | 1 | 15.05 | |||||
132 | Уку елында өйрәнгән сүз төзелешен ныгыту | 1 | ныгыту | 17.05 | ||||
133 | Контроль диктант.№6 Урманда | 1 | белем һәм күнекмә-ләрне практикада кул- лану. | орфограммаларны кул-ланып диктант язу; җөмлә кисәкләрен билгеләү | башкара алырга тиеш: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза |
| 19.05 | |
134 | Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәре темасын ныгыту. | 1 | Башкара алырга тиеш: -Үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, күнегүләр эшләү | 20.05 | ||||
135 | Тест биремнәре.Үткәнне ныгыту | 1 | 22.05 | |||||
136 | План.Текстның өлешләрен ныгыту. Йомгаклау. | 1 |
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары:
1.Татар теле 1 кисәк, 2 кисәк дәреслек И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты 2013 ел
2. И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Татар теленнән мөстәкыйль эш дәфтәре “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты 2013 ел
3. И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Методик кулланма “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты 2013 ел
4. Диктантлар җыентыгы 1-4 сыйныфлар өчен язма эшләр Казан 2009
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
4 нче сыйныфта “Татар теле” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра,эшне планлаштыра, уку хезмәтендә максат кабул итү,аңа ирешү ө...
4 нче сыйныфта “Әйләнә-тирә дөнья” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
Әйләнә-тирә фәненнән эш программасы “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. ...
4 нче сыйныфта “Математика” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
Математика фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә...
4 нче сыйныфта “Музыка ” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
Цели и задачи учебной программы «Музыка»Жизнеспособность программы «Музыка» обусловлена необходимостью приобщения младших школьников к музыкальному искусству, что направлено на достижение следующих ц...
3 нче сыйныфта “Технология” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
Технология- осталык, сәнгать, күнекмәләргә өйрәнү турындагы фән. Технологияләр искиткеч күптөрле. Иң гадиеннән башлап, катлаулы технологияләр дә эшләнгән. Башлангыч сыйныфларда укытылган технологиянең...
4 нче сыйныфта “Технология” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
Технология- осталык, сәнгать, күнекмәләргә өйрәнү турындагы фән. Технологияләр искиткеч күптөрле. Иң гадиеннән башлап, катлаулы технологияләр дә эшләнгән. Башлангыч сыйныфларда укытылган технологиянең...
4 нче сыйныфта “Әдәби уку” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
Әдәби уку - башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны - әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәл...