Методическая разработка урока по татарскому языку в 4 классе на тему “Сыйфат” с применением сингапурской структуры
методическая разработка (4 класс) по теме

Аннотация

 Дәрес информацион  технология кулланып үткәрелә. Дәреснең темасы “Сыйфат”. 4 нче сыйныф укучылары яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укытыла. Дәрес эшкәртмәсе укучыларның системалы эшчәнлегенә нигезләнеп төзелгән. Дәресне югарыда күрсәтелгән метод белән үткәрүнең төп максаты – укучыларда универсаль уку эшчәнлеге формалаштыру. Системалы эшчәнлеккә нигезләнеп төзелгән дәрес укытучыга һәр укучының яңа белем һәм күнекмәләр алу процессына катнашуын тәэмин итә.

Дәрес 8 этаптан тора:

       I.            Уңай психологик халәт тудыру һәм укуны мотивлаштыру.

      II.            Актуальләштерү һәм шәхси кыенлыкларны билгеләү.

     III.            Уку мәсьәләсен кую.

     IV.            Уку мәсьәләсен чишү.

     V.            Беренче ныгыту.

     VI.            Үрнәк буенча мөстәкыйль эш.

    VII.            Яңа белемнәрне системалаштыру һәм кабатлау.

    VIII.            Нәтиҗә.

Кулланылган методның әһәмияте -  балаларның эзләнү методлары аша мөстәкыйль белем алулары.

Дәрестә таратма карточкалар, компьютер презентациясе кулланыла.

          Бу дәрес эшкәртмәсе яңа дәрес аңлатканда кулланыла. 

“Татар теле”. 4 нче сыйныф, Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, “Мәгариф” нәшрияты, 2009;

“Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту”.4 нче сыйныф,

Ч.М. Харисова, Ф.Ф.Харисов. Укытучылар өчен методик кулланма. “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

Дәрес үткәрүгә таләпләрне, аның структурасын интернет ресурслардан алып файдаландым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfat_derese.docx41.29 КБ

Предварительный просмотр:

 «Мой лучший урок в рамках ФГОС»

Фамилия Имя Отчество участника (полностью)

Ахмадуллина Сакина Насиховна

Первая квалификационная категория

Должность

Учитель татарского языка и татарской литературы

Адрес организации

(индекс, регион, название населенного пункта, полное наименование организации)

422701, РТ, Высокогорский район, село Высокая Гора, Высокогорская средняя общеобразовательная школа №3

Название материала

“Методическая разработка урока по татарскому языку в 4 классе на тему “Сыйфат” с применением сингапурской структуры

Номинация

Мой лучший урок в рамках ФГОС

Е-mail участника

sahmadullina97@mail.ru

Телефон участника

89053165132

Аннотация

 Дәрес информацион  технология кулланып үткәрелә. Дәреснең темасы “Сыйфат”.              4 нче сыйныф укучылары яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укытыла. Конкурска җибәрелгән дәрес эшкәртмәсе укучыларның системалы эшчәнлегенә нигезләнеп төзелгән. Дәресне югарыда күрсәтелгән метод белән үткәрүнең төп максаты – укучыларда универсаль уку эшчәнлеге формалаштыру. Системалы эшчәнлеккә нигезләнеп төзелгән дәрес укытучыга һәр укучының яңа белем һәм күнекмәләр алу процессына катнашуын тәэмин итә.

Дәрес 8 этаптан тора:

  1. Уңай психологик халәт тудыру һәм укуны мотивлаштыру.
  2. Актуальләштерү һәм шәхси кыенлыкларны билгеләү.
  3. Уку мәсьәләсен кую.
  4. Уку мәсьәләсен чишү.
  5. Беренче ныгыту.
  6. Үрнәк буенча мөстәкыйль эш.
  7. Яңа белемнәрне системалаштыру һәм кабатлау.
  8. Нәтиҗә.

Кулланылган методның әһәмияте -  балаларның эзләнү методлары аша мөстәкыйль белем алулары.

Дәрестә таратма карточкалар, компьютер презентациясе кулланыла.

         Бу дәрес эшкәртмәсе яңа дәрес аңлатканда кулланыла. Конкурска дәрес эшкәртмәсе һәм дәрестә кулланылган компьютер презентациясе җибәрелә. Җибәрелгән дәрес эшкәртмәсен компьютер презентациясе  белән параллель карарга кирәк. Дәрестә кулланылган карточкалар һәм дәреслектәге биремнәр слайдларда чагыла.

“Татар теле”. 4 нче сыйныф, Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, “Мәгариф” нәшрияты, 2009;

“Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту”.4 нче сыйныф,

Ч.М. Харисова, Ф.Ф.Харисов. Укытучылар өчен методик кулланма. “Мәгариф” нәшрияты, 2006.        

Дәрес үткәрүгә таләпләрне, аның структурасын интернет ресурслардан алып файдаландым.

        

Кереш

Сыйфат сүз төркеме белән укучылар беренче сыйныфта ук танышалар. Алдагы сыйныфларда сыйфат турындагы белемнәрен ныгыталар һәм тирәнәйтәләр. Билгеле булганча, сөйләмне матурлауда, тулыландыру һәм  җанландыруда сыйфатларның әһәмияте зур. Шуңа да мин сыйфат сүз төркемен өйрәнү дәресе эшкәртмәсен тәкъдим итәм.

Дәрес эшкәртмәсе рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен тәкъдим ителә.

Дәрес Сингапур укыту алымнарын кулланып үткәрелә. Эш төркемнәрдә оештырыла, куелган проблема  төркемдә бергәләп хәл ителә, нәтиҗәне бер укучы әйтә.

4 нче сыйныфта мөстәкыйль   сүз төркеме буларак “Сыйфат” бүлегенә 7 дәрес бирелә. Дәрес  эшкәртмәсе  1 нче дәрескә тәкъдим ителә.                                                            

4 нче класста татар теле дәресенең методик эшкәртмәсе.

Дәрес темасы

Сыйфат

Дәрес максаты

Сыйфат  белән таныштыру, предметның төрле билгеләрен белдерүен аңларга ярдәм итү;

Логик һәм иҗади фикерләү күнекмәсе үсеше өчен җирлек булдыру;

Әниләргә карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү ;

Соңгы нәтиҗә

Сыйфатларны таный белергә һәм дөрес сорау куярга.

Сыйфатлар предметның төрле билгеләрен белдерә.

Сыйфатларны үз сөйләмеңдә куллана белергә (җөмләләр төзергә)

Предметара бәйләнеш

Әдәби уку.

Дәрес тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү.

Укыту методлары

Проблемалы, өлешчә эзләнү,балаларның дәреслекләр белән эшләвен җитәкләү.

Укыту төре

Проблемалы.

Ресурслар:

- төп

“Татар теле”. 4 нче сыйныф, Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, “Мәгариф” нәшрияты, 2009;

“Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту”.4 нче сыйныф, Ч.М. Харисова, Ф.Ф.Харисов,

Укытучылар өчен методик кулланма. “Мәгариф” нәшрияты , 2006.

- өстәмә

 Системалы дәрес үткәрүгә таләпләр, аның структурасы интернет ресурслардан алынды.

Таратма карточкалар, тестлар, компьютер презентациясе.

Эшне оештыру

Парларда, фронталь, мөстәкыйль эш, төркемнәрдә.

Структура

ХАЙ ФАЙФ, РОЛЛИ РОБИН,  МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР , МИКС – ФРИЗ  - ГРУП, ТИМБИЛДИНГ, ТИМ ЧИР, ТИК -ТЭК – ТОУ.

Уңай психологик халәт тудыру һәм укуны мотивлаштыру.

Максат-укуны мотивлаштыру.

У-чы.Исәнмесез, балалар!(1 нче слайд)

Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, диләр. Әйдәгез әле,бер - беребезне яңа көн белән котлыйк.

 Укучылар.

  • Яңа көндә “5” леләр генә алыйк!
  • Көнебез тыныч үтсен!
  • Әти – әниләребезне сөендерик!
  • Яңа көндә яхшылыклар гына эшлик!

У-чы. Укучылар,дәресебез яхшы килеп чыксын өчен, безгә нәрсә кирәк?

У-лар. Игътибарлы булу, үзара ярдәмләшү, фикерләрне анык белдерү, уйлый белү, зирәклек. (2 нче слайд)

У-чы. Сез бу сүзләр белән килешәсезме? Ни өчен килешәсез?

(УУД ) Шәхси, коммуникатив.

Актуальләштерү һәм шәхси кыенлыкларны билгеләү.

Максат- “Яңа белем алу өчен үткәннәрне кабатлау; шәхси эшчәнлектә килеп чыккан  кыенлыкларны билгеләү.”

У-чы .Татар теленең нинди бүлеген өйрәнүебезне буталган хәрефләрне билгеле тәртипкә китереп табыйк. (3,4 нче слайд.)

(М, ф, о, я, р, о, о, л, и, г)

У-чы. Морфология нәрсәне өйрәнә?

У-лар. Сүз төркемнәрен.

У-чы. Нинди сүз төркемен өйрәндек?

У-лар. Исем.

У-чы. Өй эшенә сезгә исем сүз төркеменә караган сораулар язарга бирелде.Өй эшен парларда тикшерәбез. Моның өчен парларда эшләү кагыйдәләрен искә төшерәбез. (5нче слайд.)

  1. Иптәшеңә ярдәм ит.
  2. Һәрберебез катнашырга тиеш.
  3. Берәү әйтә, иптәшең тыңлый.
  4. Аңламасаң сора.
  5. Үзеңнең килешмәвеңне тыныч кына белдер.

Сез хәзер янәшә утыручы иптәшегез белән чиратлашып  бер-берегезгә сорау-җавап бирәсез. РОЛЛИ РОБИН Сезгә бер минут вакыт бирелә. 30 секунд эчендә номеры так санлы укучы сорау,  номеры җеп санлы укучы җавап бирә. Аннары шул вакыт эчендә җеп санлы укучы сорау, так санлы укучы җавап бирә.  

У-чы. Вакыт бетте, ИГЪТИБАР! Икенче өстәлдәге беренче парны тыңлыйк.

У-чы. Дөрес итеп утырыгыз. Дәфтәрләрне авыш итеп куегыз. Числоны языгыз, тема өчен буш юл калдырыгыз, тактадагы сүзләрне ике баганага бүлеп  күчереп языгыз.(6 нчы слайд)

У-чы. Бүлеп  язып буламы?

У-лар. Була.

У-чы. Беренче баганага нинди сүзләрне язабыз?

У-лар. Исемнәрне. (7 нче слайд.)

У-чы. Калган сүзләрне кайсы баганага язабыз?

У-лар. Икенче баганага. (8 нче слайд)

У-чы. Икенче баганадагы сүзләрне беләбезме?

 (УУД) Коммуникатив, регулятив, танып белү.

 

Уку мәсьәләсен кую.

Максат-килеп чыккан кыенлыкларның сәбәбен ачыклау.

У-лар. Белмибез.

У-чы. Без сезнең белән нәрсә өйрәнергә тиеш?

У-лар. Бу сүзләрнең нинди сүз төркеме булуын, нинди сорауга җавап бирүләрен һәм нинди билге белдерүләрен өйрәнергә тиеш.

У-чы.Димәк, бездә кечкенә генә каршылык барлыкка килде, беркем бу сүзләрне ничек аталганын, язылгынын, укылганын белми. Әйдәгез, бергәләп чишеп карыйк. Сез әзерме?

(УУД) Шәхси, танып белү.

Уку мәсьәләсен чишү.

Максат-кыенлыктан чыгу юлын табу.

У-чы. ИГЪТИБАР! Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирә? (Укучылар фикере)

У-лар. Нинди? Кайсы?

У-чы. Нәрсәне белдерә?

У-лар. Предметның билгесен белдерә.

У-чы. Димәк, нинди сүз төркемен ачыклый?

У-лар. Исемне.

У-чы. Сыйфат ачыклаган исем ничек атала?

У-лар. Сыйфатланмыш.

У-чы. Сыйфат нинди җөмлә кисәге була?

У-лар. Аергыч һәм хәбәр.

У-чы. Бу сүз төркеме ничек атала?

У-лар. Сыйфат.

У-чы. Дәресебезнең темасын 175 нче күнегүдәге ребусны чишеп  беләбез .

У-чы. Рус телендә сыйфатлар исем кебек төрләнәләр, ә татар телендә төрләнмиләр.

У-чы. Бирелгән сүзләрдән сүзтезмәләр төзегез һәм дәфтәрләрдә языгыз.

У-чы. Сыйфатлар бер генә төрле билгене белдерәме?

У-лар. Төрле.

У-чы. Нинди билгеләрне белдерә? (9 нчы слайд.)

У-лар. Төсне, форманы,характерны, күләмне һәм тәмне белдерә.

У-чы. Хәзер сыйфатның моделен төзибез. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР һәрбер укучы ак битне ала, 4кә бөкли, йомык почмагыннан  өчпочмак бөкли. Ачабыз, сызыкларны ручка белән йөртәбез. Уртага без өйрәнгән сүз төркемен, беренче өлешкә сыйфатка хас характеристиканы, икенче өлешкә хас булмаган характеристиканы , өченче өлешкә сыйфат кергән җөмләләр, дүртенче өлешкә сыйфат кермәгән җөмләләр языгыз. Сезгә бер минут вакыт бирелә. (10 нчы слайд)

У-чы. Без чыгарган  нәтиҗәнең дөреслеген кагыйдәне укып тикшерик. (Дәреслектән кагыйдәне укыйлар.)

У-чы. Ял итеп алыйк. (Физминутка.) 

МИКС – ФРИЗ  - ГРУП

У-чы. Сез хәзер музыка уйный башлау белән хәрәкәтләнәсез. Музыка туктауга, мин  “катып калыгыз” дим. Аннары сорау бирәм. Җаваптагы сан буенча парлашасыз. Аннары шушы тәртиптә яңадан дәвам итәбез.  Барыбыз да бастык, урындыкларны эчкә кертәбез. Хәрәкәтләнәбез. (Музыканы җибәрәбез һәм туктатабыз)

  • Исем ничә санда килә?
  • Исем ничә килеш белән төрләнә?
  • Ничәнче сүз төркемен өйрәнәбез?
  • Әйтү максаты ягыннан ничә җөмлә төре бар?
  • Баш кисәкләр ничәү?

У-чы. Рәхмәт, урыннарга утырабыз.

(УУД) Танып белү, коммуникатив, регулятив.

Беренче ныгыту

Максат-яңа белемнәрне ныгыту.

У-чы. ИГЪТИБАР!

Дәреслек белән эш.

  1. 169 нчы күнегүне бергә телдән башкаралар.

У-чы. Биремне укыгыз.(Укучылар үзлектән укыйлар) ( 11 нче слайд)

     У-чы. Бирем аңлашыламы? Шигырьне укыйбыз, кара хәреф белән  язылган сүзләргә сораулар куябыз. Бер укучы ямьле сүзенә хәреф – аваз анализы ясый, бер укучы синонимнар  сүзлегеннән күңелле сүзенең синонимын һәм антонимын таба. (Бергә тикшерәләр)

174 нче күнегүне дүртәрләп дәфтәрләргә язып эшлиләр     ( 12 нче слайд)

  1. У-чы. Хәзер без төркемнәрдә ТИМБИЛДИНГ 174  нче күнегүне язып эшлибез.

