Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке.
рабочая программа (3 класс) по теме
Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке для 3 класса.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
uku_3_klass.docx | 64.74 КБ |
Предварительный просмотр:
«Рассмотрено» Руководитель МО _________/Гаврилова Г. Ф./ Протокол № ___ от «__»_____2012 г. | «Согласовано» Заместитель директора по УР __________/Шарипова Э. С./
«____»_____2012 г. | «Утверждаю» Директор МБОУ «ООШ ст. Миннибаево» _________/ Ф.Д. Шамсетдинова/ Приказ № ______ от «____» ________2012 г. |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение
«Основная общеобразовательная школа ст. Миннибаево»
Альметьевского муниципального района
Республики Татарстан
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА
по литературному чтению (тат.)
в 3 классе
Составитель:
учитель _1_квалификационной категории
Сибгатуллина Ильсеяр Илтузаровна
Рассмотрено на заседании
педагогического совета
протокол № _______
от « »___________2012 г
2012-2013 уч.год
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы.
Рус телендә сөйләшүче балаларга әдәби укуны укытуның 3 нче сыйныфы өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алынып төзелде:
1.Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары (Казан, 2008.);
2.“Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации);
3.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (6,7,10,32 статья);
4.Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе “Миңлебай станциясенең төп гомуми белем бирү мәктәбе”ң 2012-2013 уку елына укыту планы;
5.Башлангыч һәм төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә кертүче Татарстан Республикасы белем бирү учрежденияләре өчен 2012-2013 уку елына төзелгән базис һәм үрнәк укыту планы;
6. ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен.1-11 сыйныфлар)”/К.С.Фәтхуллова, Ф. Х. Җәүһәрова. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2011); 7. Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе “Миңлебай станциясенең төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең эш программасының нигезләмәсе (Боерык 1. 09. 2012 №87);
3 нче сыйныфта “ Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы” буенча әдәби укуга 68 сәгать бирелә. Мәктәпнең укыту планында шулай ук 68 сәгать бүлеп бирелә (атнага 2 сәг. Исәбеннән, барлыгы 34 атна), эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла.
Эш программасы рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныфы өчен дәреслеккә ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен) (Ф. С.Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова, Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2009.) нигезләнеп төзелде;
Эш программасы структурасы.
Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
1994 елның 20 июлендә расланган “Татарстан республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.
Гомуми башлангыч белем бирү мәктәбендә рус телендә сөйләшүче балалар өчен әдәби уку дәресләренең төп максаты-татар язучыларының әсәрләре белән танышу, аларны интонация белән уку, аңлау, аерым сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне сөйләмгә кертеп җибәрүгә һәм балаларда татарча аралашуга теләк тудыруга юнәлтелә .
3 нче сыйныфта рус телле балаларга уку дәресләрен укытуның төп максаты:
укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү,татар балалар язучылары Г. Тукай, М. Җәлил, А. Алиш, Б. Рәхмәт, Ә. Бикчәнтәева, Җ. Тәрҗеманов, З. Туфайлова, М. Фәйзуллина, Д. Аппакова, Ш. Галиев, Р. Миңнуллин, Р Вәлиева.
Ш.Галиев, Б.Рәхмәт, М.Гафури, И.Туктар, Дәрдемәнд. иҗатлары белән таныштыру, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.
Бурычлар:
-татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
-татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
-программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
-карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
-татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
- татар әдәбиятына, сәнгатенә, мәдәниятенә кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү;
- баланың сөйләү, уку, тыңлау сәләтен үстерү;
- мөстәкыйль рәвештә китап укырга әзерләү;
- татар әдәби текстларын дөрес интонация белән укырга өйрәтү;
- тексттагы сүзләрдән, гыйбарәләрдән файдаланып, эчтәлек сөйләргә өйрәтү;
- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
- татар теле дәресләрендә алган белемнәрне әдәби әсәрләр уку аша ныгыту, сөйләмдә куллану, укучыларның татар телендә аралашу мөмкинлекләрен үстерү;
- татар балалар әдәбиятының күренекле язучылары, аларның иҗаты белән таныштыру;
- укучыларда әхлакый – эстетик сыйфатлар, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисләре тәрбияләү.
