Рабочая программа
рабочая программа по математике (4 класс) на тему
Предварительный просмотр:
МБГБМ “Шубан төп гомуми белем мәктәбе”
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
”Каралды” МБ җитәкчесе: _____/Сәфәргалиева Г.У./ Беркетмә №______ “___”_________2012 ел | “Килешенде” Укыту эшләре буенча директор урынбасары _____/Гыйльметдинова Л.Н./ “___”_________2012 ел | “Расланды” Мәктәп директоры: _____/Рәхимҗанов Х.Г./ Приказ №_______ “___”_________2012 ел |
4 нче сыйныф өчен
математикадан
эш программасы
Төзүче: Хәйруллина Дилә Данил кызы
Педагогик киңәшмә
утырышында каралды
Беркетмә №______
“___”_______2012 ел
2012 ел
АҢЛАТМА .
Математикадан эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:
- Федераль дәүләт мәгариф стандарты (2008);
- Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Башлангыч гомуми белем бирү программалары”( 2010);
- М.И.Моро, М.А.Бантова, Г.В.Бельтюкова, С.В.Степанова, С.И.Волкова “Математика”4нче сыйныф өчен дәреслек , Казан “Мәгариф”нәшрияты 2010ел “Россия мәктәбе”;
- Гомуми белем бирү мәктәпләренең базис укыту планында күрсәтелгән атнага 4дәрес хисабыннан барысы – 136сәгать.
Математиканың башлангыч курсы – интеграллаштырылган курс; аңарда арифметик, алгебраик һәм геометрик материал берләштерелгән. Шул ук вакытта башлангыч курсның нигезен натураль сан һәм нуль, тискәре булмаган бөтен саннар белән дүрт арифметик гамәл һәм аларның үзлекләре турында төшенчәләр, шулай ук, бу белемнәргә нигезләнеп, телдән һәм язма исәпләү алымнарын аңлап һәм ныклап үзләштерү тора.
Болар белән беррәттән, курста зурлыклар һәм аларны үлчәү белән таныштыру мөһим урын алган.
Курс балаларда пространство төшенчәләрен формалаштыруны, укучыларны төрле геометрик фигуралар һәм аларның кайбер үзлекләре белән, иң гади сызым һәм үлчәү приборлары белән таныштыруны күздә тота.
Математиканың башлангыч сыйныфы курсын өйрәтү – киләчәктә бу фәнне өйрәтү өчен ныклы нигез булдырырга тиеш. Моның өчен укучыларга программада каралган белем, осталык һәм күнекмәләрне бирү генә түгел, аларны гомуми һәм математик үсешнең зарури дәрәҗәсе белән тәэмин итү дә мөһим.
Программада укучыларда аңлы һәм ныклы, күп очракларда автоматик дәрәҗәгә җиткерелгән исәпләү күнекмәләре формалаштыруга зур игътибар бирелә. Шуның белән бергә, биредә уку материалын гомумиләштерүләр – балалар үти алырлык; математик фактлар нигезендә яткан гомуми принциплар һәм законнар – алар аңлый алырлык; тикшерелә торган күренешләр арасындагы бәйләнешләр төшенә алырлык итеп төзелгән. Материалның гомуми эчтәлеге генә түгел, аны урнаштыру системасы да шушы таләпләргә җавап бирә.
Программа гамәлләрнең компонентлары һәм нәтиҗәләре арасындагы үзара бәйләнешләрне ачыклый. Үзара бәйләнештә булган төшенчәләр, гамәлләр һәм мәсьәләләрне чагыштырып һәм капма-каршы куеп карауга, тикшерелә торган фактларның охшашлыкларын һәм аерымлыкларын даими ачыклауга зур әһәмият бирелә.
Бу курсны төзү үз чиратында саннар өлкәсен киңәйтә бару белән бәйләнгән, уку материалын катлауландыруда тиешле эзлеклелек булдыруны күздә тота, белем һәм күнекмәләрне камилләштерә бару өчен уңайлы шартлар тудыра.
Түбән сыйныфларда математика укытуның төп максаты: укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, укыту һәм тәрбияне органик бәйләп алып бару, белемнәрне үзләштерү һәм балаларның танып белүгә сәләтләрен үстерү, укытуның гамәли юнәлгәнлеге, моның өчен тиешле күнекмәләр тәрбияләү.математика фәненә кызыксыну тәрбияләү, тормышта куллана белү күнекмәләре тәрбияләү.
Математика укучыларда фикерне, хәтерне, игътибарлылыкны,иҗади күзаллауны,күзәтүчәнлекне үстерергә ярдәм итә.Ул укучыларның логик фикер йөртүен үстерү, аларны үз фикерләрен кыска,төгәл, ачык һәм дөрес әйтеп,аңлатып бирергә өйрәтү өчен реаль шартлар булдыра. Математика укытканда шушы мөмкинлекләрне тулырак файдалану – укытучының төп бурычы.
Тематик планлаштыру .
№п/п | Темалар | Сәгать саны |
1 | Кабатлау | 12 |
2 | Нумерация | 11 |
3 | Зурлыклар | 14 |
4 | Кушу һәм алу | 7 |
5 | Тапкырлау һәм бүлү | 4 |
6 | Берурынлы санга бүлү | 14 |
7 | 1000нән зуррак саннар | 61 |
8 | Үтелгәннәрне кабатлау | 13 |
Барысы | 136 |
Белем бирүнең эчтәлеге.
Кабатлау ( 12 сәгать).
Арифметиканың дүрт гамәле. 2—4 гамәлле аңлатмаларда аларны үтәү тәртибе.
Өчурынлы саннарны кушу һәм алуның, берурынлы санга тапкырлау һәм бүлүнең язып эшләү алымнары.
Нур. Почмак. Почмак төрләре: туры, кысынкы, җәенке.
1000 НӘН ЗУРРАК САННАР
Нумерация ( 11 сәгать).
Яңа санау берәмлеге — мең.
Разрядлар һәм класслар: берәмлекләр классы, меңнәр классы, миллионнар классы һ. б.
Күбурынлы саннарны уку, язу һәм чагыштыру.
Күбурынлы санны разрядлы кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтү.
Санны 10, 100, 1000 тапкыр зурайту (кечерәйтү).
Саннар нуры.
Зурлыклар (14 сәгать).
Озынлык берәмлекләре: миллиметр, сантиметр, дециметр, метр, километр, аларның нисбәтләре.
Мәйдан берәмлекләре: квадрат миллиметр, квадрат сантиметр, квадрат дециметр, квадрат метр, квадрат километр, ар, гектар, аларның нисбәтләре.
Масса берәмлекләре: грамм, килограмм, центнер, тонна, аларның нисбәтләре.
Вакыт берәмлекләре: секунд, минут, сәгать, тәүлек, ай, ел, гасыр, аларның нисбәтләре. Вакыйганың башлану һәм бетү вакыты, аның дәвамын билгеләүгә мәсьәләләр.
Кушу һәм алу (7 сәгать).
Кушу һәм алу (белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру): кушуга һәм алуга карата мәсьәләләр; 0 саны белән кушу һәм алу; кушуның урын алыштыру һәм оештыру законнары һәм аларны исәпләүләрне рациональләштерү өчен куллану; кушу һәм алуның компонентлары һәм нәтиҗәләре арасында бәйләнеш; кушу һәм алуның дөреслеген тикшерү.
х+312=654+79, 729-х=217+163, х-137=500-140 рәвешендәге тигезләмәләр чишү.
100 эчендәге исәпләүләргә китерергә мөмкин булган очракларда кушу һәм алуны — телдән, калган очракларда язып эшләү.
Зурлыкларны кушу һәм алу.
Өчпочмак төрләре: турыпочмаклы, кысынкы почмаклы, җәенке почмаклы.
Тапкырлау һәм бүлү ( 4 сәгать).
Тапкырлау һәм бүлү (белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру); тапкырлау һәм бүлүгә карата мәсьәләләр; 1 һәм 0 саннары белән тапкырлау очраклары; тапкырлау һәм бүлүнең компонентлары һәм нәтиҗәләре арасында бәйләнеш; нульне бүлү, нульгә бүлүнең мөмкин булмавы; тапкырлауның урын алыштыру, оештыру һәм таркату үзлекләре; тапкырлаучыларның урыннарын алыштырып, сумманы санга тапкырлап һәм санны суммага тапкырлап, исәпләүләрне рациональләштерү; сумманы санга бүлү; санны тапкырчыгышка тапкырлау һәм бүлү.
6-х=429+120, х: 18=270-50, 360:х=630:7 рәвешендәге тигезләмәләрне гамәлләрнең компонентлары һәм нәтиҗәләре арасындагы бәйләнешләр нигезендә чишү.
100 эчендәге исәпләүләргә китерелә торган очракларда берурынлы санга тапкырлау һәм бүлүне; 10, 100, 1000 гә тапкырлау һәм бүлүне телдән эшләү.
Берурынлы санга бүлү ( 14 сәгать ).
Берурынлы, икеурынлы, өчурынлы саннарны (миллион эчендә) язып тапкырлау һәм бүлү.
Зурлыкларны берурынлы санга тапкырлау һәм бүлү.
Зурлыклар арасындагы бәйләнешләргә мисаллар (тигез хәрәкәт вакытында вакыт, тизлек һәм юл һ. б.).
1000 нән зуррак саннар ( 61 сәгать).
Турыпочмаклыкның диагонале. Турыпочмаклыкның (квадратның) диагональләре үзлеге.
Үтелгәннәрне кабатлау ( 13 сәгать ).
Контроль эшләр – 8сәгать.
Календарь – тематик план.
№п/п | Дәрес темасы | Сәг. саны | Дата | Искәрмә | |
план | факт | ||||
Кабатлау. | 12 | ||||
1 | Нумерация. Разрядлар. | 1 | |||
2 | Гамәлләрне башкару тәртибе.Санлы аңлатмалар. | 1 | |||
3 | Берничә кушылучының суммасын табу. | 1 | |||
4 | Дистә аша чыгып алу. | 1 | |||
5 | Өчурынлы санны берурынлы санга язып тапкырлау. | 1 | |||
6 | Өчурынлы санны берурынлы санга язып бүлү. | 1 | |||
7 | Язып бүлү. | 1 | |||
8 | Язып бүлү (өлештә нуль очрагы). | 1 | |||
9 | Турыпочмаклыкның диагональләренең үзенчәлеге. | 1 | |||
10 | Квадратның диагональләренең үзенчәлеге. | 1 | |||
11 | Ныгыту “Язып исәпләү”. | 1 | |||
12 | Контроль эш №1 “Гамәлләр тәртибе”. | 1 | |||
Кубурынлы саннар нумерациясе. Разрядлар һәм класслар. | 11 | ||||
13 | Хаталар өстендә эш. Берәмлекләр һәм меңнәр классы. | 1 | |||
14 | Саннарны уку, язу. | 1 | |||
15 | Разрядлы кушылучылар. | 1 | |||
16 | Саннарны чагыштыру. | 1 | |||
17 | Саннарны 10, 100, 1000 тапкыр зурайту һәм кечерәйтү. | 1 | |||
18 | Сандагы берәмлекләр санын белү | 1 | |||
19 | Миллионнар һәм миллиардлар классы. | 1 | |||
20 | Нур. Саннар нуры. | 1 | |||
21 | Почмак. Почмакларның төрләре. | 1 | |||
22 | Нумерацияне кабатлау. Тест “1000 нән зур саннар”. | 1 | |||
23 | Контроль эш №2 “Язып исәпләү”. | 1 | |||
Зурлыклар. | 14 | ||||
24 | Хаталар өстендә эш. Озынлык үлчәү берәмлекләре. Километр. | 1 | |||
25 | Мәйдан үлчәү берәмлекләре. | 1 | |||
26 | Ар. Гектар. | 1 | |||
27 | Мәйдан үлчәү берәмлекләре таблицасы. Палетка. | 1 | |||
28 | Палетка белән эш. | 1 | |||
29 | Бөтеннең берничә өлешен табу. | 1 | |||
30-31 | Масса үлчәү берәмлекләре. Тонна. Центнер. | 2 | |||
32 | Вакыт үлчәү берәмлекләре. Тәүлек. Ел. | 1 | |||
33 | Мәсьәләләр чишү. Вакыт үлчәү берәмлекләре. | 1 | |||
34 | Секунд. Тест “Зурлыклар”. | 1 | |||
35 | Контроль эш №3 “Зурлыклар”. | 1 | |||
36 | Хаталар өстендә эш. Ныгыту өчен күнегүләр. Зурлыклар. | 1 | |||
37 | Гасыр. Вакыт үлчәү берәмлекләренең таблицасы. | 1 | |||
Кушу һәм алу. | 7 | ||||
38-39 | Телдән һәм язып исәпләү алымнары. | 2 | |||
40 | Тигезләмәләр чишү.Билгесез кушылучыны табу. | 1 | |||
41 | Билгесез кимүчене, билгесез киметүчене табу. | 1 | |||
42 | Зурлыкларны кушу һәм алу. | 1 | |||
43 | Үтелгәннәрне ныгыту. Мәсьәләләр чишү. | 1 | |||
44 | Контроль эш №4 “Зурлыкларны кушу, алу”. | 1 | |||
Тапкырлау һәм бүлү. | 4 | ||||
45 | Хаталар өстендә эш. Тапкырлау һәм аның үзлекләре. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау. | 1 | |||
46 | Язылышы 0 гә тәмамланган саннарны тапкырлау. | 1 | |||
47 | Язмача тапкырлау алымнары. | 1 | |||
48 | Билгесез тапкырлаучыны табу. | 1 | |||
Берурынлы санга бүлү. | 14 | ||||
49 | Берурынлы санга бүлү. | 1 | |||
50 | Язмача бүлү алымнары. | 1 | |||
51 | Билгесез бүленүчене һәм бүлүчене табу. | 1 | |||
52 | Пропорциональ бүленүчеләргә мәсьәләләр чишү. | 1 | |||
53 | Кубурынлы саннарны берурынлы санга бүлү. | 1 | |||
54 | Өлештә нуль булган очраклар. | 1 | |||
55 | Ныгыту өчен күнегүләр. Мәсьәләләр чишү. | 1 | |||
56 | Математик контроль диктант “Мәсьәләләр чишү”. | 1 | |||
57 | Хаталар өстендә эш. Арифметик урта. | 1 | |||
58 | Тизлек. Тизлек берәмлекләре. | 1 | |||
59 | Тизлек, вакыт һәм ераклык арасында үзара бәйләнеш. | 1 | |||
60 | Тизлек табуга мәсьәләләр чишү. | 1 | |||
61 | Ныгыту өчен күнегүләр.Берурынлы санга бүлү. | 1 | |||
62 | Контроль эш №5 “Тизлек,вакыт,юл”. | 1 | |||
1000 нән зуррак саннар. 2 бүлек. | 61 | ||||
63- | Хаталар өстендә эш. Төрле төрдәге мәсьәләләр чишү. | 1 | |||
64- | Мисалларның дөреслеген тикшерү. | 1 | |||
65 | Гамәл тәртибе. | 1 | |||
66-67 | Өчпочмак төрләре. | 2 | |||
68 | Сызыксыз кәгазьдә турыпочмаклы өчпочмак һәм турыпочмаклык төзү. | 1 | |||
69 | Санны тапкырчыгышка тапкырлау. | 1 | |||
70 | Нульгә тәмамланган саннарны язып тапкырлау. | 1 | |||
71 | Нульгә тәмамланган ике санны язып тапкырлау. | 1 | |||
72 | Капма-каршы хәрәкәткә мәсьәләләр чишү. | 1 | |||
73 | Тапкырлаучыларның урыннарын алмаштыру һәм төркемләү. | 1 | |||
74 | Капма-каршы хәрәкәткә мәсьәләләр чишү. | 1 | |||
75 | Нульгә тәмамланган саннарга тапкырлау. | 1 | |||
76 | Контроль эш №6 “0гә тәмамланган саннарны тапкырлау”. | 1 | |||
77- | Хаталар өстендә эш. Санны тапкырчыгышка бүлү. | 1 | |||
