З,с хәрефләре
план-конспект урока по чтению (1 класс) на тему
укучыларны яңгырау з, саңгырау тартык [съ] ,[с]авазлары белән таныштыру, бердәрәҗәле сүз модельләре нигезендә , бу авазларны дөрес әйтергә өйрәтү; яңгырау пары [з] тартыгы белән чагыштырырга өйрәтү. - икедәрәҗәле сүз модельләре нигезендә, сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү (З,з,С,с хәрефләре); -уку хезмәте культурасы һәм үзара дуслык хисләре тәрбияләү; |
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
s_avazy.docx | 31.63 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
“ Кили башлангыч мәктәп- балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен белем муниципаль бюджет учреждениесе
Тема: Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, иҗекләрне һәм сүзләрне тиешле тизлек белән уку. [з], [с] авазлары, З,з; С,с хәрефләре.
(Башлангыч сыйныф укытучыларының район методик берләшмәсе утырышында күрсәтелгән ачык әдәби уку дәресе. I сыйныф.)
I квалификацион категорияле укытучы
Хабибуллина Ильназ Сәлим кызы.
2013-2014 нче уку елы
Тема | з [с] авазлаы һәм З,з,С,с хәрефләре. | |||
Дәреснең максатлары Бурычлар | -укучыларны яңгырау з, саңгырау тартык [съ] ,[с]авазлары белән таныштыру, бердәрәҗәле сүз модельләре нигезендә , бу авазларны дөрес әйтергә өйрәтү; яңгырау пары [з] тартыгы белән чагыштырырга өйрәтү. - икедәрәҗәле сүз модельләре нигезендә, сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү (З,з,С,с хәрефләре); -уку хезмәте культурасы һәм үзара дуслык хисләре тәрбияләү; - З,з; С,с хәрефләре белән таныштыру; - фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү культурасын үстерү;
| |||
Планлаштырылган нәтиҗә | Укыганда з [съ] ,[с]авазларының дөрес әйтелешенә һәм кеше исемнәре, республика, авыл, район, лагерь атамаларының баш хәрефтән язылуына төшендерүгә ирешү. | |||
Төп төшенчәләр | Төшенчәләр: -сузыклар; -тартыклар; -кушылма авазлар. | |||
Предметара бәйләнеш | Әйләнә-тирә дөнья, физик культура, әхлак тәрбиясе. | |||
Ресурслар: -төп -өстәмә | -“Әлифба” дәреслеге, 1 сыйныф. И. Х. Мияссарова, Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова,49-53 нче битләр. -Методик кулланма “Әлифба”. И. Х. Мияссарова, Ф. Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова. | |||
Пространствоны оештыру | Фронталь, парларда, индивидуаль. | |||
Дәрес этаплары | Максат | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | |
I этап Ориентлашу-мотивлаштыру өлеше | Максат: укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру, психологик уңай халәт тудыру. | .-Исәнмесез,укучылар! Сезнең кәефләрегез ничек икән? - Кемнең кәефе бик әйбәт , “кояш” ны күтәрә, кемнең кәефе бик начар “болыт”ны күтәрә, ә кемнең кәефе уртача” болыт артына кача башлаган кояш” ны күтәрсен. -Афәрин, укучылар. Минем дә кәефем бик әйбәт( укытучы “ кояш” күтәрә). Кунаклар барында, беркемнең дә кәефе начар булырга тиеш түгел. - Елмаеп карагыз дөньяга, Рәхәт бит яшәве шулаймы?! Елмаеп яшәсәң көн саен , Укырга, уйларга бик җайлы. - Укучылар, бер-берегезгә карап елмаегыз,матур сүзләр әйтегез һәм тыныч кына утырыгыз. | Исәнләшү. Укучылар кәефләрен ачыклыйлар. -Елмаерга өйрәнергә кирәк, Ачулыга бездә урын юк. Матур сүзләр әйтеп елмаегыз, Андый сүзләр бездә бик тә күп. Бер-берләренә матур сүзләр әйтәләр. Дежур укучы сөйли. | |
II этап Актуальләштерү | Укучыларның өйрәнгән хәрефләрне аера белүләрен барлау: сузык аваз белдерүче, тартык аваз белдерүчеләрне атау. | lУкучылар хәзер узган дәрестә танышкан “Минем этем”,”Татарлар” дигән хикәяләрнең һәр сүзенең беренче хәрефен аерып алып, аның нинди аваз белдерүен карап китик әле. Кем безнең авазларны дөрес аера икән? Нинди сүзләр сузык, нинди сүзләр тартыклардан башлана - сайлыйк! -Сузыклардан башланган сүзләрне аерып укыйк. -Тартыклардан башланган сүзләрне аерып укыйк. - Д-т хәрефләре турында нәрсә аласыз? (Үзбәя. Бергәләп бәяләү.) -Авазлар нинди булалар? –Укучылар, әйдәгез әле сузык авазларны искә төшерик. – Сузык авазлар нинди ике төркемгә бүленә? 1нче төркем калын сузыкларны, 2нче төркем нечкә сузыкларны әйтегез.
– Ни өчен бу авазларны сузык авазлар дип атыйбыз? – Алар нинди эш башкара? – Тартык авазлар нинди ике төркемгә бүленәләр? 1нче төркем яңгырау тартыкларны, 2нче төркем саңгырау тартыкларны әйтегез – Яңгырау тартык авазлар турында нәрсә әйтә аласыз? – Саңгырау тартык авазлар турында нәрсә әйтерсез? Ә бүген нинди хәреф өйрәнәчәгебезне сәяхәткә барып кайтканнан соң белербез.Дәресебезгә Әмир белән Әминә дә килгән.Алар сезгә хәерле юл телиләр һәм игътибарлы булырга кушалар.Зоопаркка сәяхәт. Презентация күрсәтү. - Сез нәрсә сиздегез? - Димәк без бүген нинди аваз белән танышабыз? -Дөрес, з [с] авазлары белән | 1нче өстәл “Минем этем” 2 өстәл “Татарлар” тексты өстендә эшлиләр. - Алар парлы тартыклар. Сузык һәм тартык. Калын һәм нечкә сузык авазлар А Ы У О Ә Э Ү Ө И Алар сузыла, көйләнә Яннарында килүче тартык авазны я калынайта, я нечкәртә Яңгырау һәм саңгырау тартыклар Н Л М Р Й Ң Д Т Алар тавыш белән яңгырап әйтелә, нечкә һәм калын укыла Пышылдап, тавышсыз әйтелә, нечкә һәм калын укыла З,с авазлары белән | |
III этап Яңа материал өстендә эш. | Максат: С хәрефен тикшерү; -нинди аваз белдерә; -сүзнең кайсы урынында килә ала; -ничек укыла. С хәрефе кергән сүзләр уйлату. | Фонетик-лексик зарядка. Без,без,без идек Без унике кыз идек. Базга төштек май ашадык, Келәткә кердек бал ашадык. Кап-та коп, Авызыңны ач та йом. -Нинди аваз еш кабатланды? 3. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү. - С авазы һәм хәрефләре белән танышу өчен без нәрсәләр эшләрбез икән? - Әйдәгез эшләп карыйк. 2. Уку мәсьәләсен чишү, дәреслек белән эш.
