Рабочая программа по татарскому языку, 2 класс
рабочая программа (2 класс) на тему

Рабочая программа по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nigmatullina_f.a.2_kl._tat.yaz_._tat._gr.docx78.9 КБ

Предварительный просмотр:

“Каралды”                                                                             “Килешенде”                                                                “Расланды”

МБ утырышында                                                                 Директор урынбасары                                               Мәктәп директоры

Беркетмә №____                                                                    ______/Закирова Ә.Т./                                                _______/Шәвәлиева М.И./

МБ җитәкчесе                                                                       “_____”________ 2015 ел                                               Приказ  №_____

_____/Халиуллина Р.Б./                                                                                                                                             “_____”_________ 2015 ел

  “_____”________ 2015 ел

     

        

        Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбенең

1 нче квалификацион категорияле укытучысы

Флүзә Әзһәт кызы Нигматуллинаның

2 нче сыйныф татар  төркеменә татар теленнән  эш программасы

                                                                           

                                                                                                                                                           

        2015-2016  уку елы

Аңлатма язуы

  2 нче сыйныф өчен татар  теленнән  эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы ((Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыктелләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII(ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.

10. 2014-2015 нче уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән дәреслекләрнең региональ исемлеге.

11. 2015 елның 28нче августында чыккан 57 номерлы “Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбенең базиз укыту планын раслау” дип исемләнгән боерыгы.

12 .  Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбенең эш программасы структурасын раслау турындагы локаль акты

13. ТР ның Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 ел 19 августында чыккан 2 варианттагы 1054/15 номерлы хатына нигезләнгән гомуми башлангыч мәктәбендә үрнәк укыту планы

14. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирүче  мәктәбенең 2 нче сыйныфтагы татар төркеме өчен булган дәреслеккә (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Е.А.Панова, Казан “Мәгариф-вакыт” нәшрияты, 2013 ел) нигезләнеп төзелде .

        Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар теле укытуның төп максатлары һәм бурычлары:

               Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең  максаты – укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләр булдыру.

       Укыту методы һәм алымнары арасыннан катнаш (комбинированный), тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә, экспериимент методларын файдалану телгә өйрәтүдә максатка ярашлы була. Программаның эчтәлеге башлангыч сыйныфларда татар теле укытуның максаты һәм бурычларыннан чыгып билгеләнә.Беренчедән, программада балаларның телдән һәм язма сөйләм үстерү күздә тотылса, икенчедән, татар теле буенча системалы фәнни белем бирүгә дә аерым игътибар ителә.

      Программада  бәйләнешле сөйләм үстерү өчен, аерым эш төрләре һәм темалар тәкъдим ителә.  

Татар теле укытуның максатлары:

-укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

  • телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,
  • дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
  • укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.

Туган телне өйрәнү, үзләштерү укучыларны иҗади эшкә өйрәтә, тормышка әзерли. Телне дөрес куллану-фикерне ачык, төгәл, матур итеп әйтә һәм яза белү дигән сүз. Бу, үз чиратында, укучыларда ачык, төгәл, логик эзлекле итеп фикерләү күнекмәләрен булдыру белән турыдан-туры бәйләнгән. Тел фикерләүдән аерылгысыз. Телне дөрес куллану, барыннан да элек, эзлекле итеп фикер йөртә алуга кайтып кала. Укучы никадәр логик эзлекле фикер йөртә алса, аның теле дә, гадәттә, шулкадәр төзек була. Димәк, укытучы балаларын дөрес, логик фикер йөртергә өйрәтеп кенә аларда сөйләм культурасын булдыра һәм ныгыта ала.

     Укучы нинди генә матур, төзек эчтәлекле язма, сөйләм төземәсен, әгәр дә анда орфографик һәм пунктуацион хаталар бар икән, ул укучы телне дөрес, культуралы куллана дип әйтеп булмый. Шулай булгач, мәктәптә, туган телне укыту балаларны орфография һәм пунктуация кагыйдәләре белән таныштыру, аларга шуның күнекмәләрен бирүне күз алдында тотарга кирәк.

     Бу программаны төзегәндә мин дәреслектәге фәннилек принцибына аеруча игътибар итәргә тырыштым. Тагы шуны игътибарга алдым: татар теле гыйлемендә бирелгән материалларны фәнни югарылыкта үтсен өчен, үземнең белемемне тулыландырып, баетып торырга, үз фәнемнең яңа казанышларын белеп тирәнтен танышып барырга тиеш икәнлеген ассызыкладым.

Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

Балаларда татар теле буенча мәгълүматлылык (компетенция) булдыру:а)        фонетика,  лексика, сүз ясалышы, грамматика, стилистикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

б) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.

3.Укучыларда аралашу (коммуникация) компетенциясебулдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча әйткәнне аңларга,аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итепукырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенчаәңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннанурынлы файдаланырга өйрәтү. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. Укучыларда татар этнокультурасы буенча мәгълүматлылыкны үстерү.

        2сыйныфны тәмамлаганда, татар алфавитын яттан белү. Укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.

Калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын (буйсынмавын) (мәсәлән, шәһәр, китап) аңлату.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны бүлү. ъ, ъ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу (кулъяулык, көньяк). Я, ю, е хәрефләрен дөрес язу.

Татар телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү.

Сүз төркемнәреннән исем, фигыль, сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру, фигыльләрнең юклык, заман кушымчаларын билгеләү.

Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату. Җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре дигән төшенчәләрне аеру.

Өйрәнелә торган сүз төркемнәре кергән мәкаль- әйтем, табышмакларны ятлау һәм аларны язу.45—50 чамасы сүз булган текст буенча, укытучы куйган сорауларга жавап бирү юлы белән инша язу. Сөйләм үстерү өчен бирелгән темалар (яки укытучы үзе сайлаган башка бер тема) буенча 40—45 сүзле сочинение яздыру. Сүзлек диктантларының якынча күләме 7—10 сүз, контроль диктант текстлары 26—35 сүздән тора.

                                    Предметның характеристикасы

      Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

  • психологик принциплар:укучыга аерым якын килү, баланың яшь үзенчәлеген исәпкә алу;
  • гомумдидактик принциплар:фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлаешлылык һәм көч җитәрлек булу, үстерешле укыту, тәрбия бирү, күрсәтмәлелек;
  • лингвистик принциплар:системалылык һм аңа бәйле комплекслылык, функциональ-семантик, культурологик;
  • методик принциплар: аралашу, конценрик, сөйләм һәм тел материалын минимумлаштыру.

                  Башлангыч сыйныфта татар теле фәненең уку-укыту эчтәлеге

Программа буенча 2 - сыйныфта елына 102сәгать бирелә.  2015 елның 28нче августында чыккан 57 номерлы “Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбенең базиз укыту планын раслау” дип исемләнгән боерыгы  хисабыннан төзелде.              

тема

Сәгать саны

Белем һәм күнекмәләр

1.

1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

        

6

      Аерым сүзләр, сүзтезмәләрне дөрес итеп уку һәм язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Сүзләрне юлдан- юлга күчерү. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү һәм язу. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләрне табу, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү.

    Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау. Дәресләрдә өйрәнелә торган язучыларның исем-фамилияләрен дөрес язу.

2.

Авазлар һәм хәрефләр

35

     Алфавитны өйрәнү. Дәресләрдәге сүзлекчәләрдән сүзләр таба белү. Бирелгән сүзләрне, сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.

       Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Аларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары [ә], [ө], [ү] һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.

     [а], [э], [о], [ы] сузыкларын белдерә торган хәрефләр һәм аларның дөрес язылышы. Татар һәм рус телләрендә бу  авазларның әйтелеш үзенчәлекләре.

     Я, ю, е хәрефләре, алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

     Ц, щ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу һәм уку.

    Ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

     Аңлатмалы һәм сүзлек  диктантлары язу.

     Кабатлау.  

3

Сүз

5

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Татар теленең иҗек калыплары белән таныштыру. Татар телендә сүз басымы.

Аны дөрес куярга өйрәнү. Рус телендәге сүз басымының урыны. Кабатлау.

4

Морфология

19

    Исем, аның мәгънәсе, сораулары  турында белгәннәрне ныгыту. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Күплек сан кушылучыларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.

     Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру. Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Татар һәм рус телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлекләре.

   Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру.Фигыльнең заман белән төрләнеше. Аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү.

   Кабатлау. Бирелгән җөмләләрдән, әзер тексттан өйрәнелгән сүз төркемнәрен таба белү, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.

5

Синтаксис

11

Сүзтезмә һәм җөмлә. Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү. Тәрҗемә итү күнекмәләре булдыру.

6

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

4

Аваз һәм хәрефләр, сүз, морфология, синтаксис бүлекләрен гомумиләштереп кабатлау.

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү

22

    Укытучының (иптәшенең) сорауларын аңлап, гади җөмләләр белән җавап бирү. 4-6 җөмлә төзеп әйтү, бирелгән монологны( диалогны) дәвам итеп бетерү. Укылган өзекнең төп фикерен үз сүзләрең белән әйтү.Аңлатмалы, сүзлек диктантлары язу.

   Аерым рәсемнәр яки әйберләрне сурәтләп биргәндә, исем, сыйфат, фигыльләрне дөрес куллану.