78 | 600:20, 5600:800. | 1 | |||
79 | 10, 100, 1000 гә калдыклы бүлү. | 1 | |||
80 | Хәрәкәткә карата мәсьәләләр чишү. | 1 | |||
81 | Нульгә тәмамланган саннарга язып бүлү. | 1 | |||
82 | Ныгыту өчен күнегүләр. 3240: 60. | 1 | |||
83 | 0гә беткән саннарга язып бүлү. | 1 | |||
84 | Хәрәкәткә карата мәсьәләләр. | 1 | |||
85 | Тест “0гә тәмамланган саннарны тапкырлау һәм бүлү”. | 1 | |||
86 | Ныгыту “Тигезләмәләр”. | 1 | |||
87 | Геометрик фигураларның катлаулы составы. | 1 | |||
88 | Ныгыту “Язып исәпләү”. | 1 | |||
89 | Мөстәкыйль эш “Язып исәпләү”. | 1 | |||
90 | Санны суммага тапкырлау. | 1 | |||
91 | Телдән исәпләү төрләре. 12х 15, 40х 32. | 1 | |||
92 | Икеурынлы санга язып тапкырлау. | 1 | |||
93-94 | Мәсьәләләр чишү “Тизлек, вакыт,юл”. | 2 | |||
95 | Контроль эш №7 “Мәсьәләләр чишү”. | 1 | |||
96-97-98 | Хаталар өстендә эш. Өчурынлы санга язып тапкырлау. | 3 | |||
99-100 | Ныгыту өчен күнегүләр “1000 эчендә исәпләү”. | 2 | |||
101 | Тест “Күбурынлы саннар”. | 1 | |||
102 | Икеурынлы санга бүлү. | 1 | |||
103 | Икеурынлы санга калдыклы бүлү. | 1 | |||
104-105-106 | Икеурынлы санга бүлү (0 очрагы). | 3 | |||
107-108-109-110 | Күбурынлы саннарны тапкырлау һәм бүлүне ныгытуга күнегүләр эшләү. | 4 | |||
111 | Мөстәкыйль эш “Күбурынлы сан-нарны тапкырлау һәм бүлү”. | 1 | |||
112-113 | Өчурынлы санга бүлү. | 2 | |||
114 | Мәсьәләләр чишү.Өчурынлы санга язып бүлү. | 1 | |||
115 | Калдыклы бүлү. Ныгыту. | 1 | |||
116 | Кабатлау. Язып бүлү. | 1 | |||
117 | Мөстәкыйль эш “Язып бүлү”. | 1 | |||
118 | Өчурынлы санга язып тапкырлау. | 1 | |||
119 | Өчурынлы санга язып тапкырлау. | 1 | |||
120 | Бүлүнең дөреслеген тикшерү. | 1 | |||
121 | Тапкырлауның дөреслеген тикшерү. | 1 | |||
122 | Калдыклы бүлүнең дөреслеген тикшерү. | 1 | |||
Барлык өйрәнгәннәрне кабатлау. | 13 | ||||
123 | Нумерация. | 1 | |||
124 | Аңлатма. Тигезлек. Тигезсезлек. Тигезләмә. | 1 | |||
125-126 | Кабатлау. Кушу, алу. | 2 | |||
127 | Тапкырлау һәм бүлү. Тест “ Ике һәм өч урынлы саннарга тапкырлау, бүлү”. | 1 | |||
128 | Гамәл тәртибе. | 1 | |||
129 | Кабатлау. Зурлыклар. | 1 | |||
130 | Мәсьәләләр чишү. | 1 | |||
131-132-133 | Капма-каршы хәрәкәткә карата мәсьәләләр чишү. | 3 | |||
134 | Кабатлау. Өлешләр. Микрокалькулятор. | 1 | |||
135 | Контроль эш №8 “Язып исәпләү”. | 1 | |||
136 | Хаталар өстендә эш. Йомгаклау тесты. | 1 |
Укучыларның белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр
Нумерация
Белергә:
- натураль рәттә саннарның исемнәрен һәм эзлеклелеген (бу рәт нинди саннан башлана һәм бу рәттәге һәр сан ничек ясала);
- һәр санау берәмлеге ничек ясала ( бер дистәдә ничә берәмлек, бер йөздә ничә дистә һ.б., һәр класста ничә разряд бар), беренче өч классның исемен һәм эзлеклелеген.
Эшли белергә:
- миллион эчендә саннарны укый, яза һәм чагыштыра белергә; > (зуррак), < (кечерәк), = (тигез) тамгаларын кулланып, чагыштыру нәтиҗәсен яза белергә.
Арифметик гамәлләр
Һәр арифметик гамәлнең конкрет мәгънәсен аңлый белергә.
Белергә:
- арифметик гамәлләрнең исемнәрен һәм тамгаланышын, һәр гамәлнең компонентлары һәм нәтиҗәсенең исемен;
- һәр гамәлнең компонентлары һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне;
- җәяләр белән язылган һәм җәяләрсез санлы аңлатмаларда гамәлләрне үтәү тәртибе кагыйдәләрен;
- берурынлы саннарның кушу һәм тапкырлау таблицаларын, алу һәм бүлүнең тиңдәшле очракларын.
Эшли белергә:
- 3 – 4 гамәлдән торган (җәяләр белән язылган һәм җәяләрсез) сансыз аңлатмаларны яза һәм кыйммәтләрен исәпли белергә;
- а±3; 8 · R.4; b:2; а± b; с· b, к:п рәвешендәге аңлатмаларга кергән хәрефләрнең бирелгән кыйммәтләре өчен бу аңлатмаларның санлы кыйммәтләрен таба белергә;
- 100 эчендә һәм 100 эчендәге исәпләүгә китерергә мөмкин булганда зуррак саннар белән телдән исәрләүләр эшли белергә;
- Исәпләүләрне язып эшли белергә (күбурынлы саннарны кушу һәм алу, күбурынлы саннарны берурынлы һәм икеурынлы саннарга тапкырлау һәм бүлү), исәпләүләрнең дөреслеген тикшерә белергә;
- X ± 60=320, 125 +X = 750, 2000 – X = 1450, X · 2 = 2400, X: 5 = 420,
600:X = 5 рәвешендәге тигезләмәләрне гамәлләрнең компонентлары һәм нәтиҗәләре арасындагы бәйләнеш нигезендә чишә белергә;
- 1-3 гамәлле мәсьәләләр чишә белергә.
Зурлыклар
Озынлык, мәйдан, масса, вакыт кебек зурлыклар һәм аларны үлчәү алымнары турында төшенчә булдырырга.
Белергә:
- санап үтелгән зурлыкларны, аларның кабул ителгән тамгаланышын, һәрбер зурлык берәмлекләренең нисбәтен;
- бәя, сан, кыйммәт, тигез хәрәкәт вакытында тизлек, вакыт, юл һ.б. зурлыклар арасындагы бәйләнешне.
Эшли белергә:
- кисемтәнең, сынык сызыкның озынлыгын, күппочмакның, шул исәптән турыпочмаклыкның (квадратның) периметрын таба белергә;
- яклары буенча турыпочмаклыкның (квадратның) мәйданын таба белергә;
- сәгать буенча вакытны билгели белергә;
- зурлыклар белән арифметик гамәлләр (зурлыкларның кыйммәтләрен кушу һәм алу, зурлыкларның кыйммәтләрен берурынлы санга тапкырлау һәм бүлү) эшли белергә.
- Зурлыклар арасындагы бәйләнеш нигезендә текстлы мәсьәләләрне чишә белергә.
Геометрик фигуралар
Геометрик фигуралар: нокта, сызык (туры, кәкре), кисемтә, сынык сызык, күппочмак һәм аның элементлары (түбәләр, яклар һәм почмаклар), шул исәптән өчпочмак, турыпочмаклык (квадрат), почмак, түгәрәк, әйләнә, үзәк, радиус төшенчәләре булдырырга.
Белергә:
- почмак төрләрен: туры, кысынкы, җәенке;
- турыпочмаклык (квадрат) билгеләмәсен;
- турыпочмаклыкның капма-каршы яклары үзлеген.
- Эшли белергә:
- Бирелгән кисемтәне төзи белергә;
- Шакмаклы кәгазьдә якларының бирелгән озынлыклары буенча турыпочмаклык (квадрат) төзи белергә.
Әдәбият.
- Беденко М.В. Самостоятельне и контрольные работы по математике в 1-4 классах. Москва: Вако, 2006.
- Белицкая Н.Г. Школьная олимпиада. 2-4 кл. Москва “Айрис-пресс”.
- Дьячкова Г.Т. Олимпиадные задания. 2-4 классы. Волгоград “Учитель” 2007.
- Дмитриева О.И. Поурочные разработки по математике. 4 класс. Москва “Вако” 2005.
5. Иляшенко Л.А. Итоговая аттестация Москва 2012.
6. Кабанова М.Н., Панфилова Л.Г. Полная энциклопедия начальной школы.
Москва.2007.
7.Ситникова Т.Н.Контрольно – измерительные материалы. Москва. 2012.
8.Узорова О.В. ; Нефедова Е.А. Итоговое тестирование. Москва. 2011.
9. “Мәгариф” журналлары. 2010-2013 нче еллар.
10.Сәгъдиев И.Х. Хикмәтле математика. Казан.2004.
11.Чеботарева Т.М., Николаева В.В. Сборник правил, примеров по математике.
12.Шевченко Г.Н. Итоговые и тематические контролҗные работы и тесты.3-4
класс. Волгоград.2005.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочие программы по литературному чтению, окружающему миру, технологии. Рабочие программы по внеурочной деятельности. ФГОС.
Разработанно в соответствии с требованиями ФГОС...
Рабочие программы 1 класс и рабочая программа по ОРКСЭ
Рабочие программы для 1 класса по УМК "начальная школа 21 века".Если кому-то пригодятся, буду рада....
Рабочая программа по физической культура в 4 классе VIII вида, рабочая программа по физической культуре в 4 классе VII вида
Главной целью моей педагогической деятельности является сохранение и укрепление здоровья детей, воспитание у них потребности в здоровом образе жизни. При проведении уроков учитываю возрастные, п...
Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование
Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование Рабочая программа по матем...
Рабочие программы для 3 класса по программе "Школа России"и рабочие программы по внеурочной деятельности.
Материал представлен в виде рабочих программ для 3 класса по программе "Школа России", тематическое планирование по предметам, а также рабочие программы и тематическое планирование по внеурочной деяте...
Рабочая учебная программа по музыке ОС "Школа 2100"Л.В. Школяр, В.О. Усачёва и др. Данная рабочая программа составлена на основе Примерной основной образовательной программы начального общего образования и предназначена для учеников 4 класса.
Программа составлена в соответствии с требованиями Федеального государственного образовательного стандарта начального общего образования, обеспечена УМК для 1- 4 классов, авторов Л.В.Школяр,В.О.Усачёв...
Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)
Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015) в соответствии с...