Разработка урока по татарскому языку на тему "Саннарны гомумиләштереп кабатлау" (4 класс)
план-конспект урока (4 класс) на тему

Урок был показан на семинаре директоров татарских гимназий Республики Татарстан. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл san.docx18.03 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Алабуга  муниципаль районы

«1 нче Гимназия» гомуми белем  бирү  муниципаль бюджет учреждениесенең

башлангыч сыйныф укытучысы Зиннәтуллина Илмира Фаил кызының татар теленнән

дәрес эшкәртмәсе

                       

Тема: “Саннарны гомумиләштереп кабатлау”

Дәреснең максатлары:

   1) сан  турында белемнәрне гомумиләштереп кабатлау;                  

   2) укучыларда саннарны таба һәм таный белү күнекмәләре булдыру, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү, төркемнәрдә һәм парлап эшли белү күнекмәләрен формалаштыру;

   3) укучыларда укуга аңлы караш, татар теленә, халык авыз иҗаты әсәрләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Гөлчәчәк курчагы, рәсемнәр,карточкалар,  презентация.

Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше.

Укучылар,  дәрескә эпиграф итеп мин бүген түбәндәге мәкальне алып килдем:

“Юлга чыкканда юлдашың үзеңнән яхшы булсын”.

         Сез бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Бу мәкальне эпиграф итеп алуым юкка түгел. Без бүген Морфология дөньясы  буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез, димәк, без дә юлчылар. Бүгенге дәрестә  сезгә белем юлында яхшы юлдашлар телим.

II Дәреснең темасын һәм максатларын билгеләү.

-Инде бүгенге дәрес темасына күчик. Дәресебез бик үзенчәлекле узачак. Безгә, укучылар, урманда адашып калган Гөлчәчәккә ярдәм итәргә кирәк. Ул Убырлы карчыктан качып үз өенә кайтып җитәр өчен  үтеп чыгарга тиешле патшалык исемен билгелик.

 Ребус буенча “Сан” патшалыгын билгеләү.

-Димәк, Гөлчәчәккә  “Сан патшалыгын” үтеп чыгарга кирәк. Аның юлында Убырлы карчык төрле киртәләр корыр, Таңсылуны алга җибәрмәскә тырышыр, ә сез үзегезнең белемнәрегез белән аңа ярдәм итәрсез. Гөлчәчәккә ярдәм итәр өчен безгә бүген нәрсәләрне искә төшерергә кирәк булыр?

III Актуальләштерү.

-Иң беренче Гөлчәчәккә  “Сан” патшалыгына керергә кирәк. Моның өчен Сан турында белемнәребезне искә төшерик. Бары шул очракта гына Гөлчәчәккә бу патшалыкка ишекләр ачылыр.

Моның өчен без төркемнәрдә эшлибез. Төркемдәге 1нче номер астында утыручы  укучы уртада яткан ак битне ала һәм урталай бөкли, тагын бер кат бөкли. Ә хәзер почмагын бөкли. Кәгазьне турайтабыз һәм бөкләнгән эзләрне ручка белән билгеләп чыгабыз. Бит 4 кисәккә бүленде. Уртага Сан дип язабыз. 1 нче өлештә Сан сүз төркеменең билгеләмәсен язабыз. 2 нче өлештә без өйрәнгән сан төркемчәләре турында белешмә бирәбез. 3 нче өлештә санга мисаллар китерәбез. 4нче өлештә санга кире мисаллар китерәбез. Төркемнәр эшкә кереште. (таймер 2 минут)

Командалар үз эшләрен тәкдим итә.  

Рефлексия.

IV Төп өлеш.

Менә Гөлчәчәгебез “Сан патшалыгына”  аяк басты. Әмма Убырлы карчык куып тотмасын өчен,  Гөлчәчәккә кичекмәстән алга барырга кирәк. Менә аның каршысында алмагач үсеп утыра.  Гөлчәчәк аның  алмаларын җыеп алса, алмагач аңа һичшиксез алга юлны күрсәтер. Әмма алмаларны өзәр өчен, аларда яшерелгән табышмакларның җавапларын табарга кирәк. Без, әлбәттә бу эштә Гөлчәчәккә булыша алырбыз. Тактадагы алмагачтан алмаларны өзеп, табышмакларның җавапларын табу, табышмактан саннарны табып, төркемчәсен билгеләү.