   Тизәйткеч, саналмыш, табышмак, мәкаль-әйтемнәр ятлау. Матур язу күнекмәләре булдыру.

                                                                                    Контроль эшләр саны

Контроль диктантлар саны-4

  сүзлек диктанты- 4  

изложение- 1

сочинение- 1

диалогик (монологик) сөйләм үстерү- 12

        Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр (шәхси, предмет, метапредмет)

        Танып-белү        

        - фикерләүне үстерү  белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

        - классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

        - ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

        - үрнәк буенча эшли белү;

       - аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

       - рәсем буенча  җөмләләр,   сораулар төзи белү;

       - аңлап укый белү;

         Укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

         регулятив

          -уку хезмәрендә үзенә максат куя, бурычларны билгели белү;

          -эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

           - уку хезмәтеңә бәя бирә белү;

            - укудагы уңышсызларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

          - укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

          - дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

          -дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

           коммуникатив

          -әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

           -аралаша белү сәләтен үстерү ( аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

          - парларда һәм күмәк эшли белү;

          - әңгәмәдәшең белән контакны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

        Грамматик минимум

  •  Исемнең иялек килешендә төрләнеше белән таныштыру.
  •  Зат алмашлыкларын күплек санда юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.
  •  Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше.
  •  Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы белән текст аша танышу.
  •  Уйнарга яратам конструкциясе белән таныштыру.
  •  Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.
  • Янында, алдында, астында, артында, өстендә бәйлек сүзләрен һәм турында бәйлеген сөйләмдә куллану.
  •  Ләкин, чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, аларны сөйләмдә куллану.
  •  Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу.
  •  Сүзнең тамырын, кушымчасын аера белү.
  •  -чы/-че исем ясагыч кушымчалар белән таныштыру.
  •  Кебек бәйлеген сөйләмдә куллану.
  •  Казан шәһәре, киемнәр кибете төзелмәләре белән таныштыру.
  •  Аннан соң рәвеше һәм һәр,һәркем, барлык, барысы алмашлыклары белән таныштыру.

Орфографик һәм орфоэпик минимум

       Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту.

       Алынма сүзләрне, дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү.

      Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.

     Ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен булдыру (китте, кайтты).

     Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү.

      Я, ю, е хәрефләре кергән сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдыру.

      О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.

                  Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары hәм нормалары

        Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары hәм нормалары

        Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

    Түбәндәге язма эшләр башкарыла:

  1. Татарча  сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;
  2. Сорауларга җавап язу;
  3. Сүзлек яки контроль диктантлар язу;
  4. Изложение язу;
  5. Сочинение язу.

      Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язу  күнегүләренә керә. 2 нче сыйныфта 2 юл бирелә. Бу эш һәр дәрестә алып барыла.

Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме

 Сыйныф

                                                                      Эш төрләре

Сүзләр

Җөмләләр

2

8-13

4-5

Тикшерү характерындагы язма эшләр күләме

сыйныф

        Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

изложение

сочинение

2

4

4

1

1

Күчереп язуны бәяләү

   Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5” ле куела.

   Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса,4” ле куела.

   Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса,”3” ле  куела.

   Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса,”2” ле куела.

Диктантларны бәяләү

сыйныф

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

изложение

сочинение

2

7-10

20-25

15-20

10-15

Диктант итеп аерым сүзләр яки текст яздырыла. Аны уздыру вакытын укытучы үзе билгели. Аерым сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен тикшерү өчен сүзлек диктантлары үткәрелә.

2 нче сыйныфта орфографик хаталар искә алына.

Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә “5” ле куела.

3 тән артык хата булмаган  һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтәләр белән бик пөхтә язылмаган эшкә “4” ле куела.

5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3” ле куела.

Изложение һәм сочинение яздыру укучыларның язма сөйләм, грамматик һәм орфографик күнекмәләрен тикшерергә ярдәм итә. Бу эш алдан әзерлек алып барылгач уздырыла.

Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү

   Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик (1 җөмлә төзелешендә) хата җибәрелсә, “5” ле куела.

Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып,  эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, “4” ле куела.

Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә, “3” ле куела.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса; 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда, җөмләләр төзегәндә, 6-7 хата китсә, "2" ле куела.

Грамматик белемнәрне  бәяләү

 Укучы ана телендә өйрәнелгән грамматик күренешләрне сөйләмдә дөрес кулланса, тупас булмаган 1-2 хата җибәрсә, укытучыга 1-2 өстәмә сорау бирергә туры килсә, “5” лек куела.

Төп таләпләрне үтәп тә, 2 грамматик хата ясаса, ләкин өстәмә сораулар саны 3 тән артмаса, “4” ле куела.

