Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты
тест по чтению по теме
«Кем миллионер булырга тели?» уенының эчтәлеге (тестлар белән эшләү).
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kem_millioner_bulyrga_teli.doc | 49.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема : Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты.
Максат: Укучыларның патриотик шагыйрь Муса Җәлил турындагы белем – күнекмәләрен системалаштыру, яңа мәгълүматлар аша белемнәрен тирәнәйтү, белем алуга кызыксыну, шагыйрь иҗатына мәхәббәт, тормы- шына горурлык тәрбияләү.
Материал . Муса Җәлил «Кечкенә дусларга», «Батыр куян».
Рафаэль Мостафин «Кечкенә Муса турында хикәяләр»
Муса Җәлил «Моабит дәфтәрләре»
Муса Җәлил турында материаллар, открыткалар.
Кичәне үткәрү.
- Муса Җәлилнең төрле елларда язылган шигырьләрен яттан өйрәнү
һәм сәнгатьле сөйләү. Шигырь конкурсы.
- Яттан сәнгатьле шигырь сөйләгән укучыларны «Кем миллионер бу- лырга тели?» уенында катнаштыру.
- Тестлар сорауларының һәрбер вариант җавабына аңлатма биреп бару.
Төзеде һәм үткәрде . Асадуллина Гөлфинә Габделфәртовна
Балтач районы Чапшар башлангыч мәктәбе
1 нче категорияле укытучысы
«Кем миллионер булырга тели?» уенының эчтәлеге (тестлар белән эшләү).
Уенда катнашу өчен сайлап алу туры үткәрелә.Анда Муса Җәлил тормы-шы яки иҗаты буенча беренче дөрес җавап биргән укучы катнаша.Уенчы 15 сорауга дөрес җавап бирсә, җиңүче була. Һәр сорауга 4 вариантта җа -вап, берсе дөрес.Уен барышында өч төрле ярдәм (зал ярдәме, дус ярдәме, компьютер ярдәме) алырга мөмкин.Җавап бирергә икеләнсә , тиешле сумманы (бүләк) алып, уеннан чыга.Өч баскычта очколар саклана (5,10,15), калган очколар яна.
1 өлеш. Уенчы белән танышу.Кем ул?Кайсы класста укый? Кайсы йолдыз-лыкта туган?Нинди яраткан шөгыльләре бар?Аның өчен кем көч бирә? Һ.б.
2 өлеш. Тур араларында рекламалар яки Җәлил иҗаты буенча концерт но- .мерлары.
3 өлеш. Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты буенча 15 сорауга җавап би-рү.
Сайлап алу турына сораулар .
- Муса Җәлилнең рәттән биш шигырен атагыз.
- Муса Җәлил сүзләренә язылган биш җырны атагыз.
- Биш җәлилчене атагыз.
- Бөек Ватан сугышында катнашкан биш язучы яки шагыйрьне әй-тегез.
- Җәлиловлар гаиләсендә балаларны олыдан кечегә таба санагыз
(Ибраһим , Муса, Зәйнәп, Хәдичә).
Уенчыларга сораулар.
1.Муса Җәлилнең «Маэмай» шигырендәге геройның исеме ничек? (Акбай ,Ма-
эмай, малай, эт ).
2.Муса Җәлил кем ул? (шагыйрь, язучы, рәссам, чаңгычы).
3.Муса Җәлил кайсы авылда туган?( Мостафа, Оренбург, Казан, Кушлавыч).
4. «Кечкенә дуслар» шигырендә кайсы ел фасылы сурәтләнә? ( кыш, яз, көз ,
җәй).
5.М. Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырендә ана ничә баласын сугышка озата?
( 1, 2, 3, 10 )
6. М. Җәлилнең «Бүреләр» шигырендә яралы егетне ничек җәзалап үтерәләр?
(атып , башын кисеп , яндырып, асып ). Муса Җәлилнең әнисе ни исемле? ( Рәхимә, Әминә, Чулпан, Хәдичә )
8. Мусаны аеруча яратучы , әкиятләр сөйләүче әбинең исеме ничек? (Сәрвәр, Тузгак ана, Фәйрүзә, Гыйльми ).
9.Муса Җәлилнең беренче шигыре ничек атала? ( «Дуска» , «Бәхет», «Кәлүш сәяхәте» , «Маэмай» ).
10.М. Җәлилнең кайсы шигырендә Илдар исемле малай очучы булырга хыяллана? ( «Куык», «Томаулы гыйшык», «Яулык», «Күлмәк ).
11.Бишек җырының исеме ничек ? («Җырларым», «Кызыма», «Чулпанга», «Әми-нәгә» ).
12. М. Җәлилнең беренче укытучысы кем? (Шәриф Камал, Габдулла Госманов, Рафаэль Мостафин, Андре Тиммерманс ).
13. Муса Җәлил төрмәдә кайсы язучы белән бергә утырган? (Ләбиб Лерон, Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Кол Гали ). 14.Муса Җәлил кайчан туа? ( 9 май 1945 ел , 26 апрель 1886 ел ,
- июнь 1941 ел , 15 февраль 1906 ел )
15. М. Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» җыентыгын туган илгә кем алып кайта? ( Абдулла Алиш, Нигъмәт Терегулов, Фоат Сайфелмөлеков, Фәтхи Бурнаш ).
2нче уенчыларга сораулар .
1. Рәхимә апаның барысы ничә баласы булган ? (1, 4, 6, 11 ). 2 «Бакчачы» шигырендәге бакча үстерүче картка ничә яшь? (20, 90,
95, 100.).
3. Чишмәгә сусавын басарга килгән батыр егетне үлемнән кем коткара?
(кыз, Сандугач , карга, бүре ).
4. М. Җәлилнен кайсы шигырендә бала чыгармаучы, бала бакмаучы кош турында сүз бара? («Сандугач һәм чишмэ», «Күке», «Кошчык», Тилгән).
5. «Җир йөзендә шундый тук , шундый иркен тормышлы, шундый киң
һәм нык тагын берәр ил бармы ?» Өзек кайсы шигырьдән алынган?
( «Җилләр», «Күпер», «Урман», «Яңгыр»).
6. М. Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырендә батырның кайсы төше яралана? (башы, кулбашы, бармагы, аягы ).
7. Муса Җәлил мәчеттә яхшы итеп тәбарак сүрәсе укыгач, әтисе бүләккә нәрсә алып бирергә вәгъдә итә? ( галош, хром итек, китап, гармун).
8. Муса балачакта үзенең беренче серен кемгә сөйли? (Энисе, укытучы, Мәрьям, әбисе).
9. Бервакыт Мусанын дусты Зариф кош йомыркалары ала. Муса аны купме үгетләсә дә,ул аларны урынына куймый. Шулвакыт ана Муса бу йо-
мыркаларның нәрсәнеке булуын әйтә. Зариф куркуыннан шунда ук йомыр-
каларны уынына менгереп куя. Ул нинди йомыркалар булудан шикләнә?
( Чыпчык, страус, крокодил, Сак-сок ).
10. Көчле ир-егетләрне шушы агачка тиңлиләр .Җәлилнең кайсы шигырендә бу агач искә алына? («Имән», «Чыршы җыры», «Дүрт гөл», «Бүреләр».)
- Кечкенә Муса кайсы китапханәгә яратып йөри? (Милли китапханә,
«Белек» китапханәсе, Кырлай авылы китапханәсе, В.И. Ульянов-Ленин исемендәге китапханә ).
- Муса Җәлилнең кызына багышлап язылган шигыренең исеме . («Әминәгә», «Хәдичә», «Чулпанга», «Мәдинәгә» ).
- М.Җәлил кайсы урында әсирлеккә эләгә? ( Берлин , Белоруссия, Кон-батыш Украина, Волхов фронты ). (1942 ел, 26 июнь, 791көн тоткын).
- Җәлилнең беренче китабы ничек атала? (Шигырьләр», «Кечкенэ дус-ларга», «Барабыз», «Моабит дәфтәрләре» ).
- Муса Җәлил кайсы тормәдә утырган ? (Дрезден, Демблин, Моабит, Плетцензее ).
- Кечкенә Җәлилне коедан кем коткара ? (Әнисе Рәхимэ апа, Сукыр Нигъмәтҗан, укытучы Әсгать абый, Гайнан Курмашев ).
- Мусаның кушаматы ничек ? (Бака, Кәтүк, Аяклы энциклопедия, чәүкә ).
- Мусаның балачак дусты кем? (Закир, Зариф, Абдулла, Пушкин ).
- Муса Җәлил кайчан үлә? (13 июль 1941 ел, 25 август 1944 ел,
12 февраль 1944 ел, 26 июнь 1942 ел ).