Разработка урока по татарскому языку в 3 классе
методическая разработка (3 класс) по теме

Халиуллина Наиля Минасхатовна

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе яңа таләпләр буенча язылды.Кушымча ,сүз ясагыч кушымчаларны бала таба, аера белерлек итеп төзелде.

 
 
      

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon razrabotka_uroka_po_tatarskomu_yazyku_v_3_klasse.doc63 КБ

Предварительный просмотр:

             МБОУ «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа   Аксубаевского муниципального района РТ»

                    Разработка урока  по татарскому языку в 3 классе

                                                    Халиуллина Наиля Минасхатовна

                                                    учитель начальных классов

                               Старое Ибрайкино – 2013

Тема :Кушымча.Сүз ясагыч  кушымчалар.

Дәрес тибы: Яңа белемнәр ачу.

Максат:кушымча төрләрен өйрәнү; җөмләдәге  роле белән танышу ; сүз ясагыч  кушымчаларны аера белү.

    Планлаштырылган нәтиҗәләр:

-алгоритм буенча сүз төзелешен тикшерә белү.

   УУЭ  (УУД)

 Шәхес буларак (личностные)

-яңа уку материалын  үзләштерүгә кызыксыну булдыру;

-уку мәсьәләсендә ирешелгән уңышларның сәбәбен аңлау;

  Көйләгеч (регулятив)

-укытучы ярдәме белән дәреснең максатын билгели;

-укытучы тәкъдим иткән  план белән эшли;

  Танып – белү (познавательный)

-кушымчаларны билгеләгән вакытта билге-символ чыганаклары куллана;

-эшләгән эшкә нәтиҗә ясый;

-укытучы ярдәме белән алгоритм төзи.

  Коммуникатив

-башкаларны тыңлый һәм аңлый;

-башкалар фикере белән килешә.

   Укытучы бурычы:

 Эшнең яңа алымнарын формалаштыру; план,эталон,алгоритм белән эшләргә өйрәтүне дәвам итү; иҗади фикерләүне үстерү.

Җиһазлау: А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова «Татар теле» 3 класс

Мультимедия проекторы, компьютер.

Компьютер презентациясе.

Карточкалар, магнитофон  язмасы.

                                            Дәрес барышы.

Этап №

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

көтелгән нәтиҗәлек

1

Оештыру – мотивлаштыру этабы

 Дәрес башында «Дустың белән юлга чыксаң» җыры яңгырый.                            

-Балалар,ничек уйлыйсыз, дәрес башланыр алдыннан ни өчен бу җыр яңгырады дип икән?

 Күмәк  эшкә үзеңнән өлеш кертү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?  

-Тактага карагыз  әле, бу тамгалар нәрсәне  аңлата?

Слайд 1.



-Дәрестә нәрсә  өйрәнүне дәвам итәрбез?

 

Балалар фикерләве (җыр дуслык турында, ә дуслар белән эшне башкару җиңел)






Сорауларга җавап бирәләр .

(сүзнең тамыры, сүзнең тамырына ялганып килгән  өлеше)


Җавап: сүз төзелеше

2

Белемнәрне актуальләштерү

    Уку мәсьәләсен кую ситуаиясе тудыру

Максат: яңа материалны аңлату өчен кирәк булган белемнәрне кабатлау, чагыштыру,анализлау

Сүз тамыры буенча белемнәрне тикшерү


1.Телдән күнегү.

-Сезнең өстәл өстендә карточкалар бар.Нинди бирем үтәргә кирәк дип уйлыйсыз?

    Карточка 1

Дус,дуслык,дуслар

Эш,эшчән,эшли

Чәч,чәчә,чәчле,чәчкеч 

    Карточка 2

(В)…әли, та(в)…ык, а(в)..ылдаш, са(в)…ыт

-Бу биремдә нинди хәреф төшеп калган?

-Кайсы сүз артык дип уйлыйсыз?(авылдаш).Тамырдан башка тагын нинди өлеш бар?Ничек атала? Авырсынасызмы? Димәк , кыенлык белән  очраштыгыз?  Нәрсә эшләргә тәкъдим итәсез?

Проблемалы сорауларны чишүдә катнашу, үз фикереңне булдыру һәм дәлилләү.












(Баш һәм юл В,в хәрефләре)

Дәфтәрләргә шушы хәрефне язу.




3

Уку мәсьәләсен чишү .

Максат: укучыларга үз эшләрен адымлап чишүгә шартлар тудыру.



Балаларга кыенлыктан чыгу юлларын табарга ярдәм итү.

-Бүген сез нәрсә белергә телисез? Нинди максат куясыз? Тема нинди булыр?

Слайд 2.Тема ачыла.



Балалар уйлый ( «кушылма, ялганучы өлеш»)

4

Ысул аерып алу

Максат: кушымчаларны таба , билгели белү , төрләрен билгеләү.

Алгоритм төзәргә  булышу.

       

-Авылдаш сүзенең тамырын табыгыз? Сүзне үзгәртеп карагыз. Димәк , сүзнең тамырга ялганып килгән өлеше нишли?

    Җәен авылдашлар Сабантуена җыела. Бу җөмләдәге үзгәргән өлешне төшереп калдырыгыз әле.Сүзләр бәйләнгәнме? Нинди кагыйдә килеп чыгар?

  Слайд 3.

Экранда эталон чыга.Балалар җавабы чагыштырыла.

   

Кагыйдәләр  чыгару, дәреслек белән чагыштыру

5

Уку мәсьәләсен беренчел ныгыту.

1.-Дәреслектәге кагыйдәне үзебез чыгарган кагыйдә белән чагыштырып карый әле.

 2.«Артык сүзне тап» уены.

Слайд 4

Алгоритм

-тамырны тамырдаш сүзләр ярдәмендә табу

-сүзнең мәгнәсен ачу

-сүзнең формасын үзгәртү

-нәтиҗә ясау

3.Схема белән эшләү.


49 бит, 104 күнегүне укыйлар парларда әйтәләр.

Уенны алгоритм нигезендә аңлаталар.

Дәреслек күнегүен башкару.

6

Үзтикшерүле мөстәкыйль эш.

Максат:эталон буенча тикшерүне оештыру, уңышлы башкару өчен шартлар тудыру

Мөстәкыйль эш барышын күзәтү.


1 төркем

Сүз ясагыч кушымчалы сүзләрне язып ала

 2 төркем

Төрләндергеч кушымчалы сүзләрне язып ала

Дәресләр,дәреслек,дәрестә;ауда,аучы,

аулый;сөзә,сөзде,сөзгеч,эшли,эштә,эшче.

 2 бирем.

Бирелгән өлешләрдән торган сүзләр сайлап язарга:

 Тамыр ; тамыр+ сүз ясагыч кушымча;

 тамыр + сүз төрләндергеч кушымча

Матур,җирле,ауга,каенлык,яз,дуслаш, уенчык, мәктәптә.

Мөстәкыйль эшне башкару һәм тикшерү. Парларда тикшерү.

7

Белемнәрне һәм кабатлауны системага салу.

Максат:яңа сүзләр ясалышын кабатлау

Белемнәрне системага салырга булышу

106 күнегү.

-Нәрсәгә игътибар иттегез?(ике алма рәсеме бирелгән. Берсендә тамыр сүз, икенчесендә ясалма сүз ясарга кирәк)

 Кагыйдәне куллану  кайда күзәтелде. (Күнегүләр башкарганда)

Дәрестә алган белемнәрне күрсәтү, фикерен дәлилләү. Чылбыр  рәвешендә сүзләр төзеп уку.

9.

Рефлексия

Максат:-уку мәсьәләсе белән максатның туры килүен билгеләү.

-Нинди кыенлыклар калганын ачыклау;

-өй эшен туры китерү

-Бүгенге дәрестә сезнең алда нинди максат тора иде?

-Нинди кыенлыклар очрады?

-Нәрсә өстендә эшләргә кирәк?

-Күмәк эшкә нинди өлеш керттегез?


Балалар фикере тыңланыла.

Өйгә эш алу.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Омонимы" разработка урока по татарскому языку.

Разработка+ презентация к уроку на тему "Омонимы" в 3 классе татарской подгруппы....

разработка урока по татарскому языку "Билге һәм сүз" 1класс

разработка урока    по  татарскому  языку  на тему  "Билге һәм сүз"(1класс)...

Разработка урока по татарскому языку на тему "Саннарны гомумиләштереп кабатлау" (4 класс)

Урок был показан на семинаре директоров татарских гимназий Республики Татарстан....

Методическая разработка урока по татарскому языку в 4 классе на тему “Сыйфат” с применением сингапурской структуры

Аннотация Дәрес информацион  технология кулланып үткәрелә. Дәреснең темасы “Сыйфат”. 4 нче сыйныф укучылары яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укытыла. Дәрес эшкәртмәсе укучы...

Разработка урока по татарскому языку 4 класс

Конспект урока по татарскому языку 4 класс УМК "Перспектива" по тме:"Сүзясагыч кушымчалар"....

Методическая разработка урока по татарскому языку и литературному чтению для русскоязычных учащихся 4 класса

Методическая разработка урока по татарскому языку и литературному чтению для русскоязычных учащихся 4 класса. Цель деятельности учителя: скорректировать знания учащихся по теме "Хайваннар дөньясында",...

Разработка урока по татарскому языку "Буква Мм" 1 класс

Урок разработан на татарском языке. В интересной игровой форме  дети знакомятся со звуком и буквой М,м....