"Күңелле татар теле" (рабочая программа по учебнику Хайдаровой для 3 класса)
рабочая программа (3 класс) на тему

Рабочая программа составлена отдельно по языку и чтению. Язык  всего 68 часов - 2 часа в неделю, чтение всего 34 часа - 1 час в неделю.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл haydarova_uku_tatar_tele.docx84.92 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:

  • Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы.
  • Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.
  • Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты 2010 ел.
  • “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” фәненнән дәүләт стандарты. 1-4 нче сыйныфлар. Төзүчеләр: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдарова.2011 ел.
  • ТР  Мәгариф министрлыгының 9807/12 номерлы хаты, 13.08.2012 ел “О преподавании татарского государственного языка в общеобразовательных учреждениях РТ” һәм №9777/12  номерлы хаты, 13.08.2012 “Об изучении татарского языка и литературы в образовательных учреждениях”.
  • ТР  Мәгариф министрлыгының 7699/12 номерлы боерыгы, 23.06.2012 ел “Об учебных планах для 1-11 классов школ РТ, реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования в соответствии с ФГОС общего образования”.
  • Белем бирү учреждениесенең 2014/2015 елына укыту планы.(Приказ №88-8 от 1.09.14.)
  • Эш программасы турында белем бирү учреждениесенең локаль акты.
  • “Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева.
  • Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм “Татарстан республикасы халыкларының телләре турындагы” Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.                    Татар теле, таянып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә,  шулай ук рус телле укучыларны татар халкының һәм милли үзенчәлекләренә якынайта,  башка халыкларга карата  хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.

Программада 3 нче сыйныфта татар теле һәм уку   дәресләренә барысы  170  сәгать үткәрү каралган. Тел өйрәтү процессында татар теле һәм уку дәресләре үзара шартлы бәйләнештә булганлыктан, программада  бирелгән сәгатьләр санына татар теле дәресләре саны да, уку дәресләре саны да керә.Бәйрәм көннәре туры килү сәбәпле,(23 нче февраль)сәгатьләр саны  татар теле һәм әдәби укудан  эш программасына 102 сәгать атнага 3 сәгать булып төзелде Программа материалны тыгызлау нигезендә төзелде  Иске Тимошкино гомуми белем бирү мәктәбенең укыту планында татар теле һәм әдәби уку атнага 3 сәгать,елга 102 сәгать. Бәйрәм көне булган дәресләр фактик датада язган.

Укучыларның үтелгән темалар буенча белемнәре мөстәкыйль эш,контроль тест,контроль күчереп язу,сүзлек диктанты тыңлап аңлау формасында тикшерелә.  Арадаш  аттестация контроль күчереп язу формасында  еллык  календарь  графикка туры китереп үткәрелә

Планлаштырылган контроль дәресләр:тестлар 5  , мөстәкыйль эш 3 күчереп язу 3 сүзлек диктанты 4 Административ контроль эш 1

3 нче сыйныфта рус телле балаларга татар телен укытуның  төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленең орфоэпик, орфографик., лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү, телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү,  бу телнең дәүләт теле буларак  әһәмияте зур булуына төшендерү.

3 нче сыйныфта бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

          3 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәби укудан эш программасының эчтәлеге  

   

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат,

УУГ

Белем бәйрәме

Беренче сентябрь – белем бәйрәме. Төсләр. Без диктант язабыз. Без дәрестә. Мин билге алам. Без китапханәгә йөрибез.

Беренче сентябрь – Белем бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Предметларның төсен, санын әйтеп, үзеңә сорый белү. Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны  әйтә, сорый белү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү. Китапханәчедән китап сорый, китапның  нәрсә турында икәнен әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү.

Регуляти универсальуку гамәлләре:

 эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләрен критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

Аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификаөияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Комуникатив универсаль уку гамәлләре:

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әнгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Көндәлек режим.

Минем көндәлек режимым.

Вакытны әйтә, сорый белү. Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләрен критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсалҗ уку гамәлләре:

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсъәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау; фикерләрне логик чылбырга салу

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Әнгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсъәләгә таянып фикерне төгел итеп җиткерү.

Ашханәдә

Без ашханәдә ашыйбыз. Ми нем яраткан ашларым. Безгә кунаклар килә. Без табын әзерлибез.

Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтә белү. Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә  белү. Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Табын  әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли  белү.  

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификаөияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәш аралашу калыбын төзү.

Без әти-әниләргә булышабыз

Минем әти – әнием кем булып эшли? Без өйдә булышабыз. Без табын әзерлибез.

Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълуматныбилгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, коассификаөияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълуматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Туган якка кыш килде

Яңа ел бәйрәме. Һава торышы. Кышкы уеннар. Каникулда.

Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә  белү. Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү. Геройларга характеристика бирә белү. Сюжетны үзгәртеп,  яңа хикәя төзи белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгәала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

Уку максатын мөстәкыйльбилгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру; анализлау, объектларны чагыштыру, классификаөияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; эңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Шәһәрдә һәм авылда

Татарстан – минем туган ягым.

 Татарстанда яшәүче милләтләр. Татарстан шәһәрләре. Без шәһәргә барабыз. Безнең авыл.

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне,  торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау;  классификаөияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

 Эңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү;  мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Әдәпле булыйк

Әдәпле сөйләшү. Телефоннан әдәпле сөйләшү. Туган көнгә чакыру. Табын янында. Без бүләкләр бирәбез.

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү.  Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

 әңгәмәдәшең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;

Кечкенә дусларыбыз

Дүрт аяклы дусларны сурәтләү, аларны карау. Минем яраткан песием.

Этләрнең кушаматын әйтә белү. Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны  әйтә белү.  Кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. Песиләрнең  тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый,  әйтә белү.  Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

 уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү;  аларны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; объектларны чагыштыру, классификаөияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

Күңелле җәй

Без җәйне яратабыз. Ел фасыллары билгеләре. Җәй җитә. Без җиләккә барабыз. Безнең бакча. Җәйге ял. Сабантуй – зур бәйрәм.

Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Су керергә чакыра белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; бурычларны билгели белү;Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; Танып белү универсаль уку гамәлләре:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификаөияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

 мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; эңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Коммуникатив мәсьәләгә таянып, фикерне төгел итеп җиткерү.

 Укыту-методик комплекты телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә  нигезләнә. Гомуми дидактик максатлардан тыш, татар теленә өйрәтүнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында  сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү   принцибы да зур әһәмияткә ия.

1992 елның 8 июлендә «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде, татар һэм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Шул ук елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясендә дә дәүләт телләре хакындагы махсус маддә урын алды. 1994 елның 20 июлендә расланган «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы»нда татар телен иж,тимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт  телләренең икесен дэ белү халыкларның узара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.

Укучыларның коммуникатив һәм лингвистик компетенцияләрен формалаштыру эше төп максат итеп куелу сәбәпле, телгә өйрәтүдә коммуникатив методка өстенлек бирелә. Коммуникативлык телгә өйрәтү процессының барлык якларын үзенә буйсындыра. Укыту максатлары, бурыч, принцип, методлары, эш алымнары шуннан чыгып билгеләнә.

Гомуми башлангыч белем мәктәбендэ татар теле дәреслэре укучыларныц сөйләм телен үстерүгә юнәлтелә, бу исэ аларның тыңлап аңлау, сөйләү һәм сөйләшү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны үз эченә ала.

Тыңлап аңлау — аерым авазларны, иҗек калыпларын, сүзлэр, сүзтезмәләр, ж,өмләләрне, бәйләнешле текстларны ишетеп, мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңларга өйрәтү дигән сүз. Башлангыч сыйныф укучылары укытучының, сыйныф-ташларының сөйләмен яки магнитофон тасмасына яздырылган татарча сөйләмне, шулай ук җанлы сөйләмне тыңлап, эчтәлегенэ тешенеп барырга, кирәкле мәгълуматны аерып, сорауларга ж,авап бирергэ, сораулар куярга, эчтәлекне татарча яки русча (телдән яки язмача) сөйләргә күнегергә тиешләр. Тыңлап аңлауга өйрәтү барышында укучыларны сүз, сүзтезмэ, синтагма, җөмлә чикләрен билгеләргә, төрле интонация белән һәм төрле темпта әйтелгән сөйләмне аңларга күнектерү сорала.

        Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә, укучыларны чынбарлыктагы ситуацияләргә куеп карау кирәк. Татарча аралашырга өйрәтү өчен, укучыларның мәктәптәге, өйдәге, урамдагы һәм җәмәгать урыннарындагы көндәлек тормышыннан чыгып, үрнәк диалоглар тәкъдим ителә. Алар аша татар сөйләм этикеты үрнәклэре, сорау-җавап репликалары, синтаксик калыплар үзләштерелә. Уку аралашуы чын аралашуга китерсен өчен, балаларны әңгәмәдәшнең фикерен хупларга яки аның белән килешмәскә, үз фикерләрен белдерергә, бәхәсләшергә өйрәтү гаять мөһим.

Монологик сөйләмгә өйрәтү аерым кешеләрне, әйберләрне, табигать күренешләрен, хайваннарны тасвирлауга, сыйныф, мәктәп, авыл, шәһәр тормышы h. б. турында хәбәр итүгә, укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген план буенча сөйләп бирүгә кайтып кала. Бу төр сөйләм күнекмәләрен булдыру өчен, укучыларны үз мөнәсәбәтләрен белдерергә, фикер йөртергә, бәя бирергә, дәлилләргә, төп фикерне аерып күрсәтергә  әзерләү кирәк.

Укуга өйрәткәндә, рус телле балалар татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтергә; тартыкны сузыкка ияртеп, кыска сүзләрне бөтен килеш, озын сүзләрне иҗеклэп укырга, алга таба сәнгатьле итеп, йөгерек һәм аңлап укырга; укылганның эчтәлегенә төшенеп барырга; яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып кузалларга яки сүзлектән табарга күнегәләр.    Укуга өйрәтү өчен, ситуатив-тематик яки грамматик нигездэ төркемләнгән сүзләр, җөмләләр яисә бәйләнешле текстлар тәкъдим ителә. Алар укучыларның яшь үзенчәлекләренән чыгып сайлана. Башлангыч сыйныфларда кычкырып уку һэм эчтэн уку төрләре кулланыла.

Язуга өйрәтү татар алфавитындагы хәрефләрнең дөрес язылышын истә калдыру; сүзләрне иҗекләргә бүлеп, юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен үзләштерү; җанлы сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү; нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп яки җәялэр эчендә бирелгән сүзләрне кирәкле формада кулланып, җөмләләрне күчереп язу  эшләреннән гыйбарәт.

Язма сөйләмгә өйрәтү, терәк сүзләр, сүзтезмәләр һәм үрнәк җөмләләргә нигезләнеп, өйрәнелә торган лексик тема яки бирелгэн ситуация буенча җөмләләр яза белүне үз эченә ала. Аерым җөмләләрдән бәйләнешле язма сөйләмгә күчелә.

Укучылар язма рәвештә үзләренең гаиләләре, мәктәпләре, сыйныфташлары һәм дуслары, яшәгән шәһәрләре яки авыллары турында кечкенә күләмле хикәяләр язарга өйрәнәләр. Моннан тыш, котлау кәгазе, кечкенә ха

т язуга да өйрәтелә. Рус теленнэн татарчага тәрҗемэ итү дә язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә китерә.

Башлангыч сыйныфларда язма сөйләмгә караганда телдән сейләмгә күбрәк игътибар бирелергэ тиеш. Укучыларның уку һәм язу күнекмәләре тыңлап аңлау һәм сөйләү нигезендә үстерелә.

Дәресләрдә тел һәм сөйләм материалы аша балаларга татар халкының тормыш-көнкүреше, сәнгате, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында мәгълумат җиткерү аларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләргә ярдәм итә, дөньяны танып белү мөмкинлекләрен арттыра.

Лексик минимумга сүзләр татар телендә кулланылыш ещлыгына карап кертелде. Моның өчен компьютер технологияләре ярдәмендә ясалган нәтиҗәләр нигез итеп алынды.

Укучылар шулай ук татар телендэ суз ясалышы ысулларын да гамәли үзләштерәләр: -чы/-че, -лык/-лек, -даш/дәш –таш/-тәш кушымчалары ярдәмендэ ясалган исемнәр, -лы/-ле, -сыз/-сез,           -гы /-ге, -кы/-ке кушымчалы сыйфатлар белән танышалар. Моннан тыш, кулъяулык, ашъяулык, көнъяк, төнъяк, өчпочмак, ташбака кебек кушма исемнәрне; кура җилэге, каен җилэге, су анасы шикелле тезмэ исемнәрне; әти-әни, әби-бабай, хатын-кыз, бала-чага, савыт-саба, кием-салым кебек парлы исемнәрне танып белергә күнегәләр. Терминнарны атамыйча гына, мәгънәләре ягыннан якын, капма-каршы яки әйтелешләре охшаш сүзләргә күзәтү ясыйлар (антонимнар, синонимнар, омонимнар). Укылган текстларда очраган күп мәгънәле сүзләргә игътибар итәләр. Татар телендә кулланыла торган рус алынмалары һәм интернациональ сүзләр хисабына да укучыларның лексик байлыгы арта бара (телевизор, компьютер, кино, парк һ. б.).

Грамматик минимумга килгәндә, башлангыч сыйныф уку-
чылары лексик темаларга караган нәрсә? кем? нинди? ничә? нишли? Нишләде? кая? кайда? кайдан? Кайчан? сорауларына җавап бирә торган сүзләрдән дөрес файдалана белергә тиешләр.                  

 Башлангыч мәктәптә татар сөйләменең фонетик-орфоэпик нигезләре дә салынырга тиеш. Хикәяләү һәм сорау интонациясе, сүз басымының күпчелек очракта сүзнең соңгы иҗегенә төшүе, сүздә юклык кушымчасы булганда, басымның аның алдына куелуы, гомумән, татар сүзендә рус теленә караганда басымның азрак сизелүе һ.б. өйрәтелә.

Бу сыйныфларда ук татар теленең сүз тәртибе закончалыкларына өйрәтүгә нигез салынырга тиеш. Татар җөмләсе, гадәттә, хәбәр белән тәмамлана. Хәбәр алдына яңалыкны бедерүче сүз куела; бу сүзгә, гадәттә, логик басым басым төшә.

Алда күрсәтелгән лингвистик күренешләр, һичшиксез, укучыларның туган теле – рус теле белән чагыштырылып өйрәтелергә тиеш.

Программа гамәлдәге базис план нигезендә атнага 3 сәгать исәбеннән төзелә.

                                       Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр(татар теле)

  1. Сан, килеш, тартым белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү.
  2. Килеш белән төрләнгэн зат алмашлыкларын дөрес куллануга ирешү.
  3. Тезмэ, кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен дөрес аңлап куллануга күнектерү.
  4. Күплек сандагы тартымлы исемнәрне гамәли үзләштерү.
  5. Лексик темаларга караган сыйфатларны чагыштыру дәрәж,әсендә дөрес кулланырга өйрәтү.
  6. Җыю саннарының сөйләмдә кулланылу узенчәлекләрен истэ калдыру.
  7. Кебек (шикелле), аркылы, саен, бирле бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланырга өйрәту.
  8. Өйрәнелгән күрсәтү, сорау, тартым алмашлыкларын кулланып, җөмлэлэр төзү эшен активлаштыру.
  9. Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндереп, сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен ныгыту.
  1. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен гамәли әзлэштерү.
  2. Алдында, артында, өстендә, астында, янында бәйлек сүзләре белән җөмләләр төзергә күнектерү.
  3. Ләкин, чөнки теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, аларны сөйләмдә куллануга ирешү. Аларда басымның беренче иҗеккә куелу үзенчәлеген истә калдыру.
  4. Раслау, инкяр, сорау, боерык җөмлә төрләрен диалогик һәм монологик сөйләмдә куллануны камилләштерү.

                      Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр(уку)

Тыңлап аңлау. Укытучының күрсәтмәләрен бер әйтүдән тулысынча аңлап башкару; дәрес барышында җанлы сөйләмне тыңлап, төшенеп баруга һәм аралаша алуга ирешү; 1 —1,5 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Диалогик сөйләм. Лексик тема буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 5 тән ким булмаска тиеш); тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү; укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә белү.

Монологик сөйләм. Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләлэр саны 6 дан ким булмаска тиеш); хикәянең ахырын уйлап бетерү;

диалогик сөйләмне монологка әйләндерү; укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Уку. Текстны аңлап эчтән уку; аның эчтәлеге буенча сораулар куя һәм сорауларга җавап бирә белү; укылган текстның эчтәләген кыскача яки тулысынча сөйләп бирү; сүзлектән яайдаланып, таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау; татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен дөрес интонация белән укый белү.

Язма сөйләм. Лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә күләмле хикәя язу.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары.

Укучылар өчен

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материал, Казан,     “Яңалиф” нәшрият йорты,

 Татарча сөйләшергә өйрәнәбез, методик кулланма. Р. З. Хәйдәрова, К. М. Зарипова, Ф. С. Сафиуллина.

 Таблицалар һәм схемалар өйрәтәләр: Рус телендә сөйләшүче балалар өчентатар теленнән таблицалар һәм схемалар.

Ф.ФХарисов. Минем беренче сүзлегем

Картинно-ситуационный тат.русский словарь

Сүзлекләр

Укытучы өчен методик ярдәмлек

Журнал “Мәгариф”

“Ачык дәрес”газетасы

Татар теленнән электрон дәресләр(интернет челтәреннән куллану) Р.З.Хәйдарова, Н.Г Л.Ә.Гыйниятуллина “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту 3нче сыйныф”. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.

СД диски,кассета

Интернет ресурслар

 Первая помощь   -   shkola.edu.ru              

Школьный портал   -   portalschool.ru

Министерство образования и науки РФ   -   mon.gov.ru 

http:www.tatar.org.ru

 http:www.1september.ru

http//pedsovet.org.ru

belem.ru

Календарь тематик план 3 сыйныф

Дәреснең темасы

Дәрес

тибы

Эш төре

Тикшерү-контроль

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Дата

План буенча

үткәрелгән

1 чирек (18 сәг)

Белем бәйрәме – 13 сәг.

1

2нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

ЛКК

Үз хезмәтеңне оештыра белү

Карточкалар

Кемне? Кемгә? сорауларына җавап бирә белү. Мәктәпкә барганны,  мәктәптә укыганны әйтә белү.

4.09

2

-мы/-ме сорау кисәкчәсе.

ЛКК

Парларда эшли белү, аудирование

Карточкалар

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итү

5.09

3

Исем сүз төркеме. Исемнәрнең 1 зат берлек санда тартым белән төрләнеше.

ЛГКК

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен үстерү

Күнегү, чагыштыру фон. Зарядка.

мин, син  зат алмашлыкларының тартым белән төрләнеше. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын әйтә  белү.

11.09

4

Фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль

ГКК

ЛГКК

Таблица белән эшли белү

Кагыйдәләр

Фигыльнең башлангыч формасы. Хәзерге заман хикәя фигыль формасы, зат-санда төрләнеше

12.09

5

Үткән заман хикәя фигыль

ГКК

Парларда эшли белү

Сүзлек диктанты

Үткән заман хикәя фигыль формасы, зат-санда төрләнеше.

18.09

6

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

ЛКФ

Парларда эшли белү, аудирование

Күнегү, чагыштыру фон. Зарядка.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди эшләр эшләгәнен, эшләмәгәнен әйтә белү.

19.09

7

Чөнки,  ләкин, теркәгечләре

ЛКФ

д/с, м/с

Күнегүләр эшләү, парларда эшли белү

Карточкалар

Ләкин, чөнки теркәгечләре. Ничә? Ничек? Кайчан? сораулары

25.09

8

Үз алмашлыгының зат-сан белән төрләнеше.

ЛГКК

м/с

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен үстерү

Кагыйдәләр

Үз алмашлыгының зат-сан белән төрләнеше

26.09

9

Ярдәм ит,  ярдәм итегез төзелмәләре

ЛКФ

Бирелгән терәк сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

Тест

Ярдәм ит,  ярдәм итегез төзелмәләре. Үзеңә ярдәм сорый белү.

