Баш хәрефләрдән языла торган сүзләр.
план-конспект урока по русскому языку (1 класс) по теме

Нуриева Флида Рашидовна

Баш хәрефтән башланган сүзләрнең язылышы белән танышу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiya_sgate.docx20.16 КБ
Файл klass_segate.docx16.59 КБ
Microsoft Office document icon bash_hreftn_yazyla_torgar_suzlr.doc406 КБ

Предварительный просмотр:

                                        (Тәрбия сәгате)

                  Апас районы Тутай башлангыч

                  белем бирү мәктәбе укытучысы

                  Нуриева Флидә Рәшит кызының

                  эше.

Максат: Башлангыч сыйныф укучыларына сәламәтлекне сакларга, гади гигиена кагыйдәләрен даими үтәргә кирәклеген аңлату, чисталык саклауга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: Сәламәтлеккә кагылышлы төрле рәсемнәр китаплар.

                   

                   Әңгәмә.

  1. Балалар, сез сәламәтлек төшенчәсен ничек аңлыйсыз?(Балаларның җаваплары тыңлана)
  2. Сәламәтлекне саклау өчен нишләргә кирәк?(дөрес тукланырга, күбрәк хәрәкәтләнергә, саф һавада булырга, дөрес киенергә, һ.б.)
  3. Сәламәтлек турында нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?

Укытучы: Мин сезгә шигырьләр укыйм, сез шул  шигырьдәге баланың нинди ялгышлар эшләгәнен һәм шуның белән сәламәтлегенә ничек зыян салырга  әйтерсез.

          Урынын да җыймаган,

         Бит-кулын да юмаган,

         Чәче дә тарамаган,

         Көзгегә карамаган.

  1. Укучылар, урын җыю ни өчен кирәк?  (өйдәге тәртипне, чисталыкны саклау өчен. Чиста урын җирдә йоклау сәламәтлеккә файдалы.)
  2. Юыну, тәнне, кием-салымны чиста тоту сәламәт булу өчен кирәкле шартлар.
  3. Иртән бит-кулларны ни өчен юабыз? (ашар алдыннан һәрвакыт кул юарга кирәк, чөнки пычрак куллардан төрле зарарлы микроблар эләгә)
  4. Тешләрне кайчан һәм ни өчен чистартырга кирәк?  (тешләрне иртә-кич, бозылмасынныр, сызламасыннар өчен чистартырга кирәк)

             Авыз-борын салына.

             Китә дә ул читкәрәк,

             Басып тора үпкәләп.

  1. Балалар, әйдәгез уйнап карыйк әле, үпкәләүнең сәламәтлеккә нинди зыяны бар икән? (юкка да үпкәләү, ачу саклау кәефне боза, күңел төшнекелегенә китерә, ачу саклаган кешенең үзенә  дә, ул эндәшмичә йөргән кешегә дә авыр була)
  2. Йөзең ачык, нурлы булсын өчен күбрәк елмаерга, көләргә, юкка-барга ачу сакламаска үпкәләмәскә кирәк. Көлү сәламәтлеккә файдалы.

Физкультминутка.

 Җиләк җыям, как коям,

 Әбиемә бүләккә.

( Балалар чүгәләп җиләк җыйгандай иеләләр, “как коям”  дигәндә басып куллары тиз-тиз хәрәкәтләндерәләр)

 Монда җиләк күп икән (кулларын җәяләр)

 Аю-бүре юк микән? ( башларын як-якка боргалыйлар)

Укытучы дәвам итә:

             Конфет, туңдырма, торт,

             Бал, кайнатма, шоколад

             Ашар иде гел менә

           Калдырмыйча беркемгә.

  1. Укучылар, гел баллы әйберләр генә ашаган  кеше сәламәт була аламы?  (юк, сәламәт булу өчен дөрес тукланырга витаминлы ризыклар ашарга кирәк)
  2. Витаминлы ризыкларга нәрсәләр керә? (яшелчә, җиләк-җимеш, ярма боткалары, ит, балык һ.б.)
  3. Сәламәтлеккә тагын нәрсә зур зыян сала? (аракы эчү, тәмәке тарту, наркотиклар куллану.)
  4. Дөрес балалар,  бу начар гәдатләр кеше организмын бик тиз таушалдыра, акылына зыян сала, күп тәрле авырулар китереп чыгара, кешенең гомере кыскаруга сәбәп була.

2.   Табышмаклар чишү.

      Укытучы: Балалар, сез безнң тирә-ягыбызда үсүче файдалы, тәмле җимешләр бирүче агачларны беләсез микән? Әйдәгез табышмакларны чишеп алыйк.

Тәлгәш-тәлгәш чукларым,

Тамчы-тамы алкаланган

Чукларымның очлары.

Өзеп-өзеп аласың,

Өзеп-өзеп  аласың да,

Кәрзинеңә саласың.

Нык кысып тота күрмә!

Авызыңа кабу белән

Төшемне йота күрмә!

Ширбәт ясыйлар миннән,

Варенье кайнаталар.

Тулышып пешкән чагымда

Мине бик яраталар.(чия)

Язда актан киенәм,

Кар кызыдай күренәм.

Көз җитүгә иңемә.

Алсу шарлар эленә.

Шарлар кызыл, ал гына,

Тәме шикәр бал гына.(алмагач)

 

Җил котыра урамда,

Карлар ява буранлап.

Бияләйне кимим, ди.

Мин бүрексез йөрим, ди.

Яңгыр чиләкләп ява,

Ул бүрек киеп чаба.(гөмбә)

  1. Укучылар бу бала нинди ялгыш  эшләгән (киреләнеп дөрес киенмәгән.)
  2. Дөрес киенмәү сәламәтлеккә нинди зыян сала?(салкында дөрес киенмәү салкын тиеп авыруы сәбәп була, эссе көнне дөрес киенмәү шулай ук зарарлы)
  3. Кыш көне нинди кием кияргә кирәк? (салкыннан саклый торган, җылы, җиңел)

Әнисе аны уята да, уята ә ул һаман, иренеп тормый ята.

  1. Укучылар, бу баланың сәламәтлегенә нинди зыян киләчәк? (ялкауланып урын өстендә озак аунау баш авыртуга, хәлсезлеккә- сәбәп була.)
  2. Димәк, сәламәт булу өчен күбрәк хәрәкәтләнергә, спорт белән дус булырга кирәк икән.
  3. Әйдәгез, балалар, без дә бераз хәрәкәтләнеп алыйк.

Физкультминутка. Су буенда бакалар

                                 Тезелешеп басалар. (балалар кулларын алга сузып басалар)

                           Уңга да бөгеләләр,

                           Сулга да бөгеләләр,

                           Чүгәләп тә алалар,

                                Бергә сикерәләр.

                                Бер сүз әйтәсең аз гына.

Табышмаклар. Туп шикелле түгәрәк,

                          Китә җирдән тәгәрәп.

                          Мин компотка тәм бирәм,

                          Өстәлләргә ямь бирәм.

                          Ашый мине һәр кеше,

                          Камаштырып да тешен.(алма)

 

Беребез кигән челтәр күлмәк-бизәкле.

Беребезнеке- уем-уем  итәкле.

Ап-ак кына чукларыбыз –зонт кебек.

Көзен алар янып тора ут кебек.

Кызыл чукларның берсендә чигеше бар,

Ә берсенең ясмык кебек төше бар. (балан, миләш)

Әрәмәдә үсәм мин,

Җимеш тә мин, гөл дә мин.

Витаминның оясы-

Барсы да җыясы. (гөлҗимеш)

3. Йомгаклау.

     - Бүген сыйныф сәгатендә нәрсә турында сөйләштек?

     - Нәрсәләр белдек?

     - Сәламәтлекне ни өчен сакларга кирәк?

     - Сәламәтлеккә нәрсәләр зыян сала?

     - Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

4. Өй эше бирү.

Витаминлы үсемлеләр. Яшелчәләр турында табышмаклар,  сәламәтлек турында мәкаль-әйтемнәр уйлап килергә.

                               

                      Сәламәтлек.

  Сәламәтлек!  Ә нәрсә соң ул? Сәламәтлекне иң зур байлык, дисәк, ялгышмабыз. Теләкләр теләгәндә дә, иң беренче чиратта сәламәтлек, саулык һәм тазалык телиләр. Шулар булса, калганы булыр диләр. Кешенең сәламәтле-

генә аның дөрес итеп туклануы, организмга җитәрлек дәрәҗәдә витаминлы яшелчәләр булуы да кирәк. Кеше беркайчан да төшенкелеккә бирелмәсә тиеш. Нинди генә кыен вакытларда да яшәргә көч табарга була.

  Сәламәтлек һәр көнне һәр сәгатьтә һәр минутта кирәк. Шулай булгач, аны һәрчак сакларга кирәк.

  Бүгенге көндә кеше алкоголь эчемлекләр-

дән, тәмәкедән һәм иң куркынычы-наркотик-

лардан зур зыян күрә. Алар кеше сәламәтле-

генә тискәре йогынты ясыйлар. Бу әйберләр-

не кулланган кешенең гомере кыскара, ул төрле зарарлы авырулар белән чирли башлый.

  Авыруны булдырмый калу-аны терелтүгә караганда җиңелерәк. Бу сүзләрнең мәгънә-

се турында да һәрдаими уйласак иде.



Предварительный просмотр:

Класс сәгате

Тема: Үз-үзеңне ничек тотарга

Максат: мәктәптә, өйдә, урамда, күршеләр белән үз- үзеңне тоту кагыйдәләре,Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы, аның үгет- нәсихәтләре белән таныштыру;

Шәфкатьлелек,мәрхәмәтлелек, бер- береңә ярдәмчел булу кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Ярдәмлек: Р. Фәхреддин портреты, мәкальләр язылган плакатлар,рәсемнәр.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

II. Тема өстендә эш.

1. Укучылар мин бүгенге дәресне, түбәндәге сүзләрне укып, аларның нәрсә аңлатканын өйрәнүдән башлап җибәрәсем килә. “ Ягымлылык”, “ ихтирамлылык”, “ киң күңеллелек”(сүзләр тактада язылган). Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Алар нинди кешеләргә әйтелә торган сүзләр? (укучыларның җавапларын тыңлау)

-Әйе, әдәпле кеше ул ягымлы да, ихтирамлы да һәм киң күңелле дә була. Андый кешенең үзен дә ихтирам итәләр.

-Без бүген сезнең белән Ризаэддин Фәхреддиннең балалар өчен язылган үгет-нәсыйхәтләре белән, өйдә, мәктәптә, урамда, күршеләр белән үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләре белән танышырбыз.

2. Хәзер мин сезгә Р.Фәхреддин турында кыскача гына сөйләп китәм.

- Р.Фәхреддин 1859 елның 17 гыйнварында Әлмәт районы Кичүчат авылында мулла гаиләсендә туа.

Мәдрәсәдә үк ул гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Мәдрәсәнең югары сыйныфында укыганда ук инде башлангыч сыйныф балаларын укыта башлый. Укыту- тәрбиядә яңа алымнар куллана. Әлеге һөнәренә   ул гомере буе тугрылыклы булып кала. Укыту, тәрбия бенча бик күп китаплар бастырып чыгара. Хәзерге вакытта да без аның үгет- нәсыйхәтләрен укып өйрәнәбез.

  3. Өй эчендәгеләргә яхшы булу яхшы эштер. Шуның өчен өй эчендә булганнарга әдәпле вә миһербанлы булыгыз, аларга рәхәт булса, сезгә дә рәхәт булыр. Йокыдан иртә торыгыз вә торганнан соң, сәламәтлелегез турында кайгыртыгыз , дип яза Р.Фәхреддин.

  - Туганнарыгыздан кала күршеләрегез сезнең иң якыннарыгыз ди.Алар белән яхшы вә дус торыгыз, шатлык һәм хәсрәтләре вакытында хәлләрен сорагыз, хезмәтләре булса башкарыгыз.

  Күршеләрегезнең ерак кардәш яки чит кешеләр булганнарына күз салмагыз, койма ярыкларыннан карамагыз, һичбер эштә аларның хәтерләрен калдырмагыз.

- Балалар, сезнең дә күршеләрегез бар, сез алар белән нинди мөгамәләдә. Дус тату яшисезме? Р. Фәхреддин нәсихәтләре белән килешәсезме?(балаларның җаваплары).

   Кешенең үз-үзен тотышыннан, гадәтләреннән ни дәрәҗәдә әдәпле булуын белеп була. Яхшы гадәтләрне үзеңдә кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Моның өчен син кайда гына булсаң да, урамдамы, мәктәптәме, дәрестәме, тәнәфестәме-әдәплелек кагыйдәләрен онытмаска тиеш. Син кайда булсаң да кешеләр белән яшисең, алар белән аралашасың. Мәктәптә иптәшләрең, укытучылар, җыештыручы апалар. Өйдә- әтиең, әниең һәм башка туганнарың, урамда – дусларың һәм сиңа таныш һәм таныш булмаган абыйлар һәм апалар.

  Әдәпле, тәрбияле кеше бервакытта да үзе турында гына уйламый, ә үзе янындагы иптәшләре, туганнары, абыйлар, апалар турында да уйлый.

- Әйдәгез хәзер искә төшерик әле, урамда үз- үзеңне ничек тотарга кирәк соң?(балаларның җаваплары).

4. Без сезнең белән мәктәптә “ Укучылар өчен кагыйдәләр”белән танышкан идек инде һәм бүген

 Р. Фәхреддиннең мәктәп тә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында язган үгет- нәсыйхәтләре белән танышырбыз.

   - Мәктәпкә кергәч тә аяк киемнәрегезне, бүрек, тун кебек тыш киемнәрегезне билгеле җиргә куеп, мөгаллим вә башка иптәшләрегезгә ачык йөз белән сәлам бирегез һәм алар белән дәрес укырга керешегез. Дәрес башланыр вакыт җитсә, әдәп белән генә урыннарыгызга урнашыгыз.

  Мәктәп эчендә булган тавышларга катышмагыз, уйнаучы вә тәрбиясез балалар белән иптәш булмагыз, алар белән бер җирдә утырмагыз, үзегезгә билгеләнгән урыннан рөхсәтсез күчмәгез.

  Бертөрле дәрес бирелгәндә сез икенче дәресләр карап утырмагыз. Сүзегездә яки язуыгызда булган ялгышларыгызны мөгаллимнәр төзәтсә, моның өчен күңелсезләнмәгнз. Мәктәп эчендәме, башка җирдәме, әдәпсез сүз сөйләмәгез, чөнки мондый эшләргә тәрбияле кешеләр нәфрәт белән карыйлар.

Мәктәптә дәресләр беткәннән соң “инде уку вакыты үтте, гыйлем дә җитәрлек булды” дип китаптан аерылмагыз. Файдалы яңа әсәрне, әдәби китапчыкларны укыгыз, бу сәбәпле зиһенегез ачылыр. Акылыгыз артыр, фикерегез тупланыр.

III. Дәресне йомгаклау.

 Без сезнең белән бу дәрестә Р. Фәхреддиннең үгет- нәсыйхәтләре белән таныштык. Сезгә бу кагыйдәләр белән танышып калу гына түгел, ә һәрвакыт истә тотып, үтәп торырга кирәк.

(тактада язылган мәкальне уку).

“Агач беленә җимешеннән,

Адәм- кыланмышыннан”

Халык мәкальләрен гел искә төшереп торырга кирәк.

Син кайда, кем белән булсаң да аларга игътибарлы бул, ярдәмче бул! Бу кагыйдәләрне үтәсәң, син үзеңә карата башкалардан бары тик ягымлы сүзләр генә ишетерсең, аларның җылы карашын тоярсың.



Предварительный просмотр:

Ә.З. Рәхимов  технологиясе  буенча

1 нче  класста   татар  теле  дәресе.

Тема: Баш  хәрефтән  языла  торган  сүзләр.

Максат:

         дидактик – баш  хәрефтән  языла  торган  сүзләрне  аерып  тану  күнекмәләрен          

                              үстерү;

         психологик – сүзләрнең  лексик  мәгънәләрен  аңлата  белү  күнекмәсен

                              ныгыту;

         тәрбияви – туган  якка  мәхәббәт  тәрбияләү.

Җиһазлау:  модель  төзү  өчен  карточкалар, бирем  язылган  таблица,  конвертлар,

                        сүзләр  язылган   карточкалар,  рәсемнәр, компьютер,  диапроекторы,

                        экран.

Материал:  З.И. Җамалетдинова  Татар  теле.  1 класс.

                           З.И.Җамалетдинова.  Татар  теле  дәресләре.

Дәрес  барышы.

      I. Мотивлаштыру – ориентлашу  этабы.

       -  Укучылар  елмайдык.  Күзләрне  йомдык.  Минем  артымнан  кабатлагыз.  

       - Мин  укучы.  Мин  инде  укырга  өйрәндем.  Мин  моңа  куанам.  Мин  игътибарлы.  Мин  барысын  да  истә  калдырам.  Минем  хәтерем  нык.  Минем  өйрәнәсем  килә.

       -  Әйдәгез,  укучылар,    белемнәребезне  тагын  да  арттыру  өчен  бүгенге  татар  теле  дәресен  башлап  җибәрик.  Иң  элек  үткән  дәрестән  соң  бирелгән  өй  эшләрен  тикшереп  китик.

           1. Өй  эшен  тикшерү.

      а) дәрескә  кадәр  укучылар  бер – берләренең  эшләрен  карыйлар.  Тыныш  билгеләренең  куелышын  тикшерәләр.  Дөрес  итеп  куелган  укучыларның  эше укытучыга  тәкъдим  ителә.  Бер  укучы шигырьне  укып  күрсәтә.  Тыныш билгеләре  (., !, ?)  аңлатылып  барыла.  Дөрес  куелмаган  очракта  укучылар  үз  хаталарын  төзәтәләр.

      б) шул  ук  шигырьне  ятлаган  укучылар  шигырьне  сөйләп  күрсәтәләр.

      в) * иҗади  эш  (үзләре  караган  мультфильмдагы  геройлар  турындагы  төзелгән  өндәү  җөмләләр  укытыла.

Үзбәя.

  2. Актуальләштерү.

      1) Дөрес  язу.

          - Ә  хәзер,  укучылар,  дәфтәрләрегезне  ачыгыз.  Дөрес  итеп  утырыгыз.  “Дөрес  утыру  ничек  була?”.  Шушы  сорауга  бергәләп  җавап  бирик  әле.

         (Балалар  стенага  беркетелгән  “Дөрес  утыр”  кагыйдәсе  буенча  бергәләп  сөйлиләр).

         1. Урындыкның  артына  аркамны  терәп  утырам.  Аркам  төз.

         2. Аякларым  бөгелгән  һәм  идәнгә  баскан.

         3. Уң  кулымның  терсәккә  кадәр  өлеше  өстәлдә.  Сул  кулымның  чугы  гына  өстәлдә,  терсәк  асылынып  тора.

         4. Җилкәләрем  икесе  дә  бер  тигез  биеклектә.

         5. Күкрәк  читлегем  өстәлгә  тими.

          - Ручкаларны  алыгыз  һәм  дөрес  итеп  тотыгыз.  Бүгенге  числоны  языгыз.  Дөрес  язу  күнегүләре  эшлибез.

          а) көн  исемнәрен  үз  тәртибендә  яз   (дүшәмбе, сишәмбе,  чәршәмбе,    

               пәнҗешәмбе,  җомга,  шимбә,  якшәмбе)

          б) класстагы  укучыларның  исемнәрен  яз (Нурфат, Фәнил, Илнар, Алисә,  

              Әлфис)

           2) Ишетеп  хәтердә  калдыр.

        -  Хәзер  кемнең  игътибарлы  һәм  кемнең  хәтере  яхшырак  икәнен  тикшерәбез.

       Мин  сезгә  сүзләр  әйтәм.  Сез  аларны  истә  калдырырга  тиеш.  Бер  укучы  бер сүзне  әйтә,  икенче  укучы  шул  сүзне  һәм  аңа  өстәп  икенче  сүзне  әйтә,  өченчесе  алдагы  2 сүзне  кабатлый  һәм  аларга  1 сүз  өсти  һәм  алга  таба   шулай  дәвам  итә.

              а)   Казан,  Алабуга,  Мәскәү,  Чистай,  Бөгелмә.

              б)   Үткәвәл  ,  Су  буе  ,  Яшьләр  ,  Тау  башы,  Тынычлык  .

              в)   Мишә,  Идел,  Зөя,  Ык,  Агыйдел.

              г)   Алмачуар,  Муйнак.  Актырнак,  Караборын,  Сөтлебикә.

              д)   Мәтәскә,  Алан,  Күкчә,  Ямбулат,  Балыклы.

         Үзбәя.

                3. Уку  мәсьәләсен  кую.

      1) Текст  уку.

                      - Укучылар,    хат    ташучы    апа   безгә    хат    китерде.     Ул  “Көмеш  кыңгырау”  

               газетасыннан.  Әйдәгез,  ул  хатны  бергәләп  укыйк  әле.

                      “Хөрмәтле,     укучылар.     Газетага    укучыларның     берсеннән   –  берсе     матур  

              мәкаләләре  язылган  хатлар  безгә  бик  күп  килде.  Шулар  арасында    1 нче  сыйныф  

              укучысы    Алсуның    да    язмасы   бар. Тик    без  аның  мәкаләсен  газетада  бастырып

              чыгара  алмыйбыз.   Ни   өчен?    Укучылар  буларак,   бәлки  сез  аңа  ярдәм  итәрсез?”

                                                                                       Ихтирам  белән:  “Көмеш  кыңгырау”  газетасы.

                      - Алсуның    мәкаләсен   һәммәгез   дә    укый   алсын  өчен,  мин    аны    күбәйткеч

              аша  чыгарып  сезгә   дә    тараттым.    Хәзер   шуның   эчтәлеге   белән   танышып  чыга  

              аласыз.  Бик    игътибар   белән   пышылдап   укып   чыгыгыз   әле.

                     (Укучылар   текстны  башта  эчтән  генә  укып  чыгалар,  аннары  берсе  кычкырып  

               укый.)

                   Мин    теләче     районы    олы   мәтәскә   авылында    яшим.    Без  өйдә  5  кеше:  әти,

           әни,    әби,      энем    һәм    мин.     Без    бик    тату  яшибез.  Бездә  яшәүче  актүш  белән

           мурсикны  да  бик  яратабыз.  

                   Безнең   авыл   бик   матур.   Ул     ерактан   ук   күренеп   тора.   Анда   язучы   фатих

          хөсни  яшәгән. Авылдан   ерак  түгел  казан  шәһәре  бар.  Без  яшәгән  район  зур.  Аның

         аша  мишә  елгасы  ага.   Мин  туган  ягымны  бик   яратам.

                  - Укучылар,  ни  өчен  хатны  газетага  бастырып  чыгара  алмаганнар?  Бер – берегез  

           белән  киңәшләшеп  карагыз  әле. (Укучылар  парларда  киңәшләшәләр)

                  (Укучылар    тексттагы     хаталарны    күрмәскә   дә    мөмкиннәр.    Хаталарны    таба  

алсалар,  үзара  киңәшләшкәннән  соң,  нәтиҗә  ясала.  Әгәр  дә  хаталарны  күрмәсәләр,  12 нче  биремне  үтәгәннән  соң  бу  биремгә  кире  кайтыла,  укучылар  нәтиҗә  ясыйлар)

      2)   12 нче  биремне  үтәү.

        Укучылар  биремне  укыйлар.

        -  Әйдәгез,  укучылар  текстны  укып  чыгыйк.

        -  Баш  хәрефтән  язылган  сүзләрне  әйтегез.

        -  Ни   өчен   бу   сүзләр  баш  хәрефтән  язылган?   Парларда  үзара  киңәшләшегез.

       (Укучылар  парларда  киңәшләшәләр.  Нәтиҗә  ясыйлар)

        -Тагын  нинди  сүзләр  баш  хәрефтән  языла?

        (Укучылар  нәтиҗә  ясыйлар)

       Нәтиҗә:  Шәһәр,   елга,   күл,   урам,    кеше  исемнәре,  фамилияләр  баш  хәрефтән  языла.

       - Димәк,  укучылар,  без  бүген  дәрестә  нишләрбез? (Без  бүген  дәрестә баш  хәрефтән  языла  торган  сүзләрне  өйрәнәбез – укучылар  үзләре  максатны  әйтәләр)

       -  Әйдәгез  нәрсә  эшләячәгебезне  хор  белән  бергәләп  әйтик.

       -  Парларда  кара – каршы  бер – берегезгә  әйтегез.

       -  Хәзер  шуны  парлап   бергә кычкырып   әйтегез.

       -  Шуны  ук  күзләрегезне  йомып  үзегез  генә әйтегез.  

       -  Аерым  гына  әйтеп  карыйк.

        -  Кем  бүгенге  теманы  белдем  ди,  кулларыгызны  күтәрегез.

        Үзбәя.

     -  Укучылар,  Алсуның  хатын  ни  өчен  газетага  бастырмаганнар,  сәбәбен  тапмадыгызмы?  (нәтиҗә  ясала).  

     -  Димәк,  укучылар,  хатны  язганда  хаталар  белән  язарга  ярамый.  Шунлыктан  безгә  баш  хәрефтән  языла  торган  сүзләрне  бик  яхшы  итеп  өйрәнергә  кирәк  булачак.  Әйдәгез,  нинди  сүзләр  баш  хәрефтән  языла  -  тактага  бергәләп  модель  төзик.

      (Тактага  “Баш  хәрефтән  языла  торган  сүзләр”  дигән  карточка  эленә.  Укучылар  баш  хәрефтән  языла  торган  сүзләрне  әйтәләр,  укытучы  тактага  карточкалар  беркетә  бара.)

         Тактада  түбәндәге  модель   төзелә. (Компьютерда эшләнә)

БАШ  ХӘРЕФТӘН  ЯЗЫЛА ТОРГАН  СҮЗЛӘР

 

Кеше  исемнәре

Фамилияләр

Шәһәр  исемнәре

Район исемнәре

Авыл  исемнәре

Урам  исемнәре

Елга  исемнәре

     

Хайван  кушаматлары

 

- Укучылар,  матур  язу  вакытында  кайсы  сүзләрне  баш  хәрефтән  яздыгыз?  Ни өчен?  Кемнең  хатасы  булмады?

      Үзбәя.

    II. Уку  мәсьәләсен  өлешләп  чишү  этабы.

  -  Укучылар,  без  сезнең  белән  баш  хәрефтән  языла  торган  сүзләрне  билгеләдек.  Дөрес  билгеләдекме  икән.  Әйдәгез  үзебезне  тикшереп  карыйк.  Дәреслектәге  нәтиҗәне  табыгыз  әле.

     1.  Нәтиҗәне  дәреслектән  уку  һәм  ныгыту. (Укучылар  нәтиҗәне  дәреслектән  укыйлар.  Үзләренең  җавапларының  дөреслегенә  ышаналар.  Парларда – үз –үзләренә  ныгыталар )

       -  Нәтиҗәне  дәреслектән  укыйк.

       -  Парларда  кара – каршы  бер – берегезгә  әйтегез.

       -  Хәзер  шуны  парлап   бергә кычкырып   әйтегез.

       -  Шуны  ук  күзләрегезне  йомып  үзегез  генә әйтегез.  

       -  Аерым  гына  әйтеп  карыйк.

     2.  Сүзләрне  дөрес  язуга  күнегүләр.

        - Әйдәгез,  үзебез  өйрәнгәннәрне  күнегүләр  белән  ныгытыйк.  Тактада  эленгән  шушы  таблицаны  тактада  һәм  дәфтәрләрдә  тутырабыз. 

         -  Бер – берегез  белән  киңәшләшеп  эшләгез.  (Укучылар  биремне  парларда   ачыклыйлар,  һәрберсе  мөстәкыйль  рәвештә  үз  сүзләрен  дәфтәрләргә яза.  Тактага  язу  өчен  укучылар  чиратлап  чакырыла.)

         1. Кеше  исемнәре: ... , ... ,  ... .