(Без,йөзек сүзләренә аңлатма бирү) Өйрәнлә торган авазларына басым ясап,сүз схемаларын уку.Аларның яңгырашы буенча калынлык -_нечкәлеген ачыклау -[з ]авазын әйтегез..Ул нинди аваз? -Колакларыгызны каплап әйтеп карагыз әле, яңгыраумы, саңгыраумы?Инану өчен тикшереп карыйк,бармакларны бугаз төеренә куеп карау.Авазны әйткәндә тавыш бармы,юкмы? -Парлымы, парсызмы? -Ничек ясала? - Бик дөрес укучылар З-яңгырау парлы тартык . С авазын ишетеп тану.(Сыер,дәфтәр,сумка,сабын,тәрәзә) З авазы тәртибендә с авазына характеристика бирү. [с ]авазы- саңгырау ,парлы тартык аваз. - Ул саңгырау тартык аваз.( Укучылар үзләре шуңа килергә тиеш.) - Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз? Ул кайда ясала? . Нәтиҗә: [ съ ] [с] авазы - саңгырау тартык аваз. Үзбәя. .Шул сүзлрне кертеп төсле квадратлар схемасы буенча җөмләләр төзү. Тизәйткеч өйрәнү. Без,без безелдек, Без бер рәткә тезелдек, Биибез дә уйныйбыз, Бер дә оялып тормыйбыз. Ял минуты.Укучылар тезелеп биеп йөриләр.Көй туктатыла һәм сораулар бирелә. - Безнең сөйләм .........(җөмләләрдән тора). - Авазлар ........ (сузык һәм тартык) булалар. - Сузык авазларны әйткәндә һава.....(тоткарланмый). Тартык авазлар........(яңгырау һәм саңгырау)булалар 2.З,з; С,С хәрефләре белән таныштыру. -Укучылар, алфавитта исеме “Зэ”.Менә монысы баш З, ә менә монысы юл з хәрефе. -Баш З хәрефе кайчан языла? -Ә менә монысы баш С,монысы юл с хәрефе Дисктан з авазын тыңлау.З авазын ишетеп тану.(Зәлия,Сания,закон,китап,чишмә,замана,каз) .6.Модельләштерү. - Бу хәреф нинди өлге элементлардан тора ? -Әйдәгез конвертлардан өлге элементларын алабыз һәм бу хәрефне төзибез Хәрефләрнең “ачкычы” тактада язылган З-(18,19). С-(16,17) -Басма баш һәм юл З,з (1 төркем) С,с (2 төркем)хәрефләрен төзибез. Ике дәрәҗәле схемалар белән эшләү –песи, сыер, рәсем сүзләренә аваз-хәреф анализы ясау. Песи – 4 аваз, 4 хәрефтән, 2 иҗектән тора.[э] авазы е хәрефе белән күрсәтелә. Сыер - 5 аваз, 4 хәрефтән, 2 иҗектән тора.е хәрефе – ике авазга билге булып тора. Рәсем -5 аваз, 5 хәрефтән, 2 иҗектән тора. [э] авазы е хәрефе белән күрсәтелә. Сабын-5 аваз,5 хәрефтән,2 иҗектән тора. Сөлге -5 аваз,5 хәрефтән ,2 иҗектән тора.Сүз ахырында ө авазы ишетелә ,е хәрефе языла. Сөт-3 аваздан,3 хәрефтән тора. Үзбәя. 4. Күзләргә физкультминутка 5.50 (1 төркем);52-53(2 төркем) нче биттәге йомык һәм ачык иҗекләрне күмәк уку. Баганалап бирелгән сүзләрне чылбыр буенча уку. Сүзләр ничек язылган?Ни өчен? Ал турыпочмаклык урынына тиешле сүзләрне табу.
1 баганадагы кушылмаларны ничек укыдык? Ни өчен? - 2 баганадагы кушылмалар ничек укыла? -“ Тылсымлы таяк” шартлы билгесе белән билгеләнгән сүзләрне укыйбыз.. -Ал тасмада нинди сүзләр язылган, нәрсә белән аерыла? - Зәңгәр тасмада нинди сүзләр язылган, нәрсә белән аерылалар? - Димәк, укучылар , безгә һәрвакытта да авазларны дөрес әйтеп, сүзләрдә урыннарын бутамыйча укырга һәм сөйләшергә кирәк икән. - Укучылар, экранга карагыз, сүзләрне укыйбыз. Диктантлар язганда хаталы язмас өчен, сүзләрне ” карточкага” төшереп барыгыз. (дисктагы сүзләр) 6. Дәреслектәге “Дусларым” (1 төркем); “Без”(2 төркем)текстын уку. Җөмләләрне тыныш билгеләренә карап укырга өйрәтү. Кеше исемнәренең язылышына игътибар иттерү. Эчтәлеге өстендә эшләү. 1) Үрнәк уку, 2) Эчтәлекне ачыклау. 3) Эчтән уку. 4) Кычкырып уку. 5) Нәтиҗә ясау: - Хикәядә баш хәрефтән язылган сүзләр турында ниләр әйтә аласыз? - Беренче җөмләдә сүзләр арасына нәрсә куелган Ни өчен дип уйлыйсыз? - Өтер куелган урынны ничек укырга кирәк? -Сызык куелган урынны ничек укырга кирәк? -Ә хәзер кисмә хәрефләрегезне алыгыз,бирелгән схема буенча сүз төзегез күршең белән тикшерегез. 8.”Сүзләр төзү”уены. “Сания” (1 төркем),“Алмаз”(2 төркем) сүзләрендә нинди сүзләр яшеренгән?
| - әйтеп карарбыз, каршылыкларны табарбыз, иҗекләр төзербез, укып карарбыз Укучылар авазны әйтәләр Укучылар җавабы Каршылык барлыкка килә Ул тел очы алгы түбәндәге тешләргә тигәндә ясала( көзгеләргә карап әйтеп карыйлар) -тел-аңкау Кеше исемнәрен язганда Укучылар басма хәреф элементлары белән З,з;С.с хәрефләрен төзиләр. Сүзләргә анализ ясыйлар. -Укыдым җөмлә, иҗек сүз, Бик арыды минем күз. Йомам күзем ял итсен, Ачам күзем күп күрсен. Тагын йомам һәм ачам, Бер йомам да, бер ачам. Күзләр хәрәкәте белән, Бик зур әйләнә сызам. Аннан төбим күзләрем Имән бармак башына Кинәт карыйм тышта үскән Биек агач башына. Укучылар кычкырып күмәк укыйлар Чылбыр буенча укыйлар.Баш һәм юл хәрефтән. Кеше исемнәре Предметны белдергән сүзләр табалар. Калын.Чөнки анда калын сузык. Нечкә.Чөнки анда нечкә сузык. Укучылар һәрберсе 1 пар сүз укыйлар. -1 хәреф үзгәргән, яңа сүз ясалган - 1 хәреф өстәлгән, яңа сүз ясалган Җөмлә башында язылган һәм кеше исемнәре Өтер,сызык, нокта куелган. - Өтер куелган урынны санау интонациясе белән укырга кирәк. - Сызык куелган урында тукталып алырга, пауза ясарга кирәк. Кисмә хәрефләр белән сүзләр төзиләр.Парларда эш. | |
IV этап Дәресне йомгаклау. | Максат:дәрестә алган белемнәрен гомумиләштерү. Рефлексив кабатлау. | -Укучылар бүгенге дәрестән сез үзегезгә нинди белемнәр алдыгыз? Нәрсә белдегез? Ничек белдегез?( җаваплар тыңлана) - Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен? Дәрес өчен һәр кеше үзбәясен куйсын. (Дәрес материалын үзләштерүләреннән чыгып - кәефләренә карап, Смайликларның үзләренә туры килгәнен сайлап алалар) - Рәхмәт, укучылар, тырыштыгыз! Дәрес тәмам. Сау булыгыз! | Укучыларның җаваплары. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
[з] авазы, З, з хәрефләре
I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...
Урок татарского языка во 2 классе по теме: "Й, я,ю,е хәрефләре"
Урок -повторение по татарскому языку с применением ИКТ....
Баш хәрефләрдән языла торган сүзләр.
Баш хәрефтән башланган сүзләрнең язылышы белән танышу....
Баш һәм юл Й й хәрефләрен язу
1 класста татар теленнән хәреф язылышын өйрәткән бер дәрес үрнәге. Дәрескә матур язу кагыйдәләре язылган презентация дә эшләнде....
"Р, р хәрефләре"
План-конспект урока по литературному чтению(татарскому) для 1 класса татарских школ по новым ФГОС....
[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.
План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...
[б], [п] авазлары һәм хәрефләре.
Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....