Технологическая карта урока
план-конспект урока по математике (1 класс)
Предмет математика Класс 1
Тема: Нәрсә белдек. Нәрсәгә өйрәндек. Ныгыту.
Максат: - 10 эчендә исәпләү күнекмәләрен ныгыту;
- мәсьәләләр төзүне һәм чишүне камилләштерү;
10 эчендә телдән мисалларны чишү осталыкларын, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү;
Игътибарлылык, кызыксынучанлык тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 34.56 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәреснең технологик картасы
Предмет математика Класс 1
Тема: Нәрсә белдек. Нәрсәгә өйрәндек. Ныгыту.
Максат: - 10 эчендә исәпләү күнекмәләрен ныгыту;
- мәсьәләләр төзүне һәм чишүне камилләштерү;
10 эчендә телдән мисалларны чишү осталыкларын, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү;
Игътибарлылык, кызыксынучанлык тәрбияләү.
Дәрес тибы : Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Универсаль уку гамәлләре:
Регулятив: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотып, шуларга ияреп гамәлләр кылу
Танып белү: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау
үз фикереңне сүз белән төзеп әйтә белү; сорауларга тулы җавап бирә белү; дәреслек белән эшли белү; нәтиҗә ясый һәм йомгаклый белү;
Коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү
Шәхси: укучыларда уку эшчәнлегенә, дәрес темасына кызыксыну уяту, дәрескә карата уңай мөнәсәбәт булдыру, үз уңышларың, уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү; парлап эшләп , фикерләшеп уртак фикергә килү.
Материал: М.И.Моро “Математика” дәреслеге, 1класс, 41,44 бит
Җиһазлау: презентация, ноутбук, смайликлар, биремле карточкалар, перфокарталар, әкият геройлары
Эш формалары: фронталь, индивидуаль, парлап.
Дәрес барышы:
Дәреснең этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге |
I этап. Дәресне оештыру, психологик уңай халәт булдыру. Максат: Укучыларны эшчәнлеккә кертеп җибәрү. | Исәнләшү. Хәерле көн укучылар. бер-беребезгә карап, уңышлар теләп елмаябыз. -Елмаеп карагыз дөньяга, Рәхәт бит яшәве шулаймы!? Елмаеп башласаң дәресне, Санарга, уйларга бик җайлы. - Кайсы дәрес турында сүз бара? (математика) | Исәнләшәләр. |
II этап. Актуальләштерү Максат: “Яңа белем ачу” өчен кирәк булган материалны табу. | - Математика дәресендә без ниләр эшлибез? -Өйрәнгәннәрне онытмас өчен без даими нишлибез укучылар? -әйе, укучылар бүгенге дәресебезнең темасы үткәннәрне кабатлау. | саныйбыз, язабыз, мисаллар чишәбез, линейка ярдәмендә фигуралар сызабыз һәм үлчибез, саннарны чагыштырабыз (кабатлыйбыз) |
III этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Максат: Белемнәрне ныгыту, кабатлау. | 1. “Күршеләреңне әйт” уены СЛАЙД 1,2 - Балалар, монда саннар куршеләрен югалтканнар әле, әйдәгез аларның күршеләрен табып бирик әле.
| Саннарның составын белү. |
IV этап. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү. Максат: Һәркем үзенә нәрсә эшли белүе-белмәве турында нәтиҗә ясарга тиеш. | Матур язу күнегүләре 2. .Математик диктант язу. -7 санын 3 кә арттыр - 8 санын 4 кә кимет -3 һәм 4 саннарының суммасын тап - 10 һәм 8 саннарының аермасын тап - кимүче 9, киметүче 2, аерманы тап - беренче кушылучы 6, икенче кушылучы 4, сумманы тап |
Кушылучы, сумма, кимүче, киметүче, аерма, арттырабыз, киметәбез, терминнарын кулланып уку Балалар язалар. Җавапларны хор белән уку Үзбәя |
Ял минуты | Барыбыз да яратабыз. СЛАЙД 3 | |
Дәфтәрдә эш. |
3. .Мәсьәлә төзү. СЛАЙД 4
4. Геометрик фигуралар белән эш. Геометрик фигураларны санап чыгу (слайдта рәсем буенча) 5. Перфокарталар белән эш
| Шарт, сорау, чишелеше, җавап - Өчпочмак, квадрат, түгәрәк, турыпочмаклык, овал. Үзара тикшерәләр |
V этап. Белемнәрне белемнәр системасына кертү, кабатлау, ныгыту. Максат: Белемнәрне белемнәр системасына кертү, кабатлау, ныгыту. | 6. Китап буенча эш. 7. “Дөрес, дөрес түгел” уены.
8. Парларда эшләү - сезнең партада бер карточка ята. Сез ничек эшләячәксез? - Дөрес фикерләү. Парлап эшлибез.Игътибар белән карагыз. Һәр рәтне ничек дәвам итәргә? Эзлеклелекне табарга кирәк. Парларның эшләренә нәтиҗә ясау. Өстәмә эшләр: (Сораулар, Табышмаклар, Мәсьәләләр) | № 23, 44 бит. мисалларны чишү, дәфтәргә эшләп кую. № 13 , 41 бит, мәсьәлә - карточка берәү генә булгач парлап эшләячәкбез дип уйлыйм. 1,3,5,..., ... 10,9,8,...,... 1,2,4,5,...,... 10, 8, 6, ..., .... |
VI этап. Йомгаклау. Рефлексия. |
- Дәрестә нәрсәләр эшләргә тиеш идек? -Дәрес сезгә ошадымы? Бигрәк тә нәрсә ошады?
2. Укучылар дәрестә үзләренең эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр. -Укучылар, сезнең алда 3 смайлик. Дәрес сезгә ошаса, сез барысын да аңлагансыз икән – , аңлашылып бетмәгән нәрсәләр калган булса – , инде берни дә аңламаган булсагыз – смайликны күтәрегез. Дәрестә барыгыз да актив катнашты. Булдырдыгыз. | Укучылар дәрестә үзләренең эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр. Смайликлар. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
1 класс. Технологическая карта раздела « Числа от 1 до 5». Технологическая карта урока «Число и цифра 1».
Особенностью содержания современного начального образования является не только ответ на вопрос, что ученик должен знать (запомнить, воспроизвести), но и формирование универсальных учебных действи...
Выступление с практической направленность по теме "Технологическая карта урока как индикатор готовности учителя работать по новому образовательному стандарту.Требования к проектированию технологической карты".
Статья содержит теоретические обоснования и практические рекомендации по применению технологической карты урока. Материал предназначен для учителей начальных классов, реализующих ФГОС НОО....
![](/sites/default/files/pictures/2013/03/25/picture-228398-1364237658.jpg)
Технологическая карта урока технологии "Технологические операции ручной обработки материалов. Овечка" 2 класс
по программе "Технология" . Е.А. Лутцева. УМК "Школа 21 века". Можно использовать для внеурочного занятия или кружка "Умелые руки"...
![](/sites/default/files/pictures/2017/12/28/picture-990460-1514450333.jpg)
Методический семинар. «Технологическая карта урока. Оптимизация технологической карты урока».
Учить детей сегодня трудно,И раньше было нелегко.Читать, считать, писать учили:«Даёт корова молоко».Век XXI – век открытий,Век инноваций, новизны,Но от учителя зависит,Какими д...
![](/sites/default/files/pictures/2015/07/24/picture-650450-1437742582.jpg)
Технологическая карта урока окружающего мира "Россия на карте" и презентация к уроку.
Технологическая карта урока окружающего мира "Россия на карте", презентация к уроку. 2 класс.УМК "Школа России", А, А. Плешаков....
![](/sites/default/files/pictures/2015/08/18/picture-655288-1439918239.jpg)
1. Мир природы и человека, 3 кл. Технологическая карта урока по теме "Животные летом". 2. Чтение, 2 кл. Технологичекая карта урока по теме "Осьминожек. По Г. Снегиреву"
Образец не самых сложных технологических карт....
Методическая разработка " Технологическая карта урока по окружающему миру в 4 классе на тему: "Карта полушарий". Практическая работа "Карта полушарий", УМК "Планета знаний"
Методическая разработка " Технологическая карта урока по окружающему миру в 4 классе на тему: Карта полушарий. Практическая работа "Карта полушарий", УМК "Планета знаний"...