Главные вкладки
Саматова Зөлфия Наиловна
Озайтылган көн төркеме тәрбиячесенең сайты
Профессия: Башлангыч сыйныфлар, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Профессиональные интересы: Китап уку, сәяхәт
Увлечения: Тегү, бәйләү, бакчачылык
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: Кукмара шәһәре
Место работы: Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче гимназия
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/samatova-zulfiya-nailovnaНачар укытучы хакыйкатьне ачып бирә, яхшысы хакыйкатьне табарга өйрәтә.
Әлеге сайт хезмәттәшләрем белән эш тәҗрибәмне уртаклашу максатыннан төзелде.
О себе
1995 нче елда Арча педагогия колледжын тәмамлап, Чарлы урта мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә килдем. Читтән торып КДПУ ның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым. 2000 нче елда Кукмара 1 нче гимназиясенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып күчтем. 2011 нче елдан гимназиядә озайтылган көн төркеме тәрбиячесе вазифасын башкарам.
Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә-җыры кала", Фоат Садриев "Таң җиле"
Мой взгляд на мир
Кеше һәрьяктан матур булырга тиеш!
Мои достижения
Почетная грамота РОО за достигнутые успехи в деле обучения и воспитания подрастающего поколения, 1996 год.
Грамота РОО за 3 место в конкурсе «Якташ язучылар үрнәгендә тәрбияләүдә иң яхшы сыйныфтан тыш чара.” Приказ № 40 от 24.03.2004 г.
Грамота РОО Исполкома и ИМЦ Кукморского муниципального района за подготовку призера районного тура республиканской олимпиады по татарскому языку. Приказ РОО № 610 от 17.12. 2009. Приказ ИМЦ №208 от 17. 12. 2009.
Грамота отдела образования Исполкома Кукморского муниципального района РТ победителя в номинации «Лучший эссе» районного тура республиканского конкурса «Мастер-класс», 2010 год.
Грамота дирекции МОУ “Гимназия №1 имени Ч.Т. Айтматова п.г.т. Кукмор” Кукморского муниципального района за высокую результативную деятельность в повышении качества образования, воспитания подрастающего поколения и в связи с Годом учителя, 2010 год.
Грамота ИМЦ Кукморского муниципального района победителя в номинации “Иҗадилык» районного конкурса школьных газет на татарском языке. Приказ № 16/10-1 от 19.02.2010 год.
Грамота ИМЦ победителя в номинации «Лучший эссе» районного тура республиканского конкурса «Мастер-класс». Приказ ИМЦ № 49 от 26. 03.2010
Грамота ИМЦ за 3 место в районном туре Всероссийского конкурса «Мастер-класс». Приказ №51/12 от 01.03.2012 год.
Грамота ИМЦ Кукморского муниципального района за 3 место в районном конкурсе по использованию информационно – коммуникационных технологий в образовательном процессе в номинации «Лучшая методическая разработка с использованием ИКТ при изучении языков». Приказ № 50/12-1 от 01.03. 2012 год;
Почетная грамота ГАУСО Центр социального обслуживания населения «Тылсым» МТЗ и СЗ РТ в Кукморском муниципальном районе за тесное сотрудничество и участие в Зональном выездном семинаре Республиканского Совета ветеранов выездном семинаре на базе Кукморского муниципального района, посвященном к 70-летию Великой Победы. Приказ №29 от 17.04. 2015.
Благодарственное письмо за подготовку победителей в III Всероссийской олимпиаде по татарскому языкознанию
«Йомшак керпе» 27.10. 2015 год.
Благодарственное письмо за активное участие и подготовку участников к международному конкурсу «Умный мамонтёнок» для учеников младшего и среднего звена. Приказ № 01 от 21.11. 2016
Диплом 3 степени международного конкурса учебно-методических разработок по начальному образованию «Грани мастерства» в номинации «Лучшее внеклассное мероприятие», 2017 год.
Благодарственное письмо МЦНМО за участие в проведении и проверке всероссийских проверочных работ (ВПР) 2017
Диплом педагога за подготовку к республиканской олимпиаде для младших школьников по чтению «Живое слово». Приказ № 09 от 13.02 2018 г.
Моё портфолио
Минем һәм укучыларымның уңышлары
Мои публикации
Разное
Минем методик табышларым
(Татар теле һәм әдәбияты укытучыларның “Мастер-класс”республика конкурсының район турында “Иң яхшы эссе” номинациясендә беренче урынга лаек булган язмам, 2010 ел)
Сезнең чын диңгездә түгел, рәхәтлек диңгезендә коенганыгыз бармы? Ә минем бар. Уңышлы дәрес биргәннән соң туа ул халәт. Балаларның күзендә очкын кабынганны күрү йөрәкне әллә нинди рәхәтлек диңгезенә чумдыра. Моны эшеңнән зур канәгатьлек алганда гына кичереп була. Ләкин бу халәтне ешрак кичерү һәм үз эшеңнең остасына әйләнү өчен, еллар дәвамында чарланырга, камиллеккә гел омтылырга кирәк. Ә камиллекнең чикләре юк.
Мин-укытучы. Үземә Раббыбыз һәм халкым каршында нинди зур җаваплылык алуымны яхшы төшенәм.
Беренче дәресемне бүгенгедәй яхшы хәтерлим. Чарлы урта мәктәбенең беренче сыйныф укучыларына 1 сентябрьдә тынычлык дәресе бирдем мин. Татар мәктәбен һәм Арча көллиятенең татар бүлеген тәмамлаган тәҗрибәсез укытучы күңелендә каршылыклы фикерләрнең көрәшүен күз алдына китерү кыен түгел. “Эшләргәме, әллә китәргәме?” Унбишенче августтан беренче сентябрьгә кадәр тынгылык бирмәгән сорау тәүге дәрестән соң бик тиз хәл ителде. Ата-аналарның җылы күз карашы, укучыларның миңа ошарга тырышып җавап бирүләре, миңа чын укытучы итеп караулары күңелемә көч һәм дәрт өстәде. Беренчеләр мине кабул итте, ышаныч белдерде, укытучы итеп таныды. Рус мәктәбендә, катнаш милләтле коллективта эшли алмам дигән борчулы хисләр балаларның күңел җылысыннан, ата-аналар ышанычыннан эреп юкка чыкты. “Мин булдырам! Мин булдырам! “-дигән канәгатьләнү хисе иңнәремә канат куйды.
Бүген мин-татар теле укытучысы. Татар теле ул - минем анам-атам теле, туган телем. Карьерам башында, урыс милләтеннән булган балаларга беренче дәресләремне биргәндә, күңелемдә туган теләкләремне Раббым кабул итте. “Үз ана телемдә белем бирергә язсын!”,-дип теләгән идем ул вакытта. Үз ана телемдә белем бирү күпкә җиңелрәк кебек тоелган иде. Тик алай түгел икән шул! Фәнне тирәнтен үзләштергән саен, җаваплылык күпкә арта икән.
Мин - ана теле укытучысы. Җәмгыять милләтемне үз теленнән читләштерергә тырышкан вакытта, укучыларда туган халкыма, аның теленә, диненә, тарихына, әдәбиятына, мәдәниятенә, бөек шәхесләренә карата мәхәббәт тәрбияләү - минем бурычым. Үз ана телеңдә уйлау, фикерләү кешегә әллә никадәр мөмкинлекләр бирә. Бер генә чеби дә “бак-бак” диеп бакылдамый бит, әнкәсе тирәсендә “чеп-чеп” диеп бөтерелә.
“Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе,-дип яза Г.Бәширов,-һичшиксез, аның теле. Халык үз телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән.” Никадәр матур һәм мәгънәле сүзләр!
Әйе, һәр милләтнең үз теле, дине, гореф-гадәтләре, милли йолалары бар. Аллаһы Тәгалә кешеләрне бер-берләреннән аерылып торсын өчен, кавем- кавем итеп, һәрберсенә арым тел биреп яраткан. Шулай булгач барлык халыклар да тигез, телләре дә бер-берсенекеннән өстен түгел.
Һәр милләтнең үз чанасы, үз җыры булырга тиеш. Башкалар чанасына көчләп утыртылган татар халкына үз чанасына күчеп утырырга, үз кыйбласына таба юнәлеш алырга вакыт инде җитте диеп киң сулыш алганда, яңа заман яңа мәшәкатьләр алып килде.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына мәҗбүри рәвештә БДИ бирдерү, мәгариф стандартларыннан милли-төбәк компонентын чыгару, татар телен бары башлангыч сыйныфларда гына укытырга кирәк дигән фикерләр, татар теле һәм әдәбияты сәгатьләренең ел саен кыскара баруы һ.б. бүгенге ана телле мәктәпләр өчен зур сынау булып тора. Татар мәктәбендә укып, татар мохитендә тәрбияләнгән, ата-анасын, динен хөрмәт иткән балалар БДИ ны рус телендә бирә. Хикмәт имтиханны кайсы телдә бирүдә түгел. Бала үзенә ничек җайлы, шул ысулны сайласын. Мәсьәләнең асылы шунда: бу төр имтиханнар килеп керү белән, татар ата-аналары балаларын рус мәктәпләренә укырга бирә башладылар. Без читкә алып куелган тырмага яңадан бастык бугай.
Еллар үтеп, динебезне, телебезне, өлкәннәрне хөрмәтләми торган яшьләребез күбәйгән саен: “Кайдан килгән бу маңкортлар?-“ дигән сорауны кемгә бирербез. Гыйбрәтләнерлек вакыйгалар халкыбыз тарихында бик күп булды бит инде.
Улыбызның беренче сыйныфка укырга керер вакыты җиткәч, икеләнеп калдык: “Баланы кайсы мәктәпкә укырга бирергә?”. Үзем татар гимназиясендә ана теленнән һәм әдәбиятыннан белем биреп, баламны рус мәктәбенә укырга бирү ниндидер кыргыйлык кебек тоелды. Ә икеләндергән сәбәп шул булды: улыбыз белән бер ишегалдында уйнап үскән, балалар бакчасына бергә йөргән, гимназиягә укырга бергә барабыз дигән иптәшләренең барысы да кинәт кенә рус мәктәбенә укырга барырга җыендылар. Инде безгә нишләргә? Баланы да бит дусларыннын аерасы килми.
Шул чакта мәктәбебездә озак еллар башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән, ялгызы гына дүрт бала тәрбияләгән өлкән яшьтәге хезмәттәшем миңа төпле киңәшен бирде: “Зөлфия, ялгышма, мохитнең кеше холкына йогынтысы бик зур. Минем ике балам - рус мәктәбендә, икесе шушы гимназиядә укыды. Ана телендә белем алган балаларым белән мин күбрәк аңлашам, алар минем хакымны күбрәк үтиләр, ”- дип, үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Өлкән кешенең киңәше белән улыбыз гимназия укучысы булды, якын-тирәдә яшәүче иптәшләреннән аерылып, берүзе татар мәктәбенә укырга килде.
Җыелышларда БДИ һәм аның нәтиҗәләре турында уңай һәм тискәре фикерләрне, аны тапшырганда ел саен үзгәреп торган яңалыкларны еш ишеткәнлектән һәм бу төр имтиханны тапшыру катлаулана баруын күргәнлектән, күңелдә икеләнүле уйлар туган бер мәлдә: ”Улым, имтиханнарны тапшыру бик авыр диләр, рус мәктәбенә күчәсеңме әллә?-дип, балама сорау бирдем. Унбер яшьлек улымның:
-Юк, әнием, син мине, беренче сыйныфка укырга кергәндә, иптәшләремнән бер аердың инде. Инде хәзерге иптәшләремннән аерырга һич кенә дә уйлама. Сыйныфташларым да, укытучыларым да, мәктәбем дә миңа бик ошый, миңа башка мәктәп кирәк түгел,- дигән төпле фикерен ишеткәч, күңелдә уйнаган зилзилә бураннары басылды. Аллага шөкер, баламның дөньяга карата үз фикере бар икән, Алла боерса, барысы да әйбәт булыр, дип тынычландым.
Тормышымда булып узган әлеге вакыйга белән мин шул фикерне әйтергә телим: татар халкы үз телен дә, башкаларның телен дә камил белсен. Һәр эштә алтын урталыкта булырга кирәк. Үз телен белмәгән кешедән башка телгә хөрмәт күрәсең юк.
Бүген татар теле җөмһүриятебездә дәүләт теле дип беркетелгән. Шуңа күрә аның кулланылыш даирәсе дә киңәергә тиеш. Ул инде хәзер - кешеләр арасында үзара аралашу коралы гына түгел, дәүләт эшләрендә дә тулы хокукка ия тел булырга тиеш, минемчә.
Мин-укытучы. Укытучылык – ул минем һөнәрем. Еллар үткән саен, һөнәрем буенча күпмедер тәҗрибә тупладым, үз ачышларым, җиңүләрем, үз эш юнәлешем бар. ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, традицион һәм инновацион алымнарны кулланып, толерант шәхес тәрбияләү” дигән методик тема өстендә эшлим. Мин - XXI гасыр укытучысы, ә бу исә миннән заманча эшләүне таләп итә. Шунлыктан новатор укытучыларның тәҗрибәләрен, яңа форма-алымнарын өйрәнәм, аларны дәресләремдә файдаланам, компьютер технологиясен үзләштерәм, милли-төбәк компонентларын һәр дәрестә диярлек кулланам. Дәреснең гадәти формалары белән беррәттән, актив төрләренә еш мөрәҗәгать итәм. КВН, дәрес-конференция, мастер-класс, дәрес-уен, дәрес-экскурсия, дәрес-аукцион, дәрес-концерт төрендәге дәресләр күңелле уза, укучыны кызыксындыра, җәлеп итә, иҗади мохит тудыра, укуның нәтиҗәлелеген арттыра.
Мин балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан дәресләр бирәм. Яңа материалны аңлатканда, татар телен рус теле белән чагыштырып күрсәтәм. Мондый алым укчыны эзләнергә мәҗбүр итә, телләрне үзләштерүне күпкә җиңеләйтә. Тел-ул байлык. Аны кулланырга өйрәтү – минем максатым.
Эшчәнлегемнең нәтиҗәсен мин укучыларымның җиңүләрендә күрәм. Алар мине һәрдаим сөендереп торалар: төрле инша конкурсларында, олимпиадаларда, конференцияләрдә алдынгы урыннар яулыйлар, үзләренең сөенечләрен рәхмәт сүзләренә төрәләр. Укытучы өчен моннан да зуррак бәхет булуы мөмкинме?
Белем һәм тәрбия бирүдәге иң зур таянычым - ул минем туган телем.Үз ана телем ярдәмендә балаларга белемемне өләшәм, уйларымны җиткерәм, яхшылыкка өндим, явызлыктан тыям, фикерләремне дәлиллим, шатлык-кайгыларымны уртаклашам. Шагыйрьләрчә әйтсәк: “Шул тел белән сөйлим, шул тел белән көйлим милләттәшем булган һәркемгә”.
Мин - ана теле укытучысы, сүзләрдән ясалган сурәтләрне аңларга өйрәтәм. Бөек шагыйрь Тукайның милләтебезнең язмышы турында ачынып әйткән фикерләре, шигырьләре белән таныштырам, әдәбиятыбызның аксакалы Г.Бәширов иҗаты турында сөйлим, Ә.Еникинең кеше күңеленә тәэсир итә торган повесть – хикәяләренә бәя бирәм, “Ике явызның берсе булган Васфикамал,” “натуралист Әркәшә,” “шовинист Әлтафи” кебек мавыктыргыч образлар тудырып, туган ягына, аның кешеләренә дан җырлаган Мөхәммәт Мәһдиевенә сүз бирәм...
Фикерләремнең дөреслеген Коръән аятьләрен, хәдисләрне, тарихи дөреслекне, язучы –шагыйрьләребезнең әсәрләреннән өзекләр китереп, тел һәм әдәбият галимнәренең тәҗрибәсенә таянып исбатлыйм.
Мин-ана теле укытучысы. Милли шагыйрьләребезнең җанга якын шигырьләрен укып рухланам да, халкыбызның киләчәге хакындагы борчулы уйларымны читкә куып, җиң сызганып эшкә керешәм, телебезне кулланырга өйрәтүдә яңа метод һәм алымнар эзли башлыйм.
Мин - укытучы. Гыйлемле, туган телен, җирен, илен хөрмәт итүче, иманлы шәхес тәрбияләү - минем вазифам. Шушы вазифамны үтәгәндә, милли төбәк компонентларына еш мөрәҗәгать итәм. Туган ягыбыз тарихын, күренекле кешеләренең эшчәнлеген өйрәнәм, аларны дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә еш файдаланам.
Кукмарада яшәп иҗат итүче шагыйрьләр Х.Мостафин, В.Хәсәнов, Р.Шәрипов, К.Галиуллиналарның һ.б. әсәрләре - минем ярдәмчеләрем. Әсәрләренә генә түгел, шәхесләренә карата да кызыксыну уяту өчен, бу шагыйрьләрне балалар белән очраштырып, иҗатларын тәкъдир итәм.
Унҗиде еллык хезмәт эшчәнлегемдә яулаган үрләр күп, яулыйсылары, Алла боерса, бихисап булсын. Ашкынып эшкә барып, сагынып өйгә кайтып, рәхәтлек диңгезендә еш йөзәргә язсын.
Мин-укытучы! Бу минем һөнәрем генә түгел, бу-минем сайлаган язмышым. Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» драмасында яшь директор
Тухтаров әйткәнчә: «Бөтен көч, бөтен ихтыяр, бөтен вакыт, гомеребез, иманыбыз балаларга багышланган булырга тиеш. Үзебез сайлаган язмыш…»
Әйе, үзем сайлаган, үзем теләгән язмыш...
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты