"Р, р хәрефләре"
план-конспект урока по чтению (1 класс) по теме

Файзрахманова Гульназ Ильсуровна

План-конспект урока по литературному чтению(татарскому) для 1 класса татарских школ по новым ФГОС. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukudan_dres_plany_1_klass.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: [р] авазы, Р, р хәрефләре.

Максат: - [р] авазын әйтергә, бер дәрәҗәле сүз модельләре нигезендә бу

                авазны аерып алырга өйрәтү;  Р, р хәрефләре белән таныштыру;

               - Укучыларның сөйләмен, иҗек, аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку

                күнекмәләрен үстерү;

               - Туган якны ярату хисләре, эш сөючәнлек, тырышлык тәрбияләү.

Материал: «Әлифба» дәреслеге И. Х. Мияссарова, Ф. Ш. Гарифуллина,

               Р. Р. Шәмсетдинова ( 34-35нче битләр); «Методик кулланма»

               И. Х. Мияссарова, Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова  

              (34-35нче битләр); «Шигъри Әлифба» Г. Гыйльманов; «Без китап

              яратабыз» Х. Ш. Марданов (102, 105нче битләр)

Җиһазлау: Хәрефләр кассасы, Р, р хәрефләре, «Рәсемле әлифба» наборы,

               ноутбук , проектор, экран, өлге элементлары.

Дәрес тибы: Яңа материал өйрәнү.

Дәрес төре: Уку күнегүләре.

Дәрес барышы.

І. Оештыру өлеше.

- Хәерле иртә, балалар!

- Хәерле иртә Сезгә дә, хәерле иртә безгә дә,

  Хәерле иртә һәммәбезгә дә!

ІІ. Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар, без сезнең белән узган дәрестә нинди аваз өйрәнгән идек әле? ([м] авазын)

-  [м] авазы нинди аваз? (яңгырау сонор тартык аваз)

-  Мин сезгә өйдә [м] авазыннан башланган кеше исемнәре уйлап килергә кушкан идем, шуларны санап китә аласызмы? (Марат, Миләүшә, Мәдинә, Мөнир, Миннегөл, Мансур, Морат, Муса һ. б.)

- Булдырдыгыз, балалар. Бик күп исемнәр уйлап килгәнсез.

ІІІ. Яңа теманы аңлату.

- Мин сезгә бер шигырь укыйм. Игътибар белән тыңлагыз әле, бу шигырьдә нинди аваз еш яңгырар икән?

    Рәсим рәсем төшерә дә

    Рам эченә беркетә.

    Рәсемдәге этләрне ул:

    «Ыр-р! Ыр-р!» - дип өркетә.

- Укучылар, нинди аваз инде ул? ([р] авазы)

- Әйе, бик дөрес. Ә хәзер тагын бер тапкыр укыйм, бу юлы инде кайсы сүзләрдә [р] авазы бар, хәтерләп калырга тырышасыз. ( Укучылар, укытучы укыгач,  санап китәләр)

- Димәк, без бүгенге дәрестә нинди аваз белән танышачакбыз? ([р] авазы)

- Әйдәгез, бергәләп бу авазны дөрес итеп әйтергә өйрәник әле: р-р-р-р ([р] авазының артикуляциясен аңлату)

- Ә хәзер «Әлифба»ларның 34нче битен ачыйк та, [р] авазының тамгаланышын карыйк. [р] авазы турында нәрсә әйтә аласыз? ([р] – яңгырау тартык аваз)

- Әйе, укучылар, [р] авазы – яңгырау сонор тартык. Ә менә болары баш һәм юл Р, р хәрефләре. (Слайд №1)

                                     

                           

                              [р]     Р р

Шул хәрефләрне төзеп карыйк. (3нче кушымта, 2нче таблицадан алынган өлге элементлары белән төзү)

- «Әлифба» битендәге рәсемнәрне һәм алар астындагы схемаларны карыйк. Нинди сүзләр яшеренгән икән? ( Сүзләрне телдән анализлау)

- Балалар, сез үзегез дә [р] авазыннан башланган сүзләр беләсездер. «Кем күбрәк?» уенын уйнап алыйк әле.( [р] авазыннан башланган сүзләр әйтү ярышы)

- Молодцы, укучылар. Бик күп сүзләр искә төшердегез. Ә хәзер бирегә карагыз. (слайд  №2)

          ар          әр          ра          рә

         ыр         эр          ры         ре

         ур          үр          ру          рү

         ор          өр          ро          рө

                       ир                        ри

 Р хәрефе кергән иҗек һәм кушылмаларны укыйк.

- Ә хәзер шушы иҗек һәм кушылмаларны кертеп, үзебез яңа сүзләр төзик.

( «Ромашка» уены) Ромашка эченә уртасында р хәрефе булган сүзләр яшеренгән. Шул сүзләрне табып укып күрсәтегез әле. (ара, ура, үрә, эре, өрә, өрү, эрү һ.б.)

      Физкультминут: «Бакалар»

- Балалар, бу физкультминут шигырендә  [р] авазы кергән нинди сүзләр бар? (Укучылар санап чыга)

- Укучылар, «Р» хәрефенең кроссвордын да чишеп карыйк инде. Димәк, һәр җавап нинди хәрефтән башлана? ( р хәрефеннән)

- Беренчесе 6 хәрефтән тора: Ут булып күккә атыла,

                                            Кош булып җиргә омтыла. (ракета)

- Икенчесе 5 хәрефле сүз: Үзе туктаусыз сөйли,

                                        Кеше сөйләгәнне тыңламый. (радио)

ІV. Яңа теманы ныгыту.

  1. Дәреслектәге иҗек һәм кушылмаларны уку.
  2. Баганалап бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүлеп һәм тоташ уку күнегүләре, «нурлы» сүзенә туры килгән сүз уйлау.
  3. Дәреслектәге рәсем буенча әңгәмә «Урманлы ил»:

- Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?(Табигать)

- Ничек уйлыйсыз, бу елның кайсы вакыты? (Көз)

- Нинди билгеләр көз җиткәнен күрсәтә? (Агачлар, куаклар, үләннәр саргая башлаганнар)

- Тирә-як нәрсә белән әйләндереп алынган? (Урман белән)

- Урманнар булгач, илебез матурмы? (Матур)

- Туган илебез һәрчак шундый урманлы, матур булсын өчен, безгә урманнарны сакларга кирәк, балалар!

- Ә хәзер рәсем астындагы җөмләне укыйк әле. («Минем илем – урманлы ил!» җөмләсен уку)

  1. «Серле таяк» биремнәрен үтәү:

 - Укучылар, менә без р хәрефе кергән сүзләрне укырга өйрәндек. Ә хәзер «Серле таяк» биремнәрен үтәрбез. Беренчесе - «Яңа сүз тап» уены . Мин сезгә р хәрефе кергән сүз күрсәтәм, сез шуның бер генә хәрефен үзгәртеп, яңа сүз әйтерсез. (слайд №4)

                                    ур           –       үр

                        ор           –       өр

                        Әнир      –       Әмир

- Ә хәзер « Яңа исем төзе» уены. Малай исемнәренә бер хәреф өстәсәк, кыз исемнәре килеп чыгар(слайд №6):

                               

                              Раил      –       Раилә

                    Рамил    –      Рамилә

                    Ранил     –      Ранилә

                    Рим         –      Римма

- Алдагы уен «Киресеннән укы». Сүзләрне арттан укып карыйк әле, нинди сүзләр килеп чыгар икән (слайд №5):

     

                         Ранил    –     Линар

                 Римә      –     Әмир

     Ранил – Линар, Римә – Әмир.

- Булдырдыгыз, балалар! Мин сезгә р хәрефе турында «Р зур түгел» дигән әкият укып китәм. ( «Без китап яратабыз» 105нче бит)

- Димәк, бу әкияттән без нинди нәтиҗә ясый алабыз? (Барлык хәрефләр дә кирәк)

- Балалар, [р] авазын тагы да дөресрәк әйтү өчен бер тизәйткеч тә өйрәнеп алыйк әле:

Сара суга бара, суга бара Сара.

Су алырга бара, кара, карасана!

V. Нәтиҗә ясау. Дәресне йомгаклау.

- Укучылар, димәк без бүген нинди авазны өйрәндек?( [р] авазын)

-  [р] авазы нинди аваз? ([р] – яңгырау тартык аваз)

- Сез бүгенге дәрестә бик тырышып укыдыгыз, бик актив булдыгыз. Дәресебезне Мәхмүт Газизовның «Рәхмәт сезгә – барыгызга!» шигыре белән тәмамлыйсы килә. «Рәхмәт» сүзе дә нинди аваздан башлана икән? ([р] авазыннан)

Рәхмәт сиңа, җылы кояш,

Якты нурлар сибәсең.

Рәхмәт сиңа, кара туфрак,

Безгә байлык бирәсең.

Рәхмәт сезгә, әти-әни,

Иркәлисез, сөясез.

Рәхмәт, сезгә, туганнарым,

Безгә ярдәм итәсез.

Рәхмәт сезгә, апаларым,

Миңа белем бирәсез.

Рәхмәт сезгә, иптәшләрем,

Минем белән бергә сез.

- Барыгызга да зур рәхмәт!

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[з] авазы, З, з хәрефләре

I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...

Урок татарского языка во 2 классе по теме: "Й, я,ю,е хәрефләре"

Урок -повторение по татарскому языку с применением ИКТ....

Баш хәрефләрдән языла торган сүзләр.

Баш хәрефтән башланган сүзләрнең язылышы белән танышу....

Баш һәм юл Й й хәрефләрен язу

1 класста татар теленнән   хәреф язылышын  өйрәткән  бер дәрес үрнәге. Дәрескә  матур язу кагыйдәләре язылган презентация  дә эшләнде....

[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.

План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...

[б], [п] авазлары һәм хәрефләре.

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....

[җ],[ч] авазлары һәм җ,ч хәрефләре.

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....