Әйләнә - тирә дөньядан ачык дәрес"Урман һәм кеше"4 нче
методическая разработка по окружающему миру (4 класс) по теме

Шафигуллина Лилия Асхадулловна

4 нче класс өчен

Скачать:


Предварительный просмотр:

Балтач районы Бөрбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе

Әйләнә - тирә дөнья фәненнән дәрес эшкәртмәсе

4 нче сыйныф

Тема:

“Урман һәм кеше”

Укытучы: Шафигуллина Л.А.

2012-2013  нче уку елы.

Дәреснең темасы: “Урман һәм кеше”.

Дәреснең максаты:

- укучыларда урманның кеше тормышында һәм табигатьтәге әһәмияте                              турында күзаллау формалаштыру;

- урманның кеше гаебеннән барлыкка килгән экологик проблемалары белән танышу;

- табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү;

- танып белү активлыгын үстерү;

- урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төзү һәм истә калдыру.                                                                                      

Җиһазлау: Кызыл китапка кертелгән җәнлекләр рәсемнәре, “Урман әзерләү”картинасы, урман рәсемнәре; презентация, планета, үсемлекләр, җәнлекләр рәсемнәре.

                                      Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез әле бер-беребезгә хәерле иртәләр телик!

    Хәерле иртә сиңа,

    Хәерле иртә миңа,

    Хәерле иртә безгә,

    Хәерле иртә аңа!

Хәзер без сезнең белән “Без – табигать балалары” дигән шигырь укып китәрбез (2 нче слайд).

- Без ни өчен дәресне шушы шигырь белән башладык? (Чөнки бу шигырь урманнарны саклау турында. Урман безгә могҗизалар бүләк итә һәм без аны сакларга тиеш).

Укытучының кереш сүзе.

 - Россиянең табигате күптөрле һәм бай. Ә төп байлыгыбыз – урман. Галимнәр урманны табигый бергәлек дип атыйлар. Бу нәрсә дигән сүз?

Димәк, урманда яшәүчеләр бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Терек һәм терек булмаган табигать, үсемлекләр һәм хайваннар, төрле хайваннар үзара бәйләнгән. Алар бер-берсеннән башка яши алмый. Кеше дә әйләнә-тирә табигать белән тыгыз элемтәдә.

          II. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

  1. “Урманнар зонасы” темасы буенча тест эшләү (3-8 нче слайдлар).
  2. 2 нче бирем:

Күркәләре һәм ботакларына карап агачларны таны һәм саннар белән тамгала (9 нчы слайд).  

3 нче бирем:

Яфраклары һәм җимешләре буенча агачларны таны һәм саннар белән тамгала (10 нчы слайд).

4 нче бирем:

Агачлар кайсы урманнарда үсәләр? Уклар ярдәмендә тоташтырырга.

ак чыршы                                                тайга

каен

кедр нараты

юкә                                                           катнаш урман

зирек

нарат

карагай                                                     киң яфраклы урман

имән

өрәңге

  1.  Яңа тема буенча эш.

- Укучылар, сез Кызыл китапка кертелгән кайсы хайваннарны һәм    үсемлекләрне истә калдырдыгыз? (укучылар җавабы)

Хәзер без Кызыл китапка кертелгән хайваннарның һәм үсемлекләрнең кайберләре белән якыннанрак танышып китәрбез. (11-20 нче слайдлар)

  1.  Физкультминутка.

1) Күзләр өчен.

Әйдәгез, урман буенча сәяхәт итәбез. Барыгыз да басыгыз. Игътибарлы булыгыз. Мин кошлар исемен атасам, күзләрегез белән өскә карагыз. Гөмбәләрне әйтсәм, түбән карагыз. Агачлар яки куаклар исемен ишетсәгез, як-ягыгызга карагыз. Ә урманда очрамый торган үсемлек яки хайван исемен ишетсәгез, күзләрегезне нык итеп йомыгыз. (Күке, сыерчык, юкә, төлке, кура җиләге, бүре, гөрәҗдә, шампиньон, крокодил, балан, ябалак, мүк җиләге, дөя, каен).

 2) Кышкы урман.

    Кышкы урманга килдек (йөрү хәрәкәтләре),

    Матур урыннар күрдек (кулларны як-якка җәяләр).

    Тун кигән каен – уңда (күрсәтәләр),

    Ямь-яшел чыршы – сулда.

    Кар бөртекләре оча (кулларны өскә күтәреп, фонарик ясап әйләнәләр),

    Әйләнеп җирне коча.

    Әнә куян сикерә (сикерәләр),

    Ул бүредән элдертә (урында йөгерәләр).

    Без аннан да качабыз (иеләләр),

    Тапмас безне ул явыз,

    Аю бабай ял итә (күзләрен йомып, башларын кулларына куялар),

    Кызылтүшләр очалар (басып кулларын җилпиләр).

    Бигрәк тә матур алар.

    Урманда рәхәт булса да (йөрү хәрәкәтләре),

    Өйгә кайтыйк, балалар.

V. Яңа тема буенча эшне дәвам итү.

- Укучылар, урманның табигатьтә һәм кеше тормышындагы әһәмиятен ачыклап китик әле. (Урман – ул кешеләрнең ял итү урыны).

- Ә ни өчен урман – даруханә? (Урманда бик күп дару үләннәре үсә, файдасын белеп, җый гына. Урманда кеше үзенә азык таба, саф һава сулый).

- Урман кешене ничек җылыта ала? (Чөнки кеше урманнан утын алып кайта. Ә утын ул – урманда үсүче агачлар).

- Тирә ягыгызга карагыз әле, агачтан ясалган нинди әйберләр күрәсез?

(Шкаф, урындыклар, ишек, өстәл, идән).

- Сезнең өстәл өстегездә агачтан ясалган нәрсәләр бар? (Карандаш, линейка. Дәфтәр һәм китаплар да агачтан ясалган).

- Хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр өчен урманның нинди әһәмияте бар? (Урман – аларның йорты).

- Урманнарны “безнең планетаның үпкәсе” дип атыйлар. Урман үсемлекләре күп күләмдә кислород бүлеп чыгара һәм углекислый газ йота. Урман һаваны тузаннан да чистарта. Тузан агач яфракларына утыра, ә аннан, яңгыр белән юылып, җиргә төшә.

Урман – сулыкларның саклаучысы ул. Яр буйларында үсеп утырган урманнарның киселүе елгаларның саегуына китерүен кешеләр инде күптәннән сизгәннәр. Эш менә нәрсәдә: урманнарда кар һәм яңгыр суы туфракка акрын сеңә һәм аннан үзенә юл табып, елгага агып төшә, аны “туендыра”.

Урман – туфракның да саклаучысы. Урман киселгән урыннарда җил һәм су агымы туфракны бик тиз ашый, тарката.

Кешеләргә урман үзенең матурлыгы белән чиксез зур шатлык китерә. Урманда ял итү кәефне күтәрә, кешенең сәламәтлеген ныгыта. Ә күпме гөмбә, җиләк, дару үләннәре бүләк итә!

- Хәзер без урманның  табигатьтә һәм кеше тормышындагы әһәмиятен схема буенча кабатлап китәрбез (21 нче слайд).

 Экологик проблемалар.

- Кеше урманнан, табигатьтән башка яши алмый. Ләкин ул урманга карата һәрвакыт дөрес мөнәсәбәттәме соң? Урманда аның гаебе белән төрле экологик проблемалар барлыкка килмиме?

- Укучылар, хәзер без бер шигырь тыңлап китәрбез. (Бер укучы сөйли).

                                Онытмыйк.

Юл кырындагы яшь талны

Имгәткән, сындырганнар.

Кемнәр икән алар кансыз,

Шәфкатьсез, үле җаннар.

Ул тал, тирә-юньне ямьләп,

Күкрәп үсә иде.

Кешеләргә ләззәт бирә,

Серләрен чишә иде.

Шуны белеп, күрә торып

Сындырганнар мескенне

Ул соң кемгә зыян итте,

Кыерсыттымы кемне?

Табигатьнең чын бүләген

Җәберләгән җансыз җан.

Мәгънәсезлек, вөҗдансызлык

Арта бармыймы һаман?

Нигә бездә миһербансыз,

Илтифатсыз кешеләр?!

     Онытмыйк: кош та, агач та

Гомергә бергә яшиләр.

- Бу шигырьдә кешенең табигатькә карата нинди мөнәсәбәте турында язылган? Ул нинди начарлык, явызлык эшләгән? (Укучылар җавабы).

- Хәзерге вакытта кешеләр урманнардан ерткычларча файдаланалар, агачларны күпләп кисәләр, табигый бергәлекне җимерәләр. (“Урман әзерләү” картинасын карап, фикер алышу).

- Укучылар, бу картина сездә нинди хисләр уятты? (Укучылар җавабы).

- Әйе, әлеге картина бездә төрле хисләр уята. Сезнең урманнар язмышына битараф булмавыгыз мине шатландыра. Мин ышанам, сез киләчәктә бу проблемаларны чишү юлларын да табарсыз.

Кешеләрнең күп кенә урман хайваннарын аулавы борынгыдан калган. Чамасыз аулау нәтиҗәсендә, поши, кабан, кеш тулысынча диярлек юкка чыкты. Катгый сак игълан ителү нәтиҗәсендә генә аларны саклап калуга ирешелде. Ләкин урманнарны кисү, браконьерлык аркасында селәүсен, боҗыр, суер кебек күп кенә урман хайваннарына әле һаман да элеккечә куркыныч яный. Урман зонасында тыюлыклар төзелде, мәсәлән, Ока яны-Терраса тыюлыгы.

- Хәзер дәфтәрләрдә урманның экологик проблемалары схемасын ясап куегыз (22 нче слайд).

- Хайваннарны саклау өчен тыюлыклар оештырылды дидек. Ә агачларны ничек сакларга соң? (Укучылар җавабы). Агачларны саклау кагыйдәләрен укыйк һәм истә калдырыйк (23 нче слайд).

VI. Яңа теманы өйрәнүне дәвам итү.

- Урманның һәм андагы тереклекнең яшәве урманда булучы һәркемгә бәйле. Урманга барган һәр кеше үзен табигатьтә кунакта гына икәнен онытмаска һәм тәртипле тоту кагыйдәләрен, һичшиксез, үтәргә тиеш.

- Укучылар, хәзер  Сухомлинскийның “ Сандугач каршында оят” хикәясен укырбыз. Игътибар белән тыңлагыз.

 Укучы укый:

   Оля белән Лида исемле ике кечкенә кыз урманга киткәннәр. Юлда барып арыгач, алар ял итәргә һәм ашап алырга уйлаганнар. Сумкаларыннан икмәк, май һәм йомырка алганнар. Алар төшке ашларын ашап бетергәндә, якында гына сандугач сайрап җибәргән. Искиткеч матур җырга сокланып, кызлар урыннарыннан кыймылдарга куркып утырганнар. Сандугач сайравыннан туктаган. Оля ризык калдыкларын, кәгазь кисәкләрен җыйган да куак төбенә ташлаган. Лида йомырка кабыгын, икмәк валчыкларын кәгазьгә төреп, сумкасына салып куйган.

- Син ни өчен чүбеңне үзең белән аласың?  – дигән Оля. – Куак төбенә ташла. Безне урманда беркем дә күрми бит!

- Сандугачтан оялам, - дигән Лида.

- Урманда кем үзен тәртипле тоткан дип уйлыйсыз? (Лида тәртипле кыз. Чөнки ул чүбен ташлап калдырмаган. Барлык кешеләр дә Оля кебек булса, урман чүплеккә әйләнер иде).

- Сез беләсез инде, пыяла шешәләр хәтта җирдә дә череми. Консерв банкаларын, пыяла һәм пластик шешәләрне беркайчан да урманда ташлап

калдырырга ярамый. Пыяла ватыгына яки консерв банкасына басып, кеше яки хәтта хайван да җәрәхәт алырга мөмкин. Ул гына да түгел, пыяла ватыклары кояш нурларын җыя, һәм моннан коры яфраклар яки үләннәрнең кабынып китү ихтималы бар. Ул вакытта урманда янгын башлана.

  Урманда учак ягу бик куркыныч. Кечкенә генә очкын яки пыскып торган күмер янгынга китерергә мөмкин. Янгын чыкмаса да, барыбер җирдә, көеп, учак эзе кала. Бу урында озак еллар үлән үсми. Урманга шундый җәрәхәт ясарга ярыймы соң?

  Учак ягу өчен, кешеләр еш кына бөтенләй тиешсез урынны сайлыйлар: бу я агач арасы, я корыган үләннәр күп урын була. Кайтып киткәндә, күбесе учакны сүндерергә оныта яки, сүндерсә дә, моны аннан-моннан гына эшли, һәм учак яңадан кабынып китә. Болар барысы да янгынга китерә.

VII. Дәреслек белән эш.

- Дәреслек текстыннан файдаланып, “Учак ягу кагыйдәләрен” төзик.

(Укучылар үзләре төзегән кагыйдәләрне тәкъдим итәләр.)

- Укучылар, ә хәзер “Учак ягу кагыйдәләрен” хор белән укып чыгыйк һәм дәфтәрләргә язып алып, истә калдырырга тырышыйк (24 нче слайд).

 VIII. Йомгаклау.

- Сез бүген дәрестә нәрсәләр белдегез? (Укучылар җавабы).

- Ничек уйлыйсыз, ни өчен кайбер кешеләр урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен тиешенчә үтәмиләр? (Укучылар җавабы).

(Тактага рәсем эленгән).

- Рәсемдә безнең планетабыз сурәтләнгән. Карагыз әле, ул нинди ялгыз һәм салкын. Әйдәгез, планетабызны бизик әле. (Укучылар рәсемгә хайваннарны һәм үсемлекләрне урнаштыралар.)

- Безнең планетабыз нинди матур булды! Бу матурлыкның саклануы кешеләрдән тора. (Уртага кеше рәсеме куела). Урманнарны саклау – дәүләтнең дә һәм һәр кешенең дә бурычы.

Билгеләр кую.

Өй эше: текстны укырга, сорауларга җавап бирергә, бирем, 112 нче бит.

              * табигатьне сакларга өндәүче билгеләр ясарга.

                                                                                                                                       

          Шафигуллина Лилия .

                                            Балтач районы Бөрбаш урта гомуми белем бирү  

                                            мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.                        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әйләнә -тирә дөньядан тестлар.

1 класслар өчен тестлар....

Урман хэм кеше

Мероприятие по экологическому воспитанию...

Әбиле кеше-бәхетле кеше

Беренче октябрь көнне "Өлкәннәр көне"үткәрелә.Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән."Әбиле кеше-бәхетле кеше",ул өйдә иман нуры балкый.Әбиләрне хөрмәт итеп балалар белән кичә үкәрергә бул...

Әйләнә- тирәбездәге дөнья фәненнән дәрес эшкәтмәсе.4 сыйныф. ( УМК «Перспектив башлангыч мәктәп») Тема: «Кеше тормышында һәм табигатьтә урманның роле» .

Тема: «Кеше тормышында һәм табигатьтә урманның роле» Максат: - укучыларда урманның кеше тормышында һәм табигатьтәге әһәмияте турында күзаллау формалаштыру; - урманның кеше гаебеннән барлыкка килгән эк...

Әбиле кеше- бәхетле кеше.

Мәктәптә өлкәннәр көне үткәрү өчен класстан тыш чараның конспекты....

«Урман җәнлекләре” ачык дәрес

Дәрес барышында укучылар урман җәнлекләренең холкын,  эш-хәрәкәтләрен тасвирлый  белү күнекмәләрен алалар.Өйрәнелгән лексик, грамматик материалны сөйләмдә куллана белүне камилләштерелә, тыңл...