Открытый урок "Баш һәм юл К, к хәрефләрен язарга өйрәнү."
план-конспект урока (1 класс) на тему
Открытый урок "Баш һәм юл К, к хәрефләрен язарга өйрәнү." По методике Сингапурской технологии обучения
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_dres-_singapur.docx | 19.03 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәрес темасы: Баш һәм юл К, к хәрефләрен язарга өйрәнү.
Дәреснең максаты:
1. Белем бирү максаты.
Баш һәм юл К,к хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язарга, хәрефләрне астан һәм өстән дөрес тоташтырырга өйрәтү.
2.Фикерләү сәләтен үстерү.
Укучыларда фонематик ишетүне үстерү, укыту эшчәнлегендә фикерләүнең анализ-ситез, чагыштыру, гомумиләштерү кебек төп операцияләреннән фадаланырга өйрәтү.
3.Тәрбияви максат.
Язуга уңай мөнәсәбәт һәм тотрыклы танып-белү мотивы тәрбияләү. Янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.
Дәрес барышы: 1. Оештыру моменты. МЭНЭДЖ МЭТ(4 әрләп утырту, өстәлдә йөзгә-йөз, иңгә-иң партнер, партнер А,Б) - төркемдә укучының эше белән идарә итү билгесе.
- Хәерле иртә, укучылар! (Укучыларның бер-берсе (йөзгә-йөз, иңгә-иң күршеләре) белән исәнләшү этабы). Хор белән мәкаль әйтелә: “Бир бишне – ун булсын, эшебез уң булсын!”-уң куллары белән бәрешеп алалар.
- Кәефләрегез ничек? Менә дигә! (кәеф күтәрү өчен). ТИМ ЧИР
- Сыйныф! (Кулларны өскә күтәреп тынып калабыз: “ХАЙ ФАЙВ” урынына кулланыла).
2. Актуальләштерү: РЕЛЛИ РОБИН (иңгә-иң партнерларның чиратлап кыскача җаваплар әйтешүе).
- Авазлар нинди төркемнәргә бүленәләр?
- Сузык авазлар нинди төркемнәргә бүленәләр?
Тартык авазлар нинди төркемнәргә бүленәләр?
- Нинди хәрефнең баш хәрефе юк? Ул нинди аваз ?(борын авазы) Иптәшләрен әйтегез?(м,н)
3. Уку мәсьәләсен кую. СИНГЛ РАУНД РОБИН ( һәр укучы җавабын түгәрәк буенча бер тапкыр әйтә).
- Табигатьтә нинди ел фасыллары бар?
-Хәзер кайсы ел фасылы?
-Кыш сүзе нинди аваздан башлана?
-Тагын кайсы ел фасылы к авазыннан башлана?
Р. Миңнуллинның “К лар тулган бакчага” дигән шигыре укыла.
Бу бакчага ни булган?
Бакча “К” белән тулган:
Карлыган һәм кәбестә,
Кишер, карбыз, һәм кабак,
Крыжовник, кукуруз,
Кыяр, кавын, кузгалак...
Әйдә, рәхим итегез!
Авыз итеп китегез!
- Менә нинди тәмле һәм файдалы икән бу хәреф.
-Бүген без нинди хәрефне язачакбыз?
4.Уку мәсьәләсен чишү.
а)- [К], [КЪ] – нинди авызлар ?(парлы саңгырау тартык авазлар) РЕЛЛИ РОБИН (йөзгә-йөз күшең белән фикерләшү)
б) -к хәрефен язарга өйрәнәсегез киләме?(язганда дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерү).
- дәфтәрнең 18 бите өстендә эш (дәфтәрнең уң почмагындагы ”ачкыч” ярдәмендә хәреф составына кергән элементларны сайлап алу; рамка эчендәге элементларны кабатлау;
-юл хәрефен язарга өйрәткән слайдны карау (Слайд-1); хәрефне һавада, учта язып карау;
-к хәрефен кечкенә битләрдә язалар һәм сәгать теле буенча түгәрәктән партнерларга җибәрәләр; СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ
-беренче юлны язу, юл к хәрефен –үзбәя (иң матур хәреф астына нокта кую)
-юл к хәрефен дөрес тоташтырырга өйрәтү -үзбәя;
в) “Дәшмибез!” уены. Төшеп калган хәрефне куеп язу: ю.ә, .ыз, я.а, у.у, .аз, ал.а (Слайд-2)
5. МИКС ПЭА ШЭА , РЕЛЛИ РОБЕН. ( Укучылар музыка буенча йөриләр, парлар табалар. Музыка туктагач бирелгән сорауга кыска җаваплар әйтәләр).
-Басма хәрефләрне кайларда очратырга була?
-Язма хәрефләрне кайларда очратырга була?
-[к] авазыннан башланган сүләр уйлыйсыз һәм бер-берегезгә әйтәсез .
6.” Кайсы сүз артык?” уены. (Слайд-3)
кыш, кар, кош, күл, каш, юка
7. –Баш К хәрефен язарга өйрәнергә кирәкме, ни өчен кирәк?(кеше, шәһәр, елга исемнәрен,хайван кушаматларын язу өчен һ.б.)
-Баш К хәрефеннән башланган нинди сүзләр беләсез ?
8.19 биттәге “ачкы” ярдәмендә хәреф составына кергән элементларны сайлап алу(1,2,3,4);
9.Баш хәрефне язарга өйрәткән слайдны карау (Слайд-5). Беренче, өченче юлларны язу, үзбәя.
10. “Иптәшеңне тап!” уены. КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД (бер-берсен тикшерәләр һәм өйрәтәләр)
кер га
кы ке
кар зан
кү пе
Ка яр
9.Рефлексия.
-Бүген дәрестә үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?
-Дәрес ошадымы?
- Кем үз эшенә югары бәя бирә ала?(үзбәя)
Югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Закирова С. М.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
[з] авазы, З, з хәрефләре
I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...
Урок татарского языка во 2 классе по теме: "Й, я,ю,е хәрефләре"
Урок -повторение по татарскому языку с применением ИКТ....
Баш хәрефләрдән языла торган сүзләр.
Баш хәрефтән башланган сүзләрнең язылышы белән танышу....
Баш һәм юл Й й хәрефләрен язу
1 класста татар теленнән хәреф язылышын өйрәткән бер дәрес үрнәге. Дәрескә матур язу кагыйдәләре язылган презентация дә эшләнде....
"Р, р хәрефләре"
План-конспект урока по литературному чтению(татарскому) для 1 класса татарских школ по новым ФГОС....
[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.
План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...
[б], [п] авазлары һәм хәрефләре.
Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....