У-чы. Биремне укыгыз.(Укучылар биремне укыйлар.)

У-чы. Бирем аңлашыламы? Дәфтәрләргә мәкальләрне язабыз, сыйфатларның астына сызабыз. Кайсы өстәл тизрәк эшләп бетерә  шул девизны әйтә. ТИМ ЧИР. Сезгә 3 минут вакыт бирелә.

У-чы. Күнегүне эшләгәндә, кыенлыклар тудымы? Яңа сораулар тумадымы? Мәкальләрне чиратлашып укыйсыз һәм мәгънәләрен аңлатасыз. Беренче өстәлдәге 1 нче номер башлый.

 (УУД) Коммуникатив, танып белү, регулятив, шәхси.

Үрнәк буенча мөстәкыйль эш.

Максат – укучыларның үзләштергән белемнәре буенча нәтиҗә ясау.

У-чы. 176 нчы күнегүне һәркем мөстәкыйль башкара .       ( 13 нче слайд)

Шигырьне чылбырлап укыгыз. Икенче өстәлдәге 4 нче номердан башлыйбыз. 

Сезнең каршыгызда  сыйфатларның терәк схемасы. (14 нче слайд) Шуңа таянып, сыйфатларны һәм сыйфатланмышларны мөстәкыйль языгыз. Аннан соң дөреслеген тикшерербез. Сезгә бер минут вакыт бирелә.

(Укучылар мөстәкыйль эшлиләр.) ( 15 нче слайд)

У-чы. Хәзер слайдтагы үрнәккә карап, эшегезне тикшерегез. Хаталар булдымы? Бу сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерә?

У-лар. - Язгы кояш – вакыт ягыннан билгене;

  • иң матур җыр – предметның булу яки булмавын билге итеп белдерә;
  • йомшак сүзе – монда эчке характерны;
  • күркәм үзе – характерны;
  • нурлы йөзе – тышкы характерны;
  • алсу нурлар – төсне.

У-чы. Һәрбер строфаны бер җөмлә белән әйтәбез.

У-чы. Күгәрченнәр әни турында җырлыйлар.

  • Әнисе уңган, булган, йомшак сүзле, күркәм нурлы йөзле.
  • Кояш та яктысы, җылысы белән әниләрне котлый.

У-чы. Ни сәбәпле күгәрченнәр гөрләшәләр, кояш котлый?

У-лар. 8  нче Март бәйрәме җиткән.

У-чы. Ни өчен шагыйрь күгәрчен образын алган?

У-лар. Күгәрчен – тынычлык символы. Гаиләләрдә тынычлыкны саклаучы кеше – әни.

У-чы. Ни өчен кояш котлый?

У-лар. Кояш – тереклек, яшәү символы. Әни булмаса, өйләр салкын, күңелсез була.

У-чы. Идеясе.

У-лар. Әниләребез сау - сәламәт  булсын, озак яшәсен, алардан аерылмыйк.

У-чы. Тартымлы исемнәрне табыгыз.

У-лар. Нурында, сүзе, йөзе, бәйләмен, аенда, бәйрәмен.

(УУД) Танып белү,шәхси, регулятив.

VII

Яңа белемнәрне системалаштыру һәм кабатлау.

Максат- алган белемнәрне дөрес куллану һәм ныгыту.

У-чы.ТИК -ТЭК – ТОУ. Сезнең өстәлегездә карточкалар куелган. Икенче номерлы укучы әлеге битләрне өстәлнең уртасына тәртип буенча 3х3 рәвешендә урнаштыра. Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә язарга тиеш буласыз. Ләкин теләсә ничек түгел, горизонталь, вертикаль, диагональ буенча. Башка сүзләр өстәргә ярый. Сезгә моның өчен 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды. Җөмләләрне дәфтәргә язабыз.

