Муса Джалиль "Красная ромашка"
план-конспект урока по чтению (4 класс) на тему

Галиева Фарида Фаимовна
Урок посвящен творчеству великого татарского поэта Мусы Джалиля. Ученики разбирают стихотворение "Красная ромашка".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon musa_zhlilnen_kyzyl_romashka_shigyre.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Уку дәресе

                  Муса Җәлилнең

         “Кызыл ромашка”

           шигырен өйрәнү.

Башкарды 1нче Татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галиева Фәридә Фәим кызы.

Тема: “Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен өйрәнү”

Максат: 1. Герой-шагыйрь Муса Җәлил турында өстәмә материал бирү.

                     2. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

                     3. Тестлар өстендә эшләү күнекмәләрен үстерү.

                     4. Балаларда патриотик хис тәрбияләү.

Җиһазлау.   Компьютер, интернет, тестлар, М.Җәлил тормышына

                      багышланган фотографияләр, магнитофон.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

2.Актуальләштерү.

Укытучы сүзе.

Муса Җәлилнең тормышы

          Муса Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мондалинада уйнарга өйрәнә, рәсем ясарга ярата.

       Муса Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Табигать матурлыгы аның күңелен үзенә тарта, соңыннан ул бу күзәтүләрен рәсем итеп төшерә.

    Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый, ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып 13 яшендә язган “Бәхет” шигыре (1919 нчы ел) басыла.

      1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923 – 1925 нче елларда  Казан педагогия  институтының рабфагында укый.

     Ул 1931 нче елны Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый һәм 1939 нчы елны Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенә җитәкче итеп куялар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, “Хат ташучы”, “Алтынчәч”, “Илдар” исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Муса Җәлил фронтка җибәрүләрен сорап гариза бирә. Тиздән аны хәрби-политик курсларга укырга җибәрәләр. Минзәләдә урнашкан әлеге курсларны тәмамлагач, ул өлкән политрук дәрәҗәсендә Волхов фронтына җибәрелә. “Отвага” газетасының журналисты буларак, Муса Җәлил фронтның алгы сызыгында еш була. 1942 нче елның июлендә ул хезмәт иткән 2нче Удар Армия немец гаскәрләре чолганышында кала. Зур булмаган төркемнәргә бүленеп, канлы сугышлар белән үзебезнекеләр ягына чыкканда, Җәлил авыр яралана һәм әсирлеккә эләгә. Лагерьдан-лагерьга куылып йөртелү, ачлы-туклы яшәү, кыйналу, рухи кимсетелү шартларында да шагыйрь рухын сындырмый саклап кала ала, тоткыннарда кешелек сыйфатларын, яшәүгә, җиңүгә, азатлыкка ышаныч тойгыларын югалтмаска булыша.  

Немец командованиясе  Совет Армиясенә каршы сугышу өчен әсирләрдән милләтләре буенча легионнар җыя башлый.  Шундый батальон татар-башкорт әсирләреннән дә төзелә. Ышанычлы иптәшләреннән яшерен оешма туплаган Муса Җәлил, бер лагерьдан икенчесенә иркенләп йөрергә, әсирләр белән сөйләшергә мөмкинлек алу өчен әлеге легионга языла. Патриотлар махсус “артистлар” труппасы оештырып, концертлар белән Германия һәм Польшадагы лагерьларда булалар, яшерен рәвештә листовкалар тараталар, җыр, шигырь белән әсирләрнең патриотик хисләрен уяталар, күңелләрендә иреккә омтылыш чаткылары кабызалар, яшерен көрәшкә өндиләр, фашизмга каршы нәфрәт тойгыларын көчәйтәләр.  Җәлилчеләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә фронтка җибәрелгән бер батальон, немец сакчыларын юк итеп, Белоруссия партизаннарына кушыла. Бу вакыйга яшерен оешма вәкилләрен чиксез шатландырса, фашистларны, сатлык җаннарны активлаштыра. Польша партизаннары белән берлектә әзерләнгән кораллы восстаниегә берничә көн калгач, гестапо җәлилчеләрнең эзенә төшә һәм аларның күбесен, кулга алып, төрмәләргә ябалар. 1944 нче елның февралендә Дрезден шәһәре суды яшерен оешманың иң актив әгъзаларын үлемгә һөкем итә һәм бу карар 1944 нче елның 25 нче августында  тормышка ашырыла.

Бөек Ватан сугышы елларында фашист илбасарларына каршы көрәштә гадәттән тыш ныклык һәм батырлык күрсәткәне өчен, СССР Югары Советы карары нигезендә 1956 нчы елның 2 нче февралендә Муса Җәлилгә Советлар Союзы герое исеме (үлгәннән соң) бирелде. 1957 нче елда аңа “Моабит дәфтәрләре”ндәге шигырьләре өчен Ленин премиясе бирелә. Муса Җәлил - илебездә бу ике зур бүләккә лаек булган язучылардан бердәнбер кеше.

3.”Кызыл ромашка” шигырен өйрәнү.

1) Шигырьне сәнгатьле уку. (укучылар чылбырлап шигырьне укыйлар)

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.

Назлады җил аларны,

Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.

Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.

Ерак түгел моңаеп,
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар да ак,

Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай бер үзе
Ул кызылдан киенгән?

Әйттеләр:  «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нидән кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»

Әйтте кызыл ромашка:
— «Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып,
Балкыйм мин таң нурында.

2) Сүзлек эше.

Тибрәтеп – селкетеп, тибрәндереп

Кәефләнеп – сөенеп

Моңаеп – күңелсезләнеп

Укчы- сугышчы

Чулпан – таң йолдызы

3)Шигырьдән катнашучыларны табыйк (тактага язу)

Ромашкалар

Җил

таң

Кызыл ромашка

Батыр сугышчы

Дошман

Ал каны

4) Алар нишлиләр?

Ромашкалар уянды,елмаялар, күзгә-күз карашалар, сорыйлар, селкенделәр, күрделәр

Җил назлады,

Таң сипте

Кызыл ромашка әйтте, калды,сагына, балкый

Батыр сугышчы атты, сугышты, чигенмәде, яраланды, китте

Дошман

Каны тамды

5) Батыр сугышчы атты, сугышты, чигенмәде, яраланды, китте

 Фигыльләреннән башкаларын нинди әдәби күренешкә кертеп була?

  • Сынландыру, җанландыру

6)катнашучыларның сыйфатларын табыйк

Ромашкалар бар да ак

Чуклары кан шикелле кып-кызыл

Сугышчы батыр

Каны ал, батыр

7) -дошман ничә? Сугышчы 1 генә. Бу нәрсә турында әйтә?

-Таң, җил, ромашкалар,чәчкәләр –бу сүзләрне гомумиләштереп нинди бер сүз белән әйтеп була?

- Табигать

-Димәк, батыр сугышчыга нәрсә теләктәшлек итә?

-Әйе, табигать. Сугышка каршы табигать тә күтәрелгән, аларның сугышчыга ярдәм итәселәре килә

_ Шагыйрь нәрсә әйтергә теләгән?(Укучыларның җаваплары)

-Бу шигырендә Муса Җәлил сугышның кешеләргә генә түгел, чәчкәләргә, җилгә, таңга – гомумән, табигатькә нинди зур зыян салуы турында әйтәсе килгән. Җиргә тынычлык кирәк. Чәчәкләр матур булып үссен өчен, таң матур булып атсын өчен, җил тыныч кына иссен өчен тынычлык кирәк.

4. Муса Җәлил иҗаты буенча тест эшләү

Бу өзекләр кайсы шигырьләрдән алынган?

1. “Сикереп торды Марат,

    Күрә эшләр харап…”

а) “Карак песи”

ә) “Сәгать”

б)  “Күке”.

2. “Ул кояш белән бергә кузгала

     Көрәген ала, җиңен сызгана...”

а) “Бакчачы”

ә) “Дулкыннар”

б)  “Чәчәкләр”.

3. “Алар бит изге Җир-ананың

     Сөекле кызлары, уллары...”

а) “Күке”

ә) “Вәхшәт”

б)  “Чәчәкләр”.

4. “Иртә белән майга дип,

      Керсәм, күзем акайды: ”

а) “Бүреләр”

ә) “Карак песи”

б)  “Куык”.

5. “Ул – минем шатлыгым, ул - йөрәк ялкыным

       Ул – батыр, сөйкемле, нәкъ сезнең шикелле”

а) “Әтәч”

ә) “Дулкыннар”

б)  “Кызыл ромашка”.

6. “Ул берүзе сугышты

     Унбиш укчыга каршы...”

а) “Сандугач һәм Чишмә”

ә) “Имән”

б)  “Кызыл ромашка”.

7. “Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,  

    - Муса инде үлгән, - дисәләр...”

а) “Ышанма”

ә) “Дуска”

б)  “Бакчачы”.

8. “Көн яңгырлы иде. Берсен-берсе

      Куа-куа кургаш болытлар... ”

а) “Дуска”

ә) “Вәхшәт”

б)  “Кичер илем”.

5. Йомгаклау.

Укытучы сүзе.

   -Укучылар, һәр ел 15 нче февральдә татар халкы бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә.Бүгенге безнең дәресебез 11 җәлилче рухына дога булып ирешсен.

6. Билгеләр кую һәм өй эше:”Кызыл ромашка” шигыре буенча рәсем ясарга. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Творческий проект «Творчество Мусы Джалиля в патриотическом воспитании детей» (Читательская конференция)

Происходящие в нашей стране политические и социально-экономические  преобразования обострили актуальность задач формирования у подрастающего поколения гражданского самосознания, высок...

Творческий проект «Творчество Мусы Джалиля в патриотическом воспитании детей» (Читательская конференция)

Происходящие в нашей стране политические и социально-экономические  преобразования обострили актуальность задач формирования у подрастающего поколения гражданского самосознания, высок...

Методическая разработка по внеклассному чтению "Муса Джалиль- в наших сердцах..." (на татарском языке)

Методическая разработка по внеклассному чтению в 4 классе, где учащиеся знакомятся   с   жизнью и творчеством   великого татарского поэта -героя М.Джалиля....

Муса Җәлил -бөек шәхес.

Сыйныфтан тыш чаралар өчен. Муса Җәлилнең т ормышы һәм иҗаты....

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты

«Кем  миллионер  булырга  тели?» уенының  эчтәлеге (тестлар  белән  эшләү)....

Ромашка Блума или «ромашка вопросов и ответов»

Сегодня я хочу  вам продемонстрировать один из популярных приемов развития критического мышления...