К, к хәрефләре, [к], [къ] авазлары
план-конспект урока по чтению (1 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
МББУ “Шушмабаш урта гомумбелем мәктәбе”
К, к хәрефләре,
[к], [къ] авазлары
Шушмабаш урта мәктәбенең 1 классында
ФГОС таләпләренә туры китереп
уздырылган ачык дәрес эшкәртмәсе
Г.Р.Тазетдинова
2012-2013 уку елы
Тема: [къ] һәм [к] авазлары, К,к хәрефләре
Максат: - ТБУУГ: [къ] һәм [к] авазлары белән таныштыру; бердәрәҗәле сүз модельләре нигезендә бу авазларны дөрес әйтергә өйрәтү;
К,к хәрефләре белән таныштыру; икедәрәҗәле сүз модельләре нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү;
- РУУГ: алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәргә таянып, яңа информацияне таба белергә күнектерү;
- КУУГ: фикер йөртеп сөйләм төзү, күршең белән хезмәттәшлек итү;
- ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү, орфоэпик нормаларга туры китереп уку, тормыш тәҗрибәсен куллану;
Җиһазлау: җиләк-җимеш, яшелчә, җәнлек рәсемнәре сурәтләнгән презентация, экран, проектор, магнитофон, кечкенә туп, кисмә схемалар, фишкалар
Материал: И.Х.Мияссарова. “Әлифба” дәреслеге, 56-57 бит; укытучы өчен методик кулланма
Дәрес барышы
- Дәресне оештыру
Дәрескә әзерлекне тикшерү, уңай психологик халәт булдыру.
- Туган ягыбызга кыш килде. Җир өстен йомшак кар каплады. Без – нәни кар бөртекләре. Табигатьнең тын мизгелендә без дә тын гына йоклыйбыз. Аз гына җил күтәрелде исә, без шундук хәрәкәтләнә башлыйбыз: ары киләбез, бире киләбез. Узып баручыларның бүрекләренә, итекләренә кунабыз, шаярабыз, уйныйбыз. Бер-беребезгә карап елмаябыз, көн дәвамына җитәрлек күтәренке кәеф телибез. (Укытучы сөйләменә ияреп балалар хәрәкәтләр ясый)
- Уку мәсьәләсен кую
-Балалар, хәзер мин сезгә бер текст укыйм, игътибар белән тыңлагыз.
Кечкенә Кәримнең кечкенә кәҗәсе колхоз келәтенә кереп кәбестә кәчәне кимергән. Кәҗәне колхоз каравылчысы күреп, күсәк күтәреп кырга кадәр куган. Кечкенә Кәримнең кечкенә кәҗәсе каравылчыдан куркып, койрыгын күтәреп качкан.
- Бу текст башкаларыннан нәрсә белән аерыла? (Барлык сүзләр дә [к] авазыннан башлана)
- Игътибар итегез әле, Кәрим сүзендә [к] авазын ничек әйтелә, каравылчы сүзендә ничек әйтелә? ([къ] һәм [к] авазлары чагыштырыла)
- Без бүген дәрестә [къ] һәм [к] авазларын белдерүче К,к хәрефләре белән танышырбыз.
- Уку мәсьәләсен чишү
- Дәреслек белән эш.
- Укучылар, дәреслектәге модель берәмлегенә игътибар итегез әле. Ул нинди? (тартык, саңгырау)
- Дәреслектә бирелгән курай, иләк сүзләренә бирелгән схемаларны анализлау.
- Язуда К, к хәрефенең тамгаланышы белән танышу.
- Аваз белән хәреф бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? (Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез, хәрефләрне язабыз һәм күрәбез)
- Кагыйдә китереп чыгару һәм укучылардан әйттерү (К хәрефе саңгырау тартык [къ] һәм [к] авазлары белән белдерелә)
- Басма хәрефләрнең өлге элементлары белән эшләү.(Конвертлар белән эш)
- Белемнәрне беренчел ныгыту
- К хәрефенә тизәйткеч өйрәнү.
Кара карга кардан бара
Канатларын кага-кага.
- [к] авазын сүздә ишетүгә “Куян һәм бабай” әкият-уенын тәкъдим итү.
- Каюм бабай урманга барган. Ул анда куянны очраткан. Алар бик дуслашканнар. Куянның бер дә урманда каласы килмәгән, бабайга ияреп авылга кайткан. Җәй буе алар бакчада бик тырышып яшелчә үстергәннәр. Бу яшелчәләрнең һәркайсында [к] авазы булган. (төрле яшелчә рәсемнәре күрсәтелә, укучылар экран алдына чыгып тиешлесен сайлап күрсәтәләр)
- Көз җитүгә мул итеп уңыш җыйганнар, урманда яшәүче төрле җәнлек-җанварларны кунакка чакырганнар. Аларның һәркайсында [к] авазы булган. (төрле җәнлек рәсемнәре күрсәтелә, укучылар экран алдына чыгып тиешлесен сайлап күрсәтәләр)
- Ләкин кунакка буш кул белән барып булмый бит. Җәнлекләр дә күчтәнәч алып килгәннәр. Аларның да һәркайсында [к] авазы булган.
( төрле җиләк-җимеш рәсемнәре күрсәтелә, укучылар экран алдына чыгып тиешлесен сайлап күрсәтәләр)
- Өйрәнгәннәрне ныгыту.
- Икедәрәҗәле схемаларны анализлау.
- Иҗек схемаларын уку.
- Баганалап биргән сүзләрне уку.
Физкультминут- укучы белән укытучы арасында кечкенә туп белән сүзле уен:
“[к] авазы бар кулда
Бар күздә, бар аякта ....
Тагын кайда?” (Укучылар җавабы)
- “Туган ягым” текстын уку, фикер алышу.
- Дәресне йомгаклау. Рефлексия.
- Әгәр дәрестә сезгә күңелле булган булса , учларыгызга кызыл фишкалар, әгәр бераз авырсынсагыз – зәңгәр фишка, әгәр берни дә аңламасагыз – сары фишкалар алыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
[б], [п] авазлары һәм хәрефләре.
Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....
[җ],[ч] авазлары һәм җ,ч хәрефләре.
Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....
Сузык Яя хәрефләре һәм аның авазлары.
"Сузык Яя хәрефләре һәм аның авазлары" темасына әзерләнгән презентация...
Тартык [х] һәм [ һ]авазлары; Хх, Һһ хәрефләре.
1 нче класслар өчен әлифбадан дәрес планы....
[гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре
1 нче сыйныфта әдәби уку дәресенә технологик карта...
Дәреснең темасы: Е.е хәрефләре, (йэ), (йы) авазлары.
Дәреснең максатлары:1) Е хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен һәм, күрше иҗектәге сузыкларга карап, калын да, нечкә дә укылганын аңлату.2) (ЙЭ), (ЙЫ) кушылмаларын телдән әйтеп, башта (Э), (Ы) авазл...
Тема. Тартык [в], [w] авазлары. В в хәрефләре. Авылда.
Урок по татарскому языку в 1 классе....