  1. Үсеп утыра бер чүлмәк,

         Өстенә кигән 100 күлмәк. (Кәбестә)

  1. 3  кат тун кигән,

Кем салдырса, шул елый.

  1. Кечкенә генә кунача,

             32 кодача

            Утыралар кунакта. (тешләр)

  1.  Бер түбә астында 4 туган. (урындык)

Алмагач күрсәткән юл буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Рефлексия.

Алмагач күрсәткән юл буйлап Гөлчәчәк артыннан сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алга таба Убырлы карчык  Гөлчәчәкнең юлына зур бер күл  салып куяр.  Күлне йөзеп чыгар өчен  түбәндәге биремен үтәргә кирәк булыр. 1 нче номерлы карточкалар белән эшлибез. Текстны укырга, саннарны табарга.  

“Элек заманда буладыр бер патша. Ул җитмеш яшькә җиткән кешеләрне, барыбер эшкә ярамый дип, үтертә торган була. Бер егетнең була җитмеш бер яшьлек атасы. Бу егет, атасын үтертәсе килмичә, аны байтак вакытлар саклаган.”

Бу текст турында сез нәрсә әйтә аласыз? ( “Зирәк карт” әкиятеннән өзек) Татар халык әкиятләрендә нинди саннар еш кулланыла. (3- “Өч кыз”, “Өч васыять”,  7 – “Таңбатыр”, 12, 40, 70, 100,  һ.б.)

Убырлы карчыкның күлен уңышлы гына йөзеп чыктык. Юлыбызны дәвам итик. Сан патшалыгында киртәләр килеп чыгып кына тора. Убырлының ярдәмчеләре Гөлчәчәкнең юлын болытлар белән каплаган.  Болытлар таралсын өчен, түбәндәге биремне үтәргә кирәк булыр. Болытларда мәкальләр язылган. Сезгә шул мәкальләрдәге төшеп калган сүзләр урынына саннар куеп, мәкальләрне тулыландырырга кирәк булыр.

Җиде  кат үлчә, бер кат кис.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

Санамый сигез димә.

Мең  явызлыкны  бер  дөреслек җиңә.

Йөз алтын ташың булганчы, бер акыллы башың булсын.

Укучылар, бу мәкальләрнең кайсысы Гөлчәчәкнең бүгенге хәленә туры килә? Ни өчен? (Мәкальләрнең мәгънәсе турында сөйләшү)

Рефлексия.

V Йомгаклау.

Сезнең ярдәм белән болытлар таралды, кояш чыкты.  Без Гөлчәчәк белән бергәләп  “Сан патшалыгын” үтеп чыктык. Гөлчәчәк белән,  алдагы юлында да яхшы юлдашлар теләп, саубуллашабыз. Безнең дәресебез дә ахырына якынлашты. Без бүген дәрескә нинди максатлар куйган идек? Максатыбызга ирештекме? Бүгенге дәрестә сез татар халык авыз иҗатының нинди төрләре белән эшләдегез? Нинди нәтиҗә ясадыгыз.

Рефлексия.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Омонимы" разработка урока по татарскому языку.

Разработка+ презентация к уроку на тему "Омонимы" в 3 классе татарской подгруппы....

разработка урока по татарскому языку "Билге һәм сүз" 1класс

разработка урока    по  татарскому  языку  на тему  "Билге һәм сүз"(1класс)...

Разработка урока по татарскому языку в 3 классе

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе яңа таләпләр буенча язылды.Кушымча ,сүз ясагыч кушымчаларны бала таба, аера белерлек итеп төзелде.      ...

Методическая разработка урока по татарскому языку в 4 классе на тему “Сыйфат” с применением сингапурской структуры

Аннотация Дәрес информацион  технология кулланып үткәрелә. Дәреснең темасы “Сыйфат”. 4 нче сыйныф укучылары яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укытыла. Дәрес эшкәртмәсе укучы...

Разработка урока по татарскому языку 4 класс

Конспект урока по татарскому языку 4 класс УМК "Перспектива" по тме:"Сүзясагыч кушымчалар"....

Методическая разработка урока по татарскому языку и литературному чтению для русскоязычных учащихся 4 класса

Методическая разработка урока по татарскому языку и литературному чтению для русскоязычных учащихся 4 класса. Цель деятельности учителя: скорректировать знания учащихся по теме "Хайваннар дөньясында",...

Разработка урока по татарскому языку "Буква Мм" 1 класс

Урок разработан на татарском языке. В интересной игровой форме  дети знакомятся со звуком и буквой М,м....