Математика дәресе эшкәртмәсе
1 класс УМК «Перспектив башлангыч мәктәп»
Тема: 1 санын берурынлы саннарга кушу.
Максат: - Укучыларны, алдагы алган белемнәргә нигезләнеп, 1 санын
берурынлы саннарга кушарга өйрәтү.
Бурычлар: - Саннарны кушканда урын алыштыру кагыйдәсен куллану,
суммаларны чагыштыру, «Кушу таблицасы» белән эшләү
осталыкларын, телдән исәпләү күнекмәләрен һәм иҗади сәләтләрен
үстерү;
- Математика фәне белән кызыксынучанлык, игътибарлылык,
иптәшлек хисләре тәрбияләү.
Материал: «Математика» дәреслеге, 1 класс, А. Л. Чекин, 14нчы бит;
«Поурочные разработки по математике», 1 класс, Е. Е. Ипатова,
А. В. Афонина, 171-174нчы битләр; «Мөстәкыйль эш дәфтәре»
№2, О. А. Захарова, У. П. Юдина, 39-40 нчы битләр.
Җиһазлау: Саннар рәте, санау таякчыклары, «Учись считать» наборы,
ноутбук, теле экран, математик тренажёр «Домики», интерактив уен
«Буратинога ярдәм итегез!»,
магнитлы цифрлар, аудиоязмада «Бииләр итек, читекләр» көе.
Дәрес тибы: Яңа белемнәр бирү.
Дәрес төре: Күнегүләр эшләү.
Дәрес барышы
Дәрес этаплары | Дәрес эчтәлеге |
I.Оештыру өлеше. Укытучы максаты: Укучыларда белем алу өчен уӊай атмосфера тудыру. Метод: әӊгәмә. Укучылар максаты: Дәрескә әзерлекне тикшерү, белем алуга омтылыш булдыру. Метод: Үз-үзеӊне тикшерү. | Сәламләү: Укытучы - Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек? Укучылар: - Кояшлы иртә кебек! Укытучы: -Укучылар, бүген безнең дәрескә кем килгән икән? (слайдта Буратино рәсеме. Кушымта №1) Укытучы: - Аның сезгә ни әйтергә теләгәнен укып китегез әле. (слайдта «Хәерле иртә, дусларым! Уңышлар сезгә!» Кушымта №1) |
II.Актуальләштерү. Укытучы максаты: -Укучыларныӊ телдән исәпләү, логик фикерләү дәрәҗәләрен ачыклау; - Балаларныӊ актив булуларына ирешү. Метод: фронталь һәм индивидуаль тикшерү, Укучылар максаты: - Биремнәргә тиз һәм хатасыз җавап бирү; - Үзеӊне һәм иптәшеӊнеӊ җавабын тикшерергә өйрәнү. Метод: Үз-үзеӊне тикшерү. | 1.Телдән исәпләү: җавапларны «Учись считать» наборындагы цифрлар белән күрсәтү: - Иң кечкенә берурынлы сан. (0) - 7 алдыннан килгән сан. (6) - 8 белән 10 арасындагы сан.(9) - Нинди сан 8дән бергә кечкенәрәк? (7) - 5 санын 1гә арттыргач, ничә була?(6) 2. «Мавыктыргыч мәсьәләләр»: - Агач ботагында 6 песнәк утыра иде. Алар янына тагын 1 чыпчык килеп кунды. Ничә песнәк булды? (6) - Каенда 7 алма үсә иде. Шуларның 1се өзелеп төште. Ничә алма калды? (Каенда алма үсми) 3. «Сан составын әйт» уены: «Йортлар» интерактив уеныннан 10 санының составын кабатлау. |
ІІІ. Яңа тема өстендә эшләү. Укытучы максаты: - Алдагы белемнәргә нигезләнеп, яӊа теманы аӊлату; - Укучыларныӊ белемгә омтылышын, игътибарлылыкларын үстерү. Метод: Әӊгәмә, проблеманы чишү. Укучылар максаты: - Кушуныӊ урын алыштыру кагыйдәсен кулланып, 2 санын кушу; - Күзәтергә, игътибарлы булырга өйрәнү; - Алдагы өйрәнгән белемнәрне практикада куллану. Метод: Проблеманы чишү юлларын табу.
| - 1 санын берурынлы санга кушу.
Укытучы: - Балалар, дәреслекнеӊ 14нчы битендәге 2 нче биремне карагыз әле. Безгә санау таякчыклары ярдәмендә суммаларны исәпләргә кирәк. Кемнәр тактада эшләргә тели? (Дәреслекнеӊ 14нчы битендәге №1: 1+8, 1+2, 1+7, 1+4, 1+9, 1+5, 1+6, 1+3 - укучылар суммаларны тактага чыгып язалар һәм кыйммәтләрен исәплиләр) Укытучы: - Ә хәзер килеп чыккан сумма кыйммәтләрендә дистәләр разряды цифры астына – кызыл, берәмлекләр разряды цифры астына зәңгәр төс белән сызарга. Укытучы: - Укучылар, сез бу гамәлләрне эшләгәндә кайсы таблицаны файдаландыгыз? (1 санын кушу таблицасын) Укытучы: - Игътибар белән карагыз әле: кушу таблицасына 1 саны һәм берурынлы кайсы санның суммасы кермәгән? (0 санының) Укытучы: - Шул сумманы һәм аның кыйммәтен кем тактага язып күрсәтә? (1+0=1) Укытучы: - Ә хәзер кушылучыларның урын алыштыру кагыйдәсен кулланып сумма төзегез һәм кыйммәтен табыгыз. (Бер укучы тактада 0+1=1 суммасын яза.) Укытучы: - Ике сумманың да кыйммәте ничек булды? Нинди кагыйдәне искә төшерәбез. Укучылар: - Кушылучыларның урын алыштыру кагыйдәсен. 2. 1 санын кушуга гамәлләр эшләү. Укытучы: - Укучылар, дәреслекнеӊ 14нчы битендәге 3нче бирем – кушылучыларның урын алыштыру кагыйдәсеннән файдаланып, суммаларның кыйммәтен табарга. Суммалар тактада язылган:
1 + 1 = | 1 + 2 = | 1 + 3 = | 4 + 1 = | 1 + 5 = | 6 + 1 = | 7 + 1 = | 1 + 8 = | 9 + 1 = |
Укучылар суммаларның кыйммәтләрен чыгып язалар, бергәләп тикшерелә.) Физкультминут («Бииләр итек, читекләр» көенә бию хәрәкәтләре белән) |
ІV. Ныгыту күнегүләре. Укытучы максаты: - Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту, гомумиләштерү; - Укучыларныӊ мөстәкыйль эшләвен оештыру; - Җавапларныӊ дөреслеген тикшереп бару; - Укучыларныӊ иҗади сәләтләрен үстерү. Метод: Бергәләп тикшерү. Укучылар максаты: - Биремнәрне мөстәкыйль эшләү; - Күршеӊнеӊ эшен тикшергәндә игътибарлы булу. Метод:Үз-үзеӊне, күршеӊне тикшерү. | 1.Мөстәкыйль эшләр: Укытучы: - Балалар, ә хәзер «Мөстәкыйль эш дәфтәрләре»ндәге биремнәрне мѳстәкыйль эшләрсез: - №1 – Суммаларның кыйммәтен табу, бергәләп тикшерү: 9 + 1 = □ 1 + 4 = □ 2 + 1 = □ 1 + 5 = □ 1 + 3 = □ - №2 – Кушуны эшлэ - №3 – Схемага карата ике сумма төзү һәм чагыштыру, парларда тикшерү: □ + □ __ □ + □ 2 . «Буратинога ярдәм итегез!» уены (Слайдта «Буратинога ярдәм итегез!» Кушымта №2) Укытучы: - Укучылар, Буратинога сезнең ярдәмегез кирәк. Аңлатмаларны исәпләргә ярдәм итәсезме? ( 1 санын кушуга гамәлләр бирелгән. Укучылар тиешле җавапны чыгып күрсәтәләр. 3-11 слайдлар.) 3. «Саннардан суммалар төзе» уены (тактага чыккан укучылар, магнитлы цифрлар белән суммалар төзеп, кыйммәтен куялар, ә калганнар урыннарда «Учись считать» наборы белән эшлиләр) |
V. Нәтиҗә ясау. Укытучы максаты: - Дәрескә нәтиҗә ясау; - Укучыларныӊ яӊа материалны ничек үзләштерүләрен тикшерү. Метод: Әӊгәмә. Укучылар максаты: - Үз эшеӊә нәтиҗә ясарга өйрәнү. Метод: Үз-үзеӊне тикшерү.
| Укытучы: - Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәндек? Нинди кагыйдәне истә тотып эшләдек? Укытучы: - Ә хәзер белемнәрне ничек үзләштерүегезне кечкенә генә мѳстәкыйль эш белән тикшереп алыйк. Өстәлегездәге кәгазләргә карагыз да анда бирелгән тестны эшлибез. (Кушымта №3. Укучылар тестны мѳстәкыйль эшлиләр, җавапларныӊ дѳреслеген үзләре интерактив тактадагы җаваплар белән тикшерәләр. Укытучы хатасыз эшләгән укучыларны мактап уза.) Укытучы: - Дәрестә сез бик актив катнаштыгыз. Буратино дустыбыз сезгә рәхмәт әйтә.(Слайд №12 «Рәхмәт сезгә, балалар!» Кушымта №4) Укытучы: - Барыгызга да зур рәхмәт! |