«Хәзерге заман хикәя фигыльнең заман белән төрләнүе”
план-конспект урока (4 класс) по теме

дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_razrabotka.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ «Актанышская средняя общеобразовательная школа№1»

                                       Актанышского района РТ

Тема «Хәзерге заман хикәя фигыльнең заман белән төрләнүе”

                                      Төзеде II категорияле башлангыч

                                                        Класс укытучысы Ахметханова Г.А

                               2012 ел                            

                                       Хикәя фигыльнең заман белән төрләнүе.

Максат:Фигыль турында белем һәм күнекмәләрне үстерү;

хикәя  фигыльнең заман белән төрләнүен  ныгыту;

укучыларның мөстәкыйль эшли белүләрен камилләштерү;

бер – береңә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау:дәреслек, компьютер, “фигыль” моделе.

                                                       Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру – ориентлаштыру

1.Өй эшен тикшерү.

2. Матур язу минуты( т,ш хәрефләре белән кушылмалар һәм эшли, укыды,язар сүзләре языла)

II. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы.Укучылар матур язу сүзләрендә сез нәрсәгә игътибар иттегез? (фигыльләр бирелгән)

-Ни өчен бу сүзләрне фигыль дип уйлыйсыз? (Алар барысыда эшне белдерә)

Бу фигыльләргә нинди сорау куярбыз? (Нишли?, нишләде?, нишләр?, нмшләячәк?)

-Без бүген дәрестә шушы сорауларга җавап булып килгән фигыльләрне өйрәнербез.Ә хәзер мин сезгә бер табышмак укып китәм.

 III.Уку мәсьәләсен чишү.

Бик күп телләрне белсә дә,

Сөйләшми бер телдә дә.

Өйрәним дисәң, өйрәтә,

Карышмый беркемгә дә.  

                                                (Сүзлек.)

-Сүзлекләр ни  өчен кирәк? Сүзлекләрне кайчан , ничек кулланабыз?

Хәзер бергәләп сүзләр иленә сәяхәт итик.

Дәреслек белән  эш.Дәреслекнең 105битендә  бирелгән Ш.Галиевның “Сүзләр иленә сәяхәт”  шигырен уку.

-Шигырьнең авторы кем?Аның нинди шигырьләре безгә таныш?Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?Шигырьдә нәрсәгә игътибар иттегез?Нинди заманнар турында сүз бара дип уйлыйсыз?Әлеге соруга без түбәндәге биремне үтәгәч җавап бирербез.

(слайд 1)

Әлеге сүзләр нинди сүз төркеменә карый? Нинди сорауларга җавап булып киләләр?Әлеге фигыльләрне сораулары  буенча төркемләп языгыз.(бер укучы эшне интерактив тактада башкара , калганнар дәфтәрдә эшли.Эш бергәләп тикшерелә)

Хәзерге вакытта, бүген эшләгән эшкә нинди сораулар куярбыз? (Нишли?) Димәк бу фигыльләр кайсы заманны белдерә?( Хәзерге)

-Кайчан күрде, төште,яктырган, егылган дип әйтәбез? (Эш үткәч, беткәч. )Нинди сораулар куярбыз? (Нишләде?Нишләгән?) Бу сүзләр кайсы заманда? (Үткән заманда)

-Кайчан чыгар, ясар, язар,сөйләр  дип әйтәбез?(Иртәгә, киләчәктә эшлисе эшкә. Димәк бу фигыльләр кайсы заманны белдерә? (Киләчәк заманны) Нинди сораулар куябыз? (Нишләр? Нишләячәк?)

-Әлеге фигыльләрдә сез тагын  нәрсәгә игътибар иттегез? (Фигыльләрнең  кушымчалары  үзгәрде)

-Фигыльләрнең кушымчалары нәрсәгә карап үзгәрде? (Эшне башкару вакытына карап.)

-Димәк, фигыль нәрсә белән төрләнә икән?(Вакыт белән ягъни заман белән төрләнә.)

-Димәк сүзләр илендә нинди заманнар турында сүз барды?( Хикәя фигыльнең өч заманы: хәзерге, үткән, киләчәк заманнар турында сүз бара.) Заманнар турында  гына язылган урынны табып укып күрсәтегез.

Хәзер кагыйдәне төзеп карыйк.( Хикәя фигыль өч заманда килә: үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман)

(слайд 2)

(Слайдтагы кагыйдәне уку.укучылар үзләре төзегән кагыйдә белән чагыштыралар, нәтиҗә ясыйлар.Укучылар төшенчәне парларда кабатлыйлар.)

Дәреслектәге 266 нче күнегүне эшләү.

 -Шигырьнең авторы кем?Әлеге авторның нинди шигырьләре безгә таныш?Автор нәрсә әйтергә теләгән?Шигырьдә нәрсәгә игътибар иттегез?(Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр бар).