         2. Фамилияләре: ... , ... , ... .

         3. Хайван  кушаматлары:  ... , ... , ... .

         4. Урам  исемнәре: ... , ... , ... .

         5. Елга  исемнәре: ... , ... , ... .

     (Биремнең  үтәлешен  тикшерү.)

     Үзбәя.

           -  Кайсы  рәтне  авыррак  яздыгыз?  Ни  өчен?

           -  Урам,  елга  исемнәрен  хәтерегездә  калдырыгыз.

     3. Физминутка  “Дәшмә”.

        (Уен  тәртибе  аңлатыла.)

       Укучыларга  сүзләр  әйтелә.  Әгәр  бу  сүз  баш  хәрефтән  язылырга  тиеш  булса -  укучылар  басалар,  әгәр  баш  хәрефтән  язылмаса -  урыннарында  утырган  килеш  калалар (башка  төрле  хәрәкәтләр  дә  эшләтергә  мөмкин).

      Укучы,  кояш,  Илшат.  Галиәхмәтова,  кояш,  кеше,  Алмачуар  һ .б.

      - Кемнәр  бер  дә  ялгышмады?  Кемнәрнең  1 яки 2 генә  хаталары  булды?

      Үзбәя.

      4. 46 нчы күнегү.

          (Биремне  һәм  текстны  укучылар  мөстәкыйль  укыйлар,  парларда  фикер  алышалар,  соңыннан  бергәләп  нәтиҗә  ясыйлар).

         - Һәрбер  кызыл  юлны  аерып  кычкырып   укыйк.

         - Ни    өчен  роза  сүзе  (төлке,  торна) бер  очракта  баш  хәрефтән,  ә  икенче  очракта  юл  хәрефеннән  языла?

         -  Моннан  нинди  нәтиҗә  ясарбыз?

         - Димәк,  безнең  модельдә  язылмаган  тагын  нинди  сүзләр  баш  хәрефтән  языла.  (модель  төзү  дәвам  иттерелә)

Әкият  герое  буларак  хайван  исемнәре

                                         

                      -  Дәреслектәге  нәтиҗәне  укып,  ныгытыгыз.

                      (Персонаж  сүзе  аңлатыла)

                      (Укучылар  нәтиҗәне  парларда кабатлыйлар,  үз –үзләренә  әйтәләр.  

                       1-2  укучы  аерым  гына  әйтеп  карый. )

                      - Кем  моны  истә  калдырдым,  ди -  шул  укучылар  кул  күтәрә.

      Үзбәя.

   5. Компьютер  диапроекторы  аша  экранга  чыккан   рәсем  буенча  эш.

      - Югалткан  әйберең  түгел, -

        Эзләмичә  тапмыйсың.

        Ул  -  нәрсә,  укучылар?

                                (Табышмак)

       -  Хәзер  инде  тапкырларны  барларбыз.  Аның  өчен  без  нәрсә  эшләрбез  икән?

       -  Табышмаклар  чишәбез.

       (Укытучы  табышмаклар  әйтә.  Табышмакның  җавабы  табылуга  экранга  шул  җәнлекнең  рәсеме  чыга.)

      1. Үлән  ашый,  май  ташый.                        

                                                                           (Сыер)

      2. Дүрттер  аның  аягы

          Түбәсендә  колагы

          Таштан  каты  тоягы.                                

                                                                          (Ат)

       3. Сакалы  бар,  акылы  юк.                        

                                                                          (Кәҗә)

       4. Кешенең  дусты,  йортның  сакчысы.  

                                                                          (Эт)

       5. Үзе  мич  башында,

           Үзе  тун  ябынып  йоклый.                    

                                                                          (Мәче)

       (Экранда  бер – бер  артлы  рәсемнәр  барлыкка  килә.  Укучылар  шул  рәсемнәр  буенча  җөмләләр  төзиләр)

       -     

   

 

 

 

 

Бирелгән  рәсемнәр  буенча  хайваннарның  исемнәрен  атап,  парларда  киңәшләшеп,    җөмләләр    төзегез.    Төзегән    җөмләләрдән    үзегезгә    ошаган   ике

 җөмләне  дәфтәрегезгә  языгыз.(Укучылардан  кайбер  җөмләләр  укытыла)

        -  Сезгә  иң  ошаган  хайван  исеме  кайсы  булды?

        -  Сезгә  таныш  булмаганы  кайсы?  

        -  Кайсы  сүзләрне  баш  хәрефтән  яздыгыз?  Ни  өчен?

        -  Кемнәр  хатасыз  язды?

        Үзбәя.

    6.  Физминутка  “Кем  дөрес  җыя?”

        (Уен  тәртибе  аңлатыла.)

