Внеклассное мероприятие по окружающему миру "Табигать-тинсез хэзинэ"
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс) по теме

Сценарий внеклассного мероприятия по окружающему миру на тему охраны природы, бережного отношения к растениям и живым существам.

План-конспект урока татарской литературы в 3 классе на тему "Кошларны каршы алыйк", урок по теме подготовки к встрече птиц весной.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabigat-tinsez_khzin_ekologik_byrm.doc76.5 КБ
Microsoft Office document icon koshlarny_karshy_alyyk_uku_drese.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем  бирү учреждениесе                          “1 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Табигать – тиңсез хәзинә

Экологик бәйрәм

Үткәрде: укытучы                                                                                                                                                                                                                                                                       Гимадиева Илсөя Илдар кызы                                                                                                                                                            

2012-2013 уку елы

Тема: " Табигать - тиңсез хәзинә "

Максат:

  • балаларга тирә - якны саклауның мөһимлеген, табигать байлыкларының файдалылыгын төшендерү;
  • әйләнә - тирә мохитне баетуга өлеш кертү омтылышы тудыру;
  • туган якка мәхәббәт; халкыбызның гореф — гадәтләре белән горурлану хисе тәрбияләү;

-        Без һәммәбез табигатьнең

Бер бөртеге, бер гөле.

Туып гомер итәбез дә

Җиргә китәбез кире.

" Йөрәксез яши алмаган кебек, кеше берничек тә туган җирсез яши алмый " дигән танылган язучы К. Паустовский.

-        Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Китә калсак үтә бер якка

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр елап озата.

-Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Читтә йөрсәк, шуңа күрәдер

Чишмә җырлап, өянкеләр елап,

Таллар җырлап төшкә керәдер.

-Читтә йөргән чакта сагындырып

Керер өчен төнлә төшенә

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган җире кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә,

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

- Дөрес. Җир - анабыз безгә бик мәрхәмәтле. Шуңа да без аңа яхшылык һәм игелек белән җавап бирик.

Безнең татар халкы борын - борыннан чишмә - күлләрне, урман -болыннарны күз карасы кебек саклаган. Өй алдын агач куаклар белән бизәсә, тәрәзә төпләрендә гөлләр чәчәк аткан.

Гаиләдә бала туса.

- Имәндәй нык бул,

Чыршыдай биек бул,

Каендай ак бул

Чишмәдәй саф бул, дип теләк теләгәннәр.

-Дөньялар үзгәрә, яхшы булуларына да карамастан, гореф - гадәтләр юкка чыга. Кешене тудырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, сулар өчен ьава биргән табигать бүген ни хәлдә?

- Бер карасаң, бу табигать

Шул килеш, борынгыча,

Гөлләр үсә, җилләр исә

Диңгез шаулый, кош оча.

-Бер карасаң, бу табигать

Тәмам үзгәреп беткән,

Кояш үзе аптырыйдыр,

Теге кипкән, бу кипкән.

- Күк гөмбәз үзгәрмәсә дә,

Җирдә хәлләр башкарак

Кеше дигән хуҗа затка

Тереклек тора карап.

- Ә кеше соң ничек карый

Үзенең бурычына

Иң башта син бу сорауга

Үзеңнән җавап сора.

-        Кеше үз бурычына һәрчак җаваплы карамый шул. Зур кыйммәткә ия урманнарыбыз тыштан гына урман. Чынлыкта аларның күп өлеше киселгән.

- Алдан кисә, арттан кисә

Уңнан, сулдан кисә

Кеше урман кисә

Эшләр кайнап тора

Балта уйнап тора

-        Ә бит кешенең урманга бурычы чиксез.

Нәрсә соң ул урман?

Урман - безнең байлыгыбыз.

Урман - саф һава, дым һәм күләгә.

Урман - кошлар һәм җәнлекләргә туган йорт.

Урман - безнең дустыбыз, җирнең дымын саклап, кешегә мул уңыш алуда булыша.

Урман - тылсымлы сандык, үз хәзинәсен - чикләвек, җиләк, гөмбәләрен бушлай өләшә.

Урман — планетабызның яшел бизәге.

-        Дөрес әйтәсез балалар. Әгәр дә агачларның телләре булса, безгә ни әйтерләр

иде?

-        Урманга килегез, рәхәтләнеп ял итегез, ләкин безнең " тәннәребезгә " исемнәрегезне пычак белән чокып язмагыз. Без кышкы йокыдан уянып кына килгәндә, каен суы эчәбез дип, безне җәрәхәтләмәгез. Ял иткәндә яшь ботакларыбызны сындырыл палаткалар бизәмәгез. Учакларга яшел ботаклар якмагыз. Урманда ут белән сак булыгыз!

- Бер агачтан миллион шырпы ясап була, ә бер шырпы белән миллион агачны яндырырга мөмкин ди халык.

- Урамнарга, өегез, юллар һәм мәктәп тирәсенә һәрберегез һәр ел саен икешәр агач утыртыгыз. Еллар үтү белән, сез утырткан юкәләр, каен һәм имәннәр үсәрләр, мәктәп тирәсен бизәрләр. Алар сез укыган елларның иң матур истәлеге булып калыр.

- Кечкенә энеләрегез һәм сеңелләрегезнең туган көннәре истәлегенә өегез янына яки паркта агач утыртыгыз.

  • Җиләк җыйганда безнең ботакларны сындырмагыз.
  • Урманны саклау һәм үстерү — бөтен налык эше.

-        И күңелле җәй көнеңдә,

Табигать кочагында

Менә шуны истә тоту,

Кирәктер шул чагында.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз

Агачларны сындырмагыз

Кош оясын ватмагыз

Суларны да пычратмагыз

Пыяла, чүп атмагыз.

- Табигать ул — безнең әни.

Табигатьне саклагыз! (Ирина Рәҗәпова)

- Һәркем өчен үзенең торган җире, туган ягы бик тә кадерле. Чөнки бөтен

нәрсә туган җирдән, балачактан башлана.

Ә хәзер мин сезгә урманда булган бер хәл турында сөйлим.

Бара поши бик сак атлап

Бәлки сизәдер җаны —

Агач арасына качып

Сагалый мылтык аны.

Карурманны кинәт кенә

Гөрселдәү чолгап алды,

 Поши алга ыргылды да,

Шапылдап җиргә ауды.

Ага маңгайдан алсу кан

Яшел үлән өстенә,

Чумды Һава дары белән

Җылымса кан исенә.

Ничә еллар һич онытмыйм

Шушы авыр мизгелне

Ничек кенә аклансам да

Юк, кичермим үземне.

                               Ята күк поши һаман да

                               Агачлар арасында

                               Калган күк үпкә сүзләре

Күзләре алмасында.

Синең мондый битарафлык

Хәят белән дуслыкмы?

Күрдең, нигә кисәтмәдең

Яшерелгән мылтыкны? ( Әзьәр Габиди )

  • Менә шундый үкенерлек хәлләр дә була икән бу дөньяда. Дөрес, әлегә безнең урманнарыбыз бик бай. Ләкин табигать тиңсез хәзинә булса да, төпсез хәзинә түгел. Туган ягыбызда яшәүче кош - корт, балык, бөҗәк, җәнлекләрнең кайбер төрләре шигырьдәге явыз кешеләр тарафыннын юкка чыгарыла бара. Алар республикабызның КЫЗЫЛ КИТАБЫНА кертелгәннәр һәм закон тарафыннын аларны аулау, юк итү тыела. Татарстанда 20 табигать һәйкәле һәм ике өлештән торучы Идел - Кама тыюлыгы бар. Анда 1300 дән артык үсемлек исәпләнә һәм 430 төрле хайван яши.
  • Соңгы елларда урманнарны торгызуга авыл һәм шәнәрне яшелләндерүгә зур әһәмият бирелә. Шушы хакта кыскама гына мәгълүмат бирү максаты белән сүзне шәьәр һәм район хакимиятенең экология һәм табигатьне саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче урынбасарына бирәм. (чыгыш)

-        Әйе, дуслар табигатькә сокланып, аның матурлыгы белән хозурланып шигырь, җырлар да күп иҗат ителә. (Г. Бәширов " Туган як " ). Шуларның берсе - " Барган идем " ( В. Әхмәтшин көе, Г. Латыйп шигыре ).

-Барган идем әти белән урманга

Нинди генә сайрар кошлар юк анда!

Куакларда сандугачы, былбылы,

Моңа кадәр күргәнмени мин моны?

- И тыңладым сайрауларын кошларның

Урман тулы гел моң икән дусларым

Куакларда сандугачы, былбылы,

Моңа кадәр күргәнмени мин моны?

- Урмандагы искитмәле яңалык

Өйгә кайттым мин бөтенләй яңарып

Куакларда сандугачы, былбылы,

Моңа кадәр күргәнмени мин моны? ( Кошлар тавышы)

-        Урманның матурлыгы искиткеч. Тик кошлар бит безне матур, моңлы тавышлары белән генә түгел, китергән файдалары белән дә сөендерәләр әле.

" Песнәгем "

-Тиздән җылы якка киткән кошлар кайтыр. Шатланып сайрарлар, сызгырырлар, күңелле җырлар җырларлар. Оя ясап бала чыгарырлар. Иң элек кара каргалар, алардан соң тургайлар, сыерчыклар кайтыр. Болар язның беренче хәбәрчеләре.

- Ә сез кошларны ничек каршылыйсыз?

Сыерчык. 40 км/сәг белән оча. Биш йомырка салып бала чыгара. Бер сыерчыкның гаиләсе бер көн эчендә 2000 әкәм - тәкәм, зарарлы бөҗәкләр ашый. Җәй буена аларның бер гаиләсе 100 000 корткычны юк итә.

Сандугач. Майның 1 нче яртысыннан җырлый башлый, июльдә җырлаудан туктый. Оясын җир өстендә яки чокырда ясый. Август урталарында очып та китәләр. Алар кышларга Үзәк Африкага кадәр бара. Кышлау урынында алар

җырламыйлар.    " Ай былбылым " - җыр (1нче куплет).

Карлыгычлар килсә - яз җитте дигән сүз. Димәк, тиздән кырларда, бакчаларда кызу эш башланачак. Безнең якта карлыгачның 3 төре киң таралган: авыл, шәһәр, яр карлыгачы. Карлыгач 100 км/сәг. тизлек белән оча. Бер карлыгач бер тәүлеккә 10 ар мең чебен — черки ашый.

" Карлыгач" - җыры (Г. Тукай шигыре)

Күке - сәгатенә 100 бөҗәк ашый. Әгәр урманда зарарлы бөҗәкләр күбәйсә, ул аларны берничә көн эчендә ашап бетерә.

Ябалак - елына 1000 кимерүчене юк итә. Әгәр, һәр тычкан елына 1 кг бөртек ашый, дип исәпләсәк, ул вакытта бер ябалак бер елда 1 тонна ипине саклап кала дигән сүз. ( Халык авыз иҗаты + " Яз җиткән " )

- Балалар урман, колыннарда матур чәчәк, үләннәр дә үсә бит әле. Ә аларнын файдасы матурлыкта гынамы?

- Юк, аларның кешеләрне дәвалау сәләте дә зур. Татарстанда үсә торган 1500 төр кыргый үсемлекнең 360 төре файдалы. Безнең республикада 42 төрле үсемлекне дару ясау максаты белән җыялар. Даруларның 54 проценты үсемлекләрдән әзерләнә.

- Уздык калын урманны

Болынны, үзәннәрне

Очраттык без ьәр җирдә

Дарулы үләннәрне.

Юлда бака яфрагы,

Тузганак, ромашка

Сукыр кычыткан, бөтнек

Җый күп итеп, ташлама

Ышанмагыз сез, дуслар,

 Әрем начар дисәләр

Бабай әйтә әремнән

Дару ясап эчәләр.

Бабай белән без бүген

Күп итеп үлән җыйдык

Мәтрүшкәләр, әнисләр

Чормага тезеп куйдык.

Гөлҗимеш.        Әрәмәдә үсәм мин

Җимеш тә мин, гөл дә мин

Витаминның оясы,

Барасы да җыясы.

Кычыткан.        Шат булырсыз һәрвакыт

Ашасагыз кычыткан,

Витамин ул кычыткан

Авырмассыз ьичкайчан.

Тузганак.        Яратам мин таң нурын

Дару минем тамырым

Шикәре дә җитәрлек

Чәй ясасаң кыздырып,

Тәме исең китәрлек.

Балан.        Суымны эч, авырсаң,

Йөткерсәң, я карлыксаң.

Шәп дару юк моннан да

Дару ясыйлар минем

Хәтта кабыгымнан да.    

Җыр  “Кәрия — Зәкәрия”

- Татарстаныбыз урман - болыннарга гына түгел, мул сулы елгаларга да бай. Бездә 4 зур елга - Идел, Кама, Агы идел, Нократ ( Вятка ), Зәй. Озынлыгы 10 км дан ким булмаган 500 гә якын кече елга, бик күп инешләр бар. Бу суларның төп тамыры чишмәләр. Халкыбыз чишмәләрне гел саклаган. Элек чишмәләрне авылның иң хөрмәтле кешеләре карап, чистартып торганнар. Бүген байтак чишмәләр юкка чыгып бара. Кешеләр кызыгып туктарлык, ял итәрлек, рәхмәт әйтеп китәрлек итеп чистартасы бар ал арны.

(Суда куркынычсызлык кагыйдәләре — су  ташуы )

- Шунда булган башы изгелекнең

Шуннан килә сафлык, ышаныч,

Хыялларда чишмә зәңгәрлеге,

Шул чишмәдән безнең бу тавыш.

( Г. Тукай, Г. Бәширов “Җидегән чишмә”)

- Ярлар ишелә... Текә, биек ярлар

Таш астында кала чишмәләр

Күкрәгемне куеп ятар идем

Чишмәләрне капла дисәләр.

(Чишмәләрне саклау эше  “Чишмә”  конкурсы  “Иркеннефть”1 нче урын.)

- Ярлар ишелә, җирнең яше тама

Убылып, убылып төшкән чирәмгә,

Ник үсми соң моңда яшь чирәмнәр

Тамырларын җәеп тирәнгә?

Тутыкмасын диеп, кар астында

Калдырмыйлар хәтта тимерне

Картайтырга түгел, яшәртергә,

Яшәртергә иде бу җирне!

  • Без олыларга эндәшәбез!
  • Туган як күгендә йолдызлар

Тоныкланса бер көн, нишләрмен?

Мин үскәч корыса соңгы тал,

Серемне кемнәргә сөйләрмен?

  • Сандугачлар бизсә бакчамнан,

Ят күрсә җиремне торналар,

Нишләрмен кипсәләр күлләрем,

Корыса күкеле урманнар?

- Тургайлар очмаса биектә

Тозланса саф сулы чишмәләр,

Саекса илемдә елгалар

Киләчәк буыннар нишләрләр?

  • Саф җилләр сыйпасын чәчемнән

Саф һава аллатсын битемне,

Юлларда чирәмнәр үссеннәр

(бергә):

Кешеләр, саклагыз Җиремне!

-Нурлы җирем минем, моңлы җирем,

 Яшә мәңге тыныч балкышларда!

Чәчәк исе килсен җилләреңнән,

Кичә “ Кояшлы ил”  җыры белән тәмамлана.

- Коешлы ил безнең ил ( 2 тап.)

Күге аның гел аяз (2 тап.)

Кыш китерсә кыш бабай

Чәчәк алып килә яз ( 2 тал.)

  • Бураны ла, җиле дә (2 тап.)

Салават күпере дә ( 2 тал.)

Яңгыры да, кары да

Безгә якын бары да ( 2 тал.)



Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем  бирү учреждениесе                                                           “1 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”

2А сыйныфында укудан “Кошларны каршы алыйк ” темасы буенча үткәрелгән  дәрес эшкәртмәсе.

(дәреслек авторы Р.Г.Ягъфәрова)

Үткәрде: укытучы                                                                                                                                                                                                                                                                       Гимадиева Илсөя Илдар кызы                                                                                                                                                            

Әлмәт шәһәре

Тема: “Кошларны каршы алыйк”

Максат:

  • Балаларны табигать, кошлар темасына багышланган әсәрләр белән таныштыруны дәвам итү;
  • Сәнгатьле, аңлап уку күнекмәләрен ныгыту;
  • Балаларның логик фикерләү сәләтен, күзәтүчәнлеген үстерү;
  • Сөйләм телен камилләштерү;
  • Табигатькә, тереклек ияләренә карата игътибарлы, сакчыл караш тәрбияләү;
  • Халык аваз иҗатын өйрәнүгә омтылыш тудыру.

Кулланма материал: дәреслек,“Җимлек янында” рәсеме, мультимедиа системасы,“Кошлар – безнең дуслар” темасына презентация, рәсемнәр күргәзмәсе, балалар тарафыннан ясалган китапчыклар, , кошлар тавышы, җыр язылган фонограмма, дәреслек, өстәмә хрестоматия :“Раушан көзге”.

                                                 Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше

Исәнләшү.

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Исәмесез- саумысыз!
  • Хәерле иртә, балалар!
  • Имин үтсен көнегез!
  • Кәефләрегез ничек соң?
  • Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

  1. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

а) – Үткән дәрестә без нәрсә хакында сөйләштек, укыдык? (кошларга ярдәм итү турында сөйләштек, шигырь укыдык);

б) 3-4 бала Резеда Вәлиеваның “Кошкайларны саклыйбыз” дигән шигырен сәнгатьле итеп укый.

- Балалар, ә без сезнең белән суыктан интегүче, җим табарга аптыраган кошларга ничек ярдәм итәбез? (җимлекләр ясап элдек, аларга ярма, ипи валчыклары сиптек);

в) Тактадагы рәсем буенча әңгәмә:

- Рәсемдә кемнәрне күрәсез? Балалар нишлиләр? Биредә сезгә таныш булган кошлар бармы? (күрсәтү, исемнәрен әйттерү). Бу кошлар ни өчен җылы якларга очып китмиләр?

- Бездә кышлаучы нәни дусларыбыәга багышланган нинди әсәрләр укыдыгыз? (2-3 бала китапчыкларыннан шигырьләр укый)

Йомгаклау. Презентация.

  • Суык кыш көннәрендә кошлар ничек туена? Ни өчен кошларга җимлекләр куярга кирәк?

Физминутка: “Очты- очты” уены

  1. Яңа әсәр белән танышуга әзерлек. 

а) фонограммада кошлар сайравы яңгырый, балалар күзләрен йомып тыңлыйлар:

- Ә хәзер мин сезне табигатькә сәяхәткә чакырам. Бер мизгелгә генә күзләрегезне йомыгыз да, игътибар белән тыңлагыз әле. Нинди серле, сихри тавышлар бу?

(Балалар язмада ишетелгән кош тавышларын саныйлар: сыерчык, тургай, шәүлегән...)

- Нишләп соң без бу кошларны тирә - ягыбызда күрмибез, тавышларын да ишетмибез?

(чөнки алар ерак илләргә кышларга очып киттеләр, алар- күчмә кошлар.)

б) тактадагы дүртьюллыкны укыту:

“Яз килә, яз килә,

Сыерчыклар килә.

Сандугачлар, тургайлар-

Җырчы кошлар килә!” (Бари Рәхмәт)

- Зәһәр суыклары, салкын җилләре белән кошларны куркытучы кыш тиздән үз урынын ямьле язга бирер һәм сагынып көткән кошлар туган илләренә кайтырлар.

  1. Хәзер без сезнең белән шул хакта сөйләшербез

Дәреслекнең 131 битендәге текстны табыгыз.

а) узем укыйм, балалар тыңлап, китаптан күзәтеп баралар;

б) сүзлек өстендә эшләү (яз хәбәрчеләре, иген корткычлары, өй кыекларында);

в) балалар үзлектән текстны укып чыга;

г) балалардан укыту (2 укучы укый);

д) текстны өлешләргә бүлү, бүлекләргә исем уйлап табу:

“Тиздән кошлар кайтыр”

“Язның беренче хәбәрчеләре”

“Кошларның кешеләргә файдасы”

“Дусларны каршы алырга әзерләник”

е) сайлап алып укыту:

-Беренче хәбәрчеләр дип нинди кошларны атыйбыз? ( кара карга, тургай, сыерчыкның тактадагы рәсемнәрен табып күрсәтү)

- Кошлар кайткач, табигать ничек үзгәрә? (җанлана, чөнки тирә-якта кошлар тавышы яңгырый)

-Кошларны ничек каршы алырга кирәк? (яңа оялар ясарга, былтыргы ояларны төзәтергә кирәк)

-Без кошларны ни очен яратабыз? (китергән файдалары, матур сайраулары өчен...)

  1. Кошлар турында әсәрләр, халык аваз иҗаты мисалларын тыңлау.

(балаларга бирелгән мөстәкыйль эшнең үтәлешен тикшерү)

а) шигырьләр, җырлар

б) табышмаклар (җаваптагы кош рәсемен күрсәтү, исемен атау)

в) мәкальләр, әйтемнәр

г) халкыбыз йололары: (Карга боткасы – Нәүрүз бәйрәмендә, Кошлар көне...)

д) бала уятканда:

- Тор, тор, тургай,

- Таң-таң ата бугай

- Тургай кер, чыпчык чык!

- Чырык – чырык – чырык.

Бала юатканда (елаганда):

  • Гөлдергү, гөлдергү,
  • Нинди матур кыздыр бу?!

е) кошлар исемен кулланып мактау:

Сандугач (былыбыл) – моңлы, матур тавышлы, оста җырлаучы

Карлыгач (канатыдай кыйгач кашлы) – кыз бала

Аккоштай нәфис, гүзәл кыз.

Бөркет, лачын – батыр, кыю ир-егет.

Саескан – күп сөйләшүче, тискәре холыклы кеше.

  1. Кошларның сирәк, югала баручы төрләре хакында мәгълүмат бирү (Кызыл китап)

Экологик билгеләрне аңлату.

  1. Дәресне йомгаклау.
  • Дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Ни өчен кошлар – безнең дуслар дип әйтәбез?

Өйгә эш – 131 биттәге текстны сәнгатьле итеп укырга. Билгеләр кую.

VIII. “Нәни дусларым” җыры белән (М.Разов – В.Агапов) дәресне төгәлләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по окружающему миру

Занятие подготовлено в виде заочного экологического путешествия по лесу. В процессе которого ребята читают стихи, поют песни и работают над экологическим рассказом, находят ошибки, допущенные  в ...

Внеклассное мероприятие по окружающему миру в начальной школе. Игра «Поле чудес» (тема «Лекарственные растения»)

Цели занятия:-расширить знания учащихся о лекарственных растениях;-развивать внимание, память, любознательность, самостоятельность суждений;-воспитывать бережное отношение к своему здоровью, люб...

Внеклассное мероприятие по Окружающему миру для 2 класса КВН "Земля наш дом"

КВН Земля – наш дом (2 класс)Дивина Светлана Ивановна,  учитель начальных классов МОУ Лицея № !5 г.Саратова Цель: повторение и обобщение знаний, полученных на уроках окружающего мира, ...

Внеклассное мероприятие по окружающему миру во 2 классе

Данное мероприятие проводится в виде путешествия и в доступной, игровой форме знакомит с разнообразием растительного мира....

"Веселый зоопарк" (внеклассное мероприятие по окружающему миру)

Учащиеся получают огромную коробку, в которой находится... Чебурашка!  Но он очень расстроен - ребят так много, а он совсем один. Но ребята просят Чебурашку не расстраиваться, а вместе с ...

внеклассное мероприятие по окружающему миру на тему "Красная книга России"

этот урок может использоваться как во внеклассной работе по окружающему миру, так и на уроке...

Внеклассное мероприятие по окружающему миру "Лес - наше богатство"

Это материал для проведения декадного мероприятия по окружающему миру. Игровые моменты,  богатый познавательный материал позволит заинтересовать любую аудиторию....