-Нинди бирем тәкъдим ителгән дип уйлыйсыз? (калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең нинди сүз төркемен белдерүен карыйбыз. Төркемнәрдә киңәшләшеп эшлиләр, тикшерәләр, үзбәя.)

-Фигыльләрнең кайсы заманда икәнен ничек белдегез? (Сорау, эшнең үтәлү вакыты, кушымчасына карап.)

“Кем җитез?”уены.(Өч рәткә бер үк төсле бирем бирелә.Кайсы рәт эшне җитез һәм дөрес башкара ,шул рәт җиңүче була.)

(Слайд 3)

Укучылар, слайдларга нәрсә язылган? (Мәкальләр.) Ләкин алар төгәлләнмәгәннәр.Мәкальләрне дәвам итәргә кирәк)

Эш сөйгәнне ------------(ил сөяр)

Уңган кулда ут ------(уйный)

Аз сөйлә, ----(күп эшлә)

Аерылганны аю ашар, ------(бүленгәнне бүре ашар)

Кеше холкын күзәт,  -----(үзеңнекен төзәт)

Мәкальләрдәге фигыльләрне заманнарга куеп карыйк(Бер укучы тактада, калган укучылар урыннарда эшли.Төркемнәрдә тикшерү, үзбәя)

Укучылар, мәкальләрнең әһәмияте нидә? Нинди мәкальләр беләсез?(бирем телдән үтәлә)

Дәреслектәге 267 нче күнегү(җөмләләрдән текст төзеп язу) мөстәкыйль башкарыла.(тикшерү, үзбәя)

Шигырь юлларын укы,хәтердән яз.(Тактага язылган)

Күргәнен,белгәнен-

Барын да аңлата,

Көлдерә,җырлата,Уйлата,юата.

Син аны беләмсең?

Кем соң ул уйлап тап,-

Иң якын дускаем,

Киңәшчем, ул –     ------(китап! )

Укучылар, китап -гаҗәеп хәзинә.Ул кешеләргә еллар буе хезмәт итә. Шуның өчен аны яратырга, хөрмәт итәргә, саклап тотарга  кирәк.Күренекле  язучы, драматург Туфан Миңнуллин китапка хөрмәтен:” Безнең халык икмәк һәм китапны ашъяулыкларга төреп саклаган.Икмәк белән китапка кагылыр алдыннан кулларын сабын белән юган. Шуңа күрә китапка хөрмәт миңа бабамнар аша  күчкән,”-дип белдерә. Сездә укучылар,китапларны  һәрвакыт саклап тотарсыз дип ышанып калам

Модельләштерү.

Хәзер дәрестә алган белемнәрне гомумиләштереп, аның модулен төзик.

                                                    Хикәя фигыль

Үткән заман                                          хәзерге заман                     киләчәк заман

Нишләде?                                             Нишли?                                Нишләр?

Нишләгән?                                                                                         Нишләячәк?

         

IV.Рефлексив бәяләү.

-Нәрсә эшләдек?(Хикәя фигыльнең заман белән төрләнешен ныгыттык.)

-Ничек эшләдек?(Фигыльләрне таптык, сораукуеп,кушымчаларына карап, заманын билгеләдек, бер үк фигыльне төрле заманга куйдык Һ.б)

Өй эше.

Дәреслектәге 269 нчы биремне эшләгез.

Дәрестә үткәннәрне кабатлагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кучымчасы ярдәмендә ясала....

Видеоурок по татарскому языку по теме "Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы"

Видеоурок по татарскому языку по теме "Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы"(1 сыйныф, рус төркеме.).Скачать видеоурок по ссылке:https://yadi.sk/d/v36JxVv7k9jF3...

Дәрес конспекты:"Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы."

Дәрес төре. яңа материалны аңлату.Дәреснең темасы.Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы.Максат. Укучыларны  хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат...

"Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы" темасына презентация

В настоящее время школа, так же как и все образование в целом, повернулась к личности ученика и пытается создать условия для становления его как субъекта собственной жизни. Повсеместно предпринимаются...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының “Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенә үзанализы.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысыВәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының“Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенәүзанализы.Сыйныфка характеристика.Дәрес...

хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Бу презентация ныгыту дәресендә күбрәк кулланыла. Балалар биремнәрне укытучы белән дә үзләре генә дә эшлиләр. Дөреслеген бергә тикшерәләр....

Конспект урока по родному (татарскому) языку (Русская подгруппа) для 3 класса по теме "Хәзерге заман фикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше"

Конспект урока по родному (татарскому) языку (Русская подгруппа) для 3 класса по теме "Хәзерге заман фикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше"...