Урок математики в 1 классе по УМК Перспектива
план-конспект урока по математике (1 класс) на тему
Данный урок составлен по требованию ФГОС. Использованы различные формы работы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
mukhutdinova_a.n.docx | 21.16 КБ |
Предварительный просмотр:
МБГБУ “Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе”
1 нче сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы.
Математика дәресе 1 нче сыйныфта.
Тема: 6 саны
Максат: 6 санының составын өйрәтү,
Бурычлар:
1. 1 дән 6га кадәр һәм кирегә саный белү күнекмәсен формалаштыру;
2.Укытучы белән берлектә уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес буе аңлап эш итү;
3.Дәреслек белән эшли белү, биремнәрне мөстәкыйль таба белү күнекмәләрен үстерү;
- Парларда эшләү кагыйдәләрен белүләрен ныгыту;
- Математика фәненә кызыксыну уяту, тормышта кирәклеген төшендерү.
Материал: дәреслек Г.В.Дорофеев, Т.Н. Миракова “Математика” 1 сыйныф , УМК “Перспектива” 70-71 б; эш дәфтәре 58-59 бит
Җиһазлау: проектор, коңгыз рәсеме, магнитлы саннар, арифметик тамгалар, санлы карточкалар, “Шалкан” әкияте геройлары.
Дәрес тибы: яңа белем бирү.
Ысул, алымнар: проблемалы сорулар, парларда һәм мөстәкыйль эшләү, иҗади эш.
Дәрес барышы:
- Мотивлаштыру-ориентлашу этабы
- Өй эшен тикшерү.
Укытучы: Исәнмесез, балалар. Әйдәгез дөрес итеп утырыйк та, мине игътибар белән тыңлыйк. Мин сезгә өйдә әти-әниләрегездән сорап килергә әйткән идем: Математика фәне аларга кирәк микән?
Балалар әти-әниләре әйткән фикерләрне әйтәләр.
Укытучы: Балалар , ә сезгә кирәкме соң, ни өчен кирәк? (балалар фикере)
2. Актуальләштерү
1) уен “Күршеләрен күрсәт” (санлы карточка белән эшләү)
2, 4, 3
2) саннарны чагыштыру һәм дөрес итеп укып күрсәтү
2*3 (ике өчтән зуррак)
5*4 3*3 2*5 5*1
Укытучы: Алдагы дәрестә без нәрсә өйрәнгән идек?
Укучылар: 5 саны белән таныштык, составын өйрәндек, 5 цифрасын язарга өйрәндек.
Укытучы: 5 санының составын искә төшереп алыйк әле.
Укучылар чылбыр буенча әйтәләр.
5
- 4
- 3
- 2
- 1
- Уку мәсьәләсен кую этабы
- –Мин сезгә табышмак әйтәм:
Түгәрәк-ай түгел, сары- май түгел,
Койрыгы бар- тычкан түгел . (шалкан)
“Шалкан” әкиятен әйдәгез искә төшерик әле:кемнәр катнаша?
(Тактага геройларын тактага тезеп барам.)
- Ничә герой? (6)
( 6 санын тактага аерып алып куям)
-Димәк, без бүген дәрестә нинди тема өстендә эшләрбез? (укучылар әйтәләр)
2.Тактага магнитлы саннар куелган:
Укытучы: саннарны үсү тәртибендә урнаштырыгыз
2, 4, 5, 3, 1, 6.
Укытучы: Нинди санның составын өйрәнмәдек? (6)
- Дәрес ахырына сез нәрсәләргә өйрәнергә тиеш буласыз?
Укучылар: 6 санының составын , 6 цифрасын яза белергә тиешбез.
Физминутка, күзләр өчен гимнастика.
III. Уку мәсьәләсен чишү этабы
1.Укытучы:Безнең тавык ничә йомырка салган иде? (10) Ничә чеби чыкты? (5) Ничә йомырка калды? (5)
Бүген безнең тагын 1 чеби чыккан, ничә чеби булды? (6). Ә ничә йомырка калды? (4)
-Әйдәгез, дәреслекне ачыйк та , тикшереп карыйк.
2. Һәрвакыт 6 булган нәрсәләр бар икән? Искә төшерик әле: 1 – ул бер баш, бер гәүдә. 2 - ике кул һәм аяк. 3 – өчпочмакның өч ягы, өч почмагы бар. 4- урындык аягы. 5 – бер кулда 5 бармак.
(Проектор аша балаларга бал корты, чебен, колорадо коңгызын күрсәтү.)
Укытучы: Аларның 6 аяклары бар икән, икенче төрле тагын ничек әйтеп була? ( 3 пар)
Коңгыз рәсеме бирәм, аякларын саныйлар.
2. 6 санының составын төзү. Укучылар парлап таякчыклар белән эшлиләр һәм язып баралар. Шул ук вакытта 1 укучы такта янында эшли. Шуннан соң дөреслеген тактага карап тикшерәләр.
6
- 5
- 4
- 3
- 2
- 1
3.Физминутка
4. Дәреслек буенча эшләү
№ 3 - аңлатмалар чишү ( мөстәкыйль башкаралар)
5. 6 цифрасын язарга өйрәнү. Укучылар һавада укытучы артыннан карап язалар, такта янына чыгып йөртәләр, дәреслектән карап ничек язылырга тиешлеген аңлаталар.
6. Эш дәфтәрендә эшләү мөстәкыйль.
- Ныгыту этабы
1.Укытучы: Нинди әкияттә 6 герой катнаша? Әйдәгез, кушып барыйк әле.
Слайд күрсәтү, геройларны санап бару: бабай, әби, онык, эт, мәче, тычкан.
1 гә кушам 1не була 2; 2гә кушам тагын 1не була 3....
2. 6 санының составын кабатлау: кемнең кайсы очрак истә калган.
3. дәреслек №2 телдән эшләү.
V. Рефлексия һәм бәяләү этабы
-Нинди тема өстендә эшләдек?
-Нәрсәләргә өйрәнергә тиеш идегез?
-Нәрсә барып чыкмады?
-Бу дәрес сезгә ошадымы?
- Үзегезне ничек бәяләр идегез?
Укучыларны бәяләү: әйбәт эшләдең, тагын да яхшырак эшли аласың, бераз тырышырга кирәк.
VI. Йомгаклау этабы
Укытучы: Өйдә әти-әниләрегездән сорагыз әле: 6 әйбер кайда бар? Рәсем ясап килегез.
Дәрестә катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация к уроку математики. 1 класс УМК Перспектива
Тема урока: сравнение групп предметов. Знаки = и не равно....
Презентация к уроку математики. 1 класс УМК Перспектива
Тема урока: порядок....
Урок математики, 1 класс, УМК "Перспектива"
Тема. Уменьшаемое. Вычитаемое. Разность....
Урок математики 1 класс "Парусная регата" по УМК "Перспектива"
Тема: Закрепление таблицы сложения и вычитания в пределах 10.Цели:1) закрепить знание таблицы сложения и вычитания в пределах 10; знание состава чисел первого десятка; составлять и решать задачи изуче...
урок математики 2 класс Таблица умножения до 20 УМК "ПЕРСПЕКТИВА"
На данном уроке используются ноутбуки, тренажер "Табличное умножение" (Каркулятор)...
Урок математики 2 класс по УМК Перспектива
Урок знакомит второклассников со старинными мерами длины...
Урок в инклюзивном классе (обучающаяся с РАС, АОП вариант 8.2, рекомендовано сопровождение тьютора) Математика 1 класс. Образовательная система «Перспектива». « Математика» Г.В. Дорофеев, Т.Н.Миракова. Тема: "Примеры в несколько действий"
Данный урок разработан в соответствии с ФГОС, с инклюзией. В конспекте урока можно почерпнуть способы и приёмы работы с детьми-аутистами....