Галлямова Ф.Н. Эйлэнэ-тирэ дөньядан дәрес эшкәртмәсе
учебно-методический материал по окружающему миру (1 класс)
Предварительный просмотр:
Тукай районы Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Галлямова Фәридә Назифовнаның әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәненнән дәрес эшкәртмәсе. 1нче класс.
Тема: Нәрсә ул кошлар?
Дәреснең максаты: 1) Укучыларны кошлар өлешләре,аларның тормышлары ,төрләре белән таныштыру.
2) Көзге көн табигатендәге үзгәрешләрне күзәтергә өйрәтү;
3) Укучыларда кошларга карата сак караш,ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү
Шәхескә кагылышлы УУГ: уку эшчәнлеге hәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.
Регулятив УУГ: укытучы белән бергә уку максаты кую; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу.
Танып белү УУГ: логик фикерләүне үстерү гамәлләре башкару (анализ, синтез); тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру;
Коммуникатив УУГ: үз фикерләрен төгәл, ачык , аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү.
Җиhазлау: дәреслек 36 бит,презентация, кошлар рәсемнәре,кош каурыйлары,
җимлек ,проектор, дәфтәрләр 30 бит, киселгән кош рәсеме өлешләре.
Дәрес барышы:
- Мотивация.
-Исәнмесез, укучылар! Мин сезгә карап елмаям, сез дә бер-берегезгә карап елмаегыз! Иркен итеп сулагыз1! Элекке борчуларыгызны онытыгыз һәм сезгә рәхәт булып китәр.Күтәренке күңел белән дәресне башлыйбыз.
- Актуальләштерү.
-Тәрәзәгә карагыз әле: нинди матур көзге көн бүген! Ягез, әле көзге көн табигатен күзәтеп алыйк : число-, күк йөзе-О, температура-,явым-төшем-, җил юнәлешен билгелик-)
(тактада эш)
-Ә хәзер экранга карагыз әле :
-Экрандагы рәсемнәрнең кайсылары сезгә таныш? (бөҗәк, балык рәсемнәре)
(Слайд 1)
-Ягез әле, кабатлап алый :
-Нинди хайваннарга без бөҗәкләр дип әйтәбез, алар төп нинди өлешләрдән торалар?
( Баш,гәүдә.мыекчалар ,канатлар,авыз,күз,күкрәк,аяклар 3 пар,)
-(Слайд 2)
Нинди хайваннарга балыклар дип әйтәбез? Алар нинди өлешләрдән торалар?
(Баш,күзләр ,гәүдә,койрык, йөзгечләр.саңак капчыклары)
-Балыкларның тәне (күбесенең) нәрсә белән капланган? (тәңкәләр)
(Слайд 3)
-Нинди балыклар була? (елга һәм диңгез балыклары)
(Слайд 4)
-Елга балыклары: алабуга,чуртан,җәен, ,табан,шыртлака)
-Диңгез балыклары: камбала,сельдь,диңгез алабугасы,акула,тәрәч.
3 Кыенлык урынын , аның сәбәбен билгеләү.
-Экрандагы нинди хайван рәсеме сезгә таныш түгел? (кош рәсеме)
(Слайд 1)
- Кыенлыктан чыгу проектын төзү. Уку мәсьәләсен кую.
-Нинди хайваннарга кошлар дип әйтәбез?
Димәк, бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез? (кошлар)
- Төзелгән проектны куллану. Яңа белемнәр ачу.
-Кошлар нинди өлешләрдән торалар?
(Баш,томшык,күзләр, муен,гәүдә,канатлар,койрык, аяклар)
(Слайд 5)
-Нинди кошлар булалар?
(Күчмә һәм кышлаучы кошлар)
(Слайд 6)
-Нинди күчмә кошлар беләсез?
(Слайд 6)
(Кыр казлары,кыр үрдәкләре,аккошлар,сыерчык,сандугач,карлыгач,тургай,
торна,акчарлак,кәккүк,кара карга,сиртмәкойрык һ.б.)
-Ни өчен кошлар җылы якларга китәләр соң?
- Алар нәрсәләр белән тукланалар?(Бөҗәкләр)
-Нинди кошлар кышлаучы кошлар дип аталалар?
(Слайд 8)
(Чыпчык,күгәрчен,ала карга,саескан,тукран,ябалак,кызылтүш.песнәк,үрмәләч, чәүкә һ.б.)
-Ни өчен кошларга кышын ярдәм итәргә кирәк? Ничек ярдәм итә алабыз?
Җимлекләр куярга,кош оялары ясарга)
(Слайд 9)
-Тагын нинди кошлар була? (Йорт кошлары)
-Без аларны ни өчен асрыйбыз?
(Слайд 10)
6.Физкультминутка. “Ярый,ярамый “ уены.
-Кош ояларын туздырырга ...(ярамый)-аяклар белән тапылдыйбыз)
-Кошларга оялар, ясарга...(кирәк)-куллар белән чәбәклибез.)
-Кошларны куркытырга, таш атарга ...(ярамый)
-Кышын кошларга җимлекләр куярга ...(кирәк)
7. Беренчел ныгыту.
-Кошларның гәүдәләре нәрсә белән капланган? (Каурыйлар)
Дәфтәрләрдә эш: каурый рәсемен ясау.(укытучы кош каурыйлары өләшә)
-Биремнәрне үтәү № 2 Үрнәк буенча кошларны танып буярга.
8. , Яңа белемнәрне куллану.
( Парларда эш. Эталон буенча тикшерү)
Кем тизрәк киселгән өлешләрдән кош рәсемен дөрес төзи?” уены.
-Төзелгән кошларны план буенча тасвирларга:.кошның атамасы,зурлыгы,каурыйларының төсе,тән өлешләренең үзенчәлекләре. (Тукран,кара карга, сыерчык,ябалак)
-
9. Яңа алган белемнәрне ныгыту.
(Китап белән эшләү :36 бит)
Рәсемнәр буенча кошларны танырга,
Сорауларга җавап бирергә:
-Кошлар нинди өлешләрдән торалар?
-Нинди күчмә кошлар беләсез?
-Бездә кышлаучы кошларны санарга.
-Нинди йорт кошларыгыз бар?
-Ни өчен кошлар –безнең дусларыбыз дип әйтәбез?
10. . Рефлексия.
- Дәресебезнең максаты нинди иде?
- Максатыбызга ирештекме?
- Нәрсә белдек?
- Кем бүген алган белемен киләчәктә куллана алам, бөтенесен аңладым дип уйлый?
- Кемгә әле белемнәрен ныгытырга кирәк?
- Кемгә бүген бик авыр булды, кемгә ярдәм кирәк?
- Бик тырышып эшләдегез. Рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әйләнә - тирә дөньядан ачык дәрес"Урман һәм кеше"4 нче
4 нче класс өчен...
Әйләнә -тирә дөньядан тестлар.
1 класслар өчен тестлар....
1 сыйныф өчен әйләнә-тирә дөньядан якынча йомгаклау тесты
укучыларның белемнәрен тикшерү...
Әйләнә-тирә дөньядан 2 класс өчен эш программасы
әйләнә-тирә дөнья О.Н. Федотова ФГОС Перспективная начальная школа...
Рабочая тетрадь по татарскому языку. 3 класс (для русскоязычных учащихся. Газизова А.Н. Галлямова Р.В.
Медиаприложение к рабочей тетради. 3класс.Скачать https://cloud.mail.ru/public/FLwb/D1K6Un76X...
М.Галлямова «Чын иптәш». / М.Галлямова «Настоящий товарищ».
Дәрес максатлары:1) “Чын иптәш” текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру / Познакомить учащихся с новыми словами.2) Фикерләү, нәтиҗә ясый белү сәләтен үстерү, / Развивать мыслительную деятел...
М.Галлямова «Чын иптәш». / М.Галлямова «Настоящий товарищ».
1) “Чын иптәш” текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру / Познакомить учащихся с новыми словами2) Фикерләү, нәтиҗә ясый белү сәләтен үстерү, / Развивать мыслительную деятельность учащихся и ...