разработка урока по татарскому языку
методическая разработка по иностранному языку (2 класс) по теме

Камышова Лариса Михайловна

“сез”, “сезнең” алмашлыкларын сөйләмдә активлаштыру. Сөйләм        телен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon razrab._po_tat._yaz.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “сез”, “сезнең” алмашлыкларын сөйләмдә активлаштыру. Сөйләм        телен үстерү.

Максат:   - сез, сезнең, алмашлыкларын сөйләмдә активлаштыру,

сәнгатьле уку, тәрҗемә өстендә эш; сөйләм байлыгын үстерү;

агачларның исемнәрен истә калдыру;

яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны,  дөрес туклану реҗимын искә төшерү;

укучыларда туган илгә мәхәббәт һәм тугрылык , олыларга мәрхәмәтлек һәм шәфкатьлек тәрбияләү.

Материал: Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова дәреслеге, 2 сыйныф.        

Җиһазлау: открыткалар, карточкалар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру, әңгәмә кору.

-Балалар, безнең тиздән нинди бәйрәм җитә?

- Сез Бөек Ватан сугышы турында нәрсәләр беләсез?

(Бөек Ватан сугышы 1941 елның 22июнендә башланган. Фашистлар безнең илне бик тиз алмакчы булалар, ләкин эш алай килеп чыкмый.Бөтен халык бердәм булып дошманнарга каршы  тора.Олысыда, кечеседә җиңү көнен якынайтуга  көчен кызганмый.тылдагы кешеләр көн-төн заводларда, фабрикаларда  фронт өчен кирәк –яракны ясаганнар, кырларда иген утыртып җыйганнар.Барлык эшкә дә хатын кызлар, картлар һәм балалар  йөргәннәр.Алар ачлы-туклы, йокысын йокламыйча, көн- төн эшләп Җиңү көнен көткәннәр).   -Открыткалар карау.

- Бүгенге көндә безнең тормыш нинди? Аны үткән сугыш еллары белән чагыштырып буламы? (хәзер тормыш мул, без туйганчы ашыйбыз, йоклыйбыз, уйныйбыз, мәктәпкә йөрибез).

- Кем әйтә ала, балалар ничек тукланырга, көненә ничә сәгать  йокларга тиеш?

(Кимендә 4 тапкыр ашарга,   9 сәгать   йокларга тиеш).

- Сез ничек уйлыйсыз, Җиңү безнең илгә җиңел бирелгәнме? (җавап русча да  бирелергә мөмкин).

II. Матур язу ( тактада):

Ветераннар, ветераннар

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар.

Сез булганга матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

1). Уку

2)  Тәрҗемә итү;    сүзлек:    ихтирам – уважение

                                                 таң – рассвет

-Балалар, сез бу сүзләр белән килешәсезме? (Әйе, чөнки Бөек Ватан сугышында катнашучылар безгә ирекле ил, бәхетле балачак бүләк иткәннәр).

3) Күчереп язу

-Бу өзектә нинди алмашлыклар бар?Алар нәрсәгә  күрсәтә?

Сез алмашлыгын кулланып бирелгән сүзләрдән җөмлә төзеп карагыз әле:

Алмагач, сез, утыртасыз. Котладыгыз, ветераннарны, сез.

-Татар телендә җөмлә төзегәндә сез нәрсәне онытмаска тиеш? (хәбәр җөмләнең ахырында килә).

-Җөмләләрне укып күрсәтегез әле. (Сез алмагач утыртасыз.

Сез ветераннарны котладыгыз.

-Ветераннар сүзендә саңгырау тартыкларны белдерә торган хәрефләрне карандаш белән әйләндереп алыгыз. Ул нинди хәреф?  (т)

-Калган хәрефләр нинди авазларны белдерәләр? (яңгырау тартык авазлар).

III. Тема өстендә эш.

Балалар, мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез ул сүзләрне төшерәсез. Килештекме?

Алма, миләш, чия, кызыл карлыган, миләш, җиләк. ( тикшерү)

Ә хәзер сез, сезнең  алмашлыкларын һәм агачларның исемнәрен кулланып үрнәк буенча диалог төзегез.

Үрнәк: Мин алма яратам. Сез алма яратасызмы?

        Мин ........... яратам.       ......      ........... яратасызмы?

        Безнең бакчада ........ үсә.   ........    бакчада .......... үсәме?

        Без .........  җыябыз.    ........   ...........   җыясызмы?

IV. Физминутка:”Дошман, солдат һәм кыз”

Уенның барышы: Кыз дошманнан курка, дошман солдаттан курка, ә солдат кыздан курка Балалар ике төркемгә бүленәләр һәм үзләренең кем булуларын килешәләр.  Дошман кылыч белән кизәнә, солдат ата,  кыз кылтаеп итәген тотып “ля-ля-ля”ди.. Уен  1, 2, 3 дигәннән соң башлана..

Әгәр дә командалар, мәсъәлән дошман белән солдатны күрсәтсәләр – солдатны күрсәткән команда җиңә.

V. Дәреслек буенча эш.

3 күнегү:Сорауларга җавап бирәбез.

- Шомырт кайда үсә?

- Балан кызылмы?

- Карлыган нинди була?

- Чия тәмлеме?

5 күнегү: Җөмләләр төзибез һәм рәсемнәр урынына сүзләр куеп язабыз.

 Сүзлек:  Җыярга – собирать

Мин чия җыям. Син кызыл карлыган җыясың. Ул кара карлыган җыя. Без алма җыябыз. Сез шомырт җыясыз. Алар миләш җыялар.

VI. Ныгыту.

Һәр укучыга бер карточка бирелә, алар мөстәкыйл  эш башкаралар,

сорауны тиешле сүз белән тоташтыралар.

Карточка №1.


Арыш кайда үсә?


бакчада                      өйдә                          басуда



Карлыган нинди була?


зәңгәр                     кызыл                   кара

Карточка№2


Алмагачның җимеше нәрсә?


чия                             карлыган                          алма



Бодай кайда үсә?


урманда               басуда                   кырда

Карточка №3



Борчак кайда үсә?     ....................................    

     

Балан карамы?          .......................................

         

Сезнең бакчада нинди агачлар үсә?  .           ..........................  .....................

      ......................................................................................................................

VII. Йомгаклау.

- Балалар, без дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Бөек Ватан сугышы, ветераннар, агачлар турында).

-Дәрес буенда нинди алмашлыкларны кулландык? (Сез, сезнең)

- Сезгә дәреснең кайсы өлеше ошады?

Өй эше:  10 (1, 2) күнегү, 108 бит

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Омонимы" разработка урока по татарскому языку.

Разработка+ презентация к уроку на тему "Омонимы" в 3 классе татарской подгруппы....

разработка урока по татарскому языку "Билге һәм сүз" 1класс

разработка урока    по  татарскому  языку  на тему  "Билге һәм сүз"(1класс)...

Разработка урока по татарскому языку в 3 классе

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе яңа таләпләр буенча язылды.Кушымча ,сүз ясагыч кушымчаларны бала таба, аера белерлек итеп төзелде.      ...

Разработка урока по татарскому языку на тему "Саннарны гомумиләштереп кабатлау" (4 класс)

Урок был показан на семинаре директоров татарских гимназий Республики Татарстан....

Методическая разработка урока по татарскому языку на тему"Парлы сүзләр."

Дәрес  “Белем бирүдә федераль дәүләт стандарты Концепциясе”нә  нигезләнеп төзелде. Дәрес планы эш программасын һәм 3 нче сыйныфлар өчен “Татар теле” (Ф.Ф.Харисов,  Ч.М. Харисова, “Мәгар...

Методическая разработка урока по татарскому языку в 4 классе на тему “Сыйфат” с применением сингапурской структуры

Аннотация Дәрес информацион  технология кулланып үткәрелә. Дәреснең темасы “Сыйфат”. 4 нче сыйныф укучылары яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укытыла. Дәрес эшкәртмәсе укучы...

Разработка урока по татарскому языку 4 класс

Конспект урока по татарскому языку 4 класс УМК "Перспектива" по тме:"Сүзясагыч кушымчалар"....