Рабочая программа по литературному чтению на родном языке 1 класс
рабочая программа по чтению (1 класс) на тему

Нуретдинова Гульнур Раисовна

Рабочая программа по литературному чтению на родном языке 1 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_edebi_uku_-_kopiya2ch.docx56.03 КБ

Предварительный просмотр:

Программаны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр

Бүлек исеме

Предмет нәтиҗәләре

Предметара нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр:

Укучы өйрәнер

Укучы өйрәнергә мөмкинлек ала

Әлифбагача  чор

Әкият текстын тыңлау. Иллюстрацияләрнең (рәсемнәрнең) текст өлешләре белән бәйләнешен (мөнәсәбәтен) ачыклау. Әкият эчтәлеген сөйләү.

Балаларда текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак, икенчедән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация темасы буенча җөмләләр төзү. Конкрет җөмләләр белән текстның график моделе арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү (исем кушу). Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү.

Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау.

Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу.

1. Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;.

2. Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • - авазларны аеру өчен модельләрне чагыштыру, яңа хәреф билгеләнешен өйрәнү;
  • яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу;
  • парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны (тавыш, яңгыраш) таба, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату;
  • я, ё, ю,е хәрефләренең үзенчәлеген белә, ь, ъ тан соң укылышына игътибар итү;
  • ь, ъ хәрефләренең кулланылышын аңлату;
  • парсыз тартыкларны табу.

Объектларны таный, аларга гына хас билгеләрне күрсәтә:

  • аваз”төшенчәсе формалаштыру, модельдә күрсәтү:
  • “ парлы яңгырау-саңгырау “тартыклар төшенчәсе формалаштыру, капма каршы кую;
  • төсле фонда бирелгән сүзләрне чагыштырып, авазларның ролен ачыклау;
  • хәреф –аваз билгесе” төшенчәсе булдыру, сүзләрнең схема-модельләрен карау.
  • ялгызлык исемнәрендә баш хәреф; җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау; сүзләрдән җөмләләр, ә җөмләләрдән аңлаешлы текст төзү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- - көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү;

- белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;

- үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;

- бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру;

- дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;

- укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

Коммуникативуниверсальукугамәлләре:

-

-   тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;

- күзаллау, фаразлау;

- логик фикер йөртү осталыгы;

- күршең белән хезмәттәшлек итү;

- фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру;

- үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

- җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;

- иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

 

- кече яшьтәге мәктәп баласы үзе тел берәмлекләрен танып, таныш һәм таныш булмаганнарга бүлә белү;

- биремнәр системасында ориентлашырга өйрәнү.

Этик-әхлак ориентациясе

- әти-әни һәм бала арасындагы мөнәсәбәт, бер-береңне ярату, хөрмәт итүгә багышланган текстларны таба, кирәкле урынын аера белү;

- “Минем өчен уку нинди мәгънәгә ия?”соравына җавап бирә белү;

- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;

- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- үз фикереңне әйтә белү.

Әлифба чоры

Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.

Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.

Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.

Парсыз сонор тартык авазлар (3 сәг)

[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр. Калын һәм нечкә яңгырашлы

сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү.

Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү. Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) авазларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгеләү. Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) уку. Сүзләрне иҗекләп уку белән чагыштырып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы.

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы (3 сәг)

Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян. Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү. Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар (7 сәг)

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү: нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү. Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).

Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку. Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү. Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру

Парсыз тартык авазлар (2 сәг)

Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

Аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ тан соң [й] авазы (1 сәг)

Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку. аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку. Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. (Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим).Калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда[мәкъәл]дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.) Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч) ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья)ь билгесе куелуын аңлатыла).

Әлифбадан соңгы чор

Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру.Текстагы “авыр” сүзләрне иҗекләп уку.Укылган текст буенча сорауларга тулы җавап бирү.

Алгоритм буенча сүзләрдә язма хәрефләрнең һәм аларны тоташтыру сызыкларын язу технологиясен ныгыту.График хаталарны төзәтү һәм каллиграфик язу.

.

Укыту предметының тематик эчтәлеге:

Бүлек исеме

Укыту темаларының эчтәлеге

Сәгатьләр саны

Әлифбагача чор

Текст турында башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация буенча җөмләләр төзү. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү. Укытучы укыган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү. Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең өлге элементлары белән танышу.

6

Әлифба чоры

Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле.сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү. Схемада сузык авазны башта түгәрәк, ә тартыкларны квадрат, соңыннан транскрипция билгесе белән күрсәтү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өлге элементы ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни “киеме” буларак образлы күзаллау булдыру. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Табышмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

32

Әлифбадан соңгы чор

Халык авыз иҗаты турында  гомуми кузаллау. Авторларның  булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик үзләштерү.

Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикерләре(әсәр исеме, геройларга характеристика, авторлар бәяләмәсе

Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел кузаллау булдыру, кабатлауларның  мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм төшенчәсе бирү

28

Календарь-тематик план

2. И.Х.Мияссарова , Ф.Ш.Гарифуллина,Р.Р.Шәмсетдинова. “Әлифба” .Казан, “ Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел.

3. Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел

№№

Дәрес темасы

Сәгать саны

Универсаль уку гамәлләре

Үткәрү вакыты

План

Факт

Әлифбагача чор (2с)

1

Бәйләнешле сөйләм һәм җөмлә.

1

Парта артында дөрес утыру күнекмәләрен алу, китапның төзелешен өйрәнү, сөйләм төшенчәсе белән танышу

Сюжетлы  рәсемнәр буенча мәктәптәге беренче көн турында кечкенә хикәя төзеп сөйләү

Регулятив : “Әлифба” битендә  ориентлашу; уку мәсьәләсен куя белү; укытучы бәяләвен уңай уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру.

Танып-белү: кечкенә хикәя төзү;логик эзлеклелектә вакыйга,  күренешләр турында сөйләү, сорауларга җавап бирә белү; юлда йөрү кагыйдәләре,   турында мәгълүматлы булу.

Коммуникатив:тирә-юньдәгеләр белән аралашу ысулларын өйрәнү; иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү; күршеңне тыңлый белү; фикереңне дәлилләү.

Шәхси үсеш: уңай мотив, уку теләге булу

4.09

2

Кабатлау.Бәйләнешле сөйләм һәм җөмлә.

1

11.09

3

Сүз. Сүз. Cүзнең мәгънәсе

1

18.09

4

Иҗек. Иҗекләргә бүлү

1

25.09

5

Калын һәм нечкә сузык авазлар

1

2.10

6

Кабатлау.Ныгыту

1

9.10

Әлифба чоры(19с)

7

[А], [ә] авазлары һәм хәрефләре.

1

Җөмлә схемасынтөзү [а], [ә] авазлары белән танышу, дөрес ишетә, хәрефләрен танырга өйрәнү

16.10

8

[И], [ы] авазлары һәм  хәрефләре.

1

[и], [ы] авазларына характеристика бирү, иҗекләр уку

23.09

9

[У], [ү] авазлары һәм хәрефләре

1

[у], [ү] авазларын аеру, хәрефләрен таный белү, авазларга характеристика бирү, иҗекләр уку

30.10

10

[Э], авазлары һәм хәрефләре

[э], [ө], [о] авазлары һәм хәрефләре белән танышу, аларга характеристика бирү, иҗекләр уку

6.11

10.11

11

 [ө], [о] авазлары һәм хәрефләре

1

[э], [ө], [о] авазлары һәм хәрефләре белән танышу, аларга характеристика бирү, иҗекләр уку

10.11

10.11

12

[н], авазлары һәм Н, н, хәрефләре

1

[н], [л] авазлары һәм хәрефләре белән танышу, аларга характеристика бирү, иҗекләр һәм сүзләр укый белү.

13.11

13

 [л] авазлары һәм Л, л хәрефләре.

1

[н], [л] авазлары һәм хәрефләре белән танышу, аларга характеристика бирү, иҗекләр һәм сүзләр укый белү.

14

[м], авазлары һәм М, м, хәрефләре..

1

[м], [р] авазлары һәм хәрефләре белән танышу, аларга характеристика бирү, иҗекләр һәм сүзләр уку

15

[р] авазлары һәм Р, р хәрефләре

1

16

[й], [ң] авазлары һәм Й, й, ң хәрефләре.

1

[й], [ң] авазларына характеристика бирә белү, иҗекләр һәм сүзләр укый белү, сөйләм төзү.

27.11

17

[йа], [йә] кушылма авазлары һәм Я, я хәрефләре.

1

[йа], [йә] кушылмаларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белү, иҗекләр һәм сүзләр уку

1/12

18

[йу], [йү], авазлары һәм Ю, ю, хәрефләре.

1

[йу], [йү], [йы], [йэ]  кушылмаларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белү, иҗекләр һәм сүзләр уку, сөйләм төзү

19

[йу], [йү], [йы], [йэ] авазлары һәм Е, е хәрефләре.

1

8.12

20

[з], авазлары һәм З, з,

хәрефләре.

1

[з], [с] авазларын дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр уку

[г], [к] авазларын

11.12

21

[с] авазлары һәм

С, с хәрефләре.

1

15.12

22

[г], авазлары һәм

Г, г, хәрефләре.

1

дөрес ишетә, хәрефләрен таный белергә, авазларга характеристика бирә белү, иҗекләр һәм сүзләр укый белү.

18

23

 [к] авазлары һәм

К, к хәрефләре.

1

[к], авазларын дөрес ишетү, хәрефләрен танып, иҗекләр һәм сүзләр уку

22

24

[в], [w], авазлары һәм В, в, хәрефләре.

1

[в], [ф], [w]   авазларын һәм хәрефләрен танып, характеристика бирү, иҗекләр һәм сүзләр уку

25

[ [ф] авазлары һәм Ф, ф хәрефләре.

1

26

 [п] авазлары һәм

П, п  хәрефләре.

1

[б], [п] авазларын дөрес ишетү, хәрефләрен танып, иҗекләр һәм сүзләр уку

15.01

27

[б], авазлары һәм

Б, б, хәрефләре.

1

19.01

28

[ж], авазлары һәм Ж, ж,  хәрефләре.

1

[ж], [ш] авазларын дөрес ишетү, хәрефләрен танып, иҗекләр һәм сүзләр уку

22.01

29

 [ш] авазлары һәм Ш, ш хәрефләре.

1

26.01

30

 [ч] авазлары һәм Ч, ч хәрефләре.

1

31

[җ],  авазлары һәм Җ, җ, хәрефләре.

1

[җ], [ч] авазларын дөрес ишетү, хәрефләрен танып, иҗекләр һәм сүзләр уку

2.02

32

[х], авазлары һәм Х, х, хәрефләре.

1

5.02

33

 [һ] авазлары һәм  Һ, һ хәрефләре.

1

[х], [һ] авазларын дөрес ишетү һәм әйтү, хәрефләрен таный белү, авазларга характеристика бирә белү, иҗекләр һәм сүзләр укый белү.

[йо], [щ], [ц]

9.02

34

[йо],  авазлары һәм хәрефләре.

1

12.02

35

[щ], авазлары һәм Щ, щ, хәрефләре.

1

16.02

авазларын дөрес әйтү, Ё,ё, Щ, щ, Ц, ц хәрефләре кергән иҗекләр һәм сүзләр уку

36

 [ц] авазлары һәм Ц, ц хәрефләре.

1

26.02

37

[къ], [гъ] авазлары һәм

ь, ъ хәрефләре.

1

[къ], [гъ] авазларын дөрес әйтү,

ъ, ь хәрефләрен таный белү, авазларга характеристика бирү, иҗекләр һәм сүзләр уку.

2.02

38

Үткәнне ныгыту.

1

Алфавит тәртибен өйрәнү,ятлау,иҗекләп уку,җөмләләр төзү

5.03

Әлифбадан соңгы чор (12с)

39

Сәяхәт башы. Аптыраткыч әкиятләр сере ( 3-8 б.)

1

“Әдәби уку” фәне белән танышу

Китап белән эшләргә, “Эчтәлек” битен табарга, сәнгатьле итепукырга, аптыраткыч әкиятләр сөйләргә өйрәнү

Эшли белә:Китап белән эшли, китапның “Эчтәлек” битен таба, сәнгатьле итепукый һәм

 аптыраткыч әкиятләр сөйли белә;санамыш әйтеп уен оештыра, табышмакларның җавапларын таба, предметларны чагыштырып

9.03

40

Аптыраткыч әкиятләр сере ( 3-8 б.)

1

12.03

41

Санамыш һәм табышмак  серләре

(9-15 б.)

1

Санамыш әйтеп уен оештыру, табышмакларның җавапларын табу, предметларны чагыштырып, табышмак төзү

 табышмак төзи.

Регулятив : алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәргә таянып, дәреслектән яңа информацияне таба белергә күнектерү; үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү; үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү.

16.03

42

Кабатлау.Санамыш һәм табышмак  серләре

(9-15 б.)

1

19/03

43

Эндәшләр.(16-20 б.)

1

Әдәби әсәрнең тел үзенчәлекләрен аеру.

Санамыш, тизәйткеч яисә үртәвечләрне яттан белү.

Танып-белү:иҗекләп һәм орфоэпик уку күнек мәләре формалаштыру;санамышлар, эндәшләр,тизәйткечләр өйрәнү; тәкъдим ителгән план нигезендә  телдән аңлатма төзү;фикерләүдә логик чылбыр төзү.

Коммуникатив: сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү; логик фикер йөртү осталыгы; фикерне әйтә, әңгәмәне башлый, дәвам итә, тыңлый белү.

Шәхси үсеш: тәрбияле бала образын кабул итү; сәламәт һәм имин яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру

23/03

44

Табигатькә мөрәҗәгать итү.

1

2.04

45

Тизәйткечләр.

1

6.04

46

Охшаш яңгырашлы сүзләр

1

Уку техникасын үстерү күнегүләре. Әкият һәм шигырьләрнең үзенчәлекләре белән танышу

Белә: Әсәрнең эчтәлеген

Эшли белә:Шигъри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллау, проза әсәрләреншигъри әсәрләрдән аеру

Регулятив ::көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү

 

9.04

47

Рифма һәм шигырь мәгънәсе (21-29 б.)

1

48

 Кабатлау.

1

49

Чылбыр әкиятләр

(30-35 б.)

1

Халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышу. Укылган әсәрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү

максатында ихтыяр көчен үстерү; дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

Танып-белү: уку күнекмәләре формалаштыру; тәкъдим ителгән план нигезендә  телдән

50

Кабатлау.Чылбыр әкиятләр

(30-35 б.)

1

51

Яңгыравык шигырьләр

(36-42 б.)

1

Уку техникасын үстерү күнегүләре. Укыган һәм ишеткәнгә карата үз фикереңне белдерү.

аңлатма төзү; рәсем нигезендә бирем үтәү, сурәтләү тибындагы сөйләм осталыгы формалаштыру; чәчмә әсәрләр турында күзаллау булдыру.

Коммуникатив: сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү; логик фикер йөртү осталыгы; фикерне әйтә белү.

Шәхси үсеш: тәрбияле бала образын кабул итү.

52

Кабатлау.Яңгыравык шигырьләр

(36-42 б.)

1

53

Урман мәктәбендә (43-51 б.)

1

Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне кычкырып уку, сөйләм үзенчәлекләрен ачыклау.

Белә: Әсәрнең эчтәлеген, юмор хисен

Эшли белә: Текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли . Чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллау, шигырьләрне анализлый.

Белә: Фантастик әсәрләрнең үзенчәлекләрен.

54

КабатлауУрман мәктәбендә (43-51 б.)

1

55

Әдәбиятта фантазия

(52-56б)

1

56

Кабатлау.Әдәбиятта фантазия(52-56б)

1

Әдәби әсәрләрнең эчтәлеген аңлау.Тема, әсәрнең төп фикере. Әсәр геройлары. Текстны сүзләрне дөрес әйтеп, төшереп калдырмыйча сәнгатьле уку Регулятив :  дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау. Танып-белү: рәсем нигезендә бирем үтәү, сурәтләү тибындагы сөйләм осталыгы формалаштыру;фантастик әсәрләр турында күзаллау булдыру.

Коммуникатив:  логик фикер йөртү осталыгы; фикерне әйтә белү; тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү.

Шәхси үсеш: тәрбияле бала образын кабул итү: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасын күрсәтү.

57

Шагыйрь нәрсә күрә һәм ниләр ишетә?

(57-60 б.)

1

Әдәби жанрлар

58

Такмазалар

 (61-65 б.)

1

Әдәби әсәрләрнең эчтәлеген аңлап уку, грамоталы уку күнекмәләрен үстерү һәм тикшерү. Комплекслы йомгаклау эше эшләү

Белә: Текстның жанр үзенчәлекләрен,  такмазалар”, “үртәвечләр” жанрын,

Эшли белә: Фольклор һәм автор әсәрләрен аера белә. Тулы җавап бирә. Анкета тутыра, хат адресын яза, биремнәрне үти. Укымышлы Ябалак биремнәрен үти. Текстны анализлый.  Фольклорның кече жанрларын аера белә

59

Уйдырмалар - «ялган» әкиятләр

1

60

Кабатлау.

1

61

Рәссам нәрсә күрә?

1

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнешен табу. Йомгаклау тесты

Регулятив : :үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү; эшне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

Танып-белү: тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;фольклор һәм

62

Йомгаклау әңгәмәсе.

1

63

«Серле ачкыч» мәктәбе

1

Уку техникасын үстерү күнегүләре. «Серле ачкыч» мәктәп клубына хат язу.

автор  әсәрләрен аера белү ;анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару.

Коммуникатив:  класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү ; үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү.

Шәхси үсеш: дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану ; иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

64

«Серле ачкыч» мәктәп клубына хат. (75 б.)

1

65

Әкиятләр,уйдырмалар,шигырьләр

66

Ел буена ойрәнгәннәрне кабатлау,ныгыту


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по литературному чтению на родном языке 3 класс

Рабочая программа по литературному чтению на родном языке 3 класс...

Рабочая программа. Курса "Литературное чтение на родном языке" для 3 класса с ЗПР 7.1

Данная программа расчитана для учеников 3 класса с ЗПР варианта 7.1...

Рабочая программа по литературному чтению на родном языке. 3 класс.

Программа рекомендована для общеобразовательных школ с УМК Школа России для ведения предмета "Литературное чтение на родном языке" в 3 классе....

Рабочая программа по литературному чтению на родном языке 3-4 классы

Рабочая программа содержит все необходимые разделы и приложения....

Рабочая программа по литературному чтению на родном языке для 1 класса

Рабочая программа по литературному чтению на родном (русском) языке для 1 класса...