Разработка урока литературной чтении 2 класса на тему "Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр. З.Мансур “Кырмыска һәм малай”" (на татарском языке)
план-конспект урока по чтению (2 класс) на тему

Әдәби уку дәресендә 2 сыйныфта куллану өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_ukudan_tehnologik_karta_2_kl.docx48.19 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби уку дәресенә технологик карта

2 нче сыйныф, УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы МБГББУ “Иске Суыксу урта  гомуми белем мәктәбе”нең башлангыч сыйныф укытучысы Җаббарова Илсөяр Әнвәр кызы

         

Класс:        2

Предмет: әдәби уку

Тема: Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр. З.Мансур “Кырмыска һәм малай”

Максат: текстта ориентлашырга һәм шигырьнең төп фикерен ачыкларга өйрәтү; бөҗәкләр турында әдәби әсәрләр белән таныштыру.

сөйләм телләрен баету, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру; хәтерне, сөйләмне, фикерләүне үстерү; күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны үстерү;

шигъри әсәрләр укуга кызыксыну уяту, поэзиягә уңай мөнәсәбәт булдыру, дуслык, татулык, ярдәмчеллек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү; дуслык, татулык, ярдәмчеллек кебек уңай сыйфатлар; бөҗәкләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Предмет буенча нәтиҗәләр : яңа мәгълүматлар туплауда дәреслек белән эшли белү;йөгерек уку, тыңлау, ишеткәннәрнең асылына төшенү; әдәби әсәр герое белән бәйле төрле эстетик һәм әхлакый ситуацияләрдә үз фикереңне җиткерү.

Универсаль уку күнекмәләре:

  • регулятив: дәрестәге эшнең максатын укытучы ярдәмендә ачыклау;
  • укытучы тәкъдим иткән тәртиптә эшләргә өйрәнү.

танып-белү:

  • укучыларның һәм укытучының уртак эше буенча нәтиҗәләр ясау;
  • укытучы җитәкчелегендә эш тәртибен төзү;
  • дәреслектән, тормыш тәҗрибәсеннән, дәрестә алган инормациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

коммуникатив:

  • үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтү;
  • башкаларны ишетү һәм тыңлау.

Төп төшенчәләр: ярдәмчеллек, чын дус, бердәмлек,күмәк көч, игелеклелек        

Эш формалары: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш

Чыганаклар: Әдәби уку, 2 класс, 1 нче кисәк, 85-88 б.

Җиһазлау: слайдлы презентация, төркем карточкалары, үзбәя өчен түгәрәкләр.

Предметара бәйләнеш: әдәби уку,  әйләнә-тирә, музыка, ИЗО, физкультура, рәсем.


Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

        УУГ

ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру

Кояшның шаян нурлары

Безне уята.

Хәерле иртә тели ул,

Хәерле иртә!

Син дә шулай һәркемгә

Елмаеп эндәш.

Бәхет, шатлык, куаныч

Булсын гел юлдаш!

  • Чын дус  нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
  • Әйдәгез, бүгенге дәрестә үзегезнең чын дуслар булуыгызны күрсәтегез. Бердәм булып эшләр өчен дәрестә игътибарлы булырга, бер-берегезне бүлдермичә тыңлый белергә, иптәшеңне аңларга тырышырга һәм аңа ярдәм итәргә омтылырга кирәк.

-Укучыларның җаваплары

Ярдәмчел, игелекле, дус, игътибарлы,булышучан, бер-берсенә юл бирүче...

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру

  1. Н.Исәнбәт “Мырауҗан агай хәйләсе” Уйдырма әкиятнең эчтәлеген искә төшерү.

Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан, мыегын селкетеп,

Йоклап ята көн буе? (Песи)

  • Ни өчен бу табышмакны әйттем икән?

  • Әкият ничек атала?
  • Ул нинди әкият?
  • Әйе, шулай. Юмористик әкиятнең бер төре.
  • Песинең исеме ничек?
  • Ул кайда ята?
  • Кемнәрне күзәтә һәм нинда максаттан ?

  • -Чыпчыклар ничәү?
  • Алар нинди җыр җырлыйлыр? Шул юлларны табыгыз.
  • Нинди интонация белән укырга кирәк?
  •  Шул юлларны табып сәнгатьле итеп укып күрсәтегез.
  • Бу сүзләр Мырауҗанга ничек тәэсир итте?
  • Мырауҗан үз-үзенә нинди сүз бирде. Шул юлларны табыгыз һәм укыгыз.
  • Чыпчыкларны тоту өчен Мырауҗан нинди хәйлә уйлап таба?

  • Теләгенә ирешә аламы?
  • Ни өчен?
  • Шул юлларны табып укыгыз.

83 биттәге иллюстрациягә туры килгән юлларны табып сәнгатьле итеп укыгыз.

  • Н.Исәнбәт бу юмористик әкияте белән нәрсә әйтергә теләгән?
  • Мин сезгә бер мәкаль әйтәм, ул әкият эчтәлегенә туры киләме?
  • Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә. (слайд 2)

  • Үткән дәрестә песи турында әкият укыдык.
  • Мырауҗан агай хәйләсе
  • Уйдырма әкият

-Мырауҗан

  • Тәрәзә төбендә
  • Чыпчыкларны, ул аларны тотарга тели
  • 11

-Күңелле интонация белән

  • Чык-чырыйк та чык-чырыйк!

...

-Чыпчыклар аны үртиләр сыман тоелды

  • Масаю интонациясе белән укыйлар
  • Мин –ди, - анда чыкмасам,

Үзләрен,- ди- тотмасам

-Курчак киемнәрен киенеп, ишегалдына кеше кыяфәтендә чыгарга

  • Койрыгы күренеп калган
  • Гаҗәпләнү интонациясе белән укыйлар
  • Карагыз, нинди кызык,
  • Укучылар соңгы абзацны укыйлар.

-Хур булдым!-

  • Масаерга ярамый, хурлыкка калуың бар.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

  1. Мин сезгә бер язма тыңларга тәгъдим итәм. Игътибар белән тыңлагыз әле, кем нинди тавышлар ишетер икән. Бөҗәкләр тавышына аерым игътибар итегез. (язма тыңлана)
  2. Табигатькә бөҗәкләр кирәкме?
  3. Җәүдәт Дәрзаманның “Бөҗәкләр белән сөйләшү” шигыреннән өзекләрне тыңлагыз.
  4. –Чикерт-чикерт, Чикерткә,
  5. Сине нәрсә сикертә?
  6. – Синең кебек малайлар
  7. Тотарга чамалыйлар.
  8. – Әй Кырмыска, Кырмыска,
  9. Хәлләр ни хәл тормышта?
  10. – Тормыш-анысы ярыйсы,
  11. Тик...кай яктан карыйсы?
  12. Кайчак урманга чыгып,
  13. Өнемә таяк тыгып,
  14. Малайлар туздыралар-
  15. Ярышлар уздыралар.
  16. – Әй Күбәләк, Күбәләк,
  17. Синең тормыш түгәрәк.
  18. – Тормыш – анысы ничава,
  19. Тик бозылды бит һава!
  20. Даруын да сибәләр,
  21. Агуын да чәчәләр...
  22. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә.
  23. Шигырьдә нинди бөҗәкләр сөйләшә?
  24. Алар нәрсәдән зарланалар?
  25. Бөҗәкләр дөрес зарланамы?
  26. Табышмакларның җавапларын тап:
  1. 1.Җәйнең буе бал җыя,
  2. Кышның буе хәл җыя. (слайд 2)
  3. 2.Аллы-гөлле очкалак,
  4. Оча гөлләр кочкалап. (слайд 3)
    3.
    Үзе бәләкәй генә булса да, үзеннән зур күтәрә .(слайд 4)
    4. Борыны озын – фил түгел,
  5.  Үзе шаулый – җил түгел.(слайд 5)
  • Бу табышмаклар нәрсәләр турында?
  • Ни өчен бөҗәкләр турында шигырь укыдым, табышмаклар әйттем икән?
  • Нинди максат куярсыз үзегезгә ? Әдәби уку дәресләренең максаты нинди?

 

-Әйе, кирәк.

-Чикерткә, Кырмыска, Күбәләк.

-Сикертүче малайдан, ояларны таяк тыгып туздыручы малайлардан, һава пычранудан.

- Әйе, дөрес зарланалар.

Бал корты

Күбәләк

Кырмыска

Черки яки озынборын

  • Бөҗәкләр
  • Без бүген бөҗәкләргә багышланган әдәби әсәрләр укыйбыз
  • Аңлап, сәнгатьле укырга өйрәнергә, укыган буенча үз фикереңне әйтә белергә, иптәшләрнең фикерләрен тыңлый белергә, бөҗәкләр турында күбрәк белергә.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

IV.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: күзаллау булдыруда ярдәм итү;

мисаллар китереп раслый белү

1.Әдәби әсәрне беренчел кабул итү.

  • Ничек уйлыйсыз ул нәрсә турында?

Укытучының үрнәк укуы.

  • Шигырь сездә нинди тәэсирләр калдырды?
  • Ни өчен?
  • Әсәрдәге төп катнашучыларны табыгыз.
  • Кырмыска кайда булган?
  • Көне буе авыр эш башкарганлыгы кайсы юлларда әйтелә?
  • Чынлыкта да кырмыскалар эш башкаралармы икән? Кырмыскаларны күзәткәнегез юкмы?
  • Кырмыска нинди күңелсезлеккә тарыган?
  • Кем коткарган аны?
  • Үз тырышлыгы белән генә судан чыга алыр идеме икән?
  • Ни өчен шулай уйлыйсыз? Бу турыда шигырьдә нәрсә диелгән? Шул юлларны табыгыз
  • Малай аны ничек коткарган?
  • Бу малайга кырмысканы коткару авыр булдымы икән? Ул аның өчен нәрсә кебек кенә булган?
  • Шушы строфаны кабат укыйк әле
  • Сез малайның бу эшен уен диеп кенә бәяләр идегезме? Ни өчен?
  • Ул нинди?
  • Менә монда бер малай кырмысканы коткарды.Ә безнең сыйныфта 13 укучы, берәр кырмысканы, бөҗәкне коткарсагыз да күпме бөҗәкнең гомерен саклап кала аласыз.

Күзләргә физкультминутка.

Дәреслекнең 85 битен ачалар.

  • Кырмыска һәм малай турында.

  • Уңай тәэсирләр калдырды

-Малай кырмыскага булыша

-Малай һәм кырмыска

  • Арып-талып, эштән кайтып килә.

  • Әйе, алар бертуктаусыз хәрәкәттә, һәрвакыт эш белән мәшгульләр.

  • Ул суга егылып төшкән. –

-Малай

-Юк

  • Ул йөзә белми. ....

Чыга алмас иде, бәлки,

Күпме генә тырышса да.

-Чыбык сузып

  • Уен уйнау кебек кенә

  • Ул бәлагә тарган кырмыскага ярдәм иткән.

  • Игътибарлы, күзәтүчән, ярдәмчел.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат:        

яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү; өстәмә әдәбият белән эшли белү; укучыларның хисси һәм эстетик тәҗрибәләрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру

  1. Сәнгатьле укуга хәзерлек
  2. Сәнгатьле уку (3 укучы)
  • Шигырьдән рәсемгә туры килгән юлларны табып укыгыз
  1. Нәтиҗә
  • Нәрсә ул әдәби әсәрнең темасы?

  • Шигырьнең төп мәгънәсе кайсы юлларда чагыла?
  • Соңгы куплетны укып күрсәтегез әле.
  • Бу юллар нәрсәне аңларга ярдәм итә?

  • Бу малайны чын дус дип буламы? Ни өчен?
  • Дуслык турында мәкальләр уку (слайд )

Укучылар, дуслык турында белгәннәрне ныгытып, мәкальләр карап китик әле. Ләкин мәкальләрнең ярты өлеше югалган. Безгә аларны табарга кирәк.

Бердәмлектә көч, татулыкта ... (бәрәкәт).

Дустың булмаса эзлә, тапсаң ... (сакла).

Иптәшең үзеңнән ...(яхшы булсын).

Йөз сум акчаң булганчы ...(йөз дустың булсын).

Дусты булмаган кеше тамырсыз ...(агач).

Иске дус яңа дустан ...(яхшырак).

-Мәкальләрне яхшы беләсез икән, дөрес җавап бирдегез.

Ял минуты (слайд )

Кешеләр белән бөҗәкләр дуслыгы, аларга ярдәм итү турында сөйләшеп киттек.Бу табигать белән дус булу. Тагын нинди дус, ярдәм итү була?

Сингапур структурасының элементын “КОНЭРС” кулланып, төркемнәргә бүленәбез.

-Кем табигать белән дус була? Алар “табигать белән дус” табличкасы янына җыелалар.

-Кем сыйныфташлар белән дус? Алар “сыйныфташлар белән дус” табличкасы янына җыелалар.

-Кем “өлкәннәр” белән дус, ярдәм итешеп яши? Алар өлкәннәр табличкасы янына килсеннәр.

-Ә хәзер һәр төркемнән бер укучы тормышта үзе белән булган шундый очрак – дусларча ярдәм итү турында сөйләсен

-Кемнәр барысы белән дә дус? Минем яныма киләсез. Менә сезне һәрвакыт дуслыкка чакырып торсын өчен, дуслык символы Леопольд рәсемен бирәм. Аны өйдә буярсыз.

 

 Дуслык, чын дус турында йомгак ясау

-Чын дус нинди була?

6.Р.Миңнуллинның “Черкиләр җыры” дип исемләнгән сүз уйнату шигыре өстендә эш

а) “Без” сүзенең мәгънәсен ачыклау

ә) Яңгыравык сүзләрне табу

7. Бөҗәкләрнең файдасы

  • Кырмыска бик кечкенә бөҗәк. Уңган, хезмәт сөйгән, гел хәрәкәттә, эштә булган кешеләрне кырмыска белән чагыштыралар. Кырмыскалар бердәм булып, үзара ярдәмләшеп яшиләр. Ул – урман санитары.

Черкиләр кошлар, бакалар кебек хайваннар өчен азык. Аларның личинкалары белән суда яшәүче вак хайваннар туклана. Димәк, алар туклану чылбырының бер буынын тәшкил итәләр.

Китаплар күргәзмәсе.

-Бөҗәкләр турында күбрәк мәгълүмәтләр беләсегез килсә, менә бу энциклопедияләрдән укый аласыз.З.Мансур һәм Р.Миңнуллин әсәрләрен өстәмә укыгыз.

  • -“Табигатьтә бер нәрсә дә артык түгел” дигәнне ничек аңлыйсыз?

Укучылар пышылдап укыйлар, сәнгатьле укырга әзерләнәләр.

  • Әдәби әсәрдә нәрсә яки кем турында да булса хәбәр итү
  • Соңгы куплетта.

  • Чын дус булуны аңларга. Кечкенә генә ярдәм дә, кайчак та бик авыр хәлдән котылырга ярдәм итә ала икән.
  • Ул дустын кыен хәлдән коткарды.

бәрәкәт.

 сакла.

яхшы булсын

йөз дустың булсын

агач

яхшырак

-сыйныфташлар

-өлкәннәр

-милләтләр дуслыгы

 

Дус

Ярдәмчел, игътибарлы

Булыша, коткара, ярдәмга ашыга

Иң якын сердәшем,игелекле

Иптәш

Кырмыска, черкиләр турында балалар фикерләрен әйтәләр

--Тагигатьтә барлык әйберләрнең дә үзләренең урыны бар. Алар берсе дә артык түгел.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

VIII. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Үзбәя

  • Дәрес сезгә ошадымы?
  • Аеруча да нәрсә кызыклы булды?

  • Нинди яңалык белдегез?

- Укучылар, кем үзен дәрестә бик яхшы җавап бирдем, яхшы катнаштым дип исәпли, алар кызыл түгәрәкләр алалар. Кем әле тиешенчә җавап бирмәдем дип уйлый, алар зәңгәр түгәрәкләр алалар

  • Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт.
  • Билгеләр кую

  • Чын дус төшенчәсен ачыклау
  • Дус, дуслык турында сөйләшү
  • Дустың белән бергә шатланырга һәм борчуларны уртаклашкан очракта тормыш авырлыклары кичерүе җиңелрәк бирелүен; бөҗәкләр турында матур шигырьләр барлыгын белү; бөҗәкләр бик кечкенә генә хайваннар булсалар да алар табигать өчен бик файдалы: матур төсләре, күңелле җырлары белән безне сөендерәләр, тормышыбызны матурлыйлар.

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

IX. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

  • 1 вариант- “Чын дус” дигән темага 5-6 җөмләдән торган хикәя язып килергә.
  • 2 вариант- рәсем ясап килергә.
  • 3 вариант- дәреслектәге шигырьләрне сәнгатьле укырга өйрәнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока литературной чтении 2 класса на тему "Хәтерсез күке" (на татарском языке)

Можно использовать на уроках литературы во 2 классе. Творчество Ф.Яруллина....

Учебно –методическая разработка урока литературного чтения. Тема: Татарская сказка «Мудрый старик» 2класс

Вид урока: урок – исследование, ИКТ. Тип урока: знакомство с новым произведением. Обучающие цели: • Создать условия для исследовательской деятельности учащихся при чтении сказки. • Учить детей п...

Разработка урока литературного чтения во 2 классе Автор Пушкарных Людмила Ивановна, учитель начальных классов МОУ «СОШ № 17» г. Палласовки Волгоградской области 2 «А» класс 2010/2011 учебный год УРОК ЛИТЕРАТУРНОГО ЧТЕНИЯ (2 КЛАСС, СИСТЕМА Л.В. ЗАНКОВ

Разработка урока литературного чтения во 2 классеАвтор Пушкарных Людмила Ивановна,учитель начальных классовМОУ «СОШ № 17»г. Палласовки Волгоградской области2 «А» класс 2010/2011 учебный год...

Методическая разработка урока литературного чтения во втором классе по теме: "Как мудрость в жизни помогает (татарская сказка «Мудрый старик»)".

Технологическая карта урокаУрок во 2а классе по ОС «Школа 2100» «Литературное чтение» (1 час), «Маленькая дверь в большой мир» Р.Н.Бунееев, Е.В. Бунеева,  Москва БАЛАСС, Тетрадь по литератур...

Разработка урока литературного чтения для 2 класса на тему "Сказки народов России. Татарская сказка "Три сестры"

Урок к УМК под редакцией Виноградовой Н. Ф., автор программы - Л.А.Ефросинина. Урок разработан в соответствиис концепцией технологии развития критического мышления....

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар"..

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар".Урок разработан на основе системно-деятельностного подхода в рамках реализации ФГОС. На уроке развивается мышлени...

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар"..

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар". На уроке развивается мышление , обогащается устная речь; формируются коммуникативные универсальные учебные дейст...