2.10

10

Мөстәкыйль эш. Алмашлык.

ЛКФ

Мөстәкыйль эш

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

3.10

11

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. Ныгыту.

ГКФ

ЛГКК

Күнегүләр эшләү

Кагыйдәләр

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы, зат-сан белән төрләнеше

9.10

12

Җыю саны

ГКФ

Бирелгән терәк сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

Күнегү, чагыштыру фон. Зарядка.

Җыю саны. Предметның ничә икәнен әйтә белү. Үзеңә кирәк санда предметлар сорап ала белү.

10.10

13

“Белем бәйрәме” циклын кабатлау

ЛГКК

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

тест карточкалар

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

16.10

Көндәлек реҗим – 4 сәг.

14

Сәгать ничә? конструкциясе.

д/с, м/с

Парларда эшли белү

Сүзлек диктанты

Сәгать ничә?

Сәгать ничәдә? сорауларын белү. Вакытны сорый, әйтә белү.

17.10

15

Минем көндәлек режим.

ГКФ

Күнегүләр эшләү, аудирование

Карточкалар

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

23.10

16

КОНТРОЛЬ күчереп язу. Фигыль

ГКК

ЛКК

Мөстәкыйль эш

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

24.10

17

Хаталар өстендә эш. “Көндәлек реҗим” циклын кабатлау

ЛГКК

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

тест карточкалар

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

30.10

Ашханәдә- 7 сәг.

18

Минем яраткан ашларым.

ГКК

Бирелгән терәк сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

Сүзлек диктанты

Ашханәдә ашаганны. Ашханәдә нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканны әйтә белү.

Пешекчедән кирәк ашларны сорап ала белү.

31.10

2 чирек (14 сәг)

19

Кемне? Нәрсәне? сораулары

ГКК

Таблица белән эшли белү

Карточкалар

Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап бирү

13.11

20

Боерык фигыль формасы.

ГКК

Күнегүләр эшләү

Кагыйдәләр

Боерык фигыль формасы.

14.11

21

Янында бәйлек сүзенең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнеше

ГКК

Бирелгән терәк сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

Тест

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирү, сөйләмдә куллану. Янында бәйлек сүзенең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнеше

20.11.

22

Мөстәкыйль эш. Боерык фигыль.

ГКК

ЛКК

Мөстәкыйль эш

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

21.11

23

Уйный башладым төзелмәсе.

ГКФ

ЛГКК

Күнегүләр эшләү

Күнегү, чагыштыру фон. Зарядка.

Уйный башладым төзелмәсе.

23.11

24

“Ашханәдә” циклын кабатлау

ГКК

Күнегүләр эшләү

Күнегү, чагыштыру фон. Зарядка.

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

28.11

Без әти-әниләргә булышабыз – 7 сәг.

25

Аның китабы, аның әнисе төзелмәләре.

ГКК

Бирелгән терәк сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

Сүзлек диктанты

Кем? Кемнең? сорауларына җавап бирергә өйрәнү. Аның китабы, аның әнисе төзелмәләре.

4.12

26

-чы/-че сүз ясагыч кушымчалары

ГКФ

Күнегүләр эшләү

Кагыйдәләр

-чы/-че сүз ясагыч кушымчалары. Әти –әниләрнең кем булып, кайда эшләвен әйтә белү

5.12

27

Мөстәкыйль эш. Боерык фигыль.

ГКК

ЛКК

Мөстәкыйль эш

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

11.12

28

Чөнки, шуңа күрә сүзләре

ГКФ

Бирелгән терәк сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

карточкалар

Чөнки, шуңа күрә сүзләрен сөләмдә куллану

12.12

29

Бәйлек сүзләр.

ЛГКК

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

тест

Алдында, артында, янында, чөнки, ләкин – бәйлек сүзләр

18.12

30

КОНТРОЛЬ күчереп язу. Бәйлек сүзләр.

ГКК

ЛКК

Мөстәкыйль эш

Өйрәнелгән лексика.ны, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

19.12

31

Хаталар өстендә эш. “Без әти-әниләргә булышабыз” циклын кабатлау

ЛГКК

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

тест карточкалар

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

25.12

2 кисәк

Туган якка кыш килде – 5 сәг.

32

Яңа ел бәйрәме белән котлау

д/с, м/с

Күнегүләр эшләү, парларда эшли белү

Карточкалар

Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү.

26.12

33

Сыйфат дәрәҗәләре

ЛГКК

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Кагыйдәләр

Сыйфат дәрәҗәләре, өндәү җөм-ләләр

15.01

3 чирек (20 сәг)

34

“Тауда” хикәясендәге лексик-грамматик материал

ЛКФ

Таблица белән эшли белү

Күнегү, чагыштыру фон. Зарядка.

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Кая? Кайда? сораулары.

16.01

35

Мөстәкыйль эш. Сыйфат дәрәҗәләре

ГКК

ЛКК

Мөстәкыйль эш

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

22.01

36

“Туган якка кыш килде” циклын кабатлау

ЛГКК

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

тест карточкалар

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

23.01

Шәһәрдә һәм авылда – 6 сәг.

37

Татарстанда яшәүче милләтләр.

ЛКК

Күнегүләр эшләү Схема, карточка

Сүзлек диктанты

Җөмләләргә сорау кую күнекмәләре. Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү.

29.01

38

КОНТРОЛЬ күчереп язу. Килешләр.

ГКК

ЛКК

Мөстәкыйль эш

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

30.01

39

Хаталар өстендә эш. Татарстан шәhәрләре.

ГКК

ЛКК

Мөстәкыйль эш

Күнегү, чагыштыру фон. Зарядка.

Казан шәhәре төзелмәсе. Бауман урамында төзелмәсе. Татарстан шәhәрләрен татарча әйтә белү.

5.02

40

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

ЛГКК

Таблица белән эшли белү

Карточкалар

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе. Предметларның кайсысы зуррак, кечкенәрәк, матуррак икәнен әйтә белү

6.02

41

hәр, барлык- билгеләү алмашлыклары

ГКК

Бирелгән терәк сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

тест

hәр, барлык, гына, генә сүзләрен сөйләмдә куллану. Алдында, артында, янында бәйлек сүзләр

12.02

42

“Шәһәрдә һәм авылда” циклын кабатлау

ЛГКК

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

тест карточкалар

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

13.02

Әдәпле булыйк – 7 сәг.

43

Әдәпле сүзләр

ЛКФ

ЛГКК

Күнегүләр эшләү, парларда эшли белү

Күнегү, чагыштыру фон. Зарядка.

Исәнмесез, тыныч йокы, рәхмәт, гафу итегез h.б. сүзләрне сөйләмгә кертү

19.02

44

Табын янында

ЛКФ

Бирелгән терәк сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

Сүзлек диктанты

Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт  әйтә белү

20.02

45

Мөстәкыйль эш. Алмашлыклар

ГКК

ЛКК

Мөстәкыйль эш

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

26.02

46

“8 нче Март-әниләр бәйрәме!” хикәясендәге лексик-грамматик материал

ЛКК

д/с

Күнегүләр эшләү, парларда эшли белү

тест

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

27.02

47

Кем? Кемгә? сораулары

ГКК

Таблица белән эшли белү

Сүзлек диктанты

Кем? Кемгә? сорауларына җавап бирү. Өлкәннәргә урын тәкдим итә белү

4.03

48

Кемне? Нәрсәне? Сораулары. Ныгыту

ГКК

Бирелгән терәк сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

тест

Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап бирү, сөйләмдә куллану

5.03

49

“Әдәпле булыйк” циклын кабатлау

ЛГКК

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

тест карточкалар

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

11.03

Кечкенә дусларыбыз – 6 сәг.

50

Ул, аның алмашлыгының юнәлеш, төшем килешендә төрләнеше

ЛГКК

Күнегүләр эшләү, мөстәкыйль эш

карточкалар

Кем? Кемне? Кемгә? сораулары. Исемнәрнең төшем килешендә төрләнеше.

12.03

51

“Дуслар” хикәясендәге лексик-грамматик материал

ЛГКК

Күнегүләр эшләү, парларда эшли белү

карточкалар

Чөнки, шуңа күрә  теркәгечеләрен сөйләмдә куллану

18.03

52

Ул алмашлыгының килешләр белән төрләнеше

ЛКФ

ЛГКК

Күнегүләр эшләү, парларда эшли белү

Күнегү, чагыштыру фон. Зарядка.

Ул алмашлыгының килешләр белән төрләнеше

19.03

53

Сыйфат артыклык, чагыштыру дәрәҗәләре

ЛКФ

ЛГКК

Бирелгән терәк сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

тест

Сыйфат артыклык, чагыштыру дәрәҗәләре.

1.04

4 чирек (15 сәг)

54

Кем хаклы?

ЛГКФ

индивидуаль эшләр эшләү

тест

дөрес интонация

белән укый һәм аңлый белү.

2.04

55

“Кечкенә дусларыбыз” циклын кабатлау

ЛГКК

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

тест карточкалар

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

8.04

Күңелле җәй, ямьле җәй – 13 сәг.

56

“Җәй җитте” хикәясендәге лексик-грамматик материал

ЛГКК

Күнегүләр эшләү, парларда эшли белү

карточкалар

Җәй көне турында сөйли белү. Хәзерге заман хикәя фигыль.

9.04

57

Сыйфат чагыштыру дәрәҗәсе. Ныгыту.

ЛГКК

Күнегүләр эшләү Схема, карточка

Сүзлек диктанты

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү

15.04

58

“Төсләр” хикәясендәге лексик-грамматик материал

ГКФ

Күнегүләр эшләү, парларда эшли белү

карточкалар

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

16.04

59

Капма- каршы сүзләр.

ГКФ

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Сүзлек диктанты

Капма- каршы сүзләр

22.04

60

Мөстәкыйль эш. Капма- каршы сүзләр.

