Баш һәм юл Й й хәрефләрен язу
план-конспект урока (1 класс) по теме
1 класста татар теленнән хәреф язылышын өйрәткән бер дәрес үрнәге. Дәрескә матур язу кагыйдәләре язылган презентация дә эшләнде.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar__tele__drese.doc | 42.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле дәресе.
Тема: Баш һәм юл Й й хәрефләрен язу.
Максат: 1)Баш һәм юл Й й хәрефләрен язарга өйрәтү;
2)Чиста, тоташ язу һәм дөрес утыру, ручканы дөрес тоту
күнекмәләрен үстерү,ныгыту;
3)китап-дәфтәрләргә сакчыл караш, туган телебезгә мәхәббәт
тәрбияләү.
Материал: ”Язарга өйрәнәбез” методик кулланма, “Мәгариф
журналлары.
Жиһазлау: язу үрнәге, таблица, хәрефле сигнал карточкалары, рәсемнәр, перфокарталар, презентация, интерактив такта.
Дәрес барышы:
I.Оештыру өлеше.
1.Укучыларны дәрескә әзерләү.
II.Актуальләштерү.
2.Өй эшен тикшерү.
3. Дәреснең максатын әйтү.
III.Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.
-Укучылар, бүген безгә “Хәрефләр иле”ннән Тылсымчы бабай килгән.Ул сезгә үзе белән бик күп уеннар, табышмаклар, күчтәнәчләр һәм без бүген язарга өйрәнәчәк хәрефне дә алып килгән.Тылсымчы бабай да безнең белемне сынап карамакчы була инде, әйеме? Әйдәгез, әле, сынатмыйк. Ул алып килгән “Иптәшемне тап!” дигән уенны уйнап алыйк.
1. “Иптәшемне тап!” уены Т, Ү, УП, ЛАН, БА, ЛӘН, ЛЫК иҗекләре буташтырылып бирелә.
Т УП Ү ЛӘН БА ЛЫК БА ЛАН
-Әгәр иҗекләр дөрес сайланса, карточкаларның артында шул сүзгә туры килгән рәсем килеп чыга.
2.Икенче уен ”Дәшмибез” дип атала. (хәрефле сигнал карточкалары күрсәтәләр)
АБ . ГА С. ЛЫ УК . ЧЫ ЫЛ . С ӘН .
-Ә сүзләр артында безгә “Хәрефләр иле”ннән нәрсәдер язып җибәргәннәр, укып алыйк әле.
-Матур, дөрес, тоташ, тиз яз –диелгән.(Язмача хәрефләр белән) Ә моның өчен безгә нишләргә кирәк соң?
-Матур язу кагыйдәләрен белергә кирәк.
3.Матур язу кагыйдәләре язылган презентация күрсәтү.
1 слайд. Алдагы сызыкка карап, икенче сызыкны сызабыз.
2 слайд.Таякларның, димәк хәрефләрнең дә арасы сызыкның
яртысы кадәр булырга тиеш.
3слайд. Ыргак та хәрефнең яртысы кадәр булырга тиеш.
4 слайд.Ике ыргак та дөрес язылган булса, поезд юлы рельс барлыкка
килә.
5слайд. Ыргак һәм авыш сызык астында буш урын”шалаш”
барлыкка килә.
6слайд. Ике элемент тоташкан урын ”сер” дип атала.
4.Ш.Галиевның “Балфавит”шигырен сөйләтү.
-Булдырдыгыз,рәхмәт.Укучылар, без бит әле барлык хәрефләр турында шигырь дә беләбез.Ә хәзер Ш.Галиевның “Балфавит” дигән шаян шигырен сөйләп күрсәтик.
Инде яттан беләсездер
Бик таныштыр Алфавит,
Бусы аның тәмле-татлы,
Бусы булыр Балфавит.
Алма,апельсин анда,
Булыр бал, балтырган да.
Вәли варенье аша!
Гришага груша.
Зөфәргә зефир,
Икмәк тә.
Инҗир тәмле,
Йөзем тәмле,
Йокы тәмле бигрәк тә!
Кавын-карбыз,
Лимонад,
Мандарин, мармеладтыр...
Нәрсәне соң оныттым?
Печене, сироп,сагыз...
Торт,
Хәлвә- ашасагыз.
Чәйгә-чәкчәк,
Шоколад-эшне онытмасагыз.
Әлбә,
Өрек
Җиләк-җимеш
Һәм...балфавит беткән имеш!
Җитешмәгән хәрефләрне
Өстәп язарсыз инде,
“А”дан алып”Х”га хәтле
Эшләп ашарсыз инде!
-Рәхмәт.
5.Тактада эшләү. Й й хәрефләрен язуга әзерлек.
-И хәрефе элементлары һәр хәрефтә бар диярлек,аның ярдәмендә өзмичә язу нигезләре җиңел аңлатыла. И хәрефеннән Л, У, М, Ш, Д,З, Ч, С, Г, Е,Н, Й юл хәрефләрен ясап була. Ә сезнең белән шуңа нигезләнеп,Й й хәрефләрен язарга була.
-Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм:
Өрми-нитми,
Беркемне дә кертми.
-Бу нәрсә?
Әйе,йозак. Менә бу сүз без язарга өйрәнәчәк хәрефтән башлана да инде.
6.Й й хәрефләре белән таныштыру.
а)Басма һәм язма хәрефләр белән таныштыру. Чагыштыру.
-Язма хәрефләр күрәсезме, икенче төрлерәк булалар, алар язарга җайлырак итеп эшләнгәннәр.
И хәрефенең өстенә
Сызсаң әгәр ярымай
“Кыска и” дигән хәреф
Килә дә чыга шулай.
б)Элементларын һәм хәрефләрен язып күрсәтү.
-И хәрефе кебек сулдан өскә таба ыргак ясап авыш сызык белән аска төшәбез.Ыргак, ыргакның яртысыннан узгач күзбелән беренче сызыкка карыйбызһәм икенче сызыкны сызабыз. Аннан соң кыска и (й) хәрефенең өске элементы чокырсыман сызыкны язабыз.
в)Һавада язып карау.
IV.Физкультминут.
Ак юрган ябынган
Бик биек чыршылар
Уйнарга чыкканнар
Ах,наян куяннар.
Куяннар шикелле
Әйдәгез биешик,
Тын гына утырыйк
Һәм эшкә керешик.
г)укучыларны тактада яздыру.
V.Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Дәфтәрләрендә мөстәкыйль эшләүләре.
2.Тактада сүзләр яздыру(үзләре аңлатып)
Ай һәм тай сүзләрен ике укучы сөйләп аңлатып язып күрсәтә. Кем тели?
ай-кечкенә озынча түгәрәк, сер,ыргак, авыш сызык, ыргак, сер, авыш сызык, сер, ыргак, чокырсыман сызык.
тай-авыш сызык, өстән ыргак, сер,авыш сызык,сер, өстән ыргак, авыш сызык,астан ыргак, кечкенә озынча түгәрәк,сер,ыргак, авыш сызык, сер,ыргак, чокырсыман сызык.
VI.Физкультминут.
Без яздык,яздык,яздык
Безнең бармааклар талды,
Без хәзер ял итәбез,
Аннан язып китәбез.
3.Интерактив тактада бирем эшләү.
Й . н, й . к, й . з, т . й, к . й
VII.Дәрескә йомгак ясау.
1.Сорауларга җавап бирү.
-Бүген без дәрестә нинди яңа хәрефнең язылышын өйрәндек?
Й й
-Ул кайсы хәрефкә бик тә охшаш?
И и
2.Белемнәрен бәяләү.
-Тылсымчы бабай үзе белән “5”лелер дә алып килгән.
3.Өй эше бирү.
-Һәм үзе белән күчтәнәч- өй эше дә. (Карточкалардагы шигырьне дөрес итеп күчерергә)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
[з] авазы, З, з хәрефләре
I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...
Урок татарского языка во 2 классе по теме: "Й, я,ю,е хәрефләре"
Урок -повторение по татарскому языку с применением ИКТ....
Баш хәрефләрдән языла торган сүзләр.
Баш хәрефтән башланган сүзләрнең язылышы белән танышу....
"Р, р хәрефләре"
План-конспект урока по литературному чтению(татарскому) для 1 класса татарских школ по новым ФГОС....
[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.
План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...
[б], [п] авазлары һәм хәрефләре.
Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....
[җ],[ч] авазлары һәм җ,ч хәрефләре.
Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....