Тартык [х] һәм [ һ]авазлары; Хх, Һһ хәрефләре.
план-конспект занятия (1 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Тема: Тартык [х] һәм [ һ]авазлары; Хх, Һһ хәрефләре.
Максат: Тартык, Хх, Һһ хәрефләре белән таныштыру. Авазны дөрес әйтә белүләренә ирешү; уку, фокерләү, сөйләү күнекмәләрен үстерү. Әти-әниләргә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, магнитлы хәрефләр, дәреслек.
Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү.
Дәрес барышы:
I.Оештыру өлеше.
-Хәерле көн укучылар. Уку дәресен башлыйбыз.
-Укучылар, без узган дәрестә нинди авазны өйрәндек? ([щ] авазын)
-Укучылар, сез өйдә нинди мавыктыргыч эш белән шөгыльләндегез? (Укыдык, яздык.)
- Кем үзенең матур, дөрес итеп укуын тикшерергә тели?
I слайд: хат, хата, халык, һаман, хуш, хис, хайван, шәһәр, һич, һәм, хәл, хәреф.
(Х хәрефе кергән сүзләрне I төркем укый, Һ хәрефе кергән сүзләрне II төркем укый.)
-Һәр укучы үзе теләгән 1 сүз белән җөмлә төзи.
-Сүзләрне иҗекләргә бүлү.
I I слайд: һаман, хәреф сүзләренә авз схемасы ясыйбыз. (Ике укучы тактада, ә калганнар дәфтәрдә эшли).
-Димәк, [х] ] һәм [ һ] авазлары нинди авазлар?
-Алар ничек укыла? Ни өчен?
II. Белемнәрне тигезләү, актуальләштерү.
-Без әлифба дәресләрендә тагын нинди ачышлар ясадык? (Авазлар ике төркемгә бүленә: сузыклар һәм тартыклар.)
-Нинди сузыклар була? (Калын һәм нечкә).
-Нинди тартыклар була? (Яңгырау һәм саңгырау.)
I I I слайд: “Сузык авазлар язылган шарларны сайла” уены.
I V слайд: “Тартык авазлар язылган шарларны сайла” уены.
-Әлифба дәресләрендә төп эшебез нәрсәдән тора соң? (Авазларны хәрефләр белән тамгалыйбыз, укырга өйрәнәбез).
III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
-Барлык авазларны да хәрефләр белән тамгаладыкмы? (Юк)
-Алдагы дәрестә авазларны хәрефләр белән тамгалауны дәвам итәрбез.
-Бүгенге дәрестә Х һәм Һ хәрефләрен укуны двам итәбез.
1..Дәреслек белән эш. (89 бит)
-Укытучы сүзләрне укып күрсәтә.
-Укучылардан укыту.
-Текст өстендә эш.
-Текстны укып чыгыгыз. Аңлашылмаган сүзләр юкмы? Хикәя нәрсә турында?
-Казан нинди шәһәр? Анда нәрсәләр бар?
-Сезнең анда булганыгыз бармы? Киләчәктә барып күрергә тырышыгыз. Чыннан да анда матур урыннар бик күп.
V слайд: “Туган авылым”. (Казандагы)
-Дәреслектәге рәсем буенча әңгәмә.
-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?
6. “Кул чабу” уены. Укытучы сүзләр әйтә, әгәр [Х] һәм[ Һ]авазлары булса, балалар кул чабалар.
V I слайд: “Тапкырҗан биремен” эшләү.
7. “Иҗек уены”. 1иҗекле, 2 иҗекле, 3 иҗекле сүзләрне таблицага урнаштыру.
8.”Тылсымлы кәрзин уены”. Укучылар кәрзиннән яшелчәләр алалар.
Кыяр, суган, кишер, помидор сүзләрен иҗекләргә бүлеп әйтәләр. Сүзләргә аваз схеамасы ясыйлар. Ул сүзләрне аларның иҗек-аваз төзелешен күрсәткән схема-модель белән бәйләү.
9.Картина буенча җөмләләр төзү.
10.”Әкиятләрне таны” уены. Иллюстрацияләр буенча әкиятләрнең исенәрен атау.
V I I – I X слайдлар.
11.Магнитлы хәрефләр белән сүзләр язу: хатирә, холык, һөнәр, һәйкәл.
IV. Рефлексия.
-Бүген дәрестә нинди хәзреф белән таныштык?
-Аның турында нәрсәләр белдегез?
-[щ] авазы ничек әйтелә?
-Ничек белдек? (Аваз схемасын ясадык, хәреф белән тамгаладык, [щ] авазын әйтергә өйрәндек.)
-Рәхмәт, укучылар, дәрестә бик тырышып эшләдегез.
Актаныш районы Чат башлангыч мәктәбе.
Төзеде: Бәдертдинова З.Б.
26.01.2010.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
[б], [п] авазлары һәм хәрефләре.
Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....
[җ],[ч] авазлары һәм җ,ч хәрефләре.
Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....
ТАРТЫК (Ч) АВАЗЫ, Ч, ч ХӘРЕФЛӘРЕ
Ч хәрефен, (Ч.ч) авазын өйрәнү....
Тартык [ч] авазы, Ч, ч хәрефләре
1 сыйныфта ӘЛИФБА дәресе...
Тартык авазлар
4 нче сыйныфта "Тартык авазлар" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...
Тема. Тартык [в], [w] авазлары. В в хәрефләре. Авылда.
Урок по татарскому языку в 1 классе....
Тема. Тартык [в], [w] авазлары. В в хәрефләре. Авылда.
Урок по татарскому языку в 1 классе....