У-чы. Минем беренче өстәлдәге икенче номерлы укучының җөмләләрен ишетәсем килә. (Хаталар төзәтелә.)

(УУД) Коммуникатив, танып белү, шәхси.

 VIII

Нәтиҗә.

Максат- укучыларның сыйныф һәм үз эшчәнлекләрен  үзбәяләү.

Тест биремнәрен башкару.

У-чы. Сезнең белән бүген нинди максат куйган идек?

У-лар. Сыйфатны сөйләмнән таный белергә һәм сорау куярга, предметның төрле билгеләрен белдерүен өйрәнергә тиешбез.

У-чы. Куйган максатка ирештекме?

У-чы. Нинди юл белән ирештек?

У-чы. Нинди нәтиҗәгә ирештек?

У-чы. Сыйфатларны кайда кулланабыз?

У-чы. Нәрсәне яхшы эшләдек?

У-чы. Нәрсә кыен булды?

У-чы. Хәзер үзегезнең дәрестәге эшегезне бәяләгез. Слайдтагы схемага карап, үзегезгә бәя куегыз. (16 нче слайд)

(Укучылар үз эшләренә бәя бирәләр.)

У-чы. Мин сезгә өй эшен 3 вариантта  бирәм. Үзегезнең теләгегез буенча бер вариантын сайлап үтәгез. ( 17 нче слайд)

  1. 1 нче вариант. 70 нче бит, 172 нче күнегү.
  2. 2 нче вариант.  174 нче күнегүдәге бер мәкаль буенча 6-8 җөмләдән торган хикәя язарга.
  3. 3 нче вариант. Сез әниегезне 8 нче  Март  бәйрәме белән ничек котлар идегез? “8 нче  Март  бәйрәме белән!” дигән темага хикәя языгыз.

(УУД) Шәхси, коммуникатив, регулятив,танып белү.

Йомгаклау

Дәрес иҗади үсеш технологиясенә корылганда дәрестән дәрескә түбәндәге нәтиҗәлелек тәэмин ителде:

1.Махсус белем һәм күнекмәләрнең тотрыклы формалашуы тәэмин иттек.

2. Образлы һәм фәнни фикерләү күнекмәсе тәэмин ителде. Укучы сыйфатлар тапты, чагыштырды, гомумиләштереп кагыйдә чыгарды.

3. Белем алуда универсаль гамәлләрнең тотрыклы формалашуы өчен җирлек булдырылды.

а) регулятив  гамәлләр формалашуы – уку мәсьәләсен кую (мин сыйфатларны таба белергә тиеш дип уйлый белү); чишү юлларын билгеләү (нинди? кайсы?сорауларын кую, төсе, тәме, формасы, күләме, характеры буенча таба белү); эффектив булганын (предмет билгесен белдергәнен) сайлап ала алу; куелган мәсьәләне чишү; үз эшенә контроль ясый (сыйфатны таба белергә тиеш идем, сораулар куйдым, билгесенә карап аердым) белү һәм  үз эшенә адекват бәя бирә  (сыйфатларны таптым, билгеләрен атадым, кагыйдә чыгардым)  белү ;

б) танып-белү гамәле –   ысул белән коралландыру – укучыда нинди генә эшкә тотынса да эшләү ысулын аерып алу ихтыяҗы формалаштыру. «Татар теле» дәресләрендә: танып белү ысулы, өлешчә эзләнү ысулы, текст өстендә эшләү һәм эчтәлекнең модельләштерелүе (сыйфат сүз төркемен схемада бирдек ) ;

в) коммуникатив гамәлләр үсеше (укучы тыңлады, ишетте, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, этикет кысаларында әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерде, дәлилле җиткерә белү күнекмәләре тотрыклы камилләште).

       4. Игътибарлылыгы, хәтере, үзләштергән белем күнекмәләре тотрыклы үсте.

       5. Белем чыганагы («Татар теле» дәреслеге, «Синонимнар сүзлеге», «Татарча-русча сүзлек») белән эш күнекмәсе тотырыклы формалашты.

       6. Сәламәтлегенә - физик  һәм психологик халәтенә мәктәп тормышы тискәре йогынты ясамый: укучының һәр әгъзасы - баш мие, умыртка   баганасы һәм күзләре, куллары, теле даими хәрәкәттә; укучы тыңлый, ишетә, күрә, уйлый, сөйли, яза һ. б.; киеренкелек юк, чөнки ул ялгыз түгел -  сыйныфташлары, укытучысы, белем чыганаклары: дәреслек, төрле белешмә сүзлекләр, укучының эш дәфтәрендәге язмалары ярдәмендә белем үзләштерелде. Бала кече яшьтән бик кыйммәтле хакыйкатьне танып белү ситуациясенә куела:  уңыш һәм уңышсызлык кешенең үзеннән тора. 

        Дифференциаль өй эше бирелә. Укучы белеменә, мөмкинлегенә карап, эш төрен үзе сайлап ала. Бу – укучыны кызыксындыра, иҗади эзләнүгә этәрә. Өй эшен үтәү аны ялыктырмый.

        Куелган максатка ирешү өчен шәхескә юнәтелгән, өлешчә проблемалы укыту, иҗади үстерелешле укыту, сәламәтлекне ныгыту технологияләре алымнарыннан файдаланыла. Дәрестә кулланылган эш төрләре, алымнар – барысы да камил шәхес тәрбияләү максатыннан башкарыла.

Кулланылган әдәбият

  1. Федеральный государственный образовательный стандарт основного общего образования. Приказ МОиН РФ № 897 от 17.12.2010года.
  2. Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: / под ред.А.М.Кондакова, А.М.Кузнецова – М.: Просвещение, 2009.
  3. Фундаментальное ядро содержания общего образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. – М.: Просвещение, 2009.
  4. Примерные программы начального общего образования (М.Просвещение, 2009, 2010);
  5. А.З.Рахимов. Принципы психодидактики. –Уфа, 2007.
  6. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) - / Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова.- Тулыландырылган 2 нче басма.- Казан : Мәгариф, 2009.
  7. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. Татар. кит. нәшр., 2011.
  8. Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.Укытучылар өчен методик кулланма.Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2006.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока литературного чтения во втором классе по теме: "Как мудрость в жизни помогает (татарская сказка «Мудрый старик»)".

Технологическая карта урокаУрок во 2а классе по ОС «Школа 2100» «Литературное чтение» (1 час), «Маленькая дверь в большой мир» Р.Н.Бунееев, Е.В. Бунеева,  Москва БАЛАСС, Тетрадь по литератур...

Методическая разработка урока по татарскому языку на тему"Парлы сүзләр."

Дәрес  “Белем бирүдә федераль дәүләт стандарты Концепциясе”нә  нигезләнеп төзелде. Дәрес планы эш программасын һәм 3 нче сыйныфлар өчен “Татар теле” (Ф.Ф.Харисов,  Ч.М. Харисова, “Мәгар...

Методическая разработка урока по татарскому языку и литературному чтению для русскоязычных учащихся 4 класса

Методическая разработка урока по татарскому языку и литературному чтению для русскоязычных учащихся 4 класса. Цель деятельности учителя: скорректировать знания учащихся по теме "Хайваннар дөньясында",...

Методическая разработка урока по русскому языку 2 класс по теме "Что такое корень? Что такое однокоренные слова?" по программе "Школа России".

Технологическая карта урока русского языка по теме "Что такое корень? Что такое однокоренные слова?". Урок: закрепление пройденного. К уроку прилагается презентация....

Методическая разработка урока по русскому языку 2 класс по теме : «Ударный и безударный слог»

Сформировать умение ставить ударения в слове,выделять ударные и безударные слоги....

Методическая разработка урока по русскому языку 3 класс по теме "Части речи"

Методическая разработка урока  3 класс по теме Части речи...