Балага яхшы уку өчен ничек ярдәм итәргә
статья по теме
Билгеле булганча баланың һәрьяклап нормаль үсешен өч яктан башка – укучы тырышлыгы, укытучы тырышлыгы һәм ата-ана , яки әби-бабай, гаилә әгъзалары тырышлыгыннан башка тулысынча гамәлгә ашырып булмый. Бу язма өч якның үзара тыгыз бәйләнеше аркылы гына укучыда укуга карата аңлы караш тәрбияләп булу турында.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ata-analarga_doklad.docx | 14.88 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе
Әти-әниләр җыелышы
«Балага яхшы уку өчен
ничек ярдәм итәргә?»
Башлангыч сыйныф укытучысы –
Гарипова Гөлсинә Зөлфәровна
2014
Чыгышымны укучы балаларның психологиясен һәм физиологик үзенчәлекләрен бик тирән белгән һәм нечкә сиземләгән остаз, укытучы-тәрбияче, мәгърифәтче галим Ризаэддин Фәхреддиннең сүзләре белән башлыйсым килә. “Гыйлем өйрәнүче шәкертнең бик тырыш булуы кирәк. Тырышлыктан башка дөнья малы да табылмас... Гыйлем өйрәнер өчен шәкерт тырышлыгы, остаз тырышлыгы, ата-ана яки тәрбияченең тырышлыгы кирәктер. Бу өч тырышлык бергә җыелса, бер төрле җимеш булмыйча калмас” ди ул үзенең “Шәкертлек әдәпләре” дип исемләнгән язмасында. Шул ук вакытта төннәрен дә йокламыйча артык тырышуның сәламәтлеккә зыян икәне турында да әйтә. Ул: “Тырышлык дип шәкерт үзенең гакыл һәм фикеренә, шулай ук тән әгъзаларына зарар китермичә, яхшы гына тәртип белән укуга әйтәләр. Бу билгеләмәдән чыгып карасак, шәкерт үзенең сәламәтлегенә зарар китерерлек рәвештә укыса, ул тырышлык түгел, бәлки үзен харап итү һәм гаделсезлек булыр”, ди.
Хәзер без компьютер заманында яшибез. Кайбер ата-аналар балаларының мәктәптән тыш вакытын ничек уздыруы белән бөтенләй үк кызыксынмый. Компьютер каршында күпме утырса утырсын, тик тавышы гына чыкмасын, аны гына борчымасын. Тиешенчә кулланганда баланың үсешенә ярдәм итүче сайтлар да байтак. Тиешенчә кулланмаганда балага зыян гына салачак. Шулай итеп балага карата ата-аналар тарафыннан игътибарлы булу сорала.
Ә кече яшьтән баланы билгеле бер режим белән яшәргә өйрәтмәү-ата-ананың зур хатасы. Шуңа күрә безгә көндәлек режим дигән төшенчә турында онытмаска кирәк. Ул өйдә һәр укучы өстәле янында эленгән һәм бала шуңа ияләндерелгән булырга тиеш.
Билгеле булганча баланың һәрьяклап нормаль үсешен өч яктан башка – укучы тырышлыгы, укытучы тырышлыгы һәм ата-ана , яки әби-бабай, гаилә әгъзалары тырышлыгыннан башка тулысынча гамәлгә ашырып булмый. Бу өч якның берсе генә төшеп калса да, балада төзәлә алмаслык хаталар китереп чыгарыр. Шуңа күрә бала мәктәпнең тәүге бусагасын атлап керүгә, укытучы балага төпле белем һәм тәрбия бирергә, укучыда аңлы тырышлык тәрбияләргә тотына. Шул ук вакытта ата-ананың да баласына карата игътибарлы булуын, аңа ярдәм итүен, мәктәптән тыш вакытларын билгеле бер режим белән яшәргә күнектерүен тели. Белем алу һәр балага бертөрле бирелми, һәр баланың фикерләү, истә калдыру сәләте төрләчә була. Шуңа күрә баланың дәрес хәзерләвенә күзәтчелек итү, кирәк чакта аңа тиешенчә ярдәм итүнең роле гаять зур.
Бу нисбәттән чыгып, мин укучыларга анкета сораулары тәкъдим иттем. Хәзер шул анкета нәтиҗәләре белән сезне дә таныштырып үтәсем килә. Рәхим итеп презентациягә күз салыйк.
“Гаилә һәм мәктәп” дип исемләнгән әтиләр һәм әниләр журналы чыга башлады. Журналның 18 битендә “Өй эше әзерлибез” дигән мәкалә бирелгән. Монда өй эше әзерләүнең серләре бик яхшы яктыртылган. Димәк, бу көн кадагындагы мәсьәлә. Моңа бик җитди карарга кирәк. Баланың тулы үсешендә остаз тырышлыгы, укучы тырышлыгы гына җитми, ә ата-ана тырышлыгы да һичшиксез кирәк.
Сезнең кем беләндер дәрес хәзерләргә, кемгәдер үсәргә ярдәм итеп була торган шундый бәхетегез бар икән, Сез шуңа сөенегез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Балага яхшы уку өчен ничек ярдәм итәргә
Бу презентация ата-аналар өчен...
Балага игътибарлы булырга булышу.
Бүген без ата-аналар җыелышын “Балага игътибарлы булырга булышу” дигән темага багышларбыз, сезне борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшербез. Сораулар бирербез һәм уеннар аша аларга җавап табарбыз...
Ата-аналар җыелышы Тема: Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү
Балалар – җәмгыятьнең булачак гражданнары Һәм бу җәмгыятьтә аларның кыйммәте хезмәттә ни дәрәҗәдә катнаша алулары һәм бу хезмәткә ни дәрәҗәдә әзерлекле булуларына карап билг...
Укуда балага ничек ярдәм итәргә?
Әти-әниләр өчен доклад...
Белем алуда балага ничек ярдәм итәргә
Ата-аналар җыелышында чыгыш...
“Дәү әнием минем, дәү әнием...”
ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....
“Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”
(3 нче, 4 нче сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү. Исә...