Төп эшчәнлек төрләре:
- төрле әсәрләрне, хикәяләрне аңлап һәм иҗади уку;
- сәнгатьле уку;
- кабатлап сөйләүнең төрләре (тулы итеп, кыскача, сайлап)
- шигырьләрне яттан өйрәнү;
- рәсемнәр буенча кечкенә хикәяләр төзү;
- татар телендәге текстларны уку, рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.
Укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, өйрәнелгән грамматик материалны системалаштыру, ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла.
Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнелгән грамматик структуралар уку дәресләренәдә сөйләмдә ныгытыла., лексик материал активлаштырыла. Дәресләрдә кулланыла торган текстлар татар этнокультурасын, тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдыра.
СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР:
ТЫҢЛАП АҢЛАУ | ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМ | МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМ | УКУ | ЯЗУ |
Укытучының күрсәтмә-ләрен бер әйтүдән тулысынча аңлап башкару; Дәрес барышында җанлы сөйләмне тыңлап, төшенеп баруга һәм аралаша алуга ирешү; 1-1,5 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеген сыйләп бирү. | Лексик тема буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 5 тән ким булмаска тиеш); Тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү; Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә белү. | Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны 6 дан ким булмаска тиеш); Хикәянең ахырын уйлап бетерү; Диалогик сөйләмне монологка әйләндерү; Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү. | Текстны аңлап эчтән уку; Укылган текстның эчтәлеге буенча сораулар куя һәм сорауларга дөрес җавап бирә белү; Укылган текстның эчтәлеген кыскача сөйләп бирү; Сүзлектән файдаланып, таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау; Татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен дөрес интонация белән укый һәм аңлый белү. | Актив үзләштерелгән сүзләрне яттан яза белү; Сүзлек диктанты язу; Лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә күләмле (6-7 җөмлә) хикәя язу; Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү; Бәйрәм белән котлау язу |
Программага кертелгән үзгәрешләр
Балаларның үзләштерү үзенчәлекләрен күздә тотып, “Ашханәдә”, “Базарда” бүлекләренә икешәр сәгатькә күбрәк бирелде. Бу сәгатьләр “Бәйрәмнәр” бүлегеннән- ике, “Әти-әниләргә булышабыз”, “Без сәяхәткә чыгабыз” бүлекләреннән берәр сәгать алынды.
Программаның эчтәлеге
№ | Бүлекләр | Сәгать саны | Темага караган грамматик минимум | Контр. сәг. саны | |
гомуми | әдәбиуку | ||||
1. | Белем бәйрәме | 16 | 7 | Бәйлекләрне, теркәгечләрне, кисәкчәләрне дөрес кулланып, диалогик, монологик сөйләм оештыру ,әдәби текстны укып аңлау. Язучыларның иҗаты: М. Гафури “Балар һәмкитап”, Б. Рәхмәт “Китаплар”, М. Фәйзуллина “Гөлнар мәктәпкә бара”,Дәрдемәнд “Кояшныҗ нурлары”, М. Гафури “Балалар эше”, | |
2. | Сәламәт булыгыз! | 16 | 5 | Актив лексиканы сөйләмдә куллану, татар сөйләме закончалыкларын саклап, эчтәлек сөйләү. Язучыларның иҗаты:Б. Рәхмәт “Кошлар киткәндә”, Р. Вәлиева “Дуслык”, Г. Тукай”Кырлар буш кала”, “Җир йокысы”, М. Җәлил “Көз җитте”. | |
3. | Спорт уеннары | 16 | 7 | Сөйләмдә сүз тәртибен саклау, сыйфатларны дәрәҗәләргә куеп куллану, тыңлап аңлау. И. Туктарның “Авыр аяк”, Җ. Тәрҗемановның “Кояш чыкты”, Ш. Галиевның “Авылча, бабайча ял” әсәрләре белән танышу. | |
4. | Ашханәдә | 16 | 6 | Кушма, парлы сүзләрне танып белү, фигыль заманнарын аңлап куллана, тәрҗемә итә белү, рус һәм татар телләрен янәшә куеп өйрәнү. Б. Рәхмәтнең “Аш вакыты”, Г Тукай “Кояш” әсәрләре белән танышу. | |
5. | Базарда | 16 | 7 | Сәнгатьле уку,текст белән мөстәкыйль эшләү, план төзү. Язучыларның иҗаты: Г Тукай “Бала белән күбәләк”, М. Җәлил “Күке”. | 1 |
6. | Без театрга барабыз | 15 | 7 | Әдәби текстта төп фикерне ачыклау, анализлау, элек үзләштерелгән мәгълумат белән тыңланганны чагыштыра белү, орфоэпик һәм лексик-грамматик нормаларны саклап, диалогик сөйләм оештыру. Язучыларның иҗаты: Л. Толстой “Көймә”, Ә. Бикчәнтәева “Карлар ява”, “Колын”,Н. Носов “Эшләпә”, | |
7. | Бәйрәмнәр | 15 | 7 | Төрле җөмлә калыпларын дөрес куланып, эзлекле сөйләм оештыру, сөйләмдә билгеле киләчәк заман фигыльне урынлы куллану. В. Хәйруллинаның, Т. Миңнуллин иҗатлары, татар халык аваз иҗаты, Д. Аппакова “Март башы” әсәрләре белән танышу. | |
8. | Һөнәрләр | 15 | 5 | Татар сөйләме этикетын кулланып, диалогик сөйләм оештыру, өстәмә әдәбияттан дөрес файдалану. М. Гафури “Ата-ана”, Д. Аппакова “Тагын урамга”. Татар халык табышмаклары. | |
9. | Татарстан- безнең Ватаныбыз | 15 | 6 | Хикәяләү һәм тасвирлау элементларын үз эченә алган әдәби текстларның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укый алу. Язучыларның иҗаты: Р. Вәлиева “Иң матур җир”, З. Туфайлова “Туган ил”. Рус халык әкиятләре. | |
10 | Әти-әниләргә булышабыз | 15 | 6 | Татар халык аваз иҗаты үрнәкләрен яттан әйтә белү3 нче зат алмашлыгының төшем һәм юнәлеш килешендә төрләнеше. Язучыларның иҗаты: Ә. Бикчәнтәева “Әтием белән бергә”, Ш. Галиев “Рәхмәт”, А. Алиш “Чукмар белән Тукмар”. | |
11 | Без сәяхәткә чыгабыз | 15 | 5 | Өйрәнелгән грамматик структураларны бәйләнешле сөйләмдә куллану.В. Хәйруллиннаның, Р. Вәлиеваның, Р. Миңнуллинның иҗатлары. Язучыларның иҗаты:Р. Миңнуллин “Гаҗәп кунак”, “Үзем белән үзем”, Ш. Галиев “рус казлары: га-га-га”. | 1 |
Барлыгы: | 170 | 68 | Калган сәгатьләр (102с.) татар телендә үткәрелә. | 2 |
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
1. Татар сөйләменә хас булган авазларны дөрес әйтә белү, борын ассимиляциясен искә алып кушымчаларны дөрес сайлау, басымны дөрес кую һәм дөрес интонация белән сөйләм оештыра белү күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту ( орфоэпик)
2 Тыңлап аңлау. Татар сөйләмен ишетеп аңлау, текстны аңлап, сорауларга җавап бирү күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту,1-1,5 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеген сөйләп бирә алу.
3. Диалогик сөйләм. Лексик тема буенча сөйләшү үткәрә алу. Диалог төзү, текст буенча әңгәмә кору, үрнәк буенча диалог төзи белү күнекмәләрен ныгыту.
4. Монологик сөйләм. Ситуация буенча хикәя төзү, текстның төп эчтәлеген сөйләү, сюжетлы рәсем буенча хикәя төзү күнекмәләрен ныгыту.
5. Уку. Текстны сәнгатле, аңлап уку, эчтәлегенә төшенү, сүзлек белән эшләү, яттан сөйләм күнекмәләрен ныгыту.
6. Язма сөйләм. Текстка план төзү, бирелгән темага сочинение, хикәя язу.
7. Укучыларда акыл хезмәте (әңгәмә кору, фикер йөртү, хәбәр итү) күнекмәләрне булдыру
3 нче сыйныфны тәмамлаучы укучыларның ел ахырына үзләштерергә тиешле җөмлә калыплары:
1. -Дәфтәрегез кайда? 8. Ул юл аркылы чыга.
-Дәфтәребез өстәлдә 9. Яздан бирле яңгыр юк.
2. -Апалары кайда яши? 10. Ул ел саен авылга кайта.
-Апалары авылда яши. 11. Китап өстәл өстендә.(астында,алдында,артында)
3. -Татарстанда иң зур шәһәр-Казан. 12. Бүген салкын,чөнки җил бар.
4. Бу китап бик кызыклы. 13. Бүген җылы,ләкин яңгырлы.
5. Мин язмадым әле. 14. Бу китап матур,ә теге китап матуррак.
6. Ул укыды инде. 15. Ул балалар өчен китаплар язган.
7. Ул Азат кебек тырыш
Учебно-тематическое планирование
по литературному чтению (тат.)
Класс 3
Учитель Сибгатуллина Ильсеяр Илтузаровна
Количество часов
Всего 70 ч.; в неделю 2 ч.
Плановых контрольных уроков 4 ч.
Развитие речи 17 ч.
Планирование составлено на основе
Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы( рус телендә сөйләшүче балалар өчен) К.С.Фәтхуллова, Ф. Х. Җәүһәрова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2011
Учебник
Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныфы өчен дәреслеккә ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Ф. С.Сафиуллина, К. С. Фатхуллова, Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2009 нигезләнеп төзелде.
З сыйныф рус төркеме өчен әдәби укудан тематик план. Ф. С. Сафиуллина.
№ | Темалар | Сәг. саны | Дәрес тибы | Укучыларның эшчәнлек төрләре | Контроль төре | Көтелгән нәтиҗәләр | Өй эше | Үткәрү П. | вакыты Ф. |
Белем бәйрәме (7 сәг.)
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары:
Программа: “Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы( рус телендә сөйләшүче балалар өчен )” К.С.Фәтхуллова, Ф. Х. Җәүһәрова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2011
Дәреслек: Ф. С.Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова “Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныфы өчен дәреслек( рус телендә сөйләшүче балалар өчен)” Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2009
Укытучылар өчен методик кулланма: : Ф. С.Сафиуллина, К. С. Фатхуллова.- Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006
Укытучы өчен методик әдәбият:
1.А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты,1998
2. Р.З.Хайдарова «Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан» Набережные Челны, 2006
3 «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары
4.Ч.М.Харисова «Тренировочные упражнения по обучению татарскому произношению» Казань, «Магариф», 1999
5.Нурмухаметова Р. С. Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся. – Казань: Гыйлем, 2008.
6.Нигъмәтуллина Р.Р. Татар теле өйрәнүчеләргә. Кагыйдәләр hәм күнегүләр. – Казан: Мәгариф, 2004.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке.
Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке для 1 класса....
Рабочая программа по литературному чтению и русскому языку (период ОБУЧЕНИЯ ГРАМОТЕ) (УМК Л.В.Занкова). 1 класс.
Рабочая программа содержит пояснительную записку и календарно-тематическое планирование уроков литературного чтения и русского языка в период обучения грамоте....
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по литературному чтению и русскому языку (период обучения грамоте) для первых классов на 2016 – 2017 учебный год
Рабочая программа по обучению грамоте для 1 класса общеобразовательной школы составлена в соответствии с основными положениями Федерального государственного образовательного стандарта начального общег...
Рабочая программа по литературному чтению на родном языке 1 класс
Рабочая программа по литературному чтению на родном языке 1 класс...
Рабочая программа по литературному чтению на родном языке 3 класс
Рабочая программа по литературному чтению на родном языке 3 класс...
Рабочая программа по Литературному чтению на родном языке (русском) 1 класс "Школа России"
Рабочая программа...
Рабочая программа. Курса "Литературное чтение на родном языке" для 3 класса с ЗПР 7.1
Данная программа расчитана для учеников 3 класса с ЗПР варианта 7.1...