Интеллектуаль юнәлештәге дәрестән тыш эшчәнлек буенча “Кызыклы математика” курсыннан киңәйтелгән план
план-конспект по математике на тему

 

ФИО: озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Саматова Зөлфия Наил кызы.

Дәрестән тыш эшчәнлекнең темасы: математик әкиятләр.

Класс: 1 нче б классы.

Үткәрү формасы:  дәрестән тыш эшчәнлек.

Максат:  математик төшенчәләрне аңлаткан әкиятләр уйлап табу.

Бурычлар:

1. Математика дәресендә алган белемнәрен системага салу.

2. Логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Бирелгән рәсем буенча төркем белән әкият иҗат итәргә этәрү.

4.Тел байлыкларын арттыру, камил әдәби телдә, грамоталы сөйләм оештыра алуларына ирешү.

 5. Һәр укучыны  иҗадый характердагы актив танып-белү эшчәнлегенә тарту.

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

1. Төркем алдында үз эше өчен җаваплылык хисе тою.

2.Иҗадый  эшкә кызыксыну уяту.

3.Бер-береңә ярдәмчел булу, башкаларның фикеренә хөрмәт белән карау.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

1.Математикага өйрәнүнең кызыклы юлларын эзләү.

2.Куелган проблеманың чишелешен табу.

3.Эшчәнлекләренә үзбәя кую.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Үз фикереңне телдән камил итеп әйтә  һәм дәлилли алу, башкаларны ишетә, тыңлый белү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:

Бирелгән материалдан  үзенә  кирәкле мәгълүматны туплау һәм аны урынлы куллану.

Көтелгән нәтиҗәләр:

1.Төркемнәрнең дус, бердәм эшчәнлеге.

2. Математик төшенчәләрне аңлаткан әкиятләрне уйлап табу һәм әкиятләрнең фәннәрне үзләштеүдәге уңай  йогынтысын ачыклау.

Технологияләр: проблемалы-эзләнү, ИКТ, уен.

Метод һәм алымнар: иҗадый эш , әңгәмә, сорау, анализ.

Эш формалары: төркемләп эшләү, шәхси эшчәнлек.

Җиһазлау:  ноутбук, проектор, презентация, геометрик фигуралар салынган конвертлар, рәсемнәр, поднос.

Кулланылган әдәбият: “Мәгариф” журналлары, “Ачык дәрес” газеталары, татар теле һәм башлангыч сыйныф укытучыларының сайтлары.

                                         Дәрестән тыш эшчәнлекнең барышы:

I. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру- ориентлаштыру

1.1 Исәнләшү

Укытучы:

-Исәнмесез, укучылар!

Килдегезме дәрескә?

Уен, көлке, эшләрегез

Калдымы тәнәфестә?

1.2. Мотивлаштыру

Укучылар:

-Кыңгырауны ишеттек тә

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып,

Тотынабыз зур эшкә.

Укытучы:

-Бик яхшы, укучылар. Кәефегезнең яхшы булуы мине нык сөендерә. Алайса эшебезне башлыйбыз.

II. Актуальләштерү

2.1 Экранда бирелгән шигырьне уку

 Бу  җиһанда бар серле ил,

 Ул - әкият дөньясы.

 Күкләр аяз,

Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,

Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп...

2.2 Әңгәмә

- Әлеге өзектә сүз нәрсә нинди дөнья турында бара?

-...

- Әкият дөньясы  бармы соң ул? Кайда яшиләр ул әкиятләр?

- Бар. Алар китапларда яшиләр.

- Шагыйрь аны ни өчен “Серле ил” дип атый?

-Чөнки әкиятләрдә могҗизалар була, геройлар тылсымлы көчкә ия һәм аларның тылмымлы предметлары бар, яхшылык явызлыкны җиңә, җәнлекләр һәм кошлар кеше кебек сөйләшә, геройлар  хайваннарга, кошларга әвереләләр.һ.б.

- Ә әкиятләр ничек башлана?

- Борын-борын заманда..., яшәгән ди булган ди..., көннәрдән бер көнне...

III. Проблеманы  кую

3.1 Әңгәмә

-Бүгенге безнең нәрсә белән шөгыльләнәсебезне беләсегез киләме?

-Килсә, экранда бирелгән кроссвордны  чишик. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапны табыгыз. Әгәр дөрес тапсагыз, бүгенге эшчәнлегебезнең темасы килеп чыгар. Башладык.

3.2. Беренче кроссвордны чишү

1.Акчасыз керәсең,

  Хәзинә алып чыгасың.  (Мәктәп)

2.Җәй буе ял итәләр,

   Кыш тәпиләп китәләр. (Чаңгылар)

3.Агач башы тукылдык,

   Тукый-тукый тук булдык.( Тукран)

4.Ары йөгерде-сыйпады,

   Бире йөгерде –сыйпады;

   Ары килеп, бире килеп,

   Бер почмакка утырды. (Себерке)

5.Күтәреп була, ыргытып булмый. (Мамык)

6.Канаты бар оча алмый,

  Күккә таба карамый,

  Йолдызларны санамый,

  Коры җирдә тора алмый.(Балык)

7.Көне-төне йөри,

  Урыныннан китә алмый. (Сәгать)

8.Үзе түгәрәк,

   Урыны түрдәрәк,

   Эче тулы күзәнәк;

   Әчкелтем дә төчкелтем,

   Бар нәрсәдән дә кадерлерәк. (Ипи)

9.Өй эчендә биш бала. (Кул)

Әңгәмә

- Нинди сүз килеп чыкты?

-Математик .

-Кем ул математик?

-Математиканы күп белүче.

-Сез математиклар микән, тикшереп карыйк әле. Сезнең белән бер уен уйныйбыз.

3.3“Так сан, җөп сан” уены. Так сан булса тыпырдыйбыз, җөп сан булса чәбәклибез.

3.4 Икенче кроссвордны чишү.

 1.Үсеп утыра бер чүлмәк,

    Өстенә кигән йөз күлмәк.(Кәбестә)

 2.Иң иртә ул күренә,

   Менеп китә үренә,

   Сокланамын эшенә —

   Нур сибә бар кешегә. (Кояш)

 3.Кош түгел — оча,

   Ябалактан курка,

   Чикләвек  ярата,

   Сызгырса, урман яңгырата.(Тиен)

4.Җәйге эссе көннәрдә

   Мине сагынып көтәләр.

   Мин аз гына күренсәм,

   Качып-посып бетәләр. (Яңгыр)

5.Йөзәм, ләкин суда түгел,

 Йөзәм сезнең өстә мин.

 Шат чагында ап-ак булам,

 Кайчак кара төстә мин. (Болыт)

6.Ай янында алтмыш күз, (Йолдызлар)

 Алтмышы да алтын күз.

7.Көн дә бик иртә тора,

  Матур итеп кычкыра.(Әтәч)

8.Ти, дигәндә, тими,

 Тимә, дисәң, тия.(Иреннәр)

 Әңгәмә

-Икенче кроссвордтан нинди сүз килеп чыкты?

-Әкиятләр?

-Әкиятләр укырга яратасызмы?

-Әйе.

-Нинди сүзтезмә килеп чыкты инде?

-Математик әкиятләр.

-Бүгенге темабыз ничек дип атала икән?

-Математик әкиятләр.

- Сезнең  мондый әкиятләр укыганыгыз бармы?

-....

-Бүген математик әкиятләр турында сөйләшәсегез киләме?

-...

-Уйлап карыйк әле, балалар, математик әкиятләрнең эчтәлеге нәрсә турында икән?

-Моңа сүз математик төшенчәләр турында бара, аның геройлары-саннар, билгеләр геометрик фигуралар.

3.5 Рольле уен

-  Математик әкиятләр дигәч исемә  төште, иртәгә безнең  атнаның ничәнче көне әле?  Ничек дип атала әле ул? Иртәгә  шимбә көнмени? Ай харап булдым, харап булдым! Нишлим икән?! Нишлим икән?! Беләсезме,  иртәгә шимбә мәктәбенә киләсе уку елында  укырга керәчәк нәни дусларыбыз килә.Узган атнаның шимбәсендә мин аларга бик күп әкиятләр сөйләдем. Алар бик кызыксынып тыңладылар. Сезнең шикелле алар да әкият тыңларга ярата икән.Нәниләр миннән бу атнада математик әкиятләр сөйләвемне үтенделәр. Мин вәгъдә бирдем, ләкин мәшәкатьләр белән вәгъдәмне онытып та җибәргәнмен.Хәзер алар мине алдакчы, әманәтсез диярләр инде. Нишләрмен инде хәзер. Балалар, сез бк акыллы, ярдәмчел, тырыш, оста.  Әллә сез миңа ярдәм итәсезме соң?  Сезнең түгәрәкнең темасы да математик әкиятләр икән. Вакыт бик кыска, әкият миңа бүген үк кирәк. Ярдәм итегез инде зинһар. Ярдәм итәсезме, укучылар?

-...

-Бик яхшы.

 IV. Проблеманы чишү юлларын эзләү

  1. Экранда бирелгән рәсемнәр буенча әкият төзү, рәсемне анализлау

-Беренче рәсем буенча нәрсә әйтә аласыз?

-Бик борынгы заманда Саннар патшалыгында 0, 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9 саннары яшәгән, ди. Аларның  һәрберсе аерым өйдә яшәгән.

-Икенче рәсем буенча ни әйтә алырсыз?

-Ноль юклыкны  белдергән. 9 үзен  дөньядагы иң зур сан дип белгән, чөнки ул үзеннән  зур башка санны белмәгән.

-Өченче рәсем буенча ни диярсез?

-Бер көнне 5 белән 6 көч сынашырга уйлаганнар. 6 көчлерәк булган, чөнки ул бер предметка күбрәк санны белдергән.  Шулай итеп, ”Зурлык”, “Кечкенәлек” билгеләре барлыкка килгән.

-Дүртенче рәсем буенча ни диярсез?

-7 белән 9 көч сынашканнар. 9  бик тә үзенең 7 дән ничәгә артык булуын белергә теләгән. Беренче рәткә 9 квадрат , икенче рәткә 7 өчпочмак  тезелгән. 9 ның ничәгә артык булуын белү өчен, 9 квадраттан 7 өчпочмакны алганнар. Калган квадрат 2 санына тигезләшкән. Шулай итеп “Алу” һәм “Тигезлек”билгеләре  барлыкка килгән.

-Бишенче рәсем буенча ни дип әйтеп була?

-2 белән 8  дуслашырга теләгәннәр. Аларны “Кушу”билгесе дуслаштырган. Шулай итеп 10 саны барлыкка килгән.  Ул беренче икеурынлы сан булган. Бу патшалык математика иле дип атала башлаган. Монда барысы да бәхетле яшәгән, чөнки бер-берсен бик тә хөрмәтләгәннәр, бер-берсенә буйсынганнар, юл куйганнар.

4.2 Нәтиҗә ясау

-Әкият сезгә ошадымы?

-...

-Әкияткә нинди исем бирербез?

-Математика илендә.

-Геройларның бәхетле яшәвенә сез ышанасызмы?

-Әйе,чөнки алар бер-берсен хөрмәтлиләр, бу илдә тәртип, төгәллек булдырылган.

V. Ял минуты

Бергәләп басыйк әле,

Түгәрәк ясыйк әле.

Менә нинди түгәрәк,

Бик кечкенә түгәрәк!

Кулны кулга тотынып,

Артка таба барабыз.

Менә нинди түгәрәк,

Бигрәк олы түгәрәк!

Түгәрәктә йөрибез,

Тыпыр-тыпыр биибез.

Бик күңелле ял иттек,

Инде эшне башлыйбыз.

VI ныгыту

6.1 Һәр төркем рәсем буенча үз әкиятен төзи.

1 нче төркем  кисемтә һәм сынык сызык турында;

2  нче төркем тугыз санының барлыкка килүе турында;

3 нче төркем кушу тамгасының барлыкка килүе хакында.

6.2 Әкиятне сөйлиләр, аңа исем куялар

6.3 Нәтиҗә ясау

                                                   Кисемтә һәм сынык сызык

   Борын-борын заманда математика патшалыгында яшәгән ди, булган ди АБ кисемтәсе.

   Көннәрдән бер көнне ул урманга җиләккә киткән. Җиләк җыйган вакытта аның каршына Аю очраган. Аю аңа: “Син нишләп әле минем урманымда рөхсәтсез җиләк җыясың?”- дигән.

   Куркуыннан  Кисемтә кире өенә йөгерергә тотынган, ләкин сөртенеп егылган һәм берничә кисәккә сынган.

   Аю килеп аны үз хәленә кайтармакчы булган, ләкин булдыра алмаган, кәкре сызыклар гына чыккан. Шулай итеп АВСДЕ  сынык сызыгы барлыкка килгән.

                                    Тугыз саны ничек барлыкка килгән?

   Саннар урамында 0,1,2,3,4,5,6,7,8 саннары яшәгән. Бер көнне 6 урамга ял итәргә чыккан. Балалар мәйданчыгындагы  атынчыкка утырган да бик каты атынырга тотынган. Башы әйләнеп, егылып та төшкән. Аягы өстә, башы аста калган. Кычкырган тавышка өйләреннән йөгерешеп башка саннар чыккан, алар  бу санны танымаганнар.”Бу кем соң? – дип бер - берсеннән сораганнар.Агач башындагы карга горур гына: “Бу  сан- Тугыз!”-  дигән.

   Шулай итеп саннар рәтендә тугыз саны барлыкка килгән.

                                            Кушу тамгасы ничек барлыкка килгән?

   Борын-борын заманда абыйлы – энеле ике  Алу билгесе яшәгән. Алар барлык саннарны киметкәннәр, кечерәйткәннәр. Саннарга бу бер дә ошамаган.

  Бер көнне  уйнаганда,  алар бәхәсләшеп киткәннәр.  Бәхәс сугышка эверелгән. Сугыша-сугыша таудан тәгәрәгәндә, алар бергә кушылганнар һәм аерылыша алмаганнар. Шулай итеп Кушу  билгесе барлыкка килгән. Кушу билгесен барлык саннар да яратканнар, чөнки ул предметларны, ризыкларны, акчаларны, киемнәрне  бар байлыкны арттырган. Шуның белән әкияттә беткән.

VII.Рефлексив бәяләү этабы

7.1 Әңгәмә

-Балалар, әкиятләр шәп чыкты ич! Сез дә шул фикердәме?

-...

-Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә! Сез нинди зур яхшылык эшләдегез. Нәниләр сөенерләр инде!  Күпме нәни дусларыбызның рәхмәтен алачаксыз. Мине дә хурлыктан коткардыгыз. Мин аларга сезнең ярдәм турында әйтермен. Сезнең нинди тырыш, акыллы укучылар булуыгыз турында сөйләрмен.

-Балалар, сезгә әкият язганда рәхәт булдымы?  Ни өчен икән?

-Эйе,чөнки без яхшылык эшләдек, хыялландык, төркемдә бергәләп эшләдек.

-Әйе, балалар, сезнең яхшылыгыгз үзегезгә дә яхшылык булып кайтыр, чөнки татар халкының шундый мәкале бар: “Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр”

- Ә сез бүген нинди яңалык белдегез?

-Математик әкиятләр дә була икән.

-Әкиятләр белемне истә калдырырга ярдәм итәләрме?

-Әйе.

-Башка фәннәрне үзләштерү өчен әкиятләр язып булыр идеме икән?

-Әйе.

-Нинди авырлыклар кичердегезме?

-

-Сез аларны җиңдегезме?

-Әйе.

7.2 Үз эшчәнлекләренә бәя бирү.

- Монда светофорның макеты бар. Аның нинди “күзләре” бар әле? Кызыл, сары, яшел нәрсәне белдерә? Хәзер үзегезнең эшчәнлегегезгә шул төсләр белән  бәя биреп карагыз әле. Кем бөтен нәрсәне аңладым, бик дөрес җавап бирдем ди, яшел түгәрәк күтәрсен. Кем минем әле аңламаган сорауларым калды, активлыгым җитмәде, дип уйлый икән  сары түгәрәкне күтәрә. Кем үзенең җавапларыннан канәгать түгел, кызыл түгәрәкне күтәрә.

- Светофорның нинди күзләре янды? Безгә математика иленә юл ачыкмы?

VIII. Йомгаклау

8.1 Саубуллашу

- Бүген бик тырышып эшләдегез. Хезмәтегез  өчен зур рәхмәт, балалар! Алга таба да акыллы, зирәк укучылар булыгыз! Сау булыгыз!

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematik_ekiyat_prez2.pptx2.97 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Бу җиһанда бар серле ил, Ул - әкият дөньясы. Күкләр аяз, Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек, Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп...

Слайд 3

м ә к т ә п

Слайд 4

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р

Слайд 5

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р т у к р а н

Слайд 6

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р т у к р а н с е б е р к е

Слайд 7

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р т у к р а н с е б е р к е м а м ы к

Слайд 8

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р т у к р а н с е б е р к е м а м ы к б а л ы к

Слайд 9

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р т у к р а н с е б е р к е м а м ы к б а л ы к с ә г а т ь

Слайд 10

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р т у к р а н с е б е р к е м а м ы к б а л ы к с ә г а т ь и п и

Слайд 11

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р т у к р а н с е б е р к е м а м ы к б а л ы к с ә г а т ь и п и к у л

Слайд 12

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р т у к р а н с е б е р к е м а м ы к б а л ы к с ә г а т ь и п и к у л

Слайд 13

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р т у к р а н с е б е р к е м а м ы к б а л ы к с ә г а т ь и п и к у л

Слайд 14

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р к ә б е с т ә т у к р а н с е б е р к е м а м ы к б а л ы к с ә г а т ь и п и к у л

Слайд 15

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р к ә б е с т ә т у к р а н к о я ш с е б е р к е м а м ы к б а л ы к с ә г а т ь и п и к у л

Слайд 16

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р к ә б е с т ә т у к р а н к о я ш с е б е р к е т и е н м а м ы к б а л ы к с ә г а т ь и п и к у л

Слайд 17

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р к ә б е с т ә т у к р а н к о я ш с е б е р к е т и е н м а м ы к я ң г ы р б а л ы к с ә г а т ь и п и к у л

Слайд 18

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р к ә б е с т ә т у к р а н к о я ш с е б е р к е т и е н м а м ы к я ң г ы р б а л ы к б о л ы т с ә г а т ь и п и к у л

Слайд 19

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р к ә б е с т ә т у к р а н к о я ш с е б е р к е т и е н м а м ы к я ң г ы р б а л ы к б о л ы т с ә г а т ь й о л д ы з л а р и п и к у л

Слайд 20

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р к ә б е с т ә т у к р а н к о я ш с е б е р к е т и е н м а м ы к я ң г ы р б а л ы к б о л ы т с ә г а т ь й о л д ы з л а р и п и ә т ә ч к у л

Слайд 21

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р к ә б е с т ә т у к р а н к о я ш с е б е р к е т и е н м а м ы к я ң г ы р б а л ы к б о л ы т с ә г а т ь й о л д ы з л а р и п и ә т ә ч к у л и р е н н ә р

Слайд 22

м ә к т ә п ч а ң г ы л а р к ә б е с т ә т у к р а н к о я ш с е б е р к е т и е н м а м ы к я ң г ы р б а л ы к б о л ы т с ә г а т ь й о л д ы з л а р и п и ә т ә ч к у л и р е н н ә р

Слайд 23

Математик әкиятләр

Слайд 24

П атшалык

Слайд 25

ЮКЛЫК

Слайд 26

Мин иң зур сан!

Слайд 27

Кем к өчлерәк?

Слайд 28

Мин зуррак, чөнки мин синнән бергә күбрәк санны белдерәм!

Слайд 31

Мин синнән ничәгә зуррак икән?

Слайд 35

Әйдә, Дуслашыйк !

Слайд 36

Без- хәзер дуслар !

Слайд 39

Математика иле


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Спорт-сәламәтләндерү" юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек планы.

Программаның  максаты:   Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру.   Балаларны,белем һәм күнекмәләрне табигать һәм яшәү за...

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыль конспекты «Актер тренингы–шәхеснең иҗади үсеше компоненты»

Максат: психофизик күнегүләр ярдәмендә шәхесне иҗади үстерү. Бурычлар:  Өйрәтү:   «Актер тренингы»темасы буенча төп төшенчәләр,аларның практик эштә әһәмияте  белән танышу   ...

Дәрестән тыш эшчәнлек. Сәламәт булыйм дисәң...

Татар халык уеннарына нигезләнеп төзелгән эш программасы...

Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы.

Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы. Программа татар халкының җырлы- биюле уеннарына нигезләнеп төзелгән....

Дәрестән тыш эшчәнлек

1 нче сыйныф өчен дәрестән тыш эшчәнлек буенчабелем бирү программасы “Китаплар  дөньясында” Төзүче:  Югары  квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар  укытучысы Фатый...

Гомуми- интеллектуаль юнәлеше буенча “Татарча да яхшы бел” дәрестән тыш эшчәнлек курсына эш программасы.

1 сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш эшчәнлеккә эш программасы. Кыскача эчтәлектә " Сөйләм культурасы " дигән бүлек бар....

Тема: Көзге яңгыр. Дәрестән тыш эшчәнлек. 4 сыйныф, план - конспект.

Дәреснең максатлары һәм бурычлары: 1.Рус рәссамнары И. И. Левитан һәм И. С. Остроухов әсәрләре мисалында балаларга көзенең матурлыгын күрсәтү.2.Көзге сынамышларны һәм күренешләрне ныгыту. Баланың...