         Укучылар  ике  командага  бүленә. Һәр  командага  сүзләр  язылган  бер  үк  төрле  аерым  карточкалар  (Казан,  Бөгелмә,  Чаллы,  Мәскәү,  Идел.  Агыйдел,  Ык,  Мишә,  Зөя,  Айгөл,  Айрат,  Хәсән,  Габдулла,  Актүш,  Сөтлебикә,  Йолдыз,  Кашка)    һәм  дүртәр  конверт  бирелә.  Конверт  тышларына  я  рәсем  ясала,  яки  язып  куела:  “Шәһәр  исемнәре”,  “Елга  исемнәре”,  Кеше  исемнәре”,  “Хайван  кушаматлары”.  Кайсы  команда  сүзләрне  конвертларга  дөрес  һәм  тизрәк  тутырып  бетерә.

 

Нәтиҗә  ясау.

     7.  49 нчы  күнегү.

           -  Биремне  укыгыз.  (укытучы  биремне  аңлауларын  тикшерә)

           -  Татарстан  турында  сез  нәрсәләр  беләсез?  (фикер  алышу,  тәрбияви  әңгәмә)

          - Әйе,  укучылар,  Татарстанның  йөрсәң  йөреп  туймастай,  карасаң  күреп  туймастай  соклангыч   урыннары  бик  күп.  Безнең  республика  яшел  тугайлы  болыннарга,  куе  әрәмәләргә,  агым  елгаларга,  түгәрәк  күлләргә  бик  бай.  Шушындый  бай  һәм  матур  илдә  яшәвебез  белән  без  бик  бәхетлеләр.

           - Үз – үзегезгә  Татарстан  шәһәрләре  турында  әйтеп  карагыз.

           -  Кем  күпме  әйтә  алды? (4, 5, ...)

           -  Ә  хәзер  бер – берегезгә  Татарстан  елгалары  исемнәрен  әйтегез.

           -  Бу  биремне  өйдә  кем  эшләргә  тели?

       8.  Сүзлек  өстендә  эш.

            (Тактага  сүзләр  язылган  таблица  беркетелә.)

         сыйныф

          сәгать

                                 

         

        - Сүзләрне  укыгыз,  мәгънәләрен  аңлатыгыз.

           -  Язылышларында  нинди  үзенчәлекләр  бар?

          (сыйныф – й иҗек  азагында,  сәгать – сүз  азагында  нечкәлек  

      билгесе;  нечкәлек  билгесе  икенче  иҗекне  нечкәртә.)

            -  Ә  хәзер  сүзләрне  хәтердән  языгыз.  (Карточка  алып  куела)

            -  Бер – берегезне  тикшереп  бәяләгез.

      III.  Рефлексив  бәяләү  этабы.

         1. Модельләштерү.

            -  Ә  хәзер  дәрестә  алган  белемнәрегезне  сөйләп  карагыз.  Моңа  кадәр  үзегез  белмәгән  нәрсәләрне  өйрәндегез?

             (Авырыксынган  балалар  такта  янына  чыгып  модель  буенча  баш  хәрефтән  языла  торган  сүзләрене  кабатлыйлар)

           2.  Рефлексив  кабатлау.

             -  Дәрес  башында  нинди  уку  мәсьәләсен  куйган  идек? ( Нинди  сүзләр  баш

          хәрефтән  языла?)

             -  Ничек  белдек?

                * Баш  хәрефтән  языла  торган  сүзләрне  тексттан  билгеләдек.

                * Дөрес  язылмаган  сүзләрне  үзебез  таптык.

                * Баш  хәрефтән  языла  торган  сүзләр  уйладык.

                * Баш  хәрефтән  языла  торган  сүзләрне  кертеп  җөмләләр  төзедек.

                * Нәтиҗә  ясадык.

             -  Кемгә  авыр  булды?

             -  Кем  бүгенге  дәрестә  булдырдым  ди? (Кулларын  күтәрәләр)

             

          IV. Өй  эше  бирү.

            1.  Нәтиҗәләрне  ныгыт,  әти - әниеңә  сөйләп  бир,  48 нче  күнегү.

            2.  49 нчы  күнегү (кем  эшләргә  тели).

            3.  Иҗади  эш.

         

       

     

1 сыйныфта татар теленнән  дәрес эшкәртмәсе

( план – конспект )

   

        

   

 

                   

                                      2006 – 2007 нче уку елы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Билгене белдерә торган сүзләр

Татар мәктәбе өчен татар теле дәресе....

Билгене белдерә торган сүзләр темасы

2 сыйныфта билгене белдерә торган сүзләр темасына ныгыту биремнәре. Нинди? кайсы?...

"Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә!"

Башлангыч сыйныфлар өчен тәрбия сәгате"...

Билгене белдерә торган сүзләр темасын кабатлау

Билгене белдерә торган сүзләр...

Баш хәрефтән языла торган сүзләр.

2 сыйныфта татар теле дәресе....