ГКК

ЛКК

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Өйрәнелгән лексика.ны, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

23.04

61

“К”лар тулган бакчага” шигырендәге лексик-грамматик материал

ГКФ

Күнегүләр эшләү Схема, карточка

карточкалар

Хәзерге заман хикәя фигыль

29.04

62

Җәйге ял

ГКК

ЛКК

Күнегүләр эшләү, парларда эшли белү

тест

Җәйге ял турында сөйли белү.

30.04

63

Сабантуй.

ЛГКК

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Күнегү, чагыштыру фон. Зарядка.

Хәзерге заман хикәя фигыль. Сабантуйдагы ярышлар турында сөйләшү.

6.05

64

КОНТРОЛЬ күчереп язу. Сүз төркемнәре.

ГКК

ЛКК

Мөстәкыйль эш

Өйрәнелгән лексика.ны, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

7.05

65

Хаталар өстендә эш. “Күңелле җәй, ямьле җәй” циклын кабатлау

ЛГКК

Күнегүләр эшләү;  мөстәкыйль эшли белү, таблица белән эшли белү

Күнегү, чагыштыру фон. Зарядка.

Җәй көне турында сөйли белү. Хәзерге заман хикәя фигыль.

13.05

66

        Алган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау

ЛГКФ

индивидуаль эшләр эшләү

тест

Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру

14.05

67-68

Алган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау

ЛГКК

Күнегүләр эшләү, парларда эшли белү

карточкалар

Килеш сораулары. Үткән һәм хәзерге заман хикәя фигыльләр

20.05

21.05

Әдәби укуны  тематик планлаштыру

Дәреснең темасы

Дәрес

тибы

Эш төре

Тикшерү-контроль

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Дата

провед

Фактич.

1 чирек (9 сәг)

Белем бәйрәме – 5 сәг.

  1. 2

Бүген зур- бәйрәм

ЛГКФ

сүзләр уйлап әйтү

Сәнгатьле уку

текстны сәнгатьле һәм аңлап укуга ирешү. Белем бәйрәме, уку, уңышлар, котлыйбыз, башлана.

3.09

  1. 9

М .Галләмова “Чын иптәш”

ЛГКК

искә төшерү

Ситуатив күнегүләр.

Укучыларда мәрхәмәт һәм шәфкать хисе тәрбияләү. Иптәш, аңлатам, ярдәм сорады, чиште

10.09

  1. 12

Ш.Галиев “Онытылган”

ЛГКФ

сүзләрне җөмләләрдә куллану

Сәнгатьле уку

Тема белән бәйле сүзләрне гамәли үзләштерү. Онытылган,

17.09

  1. 14

“Китапханәдә” текстындагы лексик-грамматик материал.

ГКФ

ЛГКК

Күнегүләр эшләү, парларда эшли белү

Карточкалар

Китапханәгә барганыңны, китапханәдә нинди китап алганыңны әйтә белү.  Китапханәгә барырга чакыра белү.

24.09

  1. 18

Г.Зәйнашева  “Бер атнада ничә көн?”

ЛГКК

тәрҗемә эше

Шигырьне яттан сөйләү

Шигырьне сәнгатьле һәм аңлап укуга ирешү. Атна көннәрен әйтә белү

1.10

Көндәлек реҗим – 1 сәг.

6

М. Җәлил “ Сәгать”

ЛГКК

сүзләрне җөмләләрдә куллану

Шигырьне яттан сөйләү

Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

8.10

Ашханәдә-4 сәг.

7

“Ашханәдә” тексты

ЛКФ

сүзлек өстендә эш

Эчтәлекне сөйләү

дәрес барышында җанлы сөйләмне тыңлап, төшенеп баруга һәм аралаша алуга ирешү;

15.10

8

Б.Рәхмәт”Аш вакыты”

ЛГКК

күнегүләр эшләү

Сәнгатьле уку

Һөнәр исемнәрен белдерә торган сүзләрне белү

22.10

9

Х.Гарданов “Икмәк”

ЛКФ

тәрҗемә эше

Ситуатив күнегүләр.

1– 1,5 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәле-ген сөйләп бирү.

29.10

2 чирек (7 сәг)

10

Ш.Галиев

”Кунаклар”

ЛКК

таблица буенча эш

Шигырьне яттан сөйләү

Шигырьне сәнгатьле һәм аңлап укуга ирешү. Табын, уртага. Татар халык ашлары белән танышу

12.11

Без әти-әниләргә булышабыз – 5 сәг.

11

Г.Тукай –бөек шагыйрь

ЛГКК

тизәйткечне өйрәнү

Ситуатив күнегүләр.

Татар шагыйре турында мәгълүмат белү

19.11

12

Г .Тукай “Безнең гаилә”

ЛГКФ

кагыйдәләрне үзләштерү

Шигырьне яттан сөйләү

Монологик сөйләм. Җидәү, явыз,

.

26.11

13

“Акыллы малай” тексты

ЛГКК

сүзләрне җөмләләрдә куллану

Сәнгатьле уку

Диалогик сөйләм күнекмәләре үстерү

3.12

14

Әминә Бикчәнтаева “Дәү әнием”

ЛГКК

укытучы сүзе

Шигырьне яттан сөйләү

Шигырьне сәнгатьле һәм аңлап укуга ирешү

10.12

15

И.Туктар “Авыраяк”

ЛКФ

сүзләр уйлап әйтү

Эчтәлекне сөйләү

Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү,  хикәянең ахырын уйлап бетерү;

17.12

2 кисәк  

Туган якка кыш килде – 7 сәг.

16

Яңа ел бәйрәме белән котлау

д/с, м/с

Күнегүләр эшләү, парларда эшли белү

Карточкалар

Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү.

24.12

3 чирек (10 сәг)

17

Чыршы бәйрәме

ЛГКФ

тәрҗемә эше

Сәнгать

ле уку

текстны сәнгатьле һәм аңлап укуга ирешү

14.01

18

Әминә Бикчәнтаева “Салкын саф hава”

ЛГКФ

сүзләр уйлап әйтү

Шигырьне яттан сөйләү

Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү

21.01

19

Дима ,Азат,Әмир-дуслар

ЛКК

күнегүләр эшләү

Ситуатив күнегүләр.

Текстны аңлап эчтән уку

28.01

20

“Тауда”

ЛГКФ

сәнгатьле уку өстендә эш

Сәнгатьле уку

Диалогик сөйләм күнекмәләре үстерү

4.02

21

“Дуслар” тексты

ЛКФ

тәрҗемә эше

Эчтәлекне сөйләү

Монологик сөйләм теле үстерү

11.02

22

“Каникулда” хикәясендәге лексик-грамматик материал

ЛКФ

Күнегүләр эшләү, парларда эшли белү, аудирование

Күнегү, чагыштыру фон. Зарядка.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыль. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү.

18.02

Шәһәрдә һәм авылда -2 сәг.

23

“Минем исемем Дима...” тексты

ЛГКК

күнегүләр эшләү

тест

укылган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү

25.02

24

Безнең авыл

ЛКФ

сәнгатьле уку өстендә эш

Ситуатив күнегүләр.

Уку күнекмәләрен актуальләштерү,  Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру

.

3.03

Әдәпле булыйк – 3 сәг.

25

8 нче март- әниләр бәйрәме

ЛГКФ

тәрҗемә эше

Сораулар куя һәм җавап бирә белү

10.03

26

М.Галләмова”Трамвайда”

Д/с

тизәйткечне өйрәнү

Сәнгатьле уку

Өлкәннәргә игътибарлы булырга өйрәтү.

17.03

4 чирек (8 сәг)

27

Дәрдемәнд “Өч ул”

ЛГКФ

индивидуаль эшләр эшләү

Эчтәлекне сөйләү

дөрес интонация

белән укый һәм аңлый белү.

31.03

Кечкенә дусларыбыз – 2 сәг.

28

“Дуслар”тексты

ЛГКК

бирелгән репликалардан диалоглар төзү

Ситуатив күнегүләр.

Монологик сөйләм.

7.04

29

Минем песием

ЛКФ

ЛГКК

Күнегүләр эшләү Схема, карточка

Күнегү, чагыштыру фон. Зарядка.

Песиләрнең тышкы кыяфәтен сүрәтләп сөйли белү.

14.04

Күңелле җәй, ямьле җәй –5 сәг.

30

Г.Тукай һәм Б.Рәхмәт шигырьләре

ЛКК

тәрҗемә эше

Шигырьне яттан сөйләү

сәнгатьле һәм аңлап укуга ирешү

21.04

31

“Төсләр”татар халык әкияте

ЛКФ

биремнәрне үтәү

Сәнгатьле уку

укылган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү

28.04

32

Р.Фәйзуллин”Җиләк кайда күп?”

ЛКК

Соруларга җавап бирү

Шигырьне яттан сөйләү

сәнгатьле һәм аңлап укуга ирешү

5.05

33

Х.Халиков “Витаминлы аш”

ЛКФ

Диалог төзү

Эчтәлекне сөйләү

тиешле сорау яки җавап репликала рын өстәп, диалог төзү;-

.

12.05

34

Р.Миңнуллин “К” лар тулган бакчага”

Сабантуй

ЛКК

ЛКФ

сәнгатьле уку өстендә эш

Шигырьне яттан сөйләү

Тема белән бәйле сүзләрне гамәли үзләштерү

19.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рабочая программа по учебнику Поглазовой 3 класс

Пояснительная записка и КТП по окружающему миру 3 класс (Гармония) в соответствии требованиям ФГОС...

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

Рабочая программа к учебнику Rainbow 2 класс

В данной программе содержатся цели, задачи, красткое содержание курса, КТП...

Программа обучения, учебники для 1 класса

Данный материал познакомит родителей первоклассников с программой обучения в соответствии с требованиями ФГОС НОО "Школа России" и учебными пособиями....

Рабочая программа к учебнику Spotlight 4 класс

Рабочая программа к учебнику Spotlight 4класс...

Рабочая программа к учебнику Кузовлева 2 класс

рабояач программа, календарно-тематическое планирование к учебнику...

Технологические карты к урокам по татарскому языку по учебнику Хайдаровой Р.З. Күңелле татар теле .1 класс.

Техгологические карты по разделам учебника "Әйдәгез танышабыз!"( тема урока "Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы); "Урман дусларыбыз!" (тема урока" Боерык фи...