Грамматик форма һәм җөмләләрне сөйләмдә куллана белсә, ләкин 4-5 грамматик хата ясаса,”3” ле куела.

Грамматик күнекмәләр начар үзләштерелсә, грамматик кагыйдәләрне сөйләмдә куллана алмаса, хаталар саны 6 дан артса, “2” ле куела.

Бүлекләр һәм тема

Дәрес  төре

Сәгать саны

Үзләштерергә тиешле белем  һәм күнекмәләр

Контроль эш төре

Үткәрү вакыты

План буенча

Факт буенча

        1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау- 6 сәгать         

1.

Аерым сүзләр, сүзтезмәләрне дөрес итеп уку һәм язу.

Белемнәрне ныгыту

1

Сүзләр, сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу.

“ Туган телем- иркә гөлем” темасы буенча сөйләшү.

1.09

2

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Сүзләрне юлдан- юлга күчерү .

Белемнәрне ныгыту

1

Сүздә ничә сузык аваз булса, шуның кадәр иҗек була. Иҗек чиген сүзне укып, әйтеп карап та билгеләргә мөмкин.

3.09

3

Исем темасын ныгыту. Темага  сүзлек диктанты язу.

Белемнәрен тикшерү

1

Белемнәре тикшерелә

сүзлек диктанты №1

4.09

4.

Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү һәм язу.

Белемнәрне ныгыту

1

Иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмләләр төзү һәм язу.

8.09

5

Туган як табигате. Сөйләм үстерү. Хәрефләрнең каллиграфик яктан дөрес язылышы.

Белемнәрне ныгыту

1

Иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмләләр төзү

10.09

6

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.

Белемнәрне ныгыту

1

Исем һәм фамилияләрдә баш хәрефләрне язарга өйрәнү.

11.09

7

Исем һәм фамилияләрдә баш хәрефләрне ныгытуга күнегүләр эшләү.

Белемнәрне ныгыту

1

Исем һәм фамилияләрдә баш хәрефләрне язарга өйрәнү.

15.09

8

Кем? Нәрсә? Нинди? Кайсы? Нишли? сорауларына җавап булган сүзләр.

Белемнәрне ныгыту

1

Җөмләдән Кем? Нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләрне табу.

17.09

9

Туган көнем. Сөйләм үстерү. Сүзләрне юлдан- юлга күчерүне ныгыту .

Белемнәрне ныгыту

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

18.09

        Авазлар һәм хәрефләр- 35 сәгать

10

Татар теленең алфавиты. Уку-язу әсбаплары.Сөйләм үстерү.

Яңа белем үзләштерү

1

Татар алфавитында 39 хәреф бар.Алфавитта хәрефләр билгеле бер тәртиптә языла. Һәрбер хәрефнең билгеле урыны һәм исеме бар.

22.09

11

Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар.

Яңа белем үзләштерү

1

Татар телендә сузык авазлар ике төркемгә бүленә: калын сузыклар- [ а], [ у], [о], [ ы];

Нечкә сузыклар- [ ә], [ ү], [ө],

 [ э(е)], [ и].

24.09

12

Калын һәм нечкә сузыкларны ныгытуга күнегүләр эшләү.

Белемнәрен ныгыту

1

Белемнәрне ныгыту, дөрес язарга ирешү

25.09

13

Сингармонизм законы

Яңа белем үзләштерү

1

Татар телендә сузыкларның калында яки нечкәлектә ярашуы

29.09

14

[а] авазы һәм а хәрефе

Яңа белем үзләштерү

1

А хәрефе [ а] авазын белдерә.

 [ а]- сузык аваз. Аны әйткәндә тел артка таба хәрәкәт итә, телнең арткы өлеше йомшак аңкауга таба күтәрелә.Татар телендәге [ а] авазы рус телендәге [ а] га караганда арттарак ясала. Татар сүзләрендә беренче иҗектә [ а] авазы [о] авазына якын әйтелә.

1.10

15

Әниемә булышам. Сөйләм үстерү [ә] авазы һәм ә хәрефе.

Яңа белем үзләштерү

1

Ә хәрефе [ ә], авазын белдерә.

[ ә] авазын әйткәндә тел алга таба хәрәкәт итә, телнең очы аскы  кискеч тешләргә тиеп тора, авыз киң ачыла.

2.10

16

Ә хәрефе кергән сүзләрне язуны ныгыту

Белемнәрне ныгыту

1

Ә хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу

6.10

17

[о] авазы һәм о хәрефе

Яңа белем үзләштерү

1

[О] авазы –кыска, калын сузык аваз. О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. [ о] авазы

кергән татар сүзләрендә икенче, өченче иҗекләрдә [ы] авазы о-лаша.

8.10

18

Калын һәм нечкә сузыкларны ныгытуга күнегүләр эшләү.

