Рабочая программа по татарскому языку.
рабочая программа (3 класс) по теме
Предварительный просмотр:
АҢЛАТМА язуы
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә башлангыч белем алу стандартлары салынды.
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,1 июль).
2. «2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы» (2004 ел, 11 октябрь).
3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
4. Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирүнең дәүләт стандарты.-ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
5. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (1-4 нче сыйныфлар). Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2010.
Программаның исеме: 3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
Программа ничә сәгатькә исәпләнелгән: 102 сәгатькә
Дәреслек: дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3нче сыйныфы өчен дәреслек (2 кисәктә, Казан, “Мәгариф”нәшрияты, 2009ел) Татарстан Республикасы Мǝгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган.
Авторлары: А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова.
Программа дәрәҗәсе: база дәрәҗәсендә
Нинди укучыларга төзелгән: уртача укый торган балаларны исәпкә алып төзелгән.
Программа нинди яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелә: 3 нче класс укучылары өчен 9- 10 яшьлек балаларга төзелгән.
- Башка предметлар белән бәйләнеше: тел чараларының төрле жанрдагы әсәрләрдә кулланылу үзенчәлекләрен күрә белү;
- тел материалын уку материалы белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү;
- татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү, сөйләм барышында ике тел чараларын 6утамау;
- татар теленә рус теленнән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән лексик чараларны аеруга игътибар юнәлтү;
- татар теленнән алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү.
Программаның характерлы яклары (аерым яклары):
Типик, авторлык һәм башкалар: программа ТР мәктәпләре укытучыларыныкы үрнәгендә төзелде, типик.
Программа эчтәлегендәге үзгәрешләр: кабатлау дәресе өстәлү сәбәпле, һәр бүлек 1 сәгать арттырылды.
Укыту-тәрбия бирү методлары, алым, форма һәм технологияләре ничаклы һәм ничә тапкыр үзгәрсә дә, аларның нигезе — туган тел үзгәрешсез, универсаль чара булып кала. Гасырлар уза, буыннар алмашына, ә тел һаман мәгърифәткә һәм кешенең рухи үсешенә хезмәт итә. Тел милләтне уртак максатлы тормыш эшчәнлеге һәм аралашу мохитенә берләштерә. Кеше шул эшчәнлектә һәм мохиттә катнашып, аралашып тәрбияләнә, аң-белемен үстерә һәм үзендә чын кеше сыйфатлары булдыра.
Шәхес — тел һәм мәдәният бәйләнеше үзәге, шуңа күрә телдә гәүдәләндерелгән шәхес турында гына сүз алып барырга мөмкин. Бала тел аша тирә-якны өйрәнә һәм үзен башкалар арасында таныта. Халык үз фәлсәфәсендә телнең әһәмиятен бик төгәл бәяләгән: «Теле бар,— димәк, кеше».
Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи-әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерергә тиеш.
Мәктәпкә кергәнче үк, бала ана телендә сөйләшә белә, ләкин ул телне әле аңлы рәвештә кулланмый, ана телендә сөйләү — аның өчен табигый хәл.
Программаның максаты — Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:
- татар телендә аралашу күнекмәләре булдыру;
- тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;
- тел белеменең фонетика,лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлеклә-рен тикшерә һәм куллана белү күнекмәләрен булдыру;
- сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;
- укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү. Моның өчен сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә (тыңлау, сөйләү, уку һәм язу) үстерергә кирәк. Дәреслекләрдә материал коммуникатив юнәлешле итеп, ә укучыларның танып белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла.
Программа түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:
-укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;
-аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;
-балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;
-аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеп булдыру;
-укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.
Моның өчен тел дәресләрен танып белүгә юнәлешле итеп балаларның актив әшчәнлегенә таянып оештырырга кирәк, һәр тема түбәндәге эзлеклелектә өйрәтелә:
-сөйләмне, текстны тикшереп, өйрәнеләчәк теманың әһәмияте күрсәтелә, проблема куела, башлангыч гипотеза әйтелә;
-укучылар үзләре «ачкан» кагыйдәне, төшенчәне, эш алымын мөстәкыйль рәвештә әйтәләр;
-дәреслекләргә таянып, укучылар тарафыннан ясалган ачышларга төгәллек һәм тулылык кертелә;
-тема буенча алган белемнәрне куллануга күнегүләр үткәрелә.
Эшнең шушындый эзлеклелектә оештырылуы телне аңлауда эчтәлектән формага күчәргә мөмкинлек ача, икенче төрле әйткәндә, лексикадан грамматикага, фонетикадан грамматикага, сөйләмнән телгә, телдән сөйләмгә, аралашу ситуациясендә әйтелгәнне аңлаудан үз сөйләмеңне мөстәкыйль рәвештә төзүгә салмак күчеш ясарга мөмкинлек бирә.
Башлангыч сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр (уку елы башында)
Укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:
- сөйләмдәге авазлар
- өйрәнелгән сүз төркемнәренең лексик һәм грамматик билгеләре
- сүзнең мәгънәле кисәкләре
- гади һәм кушма җөмлә, җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрнең (терминнарын әйтмичә) билгеләре
- сүзтезмә билгеләре.
Укучылар чагыштыра һәм аера белергә теш
- аваз һәм хәреф
- сузык һәм тартык авазлар
- калын һәм нечкә сузыклар
- яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар
- исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары, кисәкчә
- тамыр һәм кушымча, сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар
- җөмләләрнең әйтелү максаты буенча төрләре
- җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә)
- җөмлә белән сүзтезмәнең аермасы
- тиңдәш кисәкле җөмләләр.
Укучыларда түбәндәге белем, осталык һәм күнекмәләре булырга тиеш (уку елы азагында):
- сүзләрне иҗеккә бүлү
- сүздә аваз һәм хәреф санын чагыштыру
- еш кулланылышлы сүзләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтү
- алфавитны куллана белү (сүзлек, каталог белән эш)
- сүзләрне юлдан юлга күчерү
- өйрәнелгән сүз төркемнәренең җөмләдәге ролен күрсәтү
- сүзнең мәгънәле кисәкләрен һәм ясалышын билгеләү
- сүздәге ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларны билгеләү
- фигыльләрдәге зат – сан кушымчаларын аеру
- җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклау
- гади җөмләдә тиңдәш кисәкләрне табу
- 75-80 сүзле текстны ачык һәм төгәл итеп күчереп һәм ишетеп язу.
Түбәндәге орфограмма һәм пунктограммалар кертелә:
-җөмлә башында һәм ялгызлык исемнәрдә баш хәреф;
-сүзләрдә о—ы, ө—е сузыклары;
-ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләр;
-кушма һәм парлы сүзләр;
-саңгырау һәм б, в, г, д тартыкларына беткән исемнәрдә
килеш кушымчалары;
-борын авазларына беткән исемнәрдә килеш кушымчалары;
-сыйфатларда чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәсе
-формаларының язылышы;
-җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм
өндәү билгеләре);
- тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен куя белергә тиеш.
Программаның эчтәлеге:
Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек. – 13сәг.
- Алфавит
- Сузык һәм тартык авазлар
- Иҗек.Сүзләрне юлдан юлга күчерү.
- Баш хәреф белән языла торган исемнәр.
- Тамыр һәм кушымча.
- Сүз .Телнең сүзлек байлыгы. – 11сәг.
- Нәрсә ул сүзлек?
- Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.
- Синонимнар.
- Антонимнар.
- Омонимнар.
- Сүз төзелеше. – 7 сәг.
- Кушымча төрләре.
- Кушма сүзләр.
- Парлы сүзләр.
- Сүз төркемнәре – 49 сәг.
- Сүзләрнең төркемнәргә бүленеше:
- Исем.
- Фигыль
- Сыйфат
- Зат алмашлыклары.
- Кисәкчәләр.
- Бәйлек
- Җөмлә.- 12сәг.
- Нәрсә ул җөмлә?
- Хикәя җөмлә.
- Сорау җөмлә. Өндәү җөмлә.
- Җыйнак һәм җәенке җөмлә.
- Сүзтезмә.
- Текст.План. Тема – 3 сәг.
- Кабатлау- 4 сәг.
Практик юнәлеш: диктант, изложение, сочинениеләрне кагыйдәләрне аңлаган хәлдә яза белү. Алган теоретик белемне күнегүләрдә файдалану осталыгына ирешү.
Төрле эшләрне бәяләү критериесе: үзләштерүнең, эшнең дөреслегенә карап билге кую, билгене билге кую нормаларына туры китерү.
Сүзлек диктантын бәяләү
1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.
4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.
Контроль диктантны бәяләү:
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.
3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.
Изложениене бәяләү
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Сочинениене бәяләү
1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдэ, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 6 орфографик, 6 пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
“5”- укучы программа материалын аңлап һәм логик эзлеклелекә үзенеңкүзәтүләрен һәм гамәли эш нәтиҗәләрен файдаланып бәя итсә, табигатьтәге күренешләр, бәйләнешләр ураштырса, дәреслектәге тексттан дөрес җавапны таба белсә, куелган сорауларга тулы җаваплар бисә;
“4”- “5” ле таләбенә туры килсә, ләкин материалны бәян иткәндә, аерым теминнарны кулланганда кайбер төгәлсезлекләр җибәрсә;
“3”- уку материалының төп эчтәлеген үзләштерсә, ләкин фактик хаталар җибәрсә, табигатьне күзәтү,гамәли эш нәтиҗәләрен файдалана белмәсә, табигатьтәгекүренешләр, объектлар, табигать һәм кеше арасында бәйләнеш булдырырга кыенсынса, ләкин күрсәтелгән җитешсезлекләрне, дәреслектән файдаланып укытучы ярдәмендә төзәтсә;
“2”- программа материалының шактый өлешен белмәсә, гамәли эшләрне укытучы ярдәмендә дә үти алмаса;
“1”- программа материалын бөтенләй белмәсә, куелган сорауларның берсенә дә җавап бирә алмаса яки дөрес җавап бирмәсә.
Технология, аның бурычлары, көтелгән нәтиҗә: яңа педагогик- психологик технологияләр элементларын файдаланып, эзләнү, өйрәнү, кабатлау аша белем бирү. Өзлексез белем бирүгә нигезләнеп, төрле эшчәнлек алымнарын клланып эш оештыру. Үз фикерен әйтә белергә, стандартлар буенча куелган таләпләр үтәлерлек дәрәҗәдә белем алуга ирешү.
Дәрестә төп методлар: өлешчә эзләнүчән, тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп аңлатмалы укыту методы, әңгәмә, аңлату,сорау, биремне чишү, дәреслек белән эшләү, интерактив укыту, коммуникатив, тикшерү методлары.
Укучыларның эшчәнлеген оештыру формасы: парлап, коллектив һәм шәхси якын килү алымнары.
Сүзлек диктанты өчен якынча нормалар
Сыйныф | Сүз саны |
II | 8 – 10 |
III | 10 – 12 |
IV | 12 – 15 |
Контроль диктант өчен нормалар.
Сыйныф | I - яртыеллык | II - яртыеллык |
I | - | 15 – 17 сүз |
II | 25 – 30 сүз | 35 – 40 сүз |
III | 45 – 50 сүз | 55 – 60 сүз |
IV | 65 – 70 сүз | 75 – 80 сүз |
Изложение өчен текстларның күләме һәр сыйныфта 15 – 20 сүзгә артыграк була.
Контроль эш төрләре таблицасы
№ | Контроль эш төре | I чирек | II чирек | III чирек | IV чирек | Еллык |
1. | Контроль күчереп язу | 1 | 1 | 1 | 1 | 4 |
2. | Контроль диктант | 1 | 1 | 1 | 1 | 4 |
3. | Изложение | 1 | 1 | 1 | 4 | |
4. | Сочинение | 1 | 1 | 1 | 1 | 4 |
№ | Дәреснең темасы | Сәг.саны | Көтелгән нәтиҗәләр | Үткәрү вакыты | Искәрмә | |
План | Фактта | |||||
Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек. – 11сәг. | ||||||
1 | Авазлар һәм хәрефләр | 1 | Аваз һәм хәреф арасындагы аерманы билгеләү. Аларны аеру күнекмәләре булдыру | 2.09 | ||
2 | Сузык авазлар | 1 | Сузык авазлар төшенчәсен кабатлау, аларны әйтелешләре буенча төркемләү | 3.09 | ||
3 | Тартык авазлар | 1 | Тартык авзлары төшенчәсен искә төшерү. Тартык һәм сузык арасындагы аерманы үзләштерү, тартыкларны төркемләү | 7.09 | ||
4 | Сочинение “Алтын көз” | 1 | Укучыны үз фикерләре белән иҗат итәргә өйрәтү. Язма сөйләм күнекмәләре булдыру | 9.09 | ||
5 | Иҗек | 1 | Иҗек төшенчәсен кабатлау. Сүзләрне дөрес итеп иҗеккә бүлү | 10.09 | ||
6 | Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчерү Искәртмәле диктант “Көз” | 1 | Юлдан юлга күчерү кагыйдә-ләрен искә төшерү Язу күнекмәләрен тикшерү һәм бәяләү.Юлдан юлга дөрес итеп күчерү күнекмәләре | 14.09 | ||
7 | Хаталар өстендә эш. Ъ.Ь хәрефләре | 1 | Язылышларына карап, ъ.ьбилгләрен дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру ныгыту | 16.09 | ||
8 | Я,ю,е хәрефләре. Алфавит | 1 | Ике аваз белдерүче хәрефләрне дөрес язу Алфавит төшенчәсен кабатлау, аның тормышта әһәмиятен ачыклау | 17.09 | ||
9. | Тамыр һәм кушымча.Тамырдаш сүзләр. | 1 | Тамыр һәм кушымча төшен-чәсен кабатлау. Тамырдаш сүзләр табу | 21.09 | ||
10. | Сүз төркемнәре | 1 | 2 сыйныфта өйрәнгән сүз төркемнәре турындагы белемнәрне кабатлау. Предмет, эш, билгене белдерүче сүзләрне аеру күнекмәләре булдыру, ялгызлык исемнәрен дөрес язу | 23.09 | ||
11. | Контроль күчереп язу. Җөмлә. | 1 | Җөмлә төшенчәсен искә төшерү, ия һәм хәбәр табу, Гади җөмләләр кулланып хикәя чзу күнекмәләрен үстерү | 24.09 | ||
Сүз .Телнең сүзлек байлыгы. – 8сәг. | ||||||
12. | Сүзнең лексик мәгънәсе | 1 | Сүз турында төшенчә бирү.сүзнең кеше тормышында әһәмияте. Сүзнең лексик мәгънәсен аңлату,сүзлекләр белән эшләү | 28.09 | ||
13. | Алынма сүзләр. | 1 | Алынма сүзләр төшенчәсе бирү. Төрле телләрдән кергән сүзләрне төркемләү. ,бу сүзләрне сөйләмдә куллану, дөрес язу күнекмәләре булдыру | 30.09 | ||
14. | Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр | 1 | Бертөрле язылып төрле мәгънә бирүче сүзләр белән танышу. Аларны текстның эчтәлегенә карап аерырга өйрәтү. | 1.10 | ||
15. | Нәрсә ул омонимнар? | 1 | әйтелеше бертөрле, мәгънәләре башка булган сүзләр белән таныштыру. Омоним төшенчәсе бирү | 5.10 | ||
16. | Синонимнар | 1 | Охшаш мәгънәле сүзләр- синонимнар белән таныштыру. Омонимнардан аеру күнек-мәләре булдыру. Синонимнар табарга өйрәнү. | 7.10 | ||
17. | Антонимнар | 1 | Капма –каршы мәгънәле сүзләр белән таныштыру. Алрны аеру күнекмәләре булдыру. | 8.10 | ||
18. | Антоним төшенчәсен ныгыту өстендә эш . Диктант. | 1 | Язу күнекмәләрен тикшерү Антонимнарны сөйләмдә кулланырга өйрәтү | 12.10 | ||
19. | Хаталар өстендә эш. Искергән һәм яңа сүзләр | 1 | Телдә актив һәм пассив кулланыла торган сүзләр белән таныштыру. Яңа сүзләрнең кулланылышы | 14.10 | ||
Сүз төзелеше. – 15 сәг. | ||||||
20. | Тамыр һәм кушымча | 1 | Кушымча төшенчәсен кабатлау, кушымчалар ярдәмендә сүзләр ясау. | 15.10 | ||
21 | Сүз ясагыч кушымчалар. | 1 | Сүз ясагыч кушымчалар белән таныштыру, ясалма сүзләр төшенчәсе бирү,яңа сүзләр ясау күнекмәләре булдыру | 19.10 | ||
22. | Бәйләгеч кушымчалар | 1 | Бәйләгеч (төрләндергеч) кушымчалар белән таныштыру, аларны ясагыч кушымчалардан аеру күнекмәләре булдыру | 21.10 | ||
23 | Изложение “Сәламәт булыйм дисәң” | 1 | Укучыларның язма сөйләм кунекмәләрен булдыру. Әзер план буенча истә калганны язарга өйрәтү. | 22.10 | ||
24 | 1чирекне йомгаклау контроль диктанты "Гөмбәләр". | 1 | 1 чирекне йомгаклап, укучыларның язу күнекмәләрен тикшерү | 26.10 | ||
25 | Хаталар өстендә эш. Кушма сүзләр | 1 | Кушма сүзләр төшенчәсе бирү, аларны ясау күнекмәләре булдыру | 28.10 | ||
26 | Кушма сүзләр | 1 | Кушма сүзләр төшенчәсен ныгыту. | 29.10 | ||
27 | Гади һәм кушма саннар | 1 | Кушма саннар ясалышы белән таныштыру. Дөрес язу күнекмәләре булдыру | 2.11 | ||
28 | Кушма сүзләр ясау күнегүләре | 1 | Белемнәрне ныгыту | 11.11 | ||
29 | Парлы сүзләр | 1 | Парлы сүзләр төшенчәсе бирү, ясалышы белән таныштыру | 12.11 | ||
30 | Иҗади диктант "Укытучы". | Сүз төзелеше турындагы белемнәрне тикшерү. Бирелгән сүзләрдән парлы сүзләр ясап язарга. Язу кунекмәләрен бәяләү | 16.11 | |||
31 | Хаталар өстендә эш. Парлы сүзләр төшенчәсен ныгыту | 1 | Диктанттагы хаталарны анализлау Кушма һәм парлы, тамыр, ясагыч сүзләрне төркемнәргә аеру | 18.11 | ||
32 | Сочинение “Минем кадерле әнием” | 1 | Дөрес итеп җөмлә төзү күнекмәләре булдыру. Әниләргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү | 19.11 | ||
33 | “Сүз төзелеше” темасын ныгыту. Мөстәкыйль, грамматик бирем.эш | 1 | Сүз төзелеше турындагы белемнәрне ныгыту | 23.11 | ||
34 | “Сүз төзелеше” темасы буенча контроль диктант. | 1 | Укучыларның язу күнекмәләрен тикшерү | 25.11 | ||
Сүз төркемнәре – 50 сәг. | ||||||
35 | Хаталар өстендә эш.Сүз төркемнәре турында төшенчә. | 1 | Сүз төркемнәре –исем, сыйфат, фигыль гомуми төшенчә бирү. | 26.11 | ||
36 | Контроль күчереп язу. Исем нәрсә ул? | 1 | Исемнең җөмләдәге мәгънәсе, роле, сораулары , төркемчәләре белән таныштыру | 30.11 | ||
37 | Ялгызлык исемнәре | 1 | Ялгызлык исемнәре төшенчәсен аңлату. Ялгызлык исемнәрен баш хәреф белән язарга өйрәтү | 2.12 | ||
38 | Уртаклык исемнәре | 1 | Уртаклык исемнәре белән таныштыру, аларның ялгызлык исемнәре белән аермасын аңлату. | 3.12 | ||
39 | Изложение “Минем туган авылым” | 1 | Ялгызлык исемнәрен куллану кунекмәләре булдыру, язма сөйләмне үстерү | 7.12 | ||
40 | Берлек һәм күплек сандагы исемнәр | 1 | Исемнәрнең әз һәм күп булуларына карап саннарын билгеләү, кушымчаларына карап предметның санын билгеләү, борын авазына беткән сүзләрне күплек белән төрләндерү | 9.12 | ||
41 | Исемнәрнең килеш белән төрләнеше | 1 | Килеш төшенчәсе бирү. Килешнең сораулары, аларның мәгънәләре | 10.12 | ||
42 | Баш килеш. Иялек килеш | 1 | Баш һәм иялек килешенең сораулары. Аларны куллану | 14.12 | ||
43 | Юнәлеш килеш | 1 | Юнәлеш килешенең мәгънәсе, сораулары белән танышу | 16.12 | ||
44 | Төшем килеш | 1 | Төшем килешенең мәгънәсе, сораулары белән танышу | 17.12 | ||
45 | 1яртыеллыкны йомгаклау контроль диктанты. "Кошлар". | 1 | Исемнәр турында белемнәрен ткишерү. Язу күнекмәләрен бәяләү | 21.12 | ||
46 | Хаталар өстендә эш. Чыгыш килеш | 1 | Чыгыш килешенең мәгънәсе, сораулары белән танышу.борын авазына беткән сүзләрн төрләндерү | 23.12 | ||
47 | Урын –вакыт килеше | 1 | Урын-вакыт килешенең мәгънәсе, сораулары белән танышу | 24.12 | ||
48 | Исемнәрнең килеш белән төрләнүен кабатлау | 1 | Дөрес язу күнекмәләрен тикшерү. | 28.12 | ||
49 | Диктант “Безнең кышкы лагерьда” | 1 | Килешләрне аеру күнекмәләрен тикшерү. | 11.01 | ||
50. | Хаталар өстендә эш. Фигыль нәрсәне белдерә? | 1 | Фигыль турында төшенчә бирү, аның сораулары белән танышу. | 13.01 | ||
51. | Фигыльнең барлык- юклык формасы | 1 | Фигыльнең барлык- юклык формасы белән таныштыру. | 14.01 | ||
52. | Рәсем буенча сочинение “Кышкы күңел ачулар” | 1 | Рәсем буенча хикәя язу күнекмәләрен бәяләү | 18.01 | ||
53. | Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше | 1 | Фигыльне зат-сан белән төрләндерү | 20.01 | ||
54. | Хикәя фигыль | 1 | Хикәя фигыль төшенчәсе бирү, сораулары белән танышу, сораулары ярдәме хикәя фигыльләрне куллану | 21.01 | ||
55. | Хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше | 1 | Хикәя фигыльләрнең заман белән төрләнеше белән танышу.. | 25.01 | ||
56 | Хәзерге заман хикәя фигыль | 1 | Белемнәрне ныгыту юхәзерге заман хикәя фигыльнең кушымчаларын дөрес язу | 27.01 | ||
57. | Изложение “Физкультура дәресендә” | 1 | Хикәя фигыльләрне дөрес итеп куллану. Язма сөйләм күнекмәләрен устерү | 28.01 | ||
58. | Үткән заман хикәя фигыль | 1 | Үткән заман хикәя фигыль формалары белән танышу | 1.02 | ||
59. | Үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык төре. | 1 | Үткән заман хикәя фигыль-ләрнең берлектә һәм күплектә төрләнешебелән танышу | 3.02 | ||
60. | Үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык төре. | 1 | Сугышта һәлак булган баба-ларыбызны искә алу. Фигыльләрне дөрес куллану, язу кунекмәләрен үстерү | 4.02 | ||
61. | Киләчәк заманның беренче төре | 1 | Киләчәк заман формалары белән танышу. Саңгырау тартыкларга беткән сүзләрне төрләнерү | 8.02 | ||
62. | Киләчәк заманның икенче төре | 1 | Киләчәк заман формалары белән танышу | 10.02 | ||
63. | Фигыльләрнең күп мәгънәле булуы | 1 | Синоним һәм антоним фигыльләр белән таныштыру, аларны таба белү күнекмәләре булдыру | 11.02 | ||
64. | “Фигыль” темасын йомгаклау | 1 | “Фигыль” темасы буенча алган белемнәрне ныгыту. | 15.02 | ||
65. | “Фигыль” темасы буенча Диктант “Абдулла Алиш” | 1 | “Фигыль”темасы буенча белемнәрен ткишерү. Язу күнекмәләрен бәяләү | 17.02 | ||
66. | Хаталар өстендә эш. Сыйфатлар нәрсәне белдерә? | Сыйфат төшенчәсе бирү. Аның мәгънәсе һәм сораулары белән танышу | 18.02 | |||
67. | Сыйфатларны төркемләү | 1 | Төрле билгеләренә карап сыйфатлрны төркемнәргә аеру күнекмәләре булдыру | 22.02 | ||
68. | Сыйфатларның җөмләдә исем белән килүе | 1 | Җөмләдә сыйфатның исем белән бәйләнешен ачыклау, җөмләдә хәбәр булуын аңлату | 24.02 | ||
69 | Сыйфатларның җөмләдәге роле | 1 | Сыйфатларның җөмләдәге роле- сөйләмне матурлау, сурәтләү булуына ышандыру, Җөмләләр төзү күнекмәләрен ныгыту | 25.02 | ||
70. | Антоним сыйфатлар | 1 | Антоним сыйфатлар белән таныштыру, аларны куллану күнекмәләре булдыру | 29.02 | ||
71 | Сыйфат турындагы белемнәрне кабатлау. | 1 | Сыйфатлар кулланып язу кунекмәләрен тикшерү һәм бәяләү | 2.03 | ||
72 | Җөмләдә сыйфатларны табу күнегүләре | 1 | Контроль диктантта булган хаталарга анализ ясау. Сыйфат сүз төркемен ныгыту күнегүләре эшләү | 3.03 | ||
73. | Нәрсә ул алмашлык? | 1 | Алмашлык төшенчәсе би-рү.Аның исемне алмаштырып килүен төшендерү. Мәгънә-ләрен ачыклау | 7.03 | ||
74 | Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше | 1 | Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерергә өйрәтү, килешләрне билгели белү күнекмәләре булдыру | 9.03 | ||
75. | Җөмләдә зат алмашлыкларын дөрес куллану күнегүләре | 1 | Җөләдә сораулар ярдәмендә алмашлыкларны дөрес итеп куярга өйрәтү | 10.03 | ||
76 | 3 чирекне йомгаклау контроль диктанты. "Каенның күз яше" | 1 | 3 чиректә алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү. Каллиграфик дөрес язу күнекмәләрен бәяләү | 14.03 | ||
77 | Хаталар өстендә эш. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү “Мин үскәч кем булырмын?” | 1 | Зат алмашлыклары кулланып язу күнекмәләрен | 16.03 | ||
78. | Алмашлыкларның җөмләдәге роле | 1 | Укучыларга алмашлыкларның җөмләдә яки текста исемнәрне алыштырып килүен аңлату. Өлкәннәр белән сөйләшкәндә “Сез” алмашлыгын әйтергә өйрәтү | 17.03 | ||
79. | Контроль изложение “Песи баласы” | 1 | Зат алмашлыкларын куллана белү һәм дөрес итеп җөмлә төзү күнекмәләрен бәяләү | 21.03 | ||
80 | Хаталар өстендә эш. Кисәкчә | 1 | Кисәкчә төшенчәсе бирү җөмләдәге әһәмияте белән таныштыру. Да-дә, та-тә, гына-генә, кына-кенә кисәкчәләрен дөрес язу | 23.03 | ||
81. | Кисәкчәләрнең дөрес язылышы Искәртмәле диктант “Китап- канатлы” | 1 | Кисәкчәләрне дөрес язуга күнегүләр эшләү. Урын-вакыт килеше белән чагыштыру . | 4.04 | ||
82. | Сочинение “ Бакчада эшләү” | 1 | Кисәкчәләр кулланып язу күнекмәләре булдыру | 6.04 | ||
83 | Бәйлек һәм бәйлек сүзләр | 1 | Бәйлекләрнең җөмләдәге роле –сүзләрне бәйләү.Күнегүләр эшләү | 7.04 | ||
84. | Төрле килешләрдә исемнәр һәм зат алмашлыклары белән бәйлекләрнең килүе. | 1 | Бәйлекләрне дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту. | 11.04 | ||
Җөмлә.- 11сәг. | ||||||
85. | Нәрсә ул җөмлә? | 1 | Җөмлә төшенчәсе бирү. Җөмләдә баш хәреф | 13.04 | ||
86. | Җөмлә төрләре | 1 | Әйтелешләре буенча җөмлә-ләрне төркемләү. Хикәя, сорау, өндәү җөмләләр | 14.04 | ||
87. | Тойгыны белдергән җөмләләр | 1 | Җөмлә төрләре турында белемнәрне ныгыту | 15.04 | ||
88. | Җөмлә кисәкләре. Баш кисәкләр | 1 | Ия һәм хәбәр табарга өйрәнү | 18.04 | ||
89. | Җөмләнең иярчен кисәкләре | 1 | Иярчен кисәкләр төшенчәсе бирү. Аларны баш кисәкләрдән аерырга өйрәнү | 20.04 | ||
90. | Җөмләдә сүзләр бәйләнеше | 1 | Җөмләдә сүзләр бәйләнеше билгеләргә өйрәнү | 21.04 | ||
91. | Җыйнак һәм җәенке җөмләләр | 1 | Җыйнак һәм җәенке җөмлә ләр белән танышу. Аларны текста аеру күнекмәләре булдыру | 25.04 | ||
92. | Контроль күчереп язу. | 1 | Дөрес язу күнекмәләрен тикшерү. | 27.04 | ||
93 | Нәрсә ул сүзтезмә? | 1 | Сүзтезмә төшенчәсе бирү.Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып алу күнекмәләре булдыру | 28.04 | ||
94. | Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше. | 1 | Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып алу күнекмәләре булдыру | 2.05 | ||
95. | Сүзтезмәләр табу күнегүләре Диктант “Дару үләннәре җыябыз” | 1 | Сүзтезмәләр ясау. Диктант язу күнекмәләрен ныгыту. | 4.05 | ||
Текст.План. Тема – 4 сәг. | ||||||
96. | Нәрсә ул текст? | 1 | Сөйләм төшенчәсе бирү. Әйтмә, язма сөйләмне искә төшерү. Текст, тема төшенчәләре белән танышу. | 5.05 | ||
97 | Текстның өлешләре | 1 | Текстның өлешләре белән танышу | 11.05 | ||
98 | Текстка план төзү “Минем гаиләм” | 1 | Текстка план төзү. План буенча хикәя язарга өйрәнү | 12.05 | ||
99 | Текстның кыскача эчтәлеге | 1 | Текстның кыскача эчтәлеген сөйләргә өйрәнү | 16.05 | ||
Кабатлау- 3 сәг. | ||||||
100 | Еллык йомгаклау контроль диктанты. | 1 | Укучыланың 4 чиректә алган белемнәрен тикшерү һәм бәяләү | 18.05 | ||
101. | Хаталар өстендә эш. Автобиография | 1 | Автобиография белән таныштыру. Аны язарга өйрәтү | 19.05 | ||
102. | Сүз төркемнәре. Йомгаклау. Дәрес-КВН | 1 | Сүз төркемнәре н кабатлау, ялгызлык, уртаклык исемнәре турында ныгыту | 23.05 |
Укыту - методик комплект белән тәэмин ителеш.
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият |
1.Татар мәктәпләрендә татар теленнән белем бирү эчтәлегенең мәҗбү- ри минимумы,МО РФ, 2008. | 1. .Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вагыйзов.Башлангыч мәктәптә татар телен укы- ту методикасы.Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2001 | 1.А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова.Татар теле. “Мәгариф”,2009 |
2. Гомуми белем башлангыч белем бирүгә дәүләт стандартының Федераль компоненты бирүнең дәүләт стандарты. Москва, 2008. | 2. С.Г.Вагыйзов.Кызыклы грамматика.Казан.ТР ки- тап нәшрияты,2004. | Татар теленнән эш дәфтәрләре, 3 сыйныф |
3.Башлангыч гомуми белем бирү программа-лары 1-4. “Мәгариф” нәшрияты, 2010. | 3.Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән диктантлар 1-4. Казан, “Мәгариф” нәш.,2009. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
рабочая программа по татарскому языку
Я ещё преподаю татарский язык в русских классах и предлагаю рабочую программу по татарскому языку. Думаю учителям татарского языка это пригодится....
рабочая программа по татарскому языку
Я ещё преподаю татарский язык в русских классах и предлагаю рабочую программу по татарскому языку. Думаю учителям татарского языка это пригодится....
рабочая программа по татарскому языку
рабочая программа по тат.языку 3 класс...
Рабочие программы по татарскому языку и литературе (1-4кл) по программе Р.З.Хайдарова
Рабочие программы по татарскому языку и литературе....
рабочая программа по татарскому языку и татарской литературе
Укыту – тематик планлаштыру Предмет Татар теле, укуСыйныф 2Сәгать саны:Барлыгы 156 сәгать; атнасына 5 сәгать.Планлаштырылган контроль эшләр 4 сәгать.Адми...
Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса
Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса...
Рабочая программа по татарскому языку (татарские школы) 3 класс
Аңлатма язуыПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде: “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы...