математика в 4 классе
классный час (4 класс) на тему

методические разработки

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Вакыт Тизлек юл Башлангыч сыйныф укытучысыТимергалиева Ф.А. ның 4 сыйныфта математикадан дәрес презентациясе

Слайд 2

Математик разминка 450 + 63 50 113 100 1000 -13  10 450 :9

Слайд 3

Шаян мәс ь әләләр Тауга менгәндә машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми? Автобус шәһәрдән авылга 2 сәгать бара,ә кайтканда юлга 120 минут сарыф итә.Аңлатырга. Такси машинасы авылга бара,аңа кар шы 5 йөк машинасы,3 җиңел машина очрый.Авылга ничә машина барган?

Слайд 4

Саннарны үсә бару тәртибендә урнаштыр 90 45 23 75 83 11 98 ә р ә ә к х т

Слайд 5

пространстводагы хәрәкәт фикерләр хәрәкәте ХӘРӘКӘТ

Слайд 6

Хәрәкәтне белдерүче тизлек V вакыт t юл S V=S : t t=S : v S=t . v

Слайд 7

Кара-каршы х әрәкәт 50 кмсәг 60 км / сәг Шәһәрләр арасындагы ераклыкны тап? ?

Слайд 8

60 + 50 = 110 ( км / сәг ) – Уртача тизлек 110 х 2 = 220 ( км ) Җавап : 220 километр. Кара-каршы хәрәкәт

Слайд 9

Кара-каршы хәрәкәт 220 км Икенче автомобилистның уртача тизлеге нинди? 50 кмсәг ? км/ сәг

Слайд 10

220 : 2 = 110 ( км / сәг ) – Уртача тизлек 110 – 60 = 50 ( км / сәг ) Җавап : 50 км/сәг Кара-каршы хәрәкәт

Слайд 11

Кара-каршы хәрәкәт 50 кмсәг 220 км Автомобилистлар ничә сәг.тән сон очрашырлар? 60 км / сәг

Слайд 12

1)60 + 50 = 110 ( км / с әг ) – Уртача тизлек 2)220 : 110 = 2 ( сәг ) Җавап: 2 сәг.тән сон очрашырлар Кара-каршы хәрәкәт

Слайд 13

Проблемалы ситуацияне чишү Машина йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен бозганмы? 280км озынлыктагы юл аралыгында 60 км/сәг дигән билге тора.Әгәр машина йөртүче бу араны 4 сәгатьтә узса,ул юл йөрү кагыйдәләрен бозганмы?

Слайд 14

Ничек уйлыйсың, х әрәкәт тизлеген әйт 30 м / с 250 км / сәг 80км / сәг 15км / сәг 4 м / мин 50км / сәг

Слайд 15

Үзеңне тикшер 4м/мин 50км/сәг 250км/сәг

Слайд 16

80км/сәг 15км/сәг 30м/с

Слайд 17

Молодцы !



Предварительный просмотр:

Предмет: математика

Класс: 4  

Тема: Хәрәкәткә мәсьәләләр чишү..

Максат: “-Хәрәкәткә мәсьәләләр “темасы буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту, аларны тормышта кулланырга өйрәнү.

-логик фикерләү һәм игътибарлылыкны

-Белемгә омтылыш,математика фәненә мәхәбәт, узара дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү.

Бурычлар: 

-хәрәкәткә мәсьәләләр һәм тигезләмәләр буенча күнекмәләрне камилләштерү,

- логик фикерләүне үстерү,

- төркемнәрдә эшләүне дәвам итү.

Үткәрү формасы : ИКТ кулланып  эшлекле уен-дәрес 

Ресурслар: Microsoft Office Power Point программасы слайдлары, клиентлар өчен купоннар, мәс ьәләгә кыскача язылыш схемасы,мөстәкыйль эшләр өчен битләр,

                          Дәрес барышы.

I.Оештыру  моменты.

    - Бүгенге математика  дәресе уен формасында узар.Уен-ярышта барыбыз да катнашачакбыз.Һәр биремне сигнал карточкалары ббелән  тикшереп барырбыз

  II.Төп өлеш.

           1. Телдән исәпләү.Математик разминка                       /слайд2/

 

    1.Чылбырлы мисалларны чишү

  2.Шаян мәсьәләләр                                                                      /слайд 3/

  1. Йөк машинасының массасы3 т.Ул җиңел машинадан 3 тапкыр авыррак.Җиңел машинаның массасын табарга.

 Тауга менгәндә машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?

  1. Автобус шәһәрдән авылга 2 сәгать бара,ә кайтканда юлга 120 минут сарыф итә.Аңлатырга.
  2. Такси машинасы авылга бара,аңа каршы 5 йөк машинасы,3 җиңел машина очрый. Авылга ничә машина барган?

 (Һәр дөрес җавап өчен клиенттан 1 купон)

3. Санарны дөрес урнаштыргач бугенге дәреснен ачкычы табылыр                    

                                                                                                             /слайд 4/

  ХӘРӘКӘТ—ул пространстводагы хәрәкәт.

 Ә математик разминка- безнен фикерләребез хәрәкәте.                                                                    

   Хәрәкәт бүгенге дәресебезнен ачкычы.                                /слайд5 /                                                                                      

4. Вакыт,тизлек.юл ны табу формулаларын дәфтәргә язу

       Формулаларны тикшерү                                                   /слайд 6/

2. Сызымга карап мәсьәлә ЧИШҮ.                               /слайд 7/

 1. Бер үк вакытта ике авылдан бер-берсенә кара-каршы ике шоферюлга чыккан. Һәм алар 2 сәг.тән сон очрашканнар.Беренче шофер уртача 50км/сәг тизлек белән, ә икенчесе 60км/сәг тизлек белән барган.Авыллар арасындагы ераклыкны тап. 

-Мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара?

-Машиналар нинди юнәлештә хәрәкәт итәләр?

-Алар үзләренең хәрәкәтләрен бер урыннан башлаганнармы?

            Җавапларны тикшерү                                                /слайд 8/

    (60 + 50 = 110  ( км / сәг ) – Уртача тизлек

       110 х 2 = 220  ( км )

           Җавап : 220  километр

.                                                    

3.ТИЗЛЕКне табуга мәсьәлә төзү, чишү.                        /слайд9/

Бер-берсеннән 220 км ераклыктагы ике авылдан бер үк вакытта кара-каршы ике автомобилист юлга чыккан. Һәм алар 2 сәг   тән сон очрашканнар. Беренче автомобилист уртача 50км\сәг  тизлек белән барган.икенче автомобилистнын тизлеге нинди?

            Җавапларны тикшерү.                                            

220 : 2 = 110  ( км / сәг ) – Уртача тизлек                               /слайд  10/

              110 – 60 = 50  ( км / сәг )

                Җавап : 50  км/сәг

4. ВАКЫТны табуга мәсьәлә чишү.                                    / слайд11

Бер-берсеннән 220 км ераклыктагы ике шәһәрдән бер үк вакытта кара-каршы ике автомобилист юлга чыккан.Беренче автомобилист уртача 50км/сәг тизлек белән , ә икенчесе 60 км/сә белән барган.Авомобилистлар

ничә сәг тән сон очрашырлар?

   Җавапларны тикшерү.                                           /  Слайд12/

1)60 + 50 = 110  ( км / сәг ) – Уртача тизлек

2)220 : 110 = 2 ( сәг )

Җавап: 2 сәг.тән сон       очрашырлар

5.   Проблемалы ситуацияне чишү                          /слайд 13/

Машина йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен бозганмы?

280км озынлыктагы юл аралыгында  60 км/сәг дигән билге тора.Әгәр машина йөртүче бу араны 4 сәгатьтә узса,ул юл йөрү кагыйдәләрен бозганмы?

        6.  Һәр   предметнын хәрәкәт тизлеген тап.                  /слайд 14/

Җавапларны тикшерү.                                /слайд 15-16/

7.Күзләр өчен физминутка.

(Күзләре белән генә слайдтагы машина артыннан йөриләр)

8.Дәреслектәге №65, 12 биттәге мисалларны дәфтәрләрдә мөстәкыйль чишәргә

III.Дәрескә йомгак.

1.Купоннарны санау.Җиңүче төркемне,төркемдәге аерылып торган  уенчыларны билгеләү.

-Бүгенге эшлекле уенда сезгә нәрсә ошады?

-Бу дәрестә сез нәрсәләргә өйрәндегез?

-Юлда хәрәкәт тизлеге нинди мөһим роль уйный?

IV.Өй эше.

Хәрәкәткә мәсьәлә төзергә,альбом битенә язып,схемасын сызып килергә.Алдагы дәрестә  иптәшләрегез чишәр.

           



Предварительный просмотр:

ТУГАН ЯГЫМ -НУРЛЫ ТӨБӘГЕМ .

Максат:.

  1. туган якның матурлыгын күрергә һәм аны бәяләргә өйрәнү;
  2. укучыларның сәнгатьле уку һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
  3. туган төбәктә яшәүче халыкка карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһаз:

информацион- компьютер технологияләр.

Кичә барышы. -Исәнмесез, укучылар, хөрмәтле кунаклар!

?    - Укучылар, Туган илең кайдан башлана? – дип сорасалар сез ни дип жавап бирер идегез?

 -туган авылымнан башлана.

- уйнап үскән, көтү көткән болыннардан.

- балык тоткан, су коенган елга-чишмәләрдән.

- мин укыган мәктәптән.

Чыннан да, укучылар, Туган ил – туган авылдан, андагы һәр сукмактан, андагы без үткән юлдан башлана икән. Шуңа да үзенең Туган авылы, Туган ягы, Ватаны белән горурланмаган кеше юктыр ул.

- Менә шундый инде минем

Туган җирем, туган ягым.

Мин төзәлә алмам, ахры, -

?    Мактанылды менә тагын! – дигән юллар кайсы шагыйрьнең шигырендә   чагыла?

- Бу юллар белән без Р.Миннулинның «Шундый минем туган ягым!» шигырендә таныштык.

Туган як.туган җир , газиз Ватан. Бу тирән мәгънәле. Һәркем өчен кадерле, күнелгә үтә якын төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз.авылларыбыз күп һәм аларның һәркайсы бай тарихлы.

?Тарих дигәннән 2012 ел Татарстаныбызда нинди ел диеп игълан ителде.

--2012 ел Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде.    Слайд 3

Бүген без сезнең белән туган як буйлап сәяхәткә чыгарбыз.

1 этап  өчен биремнэр  - Ә хәзер минем сорауларга төгәл җавап биреп карагыз.Слайд   4

- Безнең  республикабыз…(Татарстан)

- Баш шәһәре…(Казан)

- Татарстандагы иң зур елга…(Идел)

- Президентыбыз...(Миннеханов Рөстәм Нургалиевич)

- Флагыбыз төсләре...  (яшел ,ак.кызыл)

- Гербта нәрсә сурәтләнгән...( Ак Барс сүрәте)

- Районым һәм туган авылым...( Апас)

Ял укучылар сезнен белщн бергэлэп  Голнур Айзатуллованың Апас турында шигыре белән танышып үтик. (бер бер артлы укыйлар)

1.Апасымның урамыннан
Үтәм горурлык белән.
Туган якка киләчәккә
Изге теләкләр теләп.



2.Якташларым якты йөзле,
Кунакчыллар-таң калам!
Апасым дип җырлар җырлыйм,
Апасым дип шатланам.

3.Тәмле сулы чишмәләр күк
Тәмле телле халкым бар.
Макталырлык ул-кызлары-
Ялкыннар да алтыннар!


4.Якташларым хезмәт сөя-
Дан яулыйлар-таң калам!
Апасым дип җырлар җырлыйм,
Апасым дип шатланам.

2 этап    

Кадерле балалар. Без бүген туган ягыбызның , сөекле Апасыбызның

Тарихи истәлекле урыннарына тукталырбыз.Мондагы төзелешләр, урамнар шау чәчәккә күмелгән, балалар сөйләгез әле, нинди матур биналар барлыкка килгән монда.

Бу рәсемдә-                                                             Слайд 20
Мәңгелек ут. Апаслылар Ватанны саклап, яу кырында ятып калган солдатларны искә  алалар. Бәйрәмнәрдә Мәңгелек ут чәчәкләргә күмелә.

- 


Бу рәсемдә Апасның тирә якка дан тоткан музее сүрәтләнгән        Слайд 21

    Музей1993 елның 1 нче ноябрендә эшли башлый. 

 Аңың җитәкчесе кем икән, кемнәр әйтә ала?.Әйе Аны сезнен райондашыгыз. авылдашыгыз   Ногманов Рәмис Усманович җитәкли.    Музей зур ,матур Без өлкәннәр дә, укучыларда бу музейларда еш булабыз,Ел дәвамында уртача 2500 кеше музей ның бай тарихы белән таныша.

Ә сез районыбызда тагын нинди музейларны бәләсез? Сезне мәктәптә музейлар бармы? ( 2)

-Бакырчыда Шәүкәт Галиев исемендәге музей.

-Тутайда Сара Садыйкова исемендәге музей.

-Кызыл тауда   Мөхәммәт Гайнуллин исемендәге музей

-Шәмбалыкчыда  Фәхри Насретдин исемендәге музей.

Бу автовакзал. Автовокзал зур, матур, чиста.                  Слайд 22
Аннан төрле шәһәр һәм авылларга автобуслар йөри.

- 

Сез бассейнда булганыгыз бармы?                 Слайд 23
Монда безнең балалар, әти-
әниләр суда йөзәргә  ,сәламәтлекләрен ныгытырга йөриләр. Хәзерге вакытта балалар өчен   Боз сарае төзелеп килә.

- 

                                                                                                      Слайд 24


Апасымның урамыннан үтәм горурлык белән .дип язылган шигри юллар да бу рәсем чын дәлиле булып санала.Апас урамнары матур архитектура үрнәге булып тора

Сәяхәтебезне дәвам итеп туган төбәгебез турында мәкальләр искә тошерик.

Дуслык турында дан җырлый

Һәрбер халык мәкале.

Кем күбрәк белә икән .

Сынашып карыйк әле.

Мәкалләр әйтешү. (чиратлашып слайдтан  1әр  мәкаль уку)     25 слайд

1Туган илем- туган өем.

2.Үз илем- алтын бишек.

3.Туган илем- туган анам.

4.Бердә түгел- илдә көч.

5.Иле ныкның- биле нык.

6.Читне макта- илеңдә тор.

7Иленнән аерылган- канаты каерылган.

Әй, туган ягым! Нинди гүзәл син! Синең гүзәллегеңә кемнәр генә сокланмаган. Шигырьләр иҗат итмәгән.

   Безнең Апас районы  данлыклы кешеләргә дә бай. Әйдәгез әле балалар, аларны искә төшереп үтик:

? районыбызда туып ускән,нинди күренекле кешеләрне беләсез?

-шагыйрь Шәүкәт ага Галиев,

-язучы- Гали Хуҗиев

- композитор Сара Садыйкова

-җырчы Фердинанд Сәлахов,Илсур Сафин

-артист Илдус Абдрахманов

-РСФСР ның һәм Татарстанның фән эшлеклесе социалистик хезмәт герое Садовников Владимир Генндьевич,   Советлар Союзы геройлары Горбунов Дмитрий Иванович, Каримов Салават Хакимович,Кузьмин Михаил Кузьмич  һ.б.һ.б

Әйе укучылар саный китсәң бик күп алар безнең районыбызда.Туган ягыбыз тагын да матурая, ныгый . Хәзерге вакытта районыбызны төзекләндерү, матурландыру өчен районыбызның җитәкчесе бик күп эшләр алып бара. Ә кем соң ул балалар? (Заһидуллин Рәшит Нәҗипович)

 Укучы (слайдтан укый) Рәхмәт сезнең барыгызга да

Безгә байлык биргәнгә.

Рәхмәт сезгә тагын бер кат

Безне тынычлыкта яшәткәнгә.

 Укучы. (слайдтан укый)

Апас ягым минем туган ягым,

Иркен синең басу- кырларың.

Тормышымны минем җырлы иткән,

Моңлы иткән якты хыялым.

Йомгаклау. Шулай итеп, укучылар, сәяхәтебез  ахырына якынлашты.  Бүгенге сәяхәт дәресебездә сез нәрсәләр өйрәндегез. Сезгә ошадымы ?

Туган якны яратасыз, аның табигатен саклыйсыз, үткәне һәм киләчәге белән кызыксынасыз икән.

    Сезнең һәммәгезгә дә   актив катнашканыгыз өчен рәхмәт. Исән булыгыз, туган телегезне, туган җирегезне хөрмәт итегез, онытмагыз, Татарстаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары

булып үсегез.



Предварительный просмотр:

Мәгарифне модернизацияләү шартларында гражданлык һәм

патриотизм хисләре тәрбияләүгә заманча якын килү

Тәрбия – мәңгелек һәм гомуми категория, бу эштә патриотизм, аның рухи-әхлакый нигезе буларак, идеаль үзәкне тәшкил итә. Туган илгә мәхәббәт хисе һәм Туган ил үзе – бик югары кыйммәтләр. Кеше өчен иң изге , кадерле нәрсә – патриотизм. Бишек җырлары, ана теле – барысы да патриотизм тәрбияли башлау өчен бик мөһим чыганак булып тора. Яшь буында тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, аны зыялы, чын гражданин итеп тәрбияләү зарур. Без шундый бурычлар куябыз:
1. Патриотик аң һәм хисләр тәрбияләү.
2. Укучыларда актив тормыш позициясе формалаштыру.
3. Үз илеңнең гражданины хокукларын һәм бурычларын аңларга, үзенә кабул кылып, аларны ихтирам итәргә өйрәтү.
4. Кешелек дәрәҗәңне белергә һәм үз-үзеңне ихтирам итә белү хисе тәрбияләү.
¬¬Үз халкыңның, илеңнең тарихын, мәдәниятен, этнопедагогиканы, шәхесне һәм аның хокукларын өйрәнү – һәммәсе дә укучыларны патриотик рухта тәрбияләргә тиеш.
 Россия Федерациясе Милли доктринасында тәрбия мәсьәләләренә зур әһәмият бирелә. Анда түбәндәге проблемалар игътибар үзәгенә куела:
- буыннар арасында тарихи дәвамчанлык; 
- милли мәдәниятләрне саклау, киң җәелдерү һәм үстерү, Россия халыкларының тарихи мирасына карата сакчыл караш тәрбияләү; 
- Россия патриотларын, хокукый, демократик, социаль дәүләтнең югары әхлаклы, милли һәм дини түземлелек күрсәтә, башка халыкларның телләренә, гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә ихтирамлы карашта булган гражданнар тәрбияләү.
Сер түгел, демократик дәүләт төзибез дип, мәктәп тормышында яшәп килгән тәрбия системасын үзгәртеп кору гел уңай нәтиҗә генә бирмәде. Иң аянычы – балаларыбызның туң йөрәкле, үз мәнфәгатьләрен бөтен нәрсәдән өстен куючы затлар булып үсүе ихтимал. Яшьләрнең чирләшкә, йомшак характерлы була баруының да төп сәбәбе аларның рухи зәгыйфьлегендә. Бу хәл уку-укыту эшендә дә үзен сиздерә. Хәзерге балаларга совет чоры әсәрләрен, бигрәк тә патриотик рухта язылганнарыннарын аңлау кыенлашты. Ләкин җәмгыять ничек кенә үзгәрмәсен, кеше яхшы белән начарны, ак белән караны, бөеклек белән түбәнлекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Чөнки бәхетле тормышны үз илебезгә үзебезгә төзергә туры киләчәк.
Ә без бит горурланырлык бай тарихы булган Татарстан җөмһүриятендә яшибез. Халыкта борын-борыннан Туган ил,туган җир, туган телгә мәхәббәт, кардәш-ыруга хөрмәт һәм кайгыртучанлык яшәп килгән. Бу гүзәл сыйфатлар борынгы бабаларыбыз тарафыннан югары бәяләнгән. Шуңа күрә дә татар мәктәпләрендә тәрбиянең иң мөһим бурычларыннан берсе – патриотизм хисе тәрбияләү.
 Ватан һәм халык, халык алдындагы бурычларны аңлау мәсьәләсе ислам тәгълиматында да үзәк урынны алып тора. Чөнки андый халәт кешенең рухи-әхлакый, иҗтимагый-мәдәни җитлегүнең бер дәлиле буларак аеруча әһәмиятле. Әлеге бурычны аңлы башкару өчен, беренче чиратта, бу төшенчәләрнең асылына төшенергә кирәк, әлбәттә.
 Ватан – халыкның тарихи үсеш үзенчәлекләре, үзенең теле, мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән бергә яши торган тарихи җире, аның табигате. Кыскасы, Ватан – кешенең изге туган җире. Әлеге төшенчәгә башкачарак аңлатма да бар. Бу да алдагысы белән аваздаш. Ватан – кеше үзе туган һәм шуның гражданины булган ил, туган ил, кешенең туган җире, туган ягы.
Хәзер икенче төшенчәгә дә ачыклык кертергә кирәк. Кем ул патриот? Патриотизм нәрсә ул? Патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше. Патриотизм – патриотларга хас булган күренеш ( эш, хис, теләк); үз иленә, халкына мәхәббәт. Киңрәк мәгънәдә әйткәндә, патриотизм – үз илеңә, халкыңа, туган табигатькә, милли традицияләргә, милли мәдәнияткә, туган илгә мәхәббәт ул.  
 Укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү уңаеннан мондый юнәлештә эшләү максатка яраклы:
- республика, туган як турында мәгълумат бирү;
- төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән очрашулар үткәрү;
- халкыбызның гореф-гадәтләре белән тулырак таныштыру;
- хезмәт һәм сугыш ветераннары белән очрашулар үткәрү.
Без тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп кору чорында яшибез. Татар халкының фидакарь уллары бик күп. Алар арасында бөек язучылар, җырчылар, композиторлар һәм башка төрле хезмәт батырлары бар. Милләткә алар аша бәя бирелә, олылыгы аларга карап үлчәнә. Андый затлар татар тарихында аз булмаган. Укучыларда горурлык хисе формалаштыруга бөек Тукайга багышланган һәм безнең якты киләчәгебез өчен гомерләрен биргән М.‰әлил һәм җәлилчеләр, татар халкының горур уллары Г.Исхакый, Х.Туфан турындагы класстан тыш чаралар моның якты үрнәге булып тора.
Патриотик тәрбия бирү максатыннан Бөек Ватан сугышы (1941-1945) чорын күзәтеп үтү гыйбрәтле булыр. Ул дәһшәтле сугышта фронтта да, тылда да халыкның күрсәткән патриотизмы, массакүләм батырлыгы турында хәзер төрле караш-фикерләр пәйдә булды. Ничек кенә булмасын, халыкның ул чордагы патриотизмы эчкерсез, аяусыз һәм көчле иде. Чөнки халык ил-җир, Ватан өчен көрәште һәм эшләде. Анда бик көчле патриотизм, Ватанга бирелгәнлек хисе тәрбияләнгән иде. Шуңа күрә көчле патриотизм , Ватанга бирелгәнлек хисе тәрбияләнгән иде. Шуңа күрә көчле патриотизм хисе барлыкка килү әлегә кадәр күрелмәгән шул дәһшәтле, аяусыз бәрелештә җиңеп чыгуыбызның төп сәбәпләреннән берсе дип әйтергә була.
Герой шагыйрь Муса Җәлил әйткәнчә, патриотизм ... кешене шәхси курку хисләреннән өсте күтәрә шул.
Халык патриотизмы, ил-җир хакына батырлык, үз-үзеңне аямау – халык тарафыннан күрсәтелгән эш-гамәлләр. Гражданнарда, беренче чиратта, яшьләрдә әнә шундый сыйфатларны тәрбияләү өчен дәүләт тә тиешле шартлар – халыкның лаеклы яшәеше өчен мөмкинлекләр, аңа хөрмәт, алгарышын тәэмин итәрдәй уңайлыклар тудырырга бурычлы. Боларны гамәлгә кую өчен дәүләтнең социаль-иктисадый, хокукый, сәяси, рухи-әхлакый көче булырга тиеш. Чөнки алар, патриотизм, Ватанга мәхәббәт, халыкка тугрылык хисе тәрбияләүнең төп шарты, җирлек булып тора. 
Патриотизм, батырлык, Ватанга бирелгәнлек сыйфатлары Ислам тәгълиматында да олы бәһаләнә, кешедәге шундый сыйфатлар хуплана.
Милләтнең батыр уллары – каһарманнарның фидакарьлеге халык, милләт хәтерендә мәңге саклана. Моңа бәйле рәвештә Садри Максудиның фикерләре бик мәгънәле. Ул болай дип яза: җир йөзендәге барлык милләтләр кыю вә батыр затлар һәм бөек шәхесләр тудыралар. Милләтнең хәятендә, тәр3ккыяте өчен көрәшләрдә фидакартлек күрсәткән, Ватанга гадәттән тыш хезмәтләре белән дан алган кешеләргә каһарман исеме бирелер. Мондый бөек шәхесләр милләтнең хәтерендә онытылмас эз калдыралар. Үз милләтен сөйгән халык шагыйрьләре бу каһарманнар истәлегенә мәдхияләр вә җырлар иҗат иткәннәр, алар хакында дастаннар язганнар. Шул рәвешчә, каһарман үз милләтенең хәтер хәзинәсендә күренекле урын алган.
Яшь буынны тәрбияләү процессында алдынгы укыту-тәрбия технологияләренә таянып эшләргә тырышабыз. Фәкать аны кулланып кына яшь буында милли хис, аң, горурлык, халкын ярату, ирекле, иҗатка сәләтле шәхес тәрбияләп булганлыгын яхшы аңлыйбыз. Мәсәлән: 5 нче сыйныфта Фәтих Кәримнең "Пионерка Гөлчәчәккә хат” поэмасын өйрәнгәндә укучыларга патриотик хиснең ничек тууын, аның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлатырга кирәк. Моның өчен иң элек балаларга Бөек Ватан сугышы чорының дәһшәтле вакыйгаларын хисси якын кичерергә булышу; Туган ил тарихының һәрбергә, шул исәптән үзләре яшәгән гаиләгә дә, кагылышлы булуын тирән аңлату, төшендерү кирәк. Шул максаттан укучыларга әби-бабайларының Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы белән кызыксынырга һәм сочинение язарга кушырга була.
Әсәрне өйрәнгәннән соң укучыларның патриот кем ул? Хәзерге заманда кемне патриот дип атар идегез дигән сорау бирдем. Менә кайбер җаваплар:
- халыкка хезмәт иткән, халык бәхете өчен көрәшкән кеше патриот була...
- әти-әнисе, туганнарын, балаларны, бүтән бик күп кешеләрне яраткан, алар турында кайгырткан кеше патриот була
- табигатьне, бөтен тереклекне яраткан, саклаган кеше шулай ук патриот була... 
Шулай итеп, мәгарифне модернизацияләү шартларында патриотик тәрбия бирү шәхесне формалаштыруда катлаулы һәм дәвамлы эш. Яшь буында гаиләне, мәдәниятне, телне, табигатьне, туган шәһәреңне, авылыңы ихтирам итү; халыкны, аның традицияләрен, батыр улларын, кызларын олылау кебек иң изге хисләр тәрбияләүне билгеле бер эзлеклелектә алып барылырга тиеш.
Шуңа күрә һәрбер оештырылган чараларыбыз заман таләпләренә дә туры килерлек булырга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по математике в 1 классе "Сравнение выражений" по учебнику Л.Г. Петерсон "Математика. 1 класс"

Открытый урок по математике в 1 классе "Сравнение выражений" по учебнику Л.Г. Петерсон "Математика. 1 класс". Фрагмент урока был дан на районном семинаре г. Химки Московской обл. "Новейшие ИКТ в начал...

Календарно-тематическое планирование "Математика. 1 класс". Гейдман Б.П., Ивакина Т.В., Мишарина И.Э. «Математика. 1 класс»

Календарно-тематическое планирование "Математика. 1 класс". Гейдман Б.П., Ивакина Т.В., Мишарина И.Э. «Математика. 1 класс»...

Разработка урока математики во 2 классе по теме: "Сложение и вычитание трёхзначных чисел" (учебник Л.Г. Петерсон "Математика 2 класс")

Урок - сказка поможет активизировать обучающихся, сделать изучение сложного матеиала доступным и интересным. Дети в игровой форме закрепят умение складывать и вычитать трёхзначные числа....

Урок математики "Счастливый случай. Закрепление. Письменные приёмы умножения и деления. Решение задач". Образовательная система "Школа 2100",3 класс (2 четверть), учебник "Математика 3 класс", Петерсон Л.Г.

Форма проведения  нестандартная урок-игра. Дети работают группами-командами. Выполняют предложенные задания и по итогам игры награждаются....

Рабочая программа по учебному предмету "Математика" для 1 класса. (составлена на основе авторской программы Л.Г. Петерсон "Математика. 1 класс.")

Рабочая программа составлена в соответствии с требованиями ФГОС. Содержит пояснительную записку и календарно-тематическое планирование.Структура пояснительной записки:1. Сведения о программе.2. Цели и...