Белемнәрне ныгыту

1

Калын һәм нечкә сузыкларны күнегүләр белән ныгыту

9.10

19

[ө] авазы һәм ө хәрефе

Яңа белем үзләштерү

1

[ ө] – кыска сузык аваз, [ о] ның нечкә пары. Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә, нечкә әйтелешле сүзләрдә языла.

13.10

20

Ө хәрефе кергән сүзләргә күнегүләр эшләү.

Белемнәрен ныгыту

1

Ө хәрефе кергән сүзләрне  күнегүләр эшләү ярдәмендә ныгыту, дөрес язарга ирешү.

15.10

21

[у],  [ү] авазы һәм у, ү хәрефләре

Яңа белем үзләштерү

1

[ у]- әйтелеше белән рус телендәге [ у] кебек. У  хәрефе иҗекләрдә һәм сүзләрдә языла. [ ү]- озын сузык аваз. Ү – нечкә әйтелгән иҗекләрдә һәм сүзләрдә языла.

16.10

22

У, ү хәрефләре кергән сүзләрне язуга күнегүләр эшләү

Белемнәрен ныгыту

1

Грамоталы язу күнекмәсен ныгыту

20.10

23

[ы] авазы һәм ы хәрефе. Җәйге ял. Сөйләм үстерү.

Яңа белем үзләштерү

1

Ы хәрефе ике аваз белдерә. Татар сүзләрендә ул кыска, тар итеп әйтелә-[ къыш]. Рус сүзләрендә киң итеп әйтелә: -

[сыр] Иркен рәвештә сүз башында, сүз уртасында килә ала.

22.10

24

Ы хәрефе кергән сүзләрне язуны ныгыту

Белемнәрне ныгыту

1

Ы хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу

23.10

25

Контроль күчереп язу. Калын һәм нечкә сузыклар.

Белемнәрен тикшерү

1

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү.

К/күчереп язу №1

27.10

26

Хаталар өстендә эш. Калын һәм нечкә сузыкларны ныгыту

Үткәннәрне кабатлау

1

Белемнәрен тикшерү

29.10

27

[э] авазы һәм э хәрефе

Яңа белем үзләштерү

1

Язуда [ э] авазын белдерү өчен, сүз башында э хәрефе, башка урыннарда е хәрефе языла

(элмәк, күгәрчен)

30.10

28

Э хәрефе кергән сүзләр язуга күнегүләр эшләү.

Белемнәрне ныгыту

1

Язуда [ э] авазын белдерү өчен, сүз башында э хәрефе, башка урыннарда е хәрефе язны төшенүгә күнегүләр эшләү

10.11

29

[йа], [йә]   аваз кушылмалары  һәм я хәрефе

Яңа белем үзләштерү

1

[йа], [йә]   аваз кушылмалары  һәм я хәрефенең язылышына төшенү

12.11

30

Я хәрефе кергән сүзләрне язуга күнегүләр эшләү.

Белемнәрне ныгыту

1

я хәрефенең язылышына төшенү, ишетә, яза белүгә ирешү

13.11

31

Э, ю хәрефләре кергән сүзләрне язуны ныгыту. Темага сүзлек диктанты язу.  

Белемнәрне тикшерү

1

Белемнәрен ныгыту

Сүзлек диктанты № 2

17.11

32

[йу], [йү]   аваз кушылмалары  һәм ю хәрефе

Яңа белем үзләштерү

1

йу], [йү]   аваз кушылмалары  һәм ю хәрефенең язылышына төшенү

19.11

33

Ю хәрефе кергән сүзләрне язуга күнегүләр эшләү.

Белемнәрне ныгыту

1

йу], [йү]   аваз кушылмалары  һәм ю хәрефенең язылышына төшенү

20.11

34

[йы], [йэ]   аваз кушылмалары  һәм е хәрефе

Яңа белем үзләштерү

1

йы], [йэ]   аваз кушылмалары  һәм е хәрефенең язылышына төшенү

24.11

35

Ю, е хәрефе кергән сүзләрне язуга күнегүләр эшләү.

Белемнәрне ныгыту

1

Е,ю хәрефләренең язылышына төшенү, фикерләүне үстерү

26.11

36

Тартык авазлар.Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

Яңа белем үзләштерү

1

Яңгырау тартык яңгырап, тавыш һәм шау белән әйтеләләр. Саңгырау тартыклар шаудан гына торалар.

27.11

37

[в],  [w]  авазлары һәм в хәрефе

Яңа белем үзләштерү

1

В  хәрефе татар телендә ике авазга билге булып йөри.

1.12

38

В хәрефе кергән сүзләрне язуга  күнегүләр эшләү.

Белемнәрне ныгыту

1

В хәрефе кергән сүзләрне язарга өйрәнү, күнегүләр белән ныгыту

3.12

39

[х], [һ]  авазлары һәм х, һ хәрефләре

Яңа белем үзләштерү

1

[х], [һ]  авазлары һәм х, һ хәрефләрен төшендерү

4.12

40

[къ], [к],  [кь] авазлары һәм к, г хәрефләре

Яңа белем үзләштерү

1

К,г  хәрефләре татар телендә ике авазга билге булып йөри.

8.12

41

К, г хәрефләре кергән сүзләрне язуны  ныгыту

Белемнәрне ныгыту

1

К, г хәрефләре кергән сүзләрне яза белү

10.12

42

Яңгырау, саңгырау тартыкларны кабатлауга күнегүләр эшләү.

Белемнәрне ныгыту

1

Яңгырау, саңгырау тартыкларны  аера һәм сүзләрдә ишетеп яза белү

11.12

43

Яшелчә бакчасында. Сөйләм үстерү [ч]  авазы һәм ч хәрефе.

Яңа белем үзләштерү

1

Ч  хәрефе кергән сүзләрнең дөрес язылышы үзләштерелә.

15.12

44

Ч хәрефе кергән сүзләрне язуны ныгыту

Белемнәрне ныгыту

1

Ч  хәрефе кергән сүзләрнең дөрес язылышы үзләштерелү ныгытыла.

17.12

45

Контроль диктант. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

Белемнәрен тикшерү

1

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү

К/диктант №1

18.12

46

Хаталар өстендә эш.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны кабатлау

Белемнәрен ныгыту

1

Белемнәрен тикшерү

22.12

47

[ц] , [щ]  авазлары һәм ц,щ хәрефләре

Яңа белем үзләштерү

1

ц] , [щ]  авазлары һәм ц,щ хәрефләренең язылышы үзләштерелә

24.12

48

Ц, щ хәрефләрен язуга күнегүләр эшләү  

Белемнәрен ныгыту

1

ц] , [щ]  авазлары һәм ц,щ хәрефләре үзләштерүгә күнегүләр эшләү

25.12

49

[ң]  авазы һәм ң хәрефе

Яңа белем үзләштерү

1

ң  хәрефе кергән сүзләрнең дөрес язылышы үзләштерелә

12.01

50

Ъ  һәм ь хәрефләре.Тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.

Яңа белем үзләштерү

1

Ъ  һәм ь хәрефләре  кергән сүзләрнең дөрес язылышы үзләштерелә

14.01

51

Якын дусларым. Сөйләм үстерү. Ъ  һәм ь хәрефләрен ныгыту.

Белемнәрен ныгыту

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

15.01

52

Ъ  һәм ь хәрефләре

кергән сүзләр язуга күнегүләр эшләү.

Белемнәрен ныгыту

1

Ъ  һәм ь хәрефләре  кергән сүзләрнең дөрес язылышына күнегүләр эшләү

19.01

53

Калын һәм нечкә сузыкларны ныгыту. Темага сүзлек диктанты.

Белемнәрен тикшерү

1

Белем күнекмәләрен тикшерү

Сүзлек диктанты № 3

21.01

54

Хаталар өстендә эш. Авазлар һәм хәрефләр бүлеген кабатлау.

Белемнәрен ныгыту

1

Авазлар һәм хәрефләр бүлеген кабатлау

22.01

                                                          Сүз- 5 сәгать

55

Сүз төзелеше. Сүзләрнең иҗекләргә бүленеше.

Яңа белем үзләштерү

1

Сүз төзелешен өйрәнү

26.01

56

Татар теленең иҗек калыплары белән танышу

Яңа белем үзләштерү

1

Татар теленең иҗек калыплары белән танышу, күнегүләр белән ныгыту;  ачык, ябык, калын, нечкә  иҗек калыплары турында белемнәрне барлау

28.01

57

Татар телендә сүз басымы.

Яңа белем үзләштерү

1

Татар телендә сүз басымын өйрәнү.

29.01

58

Рус телендәге сүз басымы

Яңа белем үзләштерү

1

 Рус телендәге сүз басымының урынын өйрәнү. Күнегүләр белән ныгыту

2.02

59

Укыган мәктәбем. Сөйләм үстерү. Сүз басымы темасын ныгыту.

Белемнәрен ныгыту

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

4.02

60

Сүз бүлеген гомумиләштереп кабатлау

Белемнәрен ныгыту

1

Белемнәрен барлау

5.02

                                                             Морфология бүлеге- 19 сәгать

61

Исем, аның мәгънәсе турында төшенчә

Яңа белем үзләштерү

1

Предметны белдереп, кем? нәрсә? соравына җавап булып килгән сүзләр исем була.

9.02

62

Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары

Яңа белем үзләштерү

1

Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларының кушымчаларын дөрес ялгау.

11.02

63

Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын ныгытуга күнегүләр эшләү

Белемнәрен ныгыту

1

Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын  сөйләмдә куллана белү

12.02

64

Күплек сан кушылучыларының дөрес язылышы.

Яңа белем үзләштерү

1

Күплек сан кушылучыларының дөрес язылышын үзләштерү.

16.02

65

Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын ныгытуга күнегүләр эшләү.

Белемнәрен ныгыту

1

Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларының кушымчаларын дөрес ялгау.

18.02

66

Татар теле дәресендә. Сөйләм үстерү. Исем темасын ныгыту.

Белемнәрен ныгыту

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү, күнегүләр  белән исем темасын ныгыту

19.02

67

Исем темасын ныгытуга  инша язарга әзерләнү.

Белемнәрен ныгыту

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү, күнегүләр  белән исем темасын ныгыту

23.02

68

Исем темасын ныгытуга инша язу.

Белемнәрен тикшерү

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү, күнегүләр  белән исем темасын ныгыту

Инша

Изложение

№1

25.02

69

Хаталар өстендә эш.Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру

Яңа белем үзләштерү

1

Предметның эш, хәрәкәтен белдереп, нишли? нишлиләр? сорауларына җавап булып килгән сүзләр фигыль була

26.02

70

Фигыльнең сорауларын ныгытуга күнегүләр эшләү

Белемнәрен ныгыту

1

Фигыль сорауларын дөрес куярга ирешү

1.03

71

Фигыльнең заман белән төрләнеше

Яңа белем үзләштерү

1

Фигыль заман белән төрләнә

3.03

72

Фигыльнең заман белән төрләнешен ныгытуга күнегүләр эшләү.

Белемнәрен

ныгыту

1

Фигыльнең заман белән төрләндерә белү, бәйләнешле сөйләм үстерү

4.03

73

Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру.

Яңа белем үзләштерү

1

Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? сорауларына җавап булып килгән сүзләр сыйфат була.

8.03

74

Сыйфатның  сорауларын ныгытуга күнегүләр эшләү.

Белемнәрен

ныгыту

1

Сыйфатларга сорау куя белү

10.03

75

Сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану.

Яңа белем үзләштерү

1

Сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

11.03

76

Яраткан ризыгым. Сөйләм үстерү. Сыйфат темасын ныгыту.

Белемнәрен

ныгыту

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

15.03

77

Сыйфат темасын ныгытуга контроль диктант

Белемнәрен тикшерү

1

Сүз төркемнәрен дөрес аерул Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү.арын тикшерү  

К/диктант №3

17.03

78

Хаталар өстендә эш. Сыйфат темасын ныгыту.

Белемнәрен ныгыту

1

Белемнәрен ныгыту

18.03

79

Сыйфатны куллануга күнегүләр эшләү

Белемнәрен ныгыту

1

Сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

31.03

80

Фигыль һәм сыйфатларны ныгытуга күнегүләр эшләү

Белемнәрен ныгыту

1

Фигыль һәм сыйфатларны ныгытуга күнегүләр эшләү

1.04

81

Сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлекләре.

Яңа белем үзләштерү

1

Сыйфат белән ачыкланып килгән исем сыйфатланмыш була.

5.04

82

Сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлекләрен ныгытуга күнегүләр эшләү

Белемнәрен ныгыту

1

Сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлекләрен белүгә ирешү

7.04

83

Сыйфат, фигыль темасын ныгыту. Темага сүзлек диктанты язу.

Белемнәрен тикшерү

1

Сыйфатларны дөрес язу

Сүзлек диктанты № 4

8.04

84

Милли ризыклар.Сөйләм үстерү. Сыйфат темасын ныгыту.

Белемнәрен ныгыту

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

12.04

85

Морфология бүлеген кабатлау.

Белемнәрен ныгыту

1

Белемнәрен ныгыту.

14.04

Синтаксис- 11 сәгать

86

Сүзләрдән сүзтезмәләргә.

Яңа белем үзләштерү

1

Җөмлә тәмамланган уйны белдерә. Ике мөстәкыйль мәгънәле сүзнең  үзара мөнәсәбәткә кереп, бер төшенчә белдерүе сүзтезмә дтп атала.

15.04

87

Сүзтезмәләрдән җөмләләргә.

Яңа белем үзләштерү

1

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.

19.04

88

Җөмлә төзүне ныгытуга инша  язарга әзерләнү.”Безнең якта

яз”.

Белемнәрен тикшерү

1

“Безнең якта яз” темасына сөйләшү.Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Сочинение №1

21.04

89

Җөмлә төзүне ныгытуга инша  язу. ”Безнең якта яз”.

Белемнәрен тикшерү

1

Белемнәрен тикшерү

Сочинение №1

22.04

90

Хаталар өстендә эш.Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмлә төзү.

Белемнәрен ныгыту

1

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмлә төзү

26.04

91

Җөмләнең баш кисәкләре.

Яңа белем үзләштерү

1

Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү.

28.04

92

Ия, хәбәр- җөмләнең баш кисәкләре.

Яңа белем үзләштерү

1

Ия, хәбәр- җөмләнең баш кисәкләре икәнен үзләштерү.

29.04

93

Җөмләнең баш кисәкләренең татар һәм рус телләрендә урнашу тәртибе.

Яңа белем үзләштерү

1

Җөмләнең баш кисәкләренең татар һәм рус телләрендә урнашу тәртибен белү.

3.05

94

Җөмләнең баш кисәкләренең татар һәм рус телләрендә урнашу тәртибен ныгыту.

Белемнәрен ныгыту

1

Җөмләнең баш кисәкләренең татар һәм рус телләрендә урнашу тәртибен белү.

5.05

95

Җөмләнең баш кисәкләрен ныгыту

Белемнәрен ныгыту

1

Җөймләләрне дөрес итеп төзү, язу күнекмәләрен ныгыту

6.05

96

 Җөмләнең баш

Кисәкләрен ныгытуга күнегүләр эшләү.

Белемнәрен ныгыту

1

Грамоталы язу күнекмәсен ныгыту

10.05

97

Җөмләнең баш

кисәкләрен ныгытуга контроль диктант язу.

Белемнәрен тикшерү

1

Белемнәрне тикшерү

К/д №4

12.05

98

Хаталар өстендә эш.

Аваз һәм хәрефләр бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

Белемнәрен ныгыту

1

Белемнәрен тикшерү

13.05

99

Сүз бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

Белемнәрен ныгыту

1

Белемнәрен тикшерү

17.05

100

Шәһәр транспорты. Сөйләм үстерү. Сүз бүлеген кабатлау.

Белемнәрен ныгыту

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

19.05

101

Морфология бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

Белемнәрен ныгыту

1

Белемнәрен тикшерү

20.05

102

Синтаксис бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

Белемнәрен ныгыту

1

Белемнәрен тикшерү

24.05

         Укытунын методик тәэмин ителеше

    Программа:

     

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

       Дәреслекләр: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү 2 нче сыйныф татар төркеменә дәреслек ,Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Е.А.Панова, Казан “Мәгариф-вакыт” нәшрияты, 2013 ел

     Методик кулланма:

Диктантлар җыентыгы; татар теленнән грамматик биремнәр( башлангыч сыйныф) , Яр Чаллы, 2006 ел.

Татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр (Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Яр Чаллы, 2011 ел)

2 нче сыйныф татар теленнән үткәрергә тиешле тикшерү төрендәге контроль эшләрнең графигы

Язма эш

Сәгать саны

План буенча

Фактта үткәрү

1.

Исем темасын ныгыту. Темага  сүзлек диктанты язу.

1

8.09

2.

Контроль күчереп язу. Калын һәм нечкә сузыклар

1

29.10

3.

Э, ю хәрефләре кергән сүзләрне язуны ныгыту. Темага сүзлек диктанты язу.  

1

19.11

4.

Контроль диктант. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

1

22.12

5.

Калын һәм нечкә сузыкларны ныгыту. Темага сүзлек диктанты

1

22.01

6.

Исем темасын ныгытуга инша язу.

2

25.02

26.02

7.

Сыйфат темасын ныгытуга контроль диктант

1

18.03

8.

Сыйфат, фигыль темасын ныгыту. Темага сүзлек диктанты язу

1

12.04

9.

Җөмлә төзүне ныгытуга инша  язарга әзерләнү.”Безнең якта

яз”.

22.04

26.04

10

Җөмләнең баш

кисәкләрен ныгытуга контроль диктант язу.

13.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 3 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова

1992нче елның 8нче июлендә”Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар,рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булы...

Рабочая программа по татарскому языку 3 класс

Рабочая программа по татарскому языку для татарских групп...

Рабочая программа по татарскому языку. 4 класс

Рабочая программа по татарскому языку...

Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

           Икенче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы ....

рабочая программа по татарскому языку и татарской литературе

Укыту – тематик планлаштыру Предмет  Татар теле, укуСыйныф  2Сәгать саны:Барлыгы  156 сәгать; атнасына   5 сәгать.Планлаштырылган контроль эшләр  4 сәгать.Адми...

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса...

Рабочая программа по татарскому языку (татарские школы) 3 класс

Аңлатма язуыПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы...