Эссе "Мое педагогическое кредо"
статья (4 класс) на тему

Хамитова Эндже Нуртдиновна

 Матераил представлен для распространения опыта работы учителя начального звена.

Скачать:


Предварительный просмотр:

IV

Тәҗрибә уртаклашулар

Распространение опыта

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбе

“Минем педагогик осталыгым” темасына эссе

Язды:  1 квалификацион категорияле

 башлангыч сыйныф укытучысы

Хамитова Энҗе Нуртдиновна

2014 нче ел

Мин, Хамитова Энҗе Нуртдиновна, 1971 нче елның 21 нче ноябрендә Биектау районы Яңавыл авылында тудым. Туган авылымда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, бездән бик еракта булса да, укытучы булу теләге мине Арча педагогия училищесына барырга этәрде. 1991 нче елда башлангыч сыйныф укытучысы һәм өлкән пионервожатый дигән белгечлек алып, туган авылыма укытучы булып кайттым. Мине анда яраткан укытучыларым,ярдәмчел коллектив, акыллы укучылар каршы алды.

Бөтен җаным-тәнем белән укчыларда туган телебезгә, халкыбыз һәм аның матур гореф гадәтләренә, традицияләренә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштым. Туган авылым Яңавыл сигезьеллык мәктәбендә 20 ел башлангыч сыйныфларны укыттым, кабинетны җиһазлауга күп көч куйдым. Мәктәп директоры (ул минем укытучым) кабинетны башкаларга үрнәк итеп куя иде. Энҗегә өч сыйныф белән эшләү бик авыр, аңа ярдәм итегез, - дип әйтә иде. Мәктәбебез янганда 45 төрле методик папкам гына бар иде, барысы да көлгә әйләнде. Мәктәпләр ябылганнан соң, Айбаш урта мәктәбендә 5 нче елымны башлангыч сыйныфларга белем бирәм.

25 ел эшләү дәверемдә минем методик проблемам укучыларга эстетик, әхлак тәрбиясе белән бәйле булды. Әхлак темасы – хәзерге заманда да иң актуаль, төп темаларның берсе.

Балаларны тәрбияләү, укучыларда дөрес әхлак формалаштырырга ярдәм итү – минем бурычым. “Халык педагогикасына нигезләнеп укучыларга әхлак тәрбиясе бирү”, “Халык педагогикасына нигезләнеп, яңа технологияләр кулланунәтиҗәсендә көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү” дигән методик темалар өстендә эшләдем һәм эшлим. Халык педагогикасының әһәмияте шунда: аның нигезендә әхлаклы, әдәпле, хезмәт сөючән, телен, милләтен ихтирам итүче шәхес тәрбияләнә, укучыларның логик фикерләве үсә, дөньяга карашлары киңәя. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре – халык педагогикасында иң әһәмиятле тәрбия чыганаклары. Дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда фольклор әсәрләрен уку, әкиятләр уку һәм сөйләү, табышмаклар әйтешү, төрле уеннар уйнау балаларны бик тә кызыксындыра. Мин укучыларым белән “Сертотмас үрдәк” дигән әкиятне сәхнәләштердек. Алар аны бик теләп уйнадылар. Укучыларның куңелләре күтәрелә, йөзләре көләчләнә. Укучыларның елмаюлы, шат йөзләрен күрү укытучыны бәхетле итә, иҗатка дәртләндерә.

Туфан Миңнуллинның “Кәрлә – мәктәп баласы” пьесасыннан өзек күрсәттеләр. Аннан соң “Яшь ТНВ”да “Күчтәнәч” тапшыруында “Кызыл Калфак” әкиятеннән өзек күрсәттеләр. Бу әкиятләрне, юморга бай әсәрләрне балалар бигрәк тә якын итәләр. Әкият геройларының җитешсезлекләрен күреп, алар үзләренә тәнкыйть йөзеннән, кузлегеннән карарга өйрәнәләр.

Перспектива укыту – методик комплектында рус теленнән, әдәби укудан(рус), әдәби уку(тат), электрон кулланмаларны файдалану әдәби уку дәресләренә ихтирамны, мәхәббәтне арттырырга ярдәм итә. Ләкин алар барлык фәннәргә дә юк, бик аз. Тест сораулары да балаларга бик ошый. Дәресләрдә компьютер технологиясен актив кулланам. Укучылар узләре дә дәресләргә презентацияләр эшләп киләләр. III сыйныфта математикадан таблицалы тапкырлау  һәм бүлүне компьютер ярдәмендә, төрле уеннар ярдәмендә өйрәндек.

Хәзерге заман баласында тел дәресләренә игътибарны киметмәс өчен, укытучыга бик нык тырышырга кирәк. Дәрестән тыш чараларны да алдан уйлап эшләргә кирәк. Музейларга, театрларга бару, мәдәнияткә, халыкның үткәненә ихтирам, хөрмәт хисләрен арттыра.

Башлангыч сыйныф кабинеты да үзенә тартып торырга тиеш. Кабинетны якты, матур итәргә кирәк. Һавасы саф булсын өчен куп төрле гөлләр үстерәм. Ачык дәресләр, ачык тәрбия сәгатьләре үткәрәм. Аларга җентекләп хәзерләнәм. Презентациядән башка ачык дәресләрне күз алдына да китереп булмый.

Соңгы елларда конкурсларда, олимпиадаларда катнашабыз. 2011 нче елгы чыгарылыш классында Гайнуллин Илсаф математикадан “Умный Совенок” олимпиадасында катнашып район күләмендә I урынны алды.

Кемдер җырга, биюгә, телгә сәләтле. Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итәбез. Укучыларны биюләргә өйрәтәм. Берничә ел бию түгәрәге алып бардым. Төрле конкурсларда куренекле педагог К.Д.Ушинскийның “Укытучы даими укып торганда гына укытучы була ала” дигән сүзләре бик мөһим. Курсларда белем алам, конкурсларда катнашам. Районда методик эшкәртмәләр бәйгесендә III урынны, “ФГОС кысаларында” “Минем иң әйбәт дәресем” профессиональ  конкурста шулай ук III урынны алдым.

“Яңа стандартлар турында”

 темасына  доклад

               Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Россия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесе үсеше – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты дигән фикергә килделәр. Мәгариф системасындагы яңалыкларны тормышка ашыру өчен икенче буын дәүләт стандартлары (ФГОС) төзелде.

             Яңа федераль дәүләт мәгариф стандартына (ФГОС) күчү РФ Президенты Д.Медведевның “Безнең яңа мәктәп” милли мәгариф инициативасы юнәлешләренең берсе булып тора. Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы  бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә.

             Элек тә мәктәп программаларында үзгәрешләр булгалап тора иде. Тик алар ничектер тавыш-тынсыз гына кабул ителеп, эшләп китә тордылар. Ә бу яңа стандарт дигәннәре Россиядә яшәүче бер генә кешене дә битараф калдырмыйча, күпләрнең күңеленә борчу салды кебек. Радио, телевидение, башка массакүләм мәгълүмат чаралары бертуктаусыз шушы проблема турында сөйлиләр, язалар.            

Тормыш бит ул бер урында гына тормый. Галимнәр яңа ачышлар ясый, инженерлар яңа технологияләр эшләп чыгара, тарих та үзгәрә. Шуңа күрә укыту системасына да үзгәрешләр кертеп тору кирәк. Ел саен элеккеге программаларга яңа фәннәр, дәресләр генә өстәп барсак, балаларыбыз мәктәптән чыкмыйча укырлар иде.

Яңа стандартларны эшләп чыгарганда укучыларыбызга заманча белем бирү өчен беренче чиратта нәрсә кирәклеге ачыкланды. Узган уку елында илебез башлангыч мәктәпләрендә  ул стандартлар эксперимент узды. Эксперимент барышында стандартларның кимчелекләре дә ачыкланды һәм әле тагын ачыкланачак. Аларны булдырмау өстендә даими эш алып барыла. Шулай да җитешсезлекләргә караганда уңай яклары күбрәк дигән нәтиҗәгә киленде. Тестлар балаларның белем дәрәҗәсе бермә-бер үсүен, логик фикер йөртергә өйрәнүләре, максатка ирешергә омтылышлары барлыкка килүен күрсәтте.

Элек өстән мәгариф министрлыгы төшергән укыту программасын җитәкчеләр дә, укытучылар да төгәл үтәп барырга тиешләр иде. Хәзер исә һәр мәктәп шушы яңа стандартлар нигезендә үз программасын эшләп чыгарырга, мәктәпнең юнәлешен билгеләргә тиеш булачак. Стандартларның иң аек язылган урыны – укыту максатлары һәм нәтиҗәләредер, мөгаен. Ә мәгариф учреждениесе шушы нәтиҗәләргә ничек ирешү юлларын ирекле рәвештә үзе билгеләячәк.

Билгеле булуынча, яңа стандартлар мәктәпнең эчке “байлыгына” җитди таләпләр куя, уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын да аерым игътибарга ала. Мәсәлән, уку дәресенең төп максаты минутына ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап уку һәм аңа анализ ясый белү.

Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. ФГОС кертү традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итәчәк. Яңа стандартларга күчү укучылар өчен генә түгел, ә укытучылар өчен дә проблема, чөнки укытучыга тулысынча эш алымын үзгәртергә, психологик яктан яраклашырга кирәк.

Заманча стандартлар мәктәп баласына заманча таләпләр дә куя. Компьютерлар бәләкәчләрнең якын дустына әвереләчәк. Алар инде иншалар, диктантлар белән бергә смс-хәбәрләр, электрон хатлар да яза белергә тиеш. Дүртенче сыйныф укучысы компьютерда, рус теленнән тыш, чит телдә дә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш була. Кыскасы, без яраткан акбур белән бетергеч янында флэшка, видеокамера һәм диктофонның да урын алуы мөмкин.

Башлангыч мәктәп өчен өч вариантта стандартлар эшләнгән, Татарстан өчен кулай булган өченче вариантта туган тел һәм укуга да, рус теле һәм әдәби укуга да сәгатьләр бирелгән.  

Яңа стандартлар балаларга көнозыны мәктәптә булырга мөмкинлек бирә. Дәрестән тыш эшләр хәзер укыту процессының бер өлеше булып санала. Бу инде экскурсия, түгәрәкләр, конференция, олимпиада, тикшеренү эшләрен — барысын да официаль рәвештә мәктәп оештырырга тиеш дигән сүз. Яңа стандартлар куйган таләпләрне санап чыгу мөмкин дә түгел. Стандартка туры килгән программа  белән эшләү нәтиҗәсендә  без башлангыч сыйныф укучысында түбәндәге шәхси сыйфатларны тәрбияләргә тиешбез:

        - үз халкын, туган ягын һәм туган илен яратучы;

        -гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге кыйммәтләрне хөрмәт итә, аларны кабул итүче;

        -тирә-якны актив рәвештә танып белергә омтылучы;

        -белем алу өчен кирәкле һәм файдалы булган эш формаларын үзләштерүче;

        -гаилә һәм җәмгыять алдындагы бурычларын аңлый, үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә сәләтле  булуын күрсәтүче;

        -тирә-яктагыларга игътибарлы һәм ихтирамлы, аларны тыңлый һәм аларга үз фикерен яки мөнәсәбәтен белдерә алучы;

        -үзенең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәвенә булышлык итүче.

        -шәхес буларак, укучы белемен үстерергә әзер, укуга һәм тирә-якны танып белүгә сәләтле, гражданлык позициясен күрсәтердәй шәхси сыйфатларга ия;

        - үз иле һәм халкы өчен горурлык хисләренә ия булган укучы;

        -төрле халыкларга, аларның тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт һәм ихтирам хисләренә ия;

        -бик тиз үзгәрүчән тирәлеккә яраклаша белүгә сәләтле;

        -тыныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотып, укучыда иҗади эш белән кызыксына, матди һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл карый белүче.

Яңа стандартлар башлангыч сыйныфлар өчен 2011 елда керде, урта сыйныфларда укучыларны — 2015 елда, өлкән сыйныфларны 2020 елда күчерү көтелә. Миңа да 1 сыйныфлар белән эшемне яңа стандартлар нигезендә башларга туры килде. Быел укучылар 2 нче сыйныфта. Сыйныфта 7 укучы. Хәзергесе вакытта барысы да укый, яза белә. Бүгенге мәктәп заман белән бергә атларга тиеш. Шуңа күрә без белем бирү белән бергә баланы шәхес буларак үстерергә, уку эшчәнлегенең төрләренә өйрәтергә тиеш. Ничек итеп? Башлангыч сыйныфларга белем биргәндә күрсәтмә әсбаплар зур роль уйный. Бүгенге көндә таблица, рәсем, аудиоязма, видеоязма белән бергә, компьютер программалары, презентацияләр, электрон  кушымта, интерактив такта һ.б. кулланабыз.  

             Башлангыч сыйныфта укыту һәм тәрбия бирү максатларының берсе – укучыларга заманча компьютер технологияләрен үзләштерергә ярдәм итү, алар ярдәмендә алган белемнәрне киләчәк үзүсеш өчен кулланырга өйрәтү. Бу максатны тормышка ашыру өчен дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда информацион технологияләр куллану зарури.

             Белем бирүдә компьютер технологияләрен куллану түбәндәге нәтиҗәләрне бирә:

  • укучыларда әйләнә-тирә дөньядагы информация агымында ориентлаша алу күнекмәләрен үстерә;
  • информация белән эшләүнең практик төрләренә төшендерә;
  • заманча техник чаралар ярдәмендә информация алмашу күнекмәләрен үстерә;
  • укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыра;
  • уку материалын аңлау, истә калдыру һәм үзләштерүне оптимальләштерә;
  • дәресне югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм итә;
  • төрле дәрәҗәдәге биремнәр кулланып, һәр укучыга шәхси якын килергә мөмкинлек бирә.

           Без информацион технологияләрне дәреснең төрле этапларында: укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшергәндә, яңа тема аңлатканда кулланабыз.  Төгәлрәк әйткәндә, рус теле һәм татар теле дәресләрендә укучыларга компьютер технологияләре ярдәмендә төрле күнегүләр бирәм, яңа темага керер алдыннан проблемалы ситуацияләр бирергә тырышам,  әкият яисә спектакльдән өзекләр күрсәтәм. Математикада яңа белем һәм күнекмәләр биргәндә, фигураларны чагыштыру,  мәсьәләләр чишү, аңлатмаларның дөреслеген тикшерү вакытында, логик фикерләүгә күнегүләр эшләгәндә  компьютер технологияләрен даими кулланам. Әйләнә-тирә дөньны өйрәнгәндә, еш кына интернет ресурсларын файдаланам. Шулай ук дәрестән тыш чараларга әзерләнгәндә, биюләрне, кирәкле җырларны интернеттан файдаланам. Интернет ресурслар укучыларның игътибарлылык, хәтер, фикерләү кебек конкрет сыйфат һәм мөмкинлекләрен  үстерә һәм уңай нәтиҗәләр бирә дип уйлыйм.

Укучылар үзләре дә компьютер программаларын файдаланып, төрле иҗади мөстәкыйль эшләр үтиләр.  Мондый төр эшләр укучыны тагын да активлаштыра, белем алуга дәртләндерә һәм мөстәкыйльлек тәрбияли.

Шулай итеп, мәгариф системасы җәмгыять куйган таләпләрдән калышмаска, ә укытучы заман белән бергә атларга тиеш.  

Безнең төп максат – уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү

Стандарт укыту процессында милли һәм региональ компонентларны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Ник дисәгез, укыту стандартларының берничә пунктында милли, региональ һәм этник үзенчәлекләрне өйрәнү турында сүз бара. . Бала туган телен, әдәбиятын, тарихын белергә тиеш. Стандартларның максаты – үз иленең чын гражданинын тәрбияләү. Ә үз тамырларын белмәгән балада гражданлык хисләре туарга мөмкин түгел.

Балалар – илебез киләчәге. Безнең төп бурыч – укучылар, ата-аналар, җәмгыять мәнфәгатьләрен, тәлапләрен искә алып төзелгән белем бирү структурасының сыйфатлы булуын тәэмин итү. Мәктәпләребездә югары культуралы, зыялы,  заман таләпләренә туры килгән, инновацион юнәлешкә корылган укыту системасы булганда, районыбыз оешмалары җитәкчеләре белән берлектә, без мәгариф системасы алдына куелган  бу  бурычларны уңышлы үтәрбез дип уйлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

эссе "Мое педагогическое кредо"

рассуждение о работе учителя...

Эссе "Моё педагогическое кредо" + самопрезентация

Педагогическя деятельность учителя...

Эссе на тему: "Моё педагогическое кредо: смыслы, ценности, приоритеты"

«Моё педагогическое кредо: смыслы, ценности, приоритеты». Если учитель имеет только любовь к делу, ...

Мое педагогическое кредо.

В этом году я участвовала в конкурсе учитель года. Одним из критериев оценки  была защита педагогческого кредо. Я представляю свое выступление с той целью, что кому-то  - возможно предстоит ...

Мое педагогическое кредо.

В этом году я участвовала в конкурсе учитель года. Одним из критериев оценки  была защита педагогческого кредо. Я представляю свое выступление с той целью, что кому-то  - возможно предстоит ...

Моё педагогическое кредо

Моё педагогическое кредо: «Мой истинный дом – это школа, а ученики – это моя жизнь»....

Педагогическое кредо

В материале отражены мои педагогические взгляды на воспитание и обучение детей...